Конспект урока на тему Төрле тамгалы саннарны кушу (на татарском языке)

Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Төрле тамгалы саннарны кушу.

Максат:

  • уңай һәм тискәре саннарны кушу күнекмәләрен ныгыту;

  • тискәре саннарны кушу һәм төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәләрен ныгыту;

  • дәрес материалын аңлы рәвештә үзләштерүгә ирешү;

  • кызыклы һәм стандарт булмаган эш формасы белән уйлау сәләтен активлаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы укучыларның дәфтәрләрен алыштырып, дәреснең темасы һәм максаты, эш тәртибе белән таныштыра.



  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, ә хәзер без сезнең белән, компьютерда төзелгән призентациядәге кабатлау өчен бирелгән сорауларга телдән җавап эзлибез:

  1. Дөрес җавапны тап (1 -7 слайд)

  2. Кайсы санның модуле зуррак? (8 ... слайд)

  3. Төрле тамгалы саннарны кушу (9 -10 слайд)

  4. Сумманың тамгасын ничек белергә? ( 11 слайд)



  1. Белемнәрне ныгыту.

1) Укучылар, ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып "Кем беренче?" ( 12 слайд) дигән тема астында бирелгән "Баскыч" биремен чишәбез. ( 13 слайд) ( 1-2 вариант)

2) Укучылар, ә хәзер игътибарга анаграмма: КРАЯЗДА. Бу нинди сүз? (ЗАРЯДКА). Әгәр җавабы тискәре сан булса иеләбез, уңай сан булса өскә сузылабыз, ә нуль булса сикерәбез.

2) Дәреслек белән эш. (14 слайд)

3) Бу мисалларның чишелешен аңлатырга ( 15 слайд)

5) Ә хәзер карточкалардагы биремнәрне башкарабыз һәм җавапларны хәрефләр белән алыштырып килеп чыккан сүзне дәфтәрләргә язабыз. (16 - 17 слайд)

6) Димәк, БРАХМАГУПТА - математик (18 слайд)



  1. Дәрескә нәтиҗә ясала, билгеләр куела. (19 слайд)

V . Көндәлекләргә өй эшен язу (20 слайд)

© 2010-2022