Выступление на заседании методобъединения «Пути повышения эффективности урока»

Белем бирүнең максаты һәм эчтәлеге үзгәрә,  укытуның яңа средстволары һәм технологияләре барлыкка килә. Ләкин нинди генә реформалар үткәрелмәсен,   белем бирүнең мәңгелек һәм төп формасы булып дәрес кала бирә.  Гасырлар белән сыналган дәрес формасы традицион  мәктәптә дә һәм хәзерге заман мәктәбендә дә  үз урынын бирергә ашыкмый.  Бу чыгышта дәреснең эффектлылыгын күтәрүдә уңышлы дип саналган чараларның кайберләре турында сүз бара.Электрон презентация куллануның уңай һәм бик үк отышлы булмаган о...
Раздел Математика
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ "Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа "

ПУТИ ПОВЫШЕНИЯ

ЭФФЕКТИВНОСТИ УРОКА

(Выступление на заседании методобъединения учителей математики)







Учитель математики Нуриева А.М.

2014год.

Белем бирүнең максаты һәм эчтәлеге үзгәрә, укытуның яңа средстволары һәм технологияләре барлыкка килә. Ләкин нинди генә реформалар үткәрелмәсен, белем бирүнең мәңгелек һәм төп формасы булып дәрес кала бирә. Гасырлар белән сыналган дәрес формасы традицион мәктәптә дә һәм хәзерге заман мәктәбендә дә үз урынын бирергә ашыкмый.

Нинди генә яңалыклар кертелмәсен, бары тик дәрестә генә, элеккегечә, укыту процессының төп геройлары - укытучы белән укучы күзгә-күз очраша, якыннан аралаша ала. Компьютерлаштыру һәм дистанцион укыту турында күпме генә әйтелсә дә, укытучы белем диңгезендә йөзүчеләрнең капитаны булудан туктамый.

Укытучыны укучы белән күпме генә тигезләргә тырышмасыннар, ул барыбер дәрестә төп хуҗа булып кала бирә. Шуңа күрә һәр дәресне көтелгән уңай нәтиҗәне бирерлек итеп оештыру укытучыны яңалыклардан артта калмыйча, заман белән бергә атларга, эзләнергә, төрледән-төрле алымнар, яңа технологияләр кулланып эшләргә мәҗбүр итә.

Барлык укытучыларны борчыган проблемаларның берсе - дәреснең эффектлылыгын арттыру. Дәресләрне "җанландыру"ның төрле юлларын эзләгән укытучылар, укучыларны белем алуга җәлеп итәр өчен булган барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышалар. Һәм әлбәттә ярдәмгә иң беренче чиратта компьютер килә.

Мәгариф учреждениеләрен компьютерлаштыру-мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнен берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана башлады.

Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълуматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән дәресләр гадәти, укучы өчен дә, укытучы өчен кулай булырга, тышкы бизәкләре белән укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә берничә таблица яки галимнәрнең портретын күрсәтү да житә. Алар укытучы ниятенә җавап биреп бетерми икән, ул чакта электрон презентация -әлеге мәсьәләне хәл итүнең кулай юлы. Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә юнәлдерми.

Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына унай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны hәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация - укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен hәм өстәмәләр кертүен тәлап иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес мате­риалын аңлатканда, үзләштергән белемнерне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуация булдырган чакта кулланырга мөмкин. Дәресләрдә компью­тер презентациялереннән файдалану математика фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мемкинлеге бирә. Ул лекция катнашында дәрес структурасына бик тә урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Презента­цияне дәреснең барлык этапларында кулланырга мөмкин.

Белемнәрне актуальләштерү укучылар бе­лән күп вакытта телдән исәпләү рәвешендә уза. Бу очракта дәресне слайдлар белән тулыландыру отышлырак. Болар - сызымнар, рәсемнәр h.б. Үтелгән ма­териалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентациялерен дә файдаланырга була. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин.

Яна материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе hәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча формулалар,билгеләмәләр, терминнар, схемалар языла. Дәреснең барлык этапларында слайдлар күрсәтелсә дә дәрестә бертөрлелек килеп чыга, баланың дәрескә кызыксынуы кими.

Укучыларда простраствоны күзаллау сәләтен үстерү-геометриянең төп максаты. Әмма еш кына укучыларның простравствоны күзаллау сәләте тиешле дәрәҗәдә булмый. Традицион укыту методлары белән компьютер технологияләрен бергә кулланып, укучыларда пространствоны күзаллауны формалаштыру һәм үстерү юнәлешендә системалы шөгыльләнү уңай нәиҗә китерә.

Геометрияне яхшы үзләштерү өчен пространствода геометрик образны күз алдына китерә белү - иң әһәмиятле шартларның берсе. Мәктәптә фигураларны күз алдына китереп мәсьәләләр чишүгә аз вакыт бирелә. Шуңа күрә планиметриядән стереометриягә күчкәндә өчүлчәмле объектлар белән күнегүләр эшләгәндә укучылар кыенлыклар кичерәләр. Төшенчәләр формалаштыруның беренче этабында геометрик җисемнәрнең модельләре кулланыла. Бу очракта схематик рәвештә сурәтләнгән фигураларның пространстводагы образларын күз алдына китергәндә проблемалы ситуацияләр туа. Бу вакытта компьютер ярдәмгә килә. Фигураның барлыкка килү этапларын экранда сурәтләргә мөмкин. Хәзерге вакытта геометрик фигураларны төзү һәм аларның үзлекләрен күз алдына китерү өчен төрле программалар әзерләнә. Теге яки бу программа пакетын сайлап алып куллана белергә кирәк.

Укучыларның электрон презентация төзүе - өй эшенең бер төре. Мондый биремнәрне үтәгәндә укучылар компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Андый презентацияләрне укытучы дәрес аңлатканда да куллана ала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да теләп танышалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәк булачагын тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк карыйлар. Хәтта моңарчы доклад яки чыгыш әзерләргә атлыгып тормаган укучылар да үзләренең интеллектуаль һәм компьютерлык осталыклары белән иҗади эшкә тартылалар. Технологик яңарыштагы һәр яңалыкка балалар кызыксынып карыйлар. Һәм әлбәттә , аларның кызыксынучанлыгын һәм танып белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Шушы вакытта укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълумат туплау ысулларына ия булу максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер - белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан уйланылган булырга тиеш. Укытуның башка нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълумати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Математика фәне укытканда графиклар белән эш иткәндә, яңа материал үткәндә, тестлар үткәргәндә компьютердан куллану отышлы дип саныйм. Авырып, дәрескә килә алмаган укучыларга интернет- дәресләр, ГИА яки ЕГЭга үзлектән әзерләнгәндә онлайн-тестлар кулланырга киңәш итәм. Гомумән алганда компьютерның мөмкинлекләре киң. Аларны өйрәнеп, дөрес итеп куллана белергә кирәк.

Белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы булган традицион дәресне беркем дә кире какмады.( "Интернет не заменяет и не отменяет традиционные формы обучения» Д.А Медведев.13.08.2012.). Сүз уку эшчәнлегенең теге яки бу төрендә барлык укучыларны да активлаштыра, белем алуга ихтыяҗны арттыра, балаларның кызыксынучанлыгын һәм фикерли белүләрен тәрбияли, һәм шуның белән беррәтән тиешле материалны аңлап үзләштерә һәм тиз хәтерендә калдырырга ярдәм итә торган стандарт булмаган, оригиналь алымнар турында барды.



6

© 2010-2022