Открытый урок

ФГОС 1 класста математикадан мэсьэлэлэр чишэргэ ойрэну . Укучыларны “мәсьәлә чишү”  терминының асылына төшендерү,                                          арифметик мәсьәлә чишү   процессының үзенчәлеге белән таныштыру, алгоритм буенча эшләргә, чишелешне таба  белергә өйрәтү;        Укучыларның уйлау эшчәнлеген активлаштыру,иҗади фикерләүәрен үстерү.  Бер-берсе белән ярдәмләшеп эшләү хисе тәрбияләү. Бүгенге дәресебез кызыклы узар. Әмир белән Әминә безне  әкияткә алып керер. Сез бүгенге дәрестә тырышып уйлап җавап бирерсез һәм зирәк балалар булырсыз-дип ышанып калам.
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язу. Ныгыту.

Максат: Укучыларны "мәсьәлә чишү" терминының асылына төшендерү, арифметик мәсьәлә чишү процессының үзенчәлеге белән таныштыру, алгоритм буенча эшләргә, чишелешне таба белергә өйрәтү;

Укучыларның уйлау эшчәнлеген активлаштыру,иҗади фикерләүәрен үстерү. Бер-берсе белән ярдәмләшеп эшләү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, математик набор, карточкалар дәрескә карата

Материал: Математика 1 класс 39 бит, мөстәкыйль эш дәфтәрләре 68 бит.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшеү;

2. Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар

- Исәнмесез, саумы сез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек!

- Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бер-беребезгә елмаябыз, хәлләребезне белешәбез. Утырабыз.

2.Бүгенге дәресебез кызыклы узар. Әмир белән Әминә безне әкияткә алып керер. Сез бүгенге дәрестә тырышып уйлап җавап бирерсез һәм зирәк балалар булырсыз-дип ышанып калам.

Дәрес этабы һәм эшчәнлекнең төре.

II. Актуальләштерү өлеше.

3. Слайд 1

Нинди әкият геройларын күрәсез? (Смешариклар)

Нинди бирем алып килделәр икән ?

-Укып чыгам. Слайд 2

Мин, Корпатыч, Крош, Поши.

Туп куып уйныйбыз.

Нюша белән Керпе -

Уен көтеп утыралар

Я әйтеп кара,

Без ничәу булдык?

  • Кем җавап бирер икән? (6)

  • Мин Сезгә нәрсә укыдым? (Мәсьәлә)

4. Мәсьәлә ул өй салу кебек бик катлаулы.Слайд 3

III.Тема өстендә эшләү.

5. Мәсьәләне укып чыгам Слайд 4

Безнең Нюша 7 ромашкадан

букет ясады. Керпе Нюшаны очратты

Һәм тагын бирде.

Нюшаның букетында ничә ромашка булды?

Мәсьәлә берничә өлештән тора.

  1. Мәсьәләдә нәрсә билгеле? (шарты)

  2. Нюшаның букетында ничә ромашка булды? Бу мәсьәләнең

нәрсәсе? (таләбе)

Нәрсә билгеле? ( 7 ромашка ,8 ромашка )

Мәсьәләне чишә алабызмы? (7+8)

Мәсьәләне эшләп бетердекме? (җавабын язасы бар)

6. Мәсьәләнең соравы булмаса бу мәсьәләне чишеп булыр идеме? Слайд 5

7. 1 Мәсьәләне укыйбыз һәм чишәбез. Слайд6.

Пинада 5 шар. Ике шарны поши буләк итте.

Пинада ничә шар булды?

8. 2. Мәсьәләне укыйбыз һәм чишәбез. Слайд7

9. Динамик пауза.

IV Белемнәрне беренчел ныгыту.

Телдән мәсьәлә чишү. Слайд 8.9.10.

10.Дәреслек буенча эшләү.39 бит 3 бирем.

Чишелеш , җавап билгеле рәсемгә мәсьәлә уйлату.

V Белемнәрне ныгыту.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләренең 68 нче битен эшләтү.

4 нче мәсьәлә.

VI Карточкалардан эш. Слайд11(үзегез теләгән биремне сайлап эшләргә)

-Үзара тикшерү.

Бегәләп эшләгез Слайд 12 зирәклеккә бирем.

Сез хәзер мәсьәләләр чишә аласыз!

Уңышлар сезгә,балалар !

VII Йомгаклау

  • Укучылар, без бүгенге дәресне бушка уздырмадыкмы, нәрсәләр белдек?

Укучылар, сез Смешарикларның болыннарына игътибар иттегезме?

( Анда бик чиста) Без дә тирә - юнебезне , өй тирәләрен һәрчак чиста тотарга тиеш. Безнең быелгы ел да экологиягә багышланган. (укучыларның фикерен тыңлау)

VII Рефлексия

  • Сез бүгенге дәрестә үзегезне ни өчен мактый аласыз? Дәрестә сезне бүген нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?

  • Сез бүген дәрестә үзегезнең сәламәтлегегез өчен нәрсә эшләдегез?

Дәрес ошадымы? Ничек ошады, ягез әле смайлингларыгызны күрсәтегез?

Молодцы , бик актив булдыгыз.



© 2010-2022