Внеклассное мероприятие Веселая математика (5 - 6 класс)

Кичүчат гомуми урта белем бирү мәктәбе МАТЕМАТИКА АТНАЛЫГЫНДА5-6 КЛАССЛАР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН “КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА”КИЧӘСЕ ЭШКӘРТМӘСЕТөзеде:Сабитова Г.З.Математика атналыгында һәм класстан тыш чаралардакызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә.Шунлыктан бу төр эш өчен материал туплау укытучыдан гаять зур тырышлык сорый . Кичәне оештырганда шулай укбалаларның яшь үзенчәлекләрен һәм классның белем дәрәҗәсен исәпкә алу да кирәк .Әлеге...
Раздел Математика
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Кичүчат гомуми урта белем бирү мәктәбе


МАТЕМАТИКА АТНАЛЫГЫНДА

5-6 КЛАССЛАР АРАСЫНДА УЗДЫРЫЛГАН

"КЫЗЫКЛЫ МАТЕМАТИКА"КИЧӘСЕ ЭШКӘРТМӘСЕ






Төзеде: Сабитова Г.З.

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә.Шунлыктан бу төр эш өчен материал туплау укытучыдан гаять зур тырышлык сорый . Кичәне оештырганда шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм классның белем дәрәҗәсен исәпкә алу да кирәк .Әлеге кичәне оештыру : математик белемнәрне тирәнәйтү , фикерләү сәләтен үстерү кебек максатларны да үз эченә ала. Бала үз эшенә һәм иптәшләренә дөрес бәя биреп,дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә көч сынашырга өйрәнә.

Максат:

1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Кичәнең барышы.


"Кызыклы математика сәгате" исемле

кызыклы һәм мавыктыргыч кичәбезне

башлыйбыз.

Бүген бездә КВН

Кызыклы, матур уен

Бу уенны карагыз

Шатланыгыз, көлегез

Кызыклы мәсьәләләрне

Бик тырышып чишегез.

Уеныбызда ике команда катнаша.

Бирем: тиз арада үзегезгә исем уйлап табарга, капитан сайларга.

Жюри: 11 кл. укучылары.

Кичәдә "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары катнаша,


I бирем, "Сәгать ничә?"

5 кл: 10:35 (Зеркальное отражение циферблата)

6 кл: 3:20

II бирем "Рәтне дәвам ит"

Һәр командага карточка бирелә.Рәтне дәвам итеп икешәр сан язарга

2, 3, 4, 5, 6, 7…
10, 9, 8, 7, 6, 5…
5, 10, 15, 20, 25…
9, 12, 15, 18, 21…
8, 8, 6, 6, 4, 4…
3, 7, 11, 15, 19, 23…
9, 1, 7, 1, 5, 1…
4, 5, 8, 9, 12, 13…
1, 2, 4, 8, 16, 32…

Тамашачыларга:

  1. Поездны көтелмәгән хәлдә туктатыр өчен вагоннарда стопкраннар бар. Алар гадәттә кызыл төстә булалар.Ә самолетта ул нинди төстә?

  2. Ике квадратта - дүрт

Өч квадратта - 9

Биш квадратта - 25

10 квадратта - 100

Ә почмак квадратта - ? (90 градус)

III бирем "Сандугачкай, җырла әле"

Математик термин кергән җырның исемен һәм сузләрен әйтергә.Беренче әйткән командага балл бирелә.

(Включаются фонограммы - небольшие отрывки музыкальных произведений).

  1. «Учат в школе» («к 4 прибавить 2»)

  2. «Вместе весело шагать по просторам» («Раз - дощечка, два - дощечка »)

  3. «Крокодил Гена» («и подарит 500 эскимо»)

  4. «В траве сидел кузнечик» («он ел одну лишь травку»)

  5. «Дважды два четыре»

  6. «Пять минут»

  7. «Тридцать три коровы»

  8. «Жили у бабуси» («два веселых гуся»)

  9. «Три белых коня»

  10. «Миллион алых роз»

IV бирем. Оста капитан ярышы.


Һәр капитанга бишәр сорау бирелә.

  1. класс капитанына сорау:

1). Санау өчен нинди саннар кулланыла ? (натураль)

2). Уң кесә белән сул кесәдәге акчалар бертигез. Сул кесәдән уңына 2 сум алып салгач, уң кесәдә акча ничә сумга артык була? ( 4, ).

3). Өчпочмакның яклар озынлыгының суммасы ничек атала? (периметр.)

4). Елның ничә ае 30 көннән тора? ( 4 )

5). Татар телендә ничә килеш бар? ( 6 )

6 класс капитанына сорау:

1).Иң кечкенә гади сан? ( 2 )

2). Өч ягы да тигез булган өчпочмак ничек атала?

( тигезьяклы,)

3). Берурынлы санга шундый ук цифр өстәп язганнар. Сан ничә тапкыр зурая? (11)

4). Җиде кеше бер-берсенә фотографияләрен бирделәр. Барлыгы ничә фотография алынды? ( 42 ).

5). Кояш елга ничә тапкыр чыга? ( 365 )

Алыштыру өчен сораулар:

5 класс

1). Сөт тутырылган бидонның массасы 32 кг., ә буш бидонның массасы 2 кг. була , ярты бидон сөт ничә кг. була? (15, 16, 17, 18)

6 класс

1). Нинди сан барлык санга да кабатлы?

(0, 1, 2, 100).

V бирем.

Сүзләрнең авторын билгеләргә.

5 кл. " Математика - фәннәр патшасы" ( Гаусс)

  1. кл. " Очу ул - математика" ( Чкалов)

Тамашачыларга:

Автобуста 17 кеше утыра иде.Беренче тукталышта 6 кеше керде, 2 кеше чыкты. (Игътибарлы булыгыз). Автобус икенче тукталышта туктагач 10 кеше керде. Тагын туктагач 3 кеше керде, 8 кеше чыкты. Алдагы тукталышта 4 кеше керде, 7 се чыкты. Һәм автобус тагын бер тапкыр туктагач 1 генә кеше керде. Автобус ничә тапкыр туктады? ( 5 )


VI бирем.

"Һәрбер кулның - үз эше"

Һәр командадан 1 кеше чакырыла.

  1. Уң кул белән әйләнә, сул кул белән өчпочмак сызарга кирәк.

  2. Уң кул белән 9 лыны, сул кул белән 6 ны язарга кирәк.

VII бирем. "Кара тартма"

Кара тартма эчендә булган предметны әйтергә.

Бу тартмада ята торган предметны Афинада яшәуче бик сәләтле егет уйлап тапкан. Шулай ук ул гончар түгәрәген һәм дөньядагы иң беренче пычкыны ясаган. Бу предметны археологлар Помпеи көлләре арасыннан бик күп тапканнар. Ә безнең илдә Түбән Новгородта табылган. Борынгы Грециядә , бу предметны кулланып мәсьәләләр чишә торган кешене бик акыллы, сәләтле дип санаганнар.Архитекторларга һәм төзүчеләргә кирәк бу әйбер. Күп еллар үткән булса да аның төзелеше үзгәрмәгән. Сезнең дә дәресләрдә бу предмет белән эшләгәнегез бар.Нәрсә кара тартма эчендә?

Существует легенда о древнегреческом изобретателе по имени Дедал.
У Дедала в Афинах жил племянник по имени Талос, очень талантливый юноша. Когда Талосу исполнилось всего 12 лет, он придумал гончарный круг, с помощью которого люди стали изготовлять посуду. Скелет рыбы навел его на мысль сделать первую на свете пилу. Дядя Талоса позавидовал его таланту и, улучив момент, столкнул юношу с городского вала. Но до этого Талос успел одарить людей еще одним изобретением. Он соединил с помощью шарнира два одинаковых по длине стержня - так получился циркуль.
Самый старый, дошедший до нас уже не из легенды, а из реальности, железный циркуль нашли во Франции при раскопках древнего кургана. Он пролежал в земле более 2 тысяч лет. В пепле, засыпавшем 1900 лет назад греческий город Помпеи, археологи обнаружили уже много бронзовых циркулей.
Циркуль всегда был незаменимым помощником архитекторов и строителей. Не случайно на фасаде одного из самых древних и красивых храмов Грузии (он называется Светицховели) изображена рука архитектора, а позади нее циркуль. В Древней Руси любили узор из мелких правильных кружков. Стальной циркуль - резец для нанесения такого рисунка - археологи нашли при раскопках в Новгороде.


VIII бирем. "Рәсем ясыйсы килә"


Бу уенда сез, төп цифрлар ярдәмендә кеше рәсеме ясарга тиешсез. Рәсем ясаганда кайсы команда күпме цифр кулланган, шулкадәр балл алачак. Рәсем матур да булырга тиеш.

Командалар эш эшләгән арада, без тамашачылр белән "Мәкальне тап!" дигән уен уйнап алырбыз.

Мин хәзер сезгә, үзгәртелгән мәкальләр әйтәм, информатика өлкәсенә кагылышлы. Сез аларны дөресләп әйтегез.

Биремнәр

Җаваплар

Скажи мне, какой у тебя компьютер, и я скажу, кто ты.

Скажи мне, кто твой друг, и я скажу, кто ты.

Компьютер памятью не испортишь.

Кашу маслом не испортишь.

Дареному компьютеру в системный блок не заглядывают.

Дареному коню в зубы не смотрят.

В Японию со своим компьютером не ездят.

В Тулу со своим самоваром не ездят.

Утопающий за F1 хватается.

Утопающий за соломинку хватается.

Бит байт бережет.

Копейка рубль бережет.

Что из Корзины удалено, то пропало.

Что с возу упало, то пропало.

Вирусов бояться - в Интернет не ходить.

Волков бояться - в лес не ходить.

За одного хакера семь кандидатов наук дают.

За одного битого семь небитых дают.

Всяк Web-дизайнер свой сайт хвалит.

Всяк кулик свое болото хвалит.

Шуның белән безнең бәйгебез тәмам, ә хәзер җиңүчене ачыклар өчен балларны саныйк.

Жюри уен нәтиҗәләре белән таныштыра.




Жюри өчен:

Класс

I бирем, "Сәгать ничә?"

II бирем "Рәтне дәвам ит"

III бирем "Сандугачкай, җырла әле"

IV бирем. Оста капитан ярышы.


V бирем.

Сүзләрнең авторын билгеләргә.

VI бирем.

"Һәрбер кулның - үз эше"

VII бирем. "Кара тартма"

VIII бирем. "Рәсем ясыйсы килә"

Итог

5



6





© 2010-2022