Урок по математике Умножение и деление степеней

7 нче сыйныфта математикадан ачык  дәрес "Дәрәҗәләрне  тапкырлау һәм бүлү"Дәрес  барышы:I. Оештыру өлеше.Без сезнең белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Без аны  “Дәрәҗәләрне  тапкырлау  һәм бүлү” дигән телдән журнал булыр. Журналыбызның беренче битен ачабыз.1. Гүзәл сарай төзибез!Өч эшче таш төягән арбаны этә. Алар янына бер кеше килгән, һәрберсенә шундый сорау биргән:- Син ни эшлисең?Беренчесенең җавабы мондый булган:- Хәлдән таеп бу арбаны этәм.Икенчесе башкача җавап биргән:- Үземә икм...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ







7 нче сыйныфта

математикадан

ачык дәрес




Урок по математике Умножение и деление степеней









Укытучы:

Идрисова Гүзәлия Хәйдәровна



МАКСАТ:

Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү; белем һәм күнекмәләр үзләштерүне тикшерү.

Гомумиләштерү, чагыштыру, иң мөһимен аеру, белемнәрне яңа ситуациягә күчерү кебек алымнарны формалаштыру; математик кузаллауларны җәелдерү; иҗади фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерү;

Яңа информацион технологияләр куллану аша математика белән кызыксыну, туган якка мәхәббәт; Җиңүне якынайткан якташларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү.

ДӘРЕС ТИБЫ: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

ҖИҺАЗЛАУ:

Индивидуаль карточкалар,компьютерлар, биремнәр өчен ачкыч, дәреслекләр, эш дәфтәрләре, хәрефләр плакаты.




Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Без сезнең белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Без аны менә шушы журнал ярдәмендә алып барырбыз. Бу "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү" дигән телдән журнал булыр. Журналыбызның беренче битен ачабыз.

1. Гүзәл сарай төзибез!

Өч эшче таш төягән арбаны этә. Алар янына бер кеше килгән, һәрберсенә шундый сорау биргән:

- Син ни эшлисең?

Беренчесенең җавабы мондый булган:

- Хәлдән таеп бу арбаны этәм.

Икенчесе башкача җавап биргән:

- Үземә икмәклек акча эшлим.

Ә өченчесе рухланып әйткән:

- Гаҗәеп сарай төзим!

Аларның өчесе дә бер үк эшне эшләгән, тик аның турында төрлечә уйлаган. Димәк, эшне башкарулары да төрлечә булган.

- Укучылар, моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?

- Нинди генә эш башкарсак та, аның ямен табып, тәмен тоеп, күңел биреп эшләргә кирәк, шул вакытта гына аның нәтиҗәсе дә әйбәт булыр. Бүгенге дәрестә безнең эшчәнлегебез дә "Алар гүзәл сарай төзиләр" дип әйтерлек булсын.

II.Актуальләштерү.

2. Без булдырабыз!

Укучылар, без нәрсәләр беләбез, нәрсәләр булдырабыз икән бу тема буенча? Ә хәзер ромашка уены уйнап алабыз.

(Ромашка уенындагы сораулар:

1) Натураль күрсәткечле дәрәҗә билгеләмәсе;

2) Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек тапкырлыйбыз?

3) Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек бүләбез?)

III. Белемнәрне ныгыту.

3. Без тарихта эзлебез...

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тиздән 65 ел тула. Җиңүне якынайткан якташларыбызның берничәсе турында сез бүген тулырак белерсез.

Карточкалардагы биремнәрне үтәгәч, Питрәч районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларының фамилияләрен укырсыз.

Карточка №1.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) т6 т12 т

2) а10: а

3) т0

4) а5 а а3

а25 аңлатмасының берсе:

5) а20

6) а24

7) а15

8) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

Карточка №2.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) а12а5а

2) т8: т7

а25 аңлатмасының берсе:

3) а24

4) а21

5) а7

6) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

Карточка №3.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) х х5 х12

2) а10: а

3) а а20 а а2

4) х13: х12

а25 аңлатмасын берсе:

5) а24

6) а20

7) а7

8) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

АЧКЫЧ:

в

е

о

к

м

а

л

г

и

п

с

р

а24

а10

а18

т19

1

а9

а5

х18

а

а4

т

х

Хәзер сез герой якташларыбызның туган елларын белерсез.

Карточкаларда биремнәр:

№1.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - 17 в0

№2.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - 23 в0

№3.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - в2

Киләсе биремне үтәгәч, сез якташларыбызның ничә ел яшәгәнлекләрен белерсез.

Моның өчен сезгә түбәндәге биремнәр тәкъдим ителә:

№1. 37 : 27 - 512 : 26 + 20

№2. 38 : 243 + 512 : 27

№3. 1024:36 - 27: 64

Журналыбызның дүртенче битен ачабыз.


4. Эшлибез дә, уйныйбыз да!

Тагын да катлаулырак эшләр белән шөгыльләнә башлаганчы, әйдәгез, ял итеп алыйк.

IV.Физкультминут

Журналыбызның киләсе бите:



5. Без булдырмаслык эш юк!

Компьютерда тест эшләү


Ә хәзер журналыбызның соңгы, алтынчы битенә күчәбез.

V. Йомгаклау.

6. Уйна да көл, әмма сабагыңны бел!

- Бу татар халык мәкале нәрсә аңлата икән?

- Әйе, уен-көлкене бервакытта да онытырга ярамый. Уйнарга, күңел ачарга, хәзер кыш көне бигрәк тә, саф һавада булырга, чыныгырга кирәк. Мәктәптән кайткач, акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырыгыз. Шуннан соң тырышып дәресләрегезне хәзерләгез.

Өй эше сезгә карточкаларда









Карточка №1.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) т6 т12 т

2) а10: а

3) т0

4) а5 а а3

а25 аңлатмасының берсе:

5) а20

6) а24

7) а15

8) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

Карточка №2.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) а12а5а

2) т8: т7

а25 аңлатмасының берсе:

3) а24

4) а21

5) а7

6) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

Карточка №3.

Вакланма яки өлешне дәрәҗә рәвешендә күрсәтергә:

1) х х5 х12

2) а10: а

3) а а20 а а2

4) х13: х12

а25 аңлатмасын берсе:

5) а24

6) а20

7) а7

8) а га тигез булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә

№1.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - 17 в0

№2.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - 23 в0

№3.

Аңлатманы гадиләштер һәм а=44, в=6 булганда кыйммәтен исәплә:

а5 : а3 - в2

№1. Кыйммәтен тап: 37 : 27 - 512 : 26 + 20

№2. Кыйммәтен тап: 38 : 243 + 512 : 27

№3. Кыйммәтен тап: 1024 : 36 - 27 : 64

© 2010-2022