Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту. ТДИ на хәзерлек. (7 класс)

Дәреснең максаты тапкырлашучыларга таркатуның төрле ысулларын кулланып вакланмаларны кыскартуны өйрәнүне дәвам итү, өйрәнгән формулаларны ныгыту. Укучыларны ТДИ на хәзерләү. Шушы максаттан укучылар өйдә ТДИ биремнәреннән тапкырлашучыларга таркатуның өч ысулы буенча өч төркемгә бүленеп презентацияләр хәзерлиләр һәм дәрестә шул презентацияләрне яклыйлар. Иптәшләрен үзләренең ачышлары белән таныштыралар.
Раздел Математика
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс)

Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше. Максат кую.

Дәреснең максатын һәм темасын ачыклау. СЛАЙД 1.

- Укытучы: Укучылар, алдагы дәресләрдә без күпбуыннарны тапкырлашучыларга таркатуның ысулларын, аларны кулланып тигезләмәләр тигезләмәләр чишәргә өйрәндек.

Күпбуыннарны тапкырлашучыларга таркату нәрсә ул? Нинди ысуллар кулланып күпбуыннарны тапкырлашучыларга таркатып була? СЛАЙД 2,3.

Әйтегез әле, математикадан биремнәрне үтәгәндә иң беренче сезнең алга нинди сорау килеп баса?

-Укучы: Ничек чишәргә? Нинди формула кулланырга? Нинди ысул белән чишәргә?

-Укытучы: Әйе, бу сорау һәр математик биремне үтәгәндә килеп туа.

-Укытучы: Әйе, укучылар, алгебра - математиканың иң зур һәм иң әһәмиятле бүлеге. Безнең һәр дәресебез ТДИ на хәзерлек. Сезгә өйгә тапкырлашучыларга таркатуны имтихан эшләрендә нинди биремнәрне эшләгәндә кулланырга һәм ничек кулланырга кирәклеген берникадәр ачыклап килергә бирелгән иде. Нинди биремнәрдә очраттыгыз?

-Укучы: 1 нче бүлектә 7 нче эштә, аңлатманың кыйммәтен исәпләгәндә. 2 нче бүлектә 21 нче эштә.

-Укытучы: Әйе укучылар, бу биремнәрне карасак күп очракта тапкырлашучыларга таркатуны кулланырга кирәклеген күрербез. Аңлатманың кыйммәтен исәпләгәндә дә, кайбер тигезләмәләрне чишкәндә дә аңлатмаларны гадиләштерергә кирәклеген күрәбез.Ә гадиләштерү өчен вакланманы кыскартырга кирәк. Шулай итеп без проблеманы ачыкладык. Инде чишү юлларын эзлик. Ничек итеп вакланмаларны кыскартырга, кыскарту ысулларын дөрес ачыкларга, нинди формулалар кулланырга, ничек дөрес итеп чишәргә?

СЛАЙД 4.

II.Актуальләштерү, белемнәрне тигезләү.

1.-Укытучы: укучылар, әйдәгез өйрәнгән кыскача тапкырлау формулаларын кабатлап алыйк әле. Һәр ике төркемгә дә мин карточкалар бирәм.(ФЭН -ЭН-ПИК) Беренче укучы карточкаларны җилпәзә рәвешендә тотып тора. Икенче укучы бер карточканы ала һәм сорауны кычкырып укый, уйларга 5 секунд вакыт бирә, эченнән генә саный. Өченче укучы сорауга җавап бирә. Дүртенче укучы җавапны бәяли, мактый(кул чаба) яки аңа булыша. МЭНЭДЖ МЭТ ярдәмендә укучылар рольләрне алышыналар. Укытучы кулында да шул ук карточкалар. Берәм - берәм карточкаларны ала һәм сорый. - 1 нче өстәл артында 3 нче номерлы сан астында утыручы укучы җавап бирсен әле. Шулай дәвам итә.

2.-Ә хәзер укучылар телдән генә тапкырлашучыларга таркатып алыйк.

СЛАЙД 4.

2. -Укытучы: ә хәзер укучылар кечкенә генә тест эшләп алыйк. Әгәр тигезлекнең дөреслегенә ышансагыз ышанам Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) , ә ышанмасагыз ышанмыйм тамгасы Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) куярсыз Дөреслеген тикшергәч тамгагызны ведомостька куярсыз.

(Укучылар экрандагы җаваплардан парлап тикшерәләр, ведомостька тамгаларын куялар.)

СЛАЙД 5.

III. Яңа белемнәр формалаштыру, уку мәсьәләсен чишү.

1. -Укытучы: ә инде хәзер вакланманы кыскартуның үзебез очраткан эшләрне карыйк.

Укучылар, сезгә өйгә вакланмаларны кыскартуны куллануны ТДИ эшләрендә эзләнергә бирелгән иде. Сүз укучыларга бирелә. Укучылар презентацияләрен яклыйлар.

1 төркем

Җәя тышына чыгару ысулы.

-Укытучы: ә мин укучылар барыгызга да Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) биремен чишеп карарга тәкъдим итәм.

2 төркем

Группалау ысулы.

-Укытучы: ә мин укучылар барыгызга да Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) биремен чишеп карарга тәкъдим итәм.

3 төркем

Кыскача тапкырлау формулаларын куллану ысулы.

Укытучы: ә мин укучылар барыгызга да Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) биремен чишеп карарга тәкъдим итәм.

IV.Физкультминут. СИГНЕЧЕС (Көйгә һавада бүгенге числоны язалар.)


  1. -Укытучы:укучылар, экрандагы тигезләмәләрдән үзегез сайлап берәр тигезләмә чишәсез.

1)Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) 2) Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс)

3)Дәрес конспекты Вакланмаларны кыскарту.ТДИ на хәзерлек. (7 класс) 4) 2х2 - 8х = 0

Парлап тикшереп бәялиләр.

IV. Өйгә бирү.

Буклетлар һәм Ященко китабыннан 9,10,11,12 вариант №7 эшләре.

V. Дәресне йомгаклау.

-Укытучы: укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез нәтиҗә ясыйк. Нәрсәләр белә идек? Ниләр өйрәндек?

-Укучылар: Кыскача тапкырлау формулаларын кабатладык.

- күпбуыннарны тапкырлашучыларга таркату ысулларын кабатладык;

- күпбуыннарны тапкырлашучыларга таркату ысулларын кулланып вакланмаларны кыскартып ТДИ эшләрен эшләргә өйрәндек.

-Укытучы:Бервакыт патша үзенә иң ышанычлы вәзир сайларга булган. Ул барлык вәзирләрне зур замок янына алып килгән һәм әйткән:"Кем шушы ишекне ача, шул минем беренче ярдәмчем була дигән". Берсе дә ишеккә кагылмаган. Тик бераздан бер вәзир килеп ишекне төртеп җибәргән. Ә ишек ачылып киткән, ул бикләнмәгән булган. Патша вәзиргә:"Син минем иң ышанычлы ярдәмчем булырсың дигән. Чөнки син күргәнеңне, ишеткәнеңне генә фаразламыйсың, ә үз көчеңә ышанасың һәм беренче адымны ясарага курыкмыйсың" дигән. Мин дә сезнең шушы вәзир кебек үз көчегезгә ышануыгызны һәм беренче адым ясарга курыкмыйча, ныклы белем алуыгызны телим. Ведомость буенча билгеләрне әйтегез.










МББУ "Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе"








7 нче сыйныф












Югары категорияле укытучы

Әхмәтханова Гөлзидә Камил кызы

2014-2015 нче уку елы




Максат: Тапкырлашучыларга таркатуның төрле ысулларын кулланып вакланмаларны кыскартуны өйрәнүне дәвам итәргә, өйрәнгән формулаларны ныгытырга. Укучыларны ТДИ на хәзерләүне дәвам итәргә.

Бурычлар: - Кыскача тапкырлау формулаларын өйрәнүне дәвам итәргә, өйрәнгән формулаларны ныгытырга. Укучыларны ТДИ на хәзерләүне дәвам итәргә.

  • логик фикерләүләрен үстерергә; игътибарлык, мөстәкыйльлек, үзконтроль һәм үзбәяләү күнекмәләрен, математик фикерләү һәм сөйләмнәрен үстерергә.

Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, тест биремнәре, билге кую ведомостьлары.


© 2010-2022