Отрядный сбор

Сөләйманова Гөлшат Ислям кызы, Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле лицееның I квалификация категорияле педагог-оештыручысы.   Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 еллыкка әзерлек  уңаеннан “Җилкәннәр” отряды белән “Сугыш елларының каһарман балалары” темасына үткәрелгән отряд җыены.    Җыенның максаты: Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар,  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру; алар турында мәгълүмат биреп, батырлыкка рухландыру; батырлык турындагы мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт хисе булдыру. Экранда “Советлар Союзы Герое “ исеменә лаек булган пионерларның портретлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга багышланган “Сугыш өткән еллар” исемле китап, батырлык турында мәкальләр , экран, презентация.     Әйдаман җыен барышында Ватан геройлары ,герой-пионерларның батырлыгы турында сөйли.    Көн тәртибендә: 1.Отряд җитәкчесенең рапорты. 2.”Тормышның мәгънәсе нидә?” дигән сорауга җавап эзләү. 3. Ватаныбыз кичергән сугышлар турында сөйләшү үткәрү. 4. Герой-пионерлар турында мәгълүмат бирү. 5. Батырлык төшенчәсен ачыклау. 6. Йомгаклау.
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сугыш елларының каһарман балалары.

( Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 еллыкка әзерлек уңаеннан "Җилкәннәр" отряды белән үткәрелгән отряд җыены.)

Сөләйманова Гөлшат Ислям кызы, Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле лицееның I квалификация категорияле педагог-оештыручысы.

Максат: Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; алар турында мәгълүмат биреп, батырлыкка рухландыру; батырлык турындагы мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт хисе булдыру.

Җиһазлау: "Советлар Союзы Герое " исеменә лаек булган пионерларның портретлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга багышланган "Сугыш өткән еллар" исемле китап, батырлык турында мәкальләр , экран, презентация.


Җыен барышы:

Әйдаман : Бүген без Ватан геройлары ,герой-пионерларның батырлыгы турында сөйләшергә җыелдык.

Көн тәртибендә:

1.Отряд җитәкчесенең рапорты.

2."Тормышның мәгънәсе нидә?" дигән сорауга җавап эзләү.

3. Ватаныбыз кичергән сугышлар турында сөйләшү үткәрү.

4. Герой-пионерлар турында мәгълүмат бирү.

5. Батырлык төшенчәсен ачыклау.

6. Йомгаклау.

Әйдаман : Отряд җитәкчесенең рапорт бирүен сорыйм.

О.җ. Смирно! Безнең исем:

Эзтабарлар: "Җилкәннәр"

О.җ. Безнең девиз:

Эзтабарлар: " Җилкәндәй һәр җирдә нык һәм түзем булыйк!"

О.җ. Вольно! Иптәш әйдаман! 7 эзтабардан торган "Җилкәннәр" отряды бүгенге җыенга әзер!

Әйдаман: Рапорт кабул ителде.

Бүгенге "Ватан Геройлары көне"нә багышланган җыеныбызны ачык дип белдерәм.

Сөйләшүебезне бер притчадан башлап җибәрәсем килә. "Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән . Бервакыт ул алтын тәңкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәңкәләр очрап куя. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп китә. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр:

- Нәрсә ул тормыш?

Ул карт җавап биргән: "Тормыш -ул сикәлтәле юл. Кайвакыт бу юлда алтын тәңкәләр дә очрап куя !"- дигән.

Сез килешәсезме , ә нәрсә соң ул тормыш ?(1 нче слайд )

(Эзтабарларның җаваплары тыңлана).

Әйдаман: ТОРМЫШ- ул кешегә бары тик 1 генә тапкыр бирелә торган мизгел , илаһи, Алладан бирелгән бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләр дә очрый. Ләкин һәрберебезнең тормышы үз кулында. Бу бүләкне ничек итеп куллану,нинди маҗараларга баету ,башкаларга истә калырлык нинди яхшылыклар эшләү - һәркемнең үз эше.

Әйдаман: Игътибар белән экранга карагыз әле !? Бу нинди дата? (2 нче слайдта 1941 нче ел 22 нче июнь датасы күрсәтелә. ) (Эзтабарларның җаваплары тыңланыла.)

Әйдаман: Бу дата һәркемнең күңелендә ниндидер хисләр уята?(Җаваплар тыңланыла.)

Бөек Ватан сугышы безнең авылдашларны да читләтеп үтмәгән. Безнең кечкенә генә авылыбыздан да бу сугышта 465 кеше катнаша. Шуларның 189 ы яңадан авылыбызга әйләнеп кайта алмый, 89 ысы хәбәрсез югалганнар исемлегендә, сугышта катнашкан хатын-кызлар -11, 13 авылдашыбыз тоткынлыкның барлык газапларын үз җилкәләрендә кичерә, бары 10 кеше генә сугыштан исән -сау әйләнеп кайталар.(3 нче слайд )

Сугыш бетүгә 69 ел вакыт үтте. Әмма язучылар бик еш әлеге темага әйләнеп кайталар. Ни өчен? Чөнки әле бүген дә аналарның кайнар күз яшьләре түгелә,бүген дә җиребезнең кайсыдыр почмагында бомбалар шартлый, пулялар сызгыра, яшь гомерләр киселә .

Шушы кайнар нокталарда безнең авылдашларыбыз һәм якташларыбыз хезмәт итеп, бик зур батырлыклар күрсәткәннәр. Өргәнче авылыннан Варламов Сергей, Норкин Виталий ,Зирекледән Садыйков Марат, Лотфуллин Наил - Афганда , Гатауллин Илшат, Салимов Айрат абыйларыгыз Чечняда туган ил каршында үзләренең антларына тугрылыклы булып, төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр белән бүләкләнеп исән-сау әйләнеп кайттылар.( 4-9 нчы слайдлар.)

Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты . Сигез - унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре - үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы - хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Һәлак булган әти - әниләре турында кара кәгазьләр алып, чиксез хәсрәт - кайгыга чумалар, ятимлек ачысын татыйлар.

Әлеге балалар язмышы бер - берсенә бик охшаш. Сугыш чоры балалары өчен сугыш дигән михнәт гомуми биографиягә әйләнгән. Тылда булсалар да, барыбер алар сугыш чоры балалары.

Ватан сугышында катнашучы балаларның күбесе разведчик һәм диверсант сыйфатында я сугышта , я партизан отрядларында хәрәкәт иткәннәр. Алар сезнең кебек үк яшь пионерлар һәм комсомоллар иде. Алар мәңге балачакта калдылар. Хәер, алар яшәгән чорны балачак дип атап буламы икән. Сугыш елларында балачак өчен урын калмыйдыр шул. Ватанны саклау өчен алар өлкәннәр белән бер рәткә бастылар.

Сугышның беренче көннәреннән үк Брест крепостен саклауда музыка взводы тәрбияләнүчесе 14 яшьлек Петя Клыпа аерылып торган. Иң яшь партизаннардан Марат Казей, Володя Дубинин, Лёня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова күп батырлыклар эшләп Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар.

Алар белән безне берничә укучы якыннанрак таныштырып үтәр. (10-15 нчы слайдлар )

Укучылар чыгышы:

1нче укучы. Дошманнар Новгорд җирләренә аяк баскач та, Лёня Голиков партизанлыкка китә. Куркыныч разведкаларга бара, дошман поездларын, күперләрне, юлларны шартлата. Бервакыт аңа бик мөһим немец документларын кулга төшерергә туры килә. Шуның өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ләкин, 1943 елның 24 нче гыйнваренда фашистлар белән аяусыз көрәштә һәлак була.

2 нче укучы. Украинадагы партизан берләшмәсе разведчигы Валя Котик сугыш үткән урыннарда ядрәләр , корал җыеп йөри. Немец гаскәрләре урнашкан җирләрдән кирәкле мәгълүматлар туплый. 1944 елның язында үлә. 1958 елның 27 нче июлендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

3 нче укучы. "Һәйкәлләр булып калыкты алар" шигырен укый.

4 нче укучы. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Дошманнар аның күз алдында әнисен үтергәч, Марат Казей, һич икеләнмичә, партизаннарны эзләп урманга китә. Теләнче киемендә дошман гарнизоннарына үтеп керә, авылларда йөреп бик кыйммәтле мәгълүматлар җыя һәм разведчикларга тапшыра. "Батырлык өчен", "Сугыштагы уңышлары өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1944 нче елның язында һәлак була. 1965 нче елның 9 нчы маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

5 нче укучы. Зина Портнова Ленинград кызы була, 385 нче мәктәптә белем ала. Җәйге каникулларга әбисенә кунакка кайткан була. Менә шул чакта сугыш башлана. Зуига дошман солдатлары керә. Немецлар өйләрне яндыралар, йортларны талыйлар, халыкны мәсхәрә итәләр. Күрше авылда яшерен "Яшь үч алучылар" оешмасы эшли. Зина Портнова да шуңа керә. Үзе немец офицерлары өчен булган ашханәгә эшкә урнаша. Бик кирәкле мәгълүматлар туплый һәм немецларны агулап үтерә. Фашистлар аны ерткычларча җазалап айдан артык тотканнан соң үтерәләр. Кыю кызга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

6 нчы укучы. "Партизаннар" шигырен укый.(Төрекчәдән Шамил Анак тәрҗемәсе)

7 нче укучы. 1941нче елның җәендә пионерка Лара Михеенко, әбисе белән бергә, Ленинградтан Калинин өлкәсендәге Пустышкино районының Печеново авылына ял итәргә килә.

Бөек Ватан сугышы башлана. Пустышкино районын гитлерчылар басып ала. Лара дуслары белән бергә урманга , партизаннар янына китә. Ул коточкыч авыр заданияләр үти. Хәерче кыз кыяфәтендә авылдан авылга йөреп , дошманның кораллы көчләре кайда һәм техникасы ничек урнашуын күзәтә. Урман юлына Лара куйган миналарга очрап , фашистларның биш автомашинасы шартлый. Ул дошман поездларын һәм тимер юл күперләрен шартлату операцияләрендә катнаша. Ләкин гитлерчылар Лараны тотып алалар. Кыз фашисларга тереләй бирелергә теләми. Ул үзе дә һәлак булырга, фашистларны да дөмектерергә уйлап, граната ташлый. Ләкин граната шартламый кала. Фашистлар кызчыкны атып үтерәләр.

Герой пионер Лариса Михеенко, үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Совет флоты судноларының берсенә "Лара Михеенко" исеме бирелә. Ленинградтагы Лара укыган 106 нчы мәктәпнең пионер дружинасы аның исеме йөртә.

Әйдаман: Тормыш дәвам итә. Ул тыныч, имин булсын өчен сугышны булдырмаска, ул китергән газап - михнәтләрне онытмаска кирәк. Безнең Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга хакыбыз юк!

Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең пионерлар орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр . Батырларның даны мәңгелек !

1 мин.тынлык игълан итәм.

Батырлык - нәрсә соң ул?(Һәрбер отрядның фикере тыңланыла.)

Батырлык. Бу сүз нәрсәне аңлата соң? Әлеге сүзнең мәгънәсен мин С. И. Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә таптым. Батырлык - героик, фидакарь, кыю эшләнгән эш ул. Һәм күп очракта аны балалар эшли. Әлеге батырлыклар алдында без башыбызны ияргә тиешбез.

-Без нинди батырлыклар эшли алабыз соң? (Эзтабарлардан җаваплар тыңлана).

Батырлык турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату . (16 нче слайдта мәкальләр)

Әйдаман: Алар калдырган бәхетне

Шул килеш саклар өчен,

Аларның ышанычын һәм

Өметен аклар өчен,

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

Әйдаман: Бүгенге җыенны шуның белән тәмамлыйбыз .

© 2010-2022