Урок по татарскому языку для 6 класса «Имя прилагательное. Повторение»

"Описание материала: Конспект урока по татарскому языку с использованием структур сингапурской методики : Модель Фрейр,Куиз-Куиз-Трейд, Конэрс, Тим - Чир,Сингл Раунд Робин, Тайм Раунд Робин, Финк- Райт- Раунд Робин. При помощи этих структур ученики систематизируют свои знания по теме «Имя прилагательное». Они учатся внимательно слушать, обмениваться ответами,проговаривать их. Смена деятельности помогает переключать учеников на позитивную разрядку. Они осознают свою значимость и это помогает им...
Раздел Математика
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ширеева Алсу Сәгыйть кызы.

Рус мәктәбенең 6 сыйныфында (татар төркеме) татар теле дәресе

Тема : Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1.Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру.

2. Логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү.

3.Аралашу, белемне башкалар белән уртаклашу һәм төркемдә хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: альбом битләре, карандашлар, компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация.

Дәрес тибы : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Метод һәм алымнар: биремнәр үтәү.

Кулланылган структуралар:

МОДЕЛЬ ФРЕЙР

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

КОНЭРС

ТИМ ЧИР

СИНГЛ РАУНД РОБИН

ТАЙМ РАУНД РОБИН

ФИНК-РАЙТ- РАУНД РОБИН

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру. Исәнләшү ( укучылар башта җилкәдәш, аннары биткә-бит иптәшен сәламлиләр).

-Укучылар, бүген көн нинди? (матур, җилсез, җилле, аяз, буранлы)

-Сез яңа гына әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Димәк, без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

-Бүгенге дәрестә сыйфат темасын гомумиләштереп кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр башкарырбыз.

II.Үткәннәрне искә төшерү. МОДЕЛЬ ФРЕЙР структурасы.

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята. Һәр өстәлдән А 1 номеры астындагы укучы аны ала, икегә тигез итеп бөкли, җилкәдәш иптәшенә бирә. Б 2 номеры астындагы укучы тагын икегә бөкли һәм биткә-бит иптәшенә бирә. А 3 номеры астындагы укучы шул бөкләгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөкли һәм җилкәдәш иптәшенә бирә, Б 4 номеры астындагы укучы альбом битен вертикаль рәвештә ачып, бөкләнгән урыннарны карандаш белән кабатлап чыга һәм уртага сыйфат дип яза. Беренче баганага сыйфатның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага төрле билгеләргә (төс,тәм,форма,физик сыйфат һ.б.) мисаллар, дүртенче баганага башка сүз төркемнәрен язабыз. Һәр кәгазь битен төркем киңәшләшеп тутыра. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә. Кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул "Фейерверк" ясый. (ТИМ ЧИР)

Вакыт бетте. 4нче өстәлне тыңлыйк. 3 А номеры астындагы укучы , рәхим ит. 6нчы өстәлне тыңлыйк. 2 Б номеры астындагы укучы, рәхим ит.

Рәхмәт, укучылар.

III.Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, ныгыту.

Ә хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер 4 Б номеры астындагы укучылар альбом битен алалар, битне урталай бөклиләр . Яртысын җилкәдәш иптәшенә бирәләр һәм тагын урталай бөклиләр . Битнең берсен үзегезгә калдырасыз, берсен биткә-бит иптәшегезгә бирәсез.

Бит астының 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.

-Битнең күренә торган өлешенә сез сыйфат турындагы иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды .

- Вакыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, урындыкларны этеп куясыз, алга чыгып, кулыгызны күтәрәсез һәм үзегезгә пар табасыз. Исәнләшәсез һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз, аның соравын тыңлап җавап бирәсез һәм карточкаларыгыз белән алмашасыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

-Кемнең соравы уйланырга мәҗбүр итте? Уңышлы сорауларны билгеләп үтү.

Экранга карадык. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табарга кирәк. Моны без ФИНК-РАЙТ- РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә эшләрбез. Һәр укучы җавапны үзе уйлый, язып куя, яңадан төркемдә чиратлашып фикерләшәсез.

сай озын

ач кыю

иске акыллы

арзан ачы киң

биек тозлы кечкенә

батыр авыр тырыш ямьсез бай

Һәр өстәлдән 1 А номеры астындагы укучылардан сорау.

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшләсә, сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Музыка бетүгә, лидер алышына . Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез , бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны этеп куйдык, алга чыгып тезелдек. Музыка башланды.

- Рәхмәт, урыннарга утырабыз.

Яңадан экранга күз салыйк. Һәр баганадан артык сүзне табарга кирәк. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасын кулланыйк. Төркем эчендә җавапларны һәр укучы түгәрәк буенча әйтеп чыга.

әчкелтем матурлары сайрак ак

күксел йомшакларын җәйге биек

сары бәхетлесе кыю тозлы

кызгылт кояшлы озын яшел

Һәр өстәлдән 2 Б номеры астындагы укучылардан сорау.

КОНЭРС структурасы. Укучылар, сез нинди булырга теләр идегез? Почмаклардагы язуларга карагыз әле: акыллы, җитез, шәфкатьле, ялкау. Сайлап алган почмагыгызга барып басыгыз. ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы ярдәмендә ни өчен бу җавапны сайлап алуыгызны иптәшегезгә аңлатыгыз. (ике укучы бер-берсенә тулы җавап бирә). Берничә укучыдан сорау. Ни өчен дүртенче почмак буш калды?

IV. Йомгаклау.

ТАЙМД РАУНД РОБИН структурасы

Һәр укучы 30 секунд эчендә төркемдәшләренә бүгенге дәреснең үзе өчен кызыклы яки авыр моментлары турында сөйли.

4 Б номеры астындагы укучылардан сорау.

Өй эше: (сайлап эшләү)

1.Сыйфат темасына постер ясарга.

2.122нче күнегү, таблица нигезендә тикшерү.

Укучылар, сез бүген бик актив булдыгыз, молодцы, бик зур рәхмәт. Бәяләү

битләренә билге куеп чыгыгыз. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

© 2010-2022