- Преподавателю
- Математика
- Внеклассное мероприятие по математике
Внеклассное мероприятие по математике
Раздел | Математика |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Габдрахманова Ф.М. |
Дата | 24.08.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
УЕН:
КЕМНЕҢ ОТЛИЧНИК БУЛАСЫ КИЛӘ?
Уен барышы
Оештыру моменты
Уенда 8, 9 класс укучылары катнаша.
Уйнаучы 3 ярдәм ала ала:
1)залның ярдәме;
2) иптәшенең ярдәме;
3) компьютер ярдәме-алып баручы дөрес булмаган ике җавапны сыза.
Җаваплар графпроектор аша күрсәтелә.
Беренче янмаучы "3", әгәр укучы беренче 5 сорауга җавап бирсә;
Икенче янмаучы "4", әгәр укучы 10 сорауга җавап бирсә;
өченче янмаучы "5", әгәр укучы 15 сорауга җавап бирсә.
1 тур
Үсә бару тәртибендә урнаштырырга:
Пот, мыскал, килограмм, кадак.
Беренче дөрес һәм тиз урнаштырган укучы 1 турда катнаша.
1. Иң кечкенә натураль сан.
А 0 В 1
Б -1 Г 9
2. Исбатланмыйча кабул ителә торган раслау.
А теорема В билгеләмә
Б аксиома Г лемма
3.Ноль- җөпме, такмы?
А җөп В икесе дә
Б так Г җөп тә түгел, так та түгел
4. Кайсы дүртпочмак параллелограмм түгел?
А квадрат В ромб
Б трапеция Г квадрат
5. Тигезләмәнең чишелеш тамыры
А -2 В 3
Б 2 Г -3
Сез беренче янмый торган сумма "3" билгесен алдыгыз.
6. Әгәр почмакларның яклары берсе икенчесенең дәвамы булып торсалар
А чиктәш В вертикаль
Б үзәк Г тышкы
7. 1 000 000 мм
А 10 км В 1000км
Б 100 км Г 1 км
8. Евклидның Башлангычларының ничә китабы бар?
А 12 В 13
Б 11 Г 14
9. Кубның нигезенең периметры 12 см. Кубның күләме күпме?
А 36 см3 В 216 см3
Б 27 см3 Г 48 см3
10. "Математика- барлык фәннәр патшасы, ә арифметика- математика патшасы" дигән сүзләрне кем әйткән?
А Н.Лобачевский В Б. Паскаль
Б Л.Эйлер Г Ф.Гаусс
Икенче янмый торган сумма "4" билгесе.
11. КДУ да ректор булган математик
А Колмогоров В Маркушевич
Б Магницкий Г Н.Лобачевский
12. Түгәрәкнең мәйданын табу формаласы
А 2п В пr2
Б 2r Г 2пr
13. Поляр йолдыз кайсы йолдызлыкта?
А Зур Җидегән В Үгезбозау
Б Кече Җидегән Г Балык
!4. Функциональ бәйлелекне математикага кем керткән?
А Р. Декарт В Б. Паскаль
Б Ф.Виет Г Н. Лобачевский
15. Хатын-кыз математик хөрмәтенә нинди чәчәк атала?
А Хризантема В Гортензия
Б Роза Г Лилия
2 тур
Озынлык үлчәү берәмлекләрен үсә бару тәртибендә урнаштырырга:
Сажин, аршин, фут, метр
1. Иң кечкенә гади сан
А 1 В 2
Б 3 Г 0
2. IхI =-7
А 7 В -7,7
Б -7 Г чишелеше юк
3. Мәктәптә кем геометриясе өйрәнелә?
А Лобачевский В Пифагор
Б Евклид Г Фалес
4. Квадрат функциянең графигы
А Туры В Парабола
Б Гипербола Г Әйләнә
5. " Китерелгән квадрат тигезләмәдә тамырлар суммасы икенче буынның капма-каршысына, ә тамырлар тапкырчыгышы ирекле буынга тигез".
А Декарт В Пифагор
Б Евклид Г Виет
Беренче янмый торган сумма "3" билгесен алдыгыз.
6. Яклары тигез булган параллелограмм
А Квадрат В Трапеция
Б Турыпочмаклык Г Ромб
7. 300 һәм 700 саннары арасында ничә натураль сан бар?
А 400 В 399
Б 401 Г 402
8. 16 яшендә магистр дәрәҗәсен алган математик
А Л.Эйлер В Э.Галуа
Б Н.Лобачевский Г С.Ковалевская
9. Өчпочмакның түбәсен каршы яткан якның уртасы белән тоташтыручы
кисемтә.
А Радиус В Биеклек
Б Биссектриса Г Медиана
10. 3 тавык 3 көнгә 3 йомырка сала. 12 тавык 12 көнгә ничә йомырка салыр?
А 36 В 48
Б 108 Г 12
Икенче янмый торган сумма "4" алдыгыз.
11. Безнең галактика нинди формада?
А Шар В Төгәл түгел
Б Эллиптик Г Спираль
12. Әгәр икеурынлы санның янына тагын шул санны язсаң сан ничә тапкыр үзгәрә?
А 10 В 100
Б 11 Г 101
13. " Кәләш теоремасы" дип нинди теорема аталган?
А Фалес теоремасы В Пифагор теоремасы
Б Виет теоремасы Г Өчпочмаклар охшашлыгы теоремасы
14. Кайсы планета математика ярдәмендә ачылган?
А Уран В Нептун
Б Сатурн Г Плутон
15. " Белмәгәнең белән беркайчан да мактанма : белмәү- көчсезлек ул, дип кем әйткән?
А Маркушевич В Чехов
Б Ковалевская Г Чернышевский
III тур
Үсә бару тәртибендә урнаштырырга: 1 мм., 100х100, 10002, 2 млрд.
1. Артык сүзне сызып ташла.
А Сумма В Тапкырлаучы
Б Аерма Г Өлеш
2. Диведент алыр өчен нәрсә булуы кирәк?
А Валюта В Акция
Б Субсидия Г Субвенция
3. Санның йөздән бер өлеше
А Пропорция В Вакланма
Б Аңлатма Г Процент
4. Яклары 3, 4, 5 см. булган турыпочмаклы өчпочмакның исеме
А Пифагор В Египет
Б Мисыр Г Вавилон
5. х2+5х-6=0 тигезләмәсенең тамырлары суммасы
А 5 В 4
Б -5 Г -6
Сез беренче янмый торган сумма "3" алдыгыз.
6. Турыпочмаклы өчпочмакның 300лы почмагына каршы ятучы катет гипотенузаның
А икеләтелгән тапкырчыгышына В яртысына
Б үзенә Г бер җавап та дөрес түгел
7. " Дикие лебеди" әкиятен кем язган?
А Толстой В Ш.Перро
Б Андерсен Г Содуксен
8. Әгәр Ай Кояш һәм Җир арасында булса, бу күренеш ничек атала?
А Ай тотылу В Җир күләгәсе
Б Кояш тотылу Г Миләрнең тотылуы
9. Аучы атканда 75% ын тидерә.Әгәр ул 12 ату ясаган булса, шуның ничәсе тигән?
А 10 В 9
Б 6 Г 11
10. Индеецлар аны "сунья" дип, ә гарәпләр- сифр дип атаганнар. Без аны хәзер ничек атыйбыз?
А Цифр В Бер
Б Сан Г Ноль
Сез икенче янмаучы сумма "4" не алдыгыз
11. Сөт белән тутырылган бидонның массасы 15 кг., ә яртылаш тутырылганныкы 8 кг.. Бидонның массасы күпме?
А 1 кг. В 2 кг.
Б 0,5 кг. Г 1,5 кг.
12. Типография гаебе белән кайсы математик тамга кертелгән?
А Тамыр тамгасы В квадрат
Б % Г чыгарылма
13. Бәяне 50% күтәрделәр. Бу ничә тапкыр дигән сүз?
А 2 В 1,5
Б 1 Г 3
14. Делегатларның 85% ы инглиз телен, ә 75% француз телен белә. Делегатларның ничә % ике телне дә белә?
А 60 В 40
Б 30 Г 50
15 . 4 кош 4 гусеницаны 4 минутта ашый. 10 кош 10 гусеницаны ничә минутта ашый?
А 40 мин. В 4 мин.
Б 8 мин. Г 10 мин.