План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей

Раздел Математика
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фән: математика Класс:6 №____ _________

Тема: Вакланмаларны бүлү.

Максат: 1. Вакланмаларны бүлү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Мисаллар һәм мәсьәләләр чишкәндә тиешле күнекмәләрне куллану, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

3. Дәрестә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру, актив, тәрбияле кайгыртучан иптәш булырлык сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: Н.Я.Виленкин һ.б. Математика 6 класс, 99 бит.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, карточкалар

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту

Метод: Сингапур структурасы элементлары, күчермә

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

  • Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезне сәламлик: бер-беребезгә карап елмаябыз. Утырыгыз.

  • Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик.

(1 слайд).

  1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!

  2. Үз фикереңне аңлата бел!

  3. Тулы итеп җавап бир!

II. Телдән исәпләү.

  1. Өй эшен тикшерү. Дәфтәрләрне җыйнау.

  2. Бүлү алгоритмын бер-береңә сөйләү.

2. Телдән исәпләү (2 слайд)

а) кайсы юллардагы саннарны үзара кире саннар дип атый алабыз?

б) телдән мәсьәлә чишү: (3 слайд) Ике көндә 240 га җир сукалыйлар. Беренче көнне 5/8 ен сукалыйлар. Һәр көнне ничә га җир сукалана?

III. Дәреснең темасын ачыклау

  • Иң еш кулланыла торган математик гамәлне атагыз. (Тапкырлау һәм бүлү). Әле генә башкарган эшләрдән чыгып, бүгенге дәреснең темасын атап карагыз әле. ( 4 слайд). Димәк, дәрестә нинди максатларга ирешербез?

IV. Яңа теманы аңлату

  1. Дәфтәрләргә число һәм теманы яздыру.

  2. Тапкырлау өчен 1 һәм 0 нең үзлекләрен исегезгә төшерегез. Бу үзлекләрне хәрефләр белән язып куйыйк.

а*1=1*а=а

а*0=0*а=0

  1. Бүлүне үзлектән башкарыгыз, нәтиҗәләр ясагыз.

1:3/4 1:4/9 1:5/7 1:2 2/9 1: 3 2/3

1не вакланмага бүлгәндә өлештә бирелгән вакланмага кире вакланма килеп чыга.

1 не ялгыз вакланмага бүлгәндә өлеш 1 дән зуррак була, ә аралаш вакланмага бүлгәндә 1 дән кечерәк килеп чыга.

2/19:1 2 3/8 : 1 1/9: 1

Вакланманы 1гә бүлгәндә өлеш бүленүчегә тигез, ягни шул санга.

3/8 : 3/8 4 7/8 : 4 7/8 ¼ : ¼

Вакланманы шул ук вакланмага бүлсәң 1 була.

1/3 :0 2/7 : 0 3/5 : 0

0 гә бүләргә ярамый!

V. Белемнәрне ныгыту

1. Куиз- куиз- трейд структурасы буенча эш.

Бирелгәннәргә охшаш мисаллар язарга.

  1. № 596, 233 бит. Такта янында чылбыр буенча эшләү. Катнаш саннрны бүлүне телдән аңлату.

  2. № 609, 233 бит. Такта янында һәм дәфтәрләрдә эшләү.

Микс-Фриз-Групп

  1. Бүгенге число санын 2 гә бүлеп өчкә тапкырласаң, ничә була? (6)

  2. 1000: 1000*2= (2)

  3. 110-107=

  4. 7 абыйның берәр сеңлесе бар. Монда ничә сеңел бар? (1) Квадратның ничә ягы бар? (4)

  5. Почмакның ничә ягы була? (2)

  6. 10: 10 ? (1)

  7. Йолдызчык ничә почмаклы? (5)

  8. 123 санының дистәләр разрядында кайсы өифр тора? (2)



  1. Мәсьәлә өстендә эшләү. № 610, 100 бит.

VI. Белемнәрне тикшерү

Укучыларга карточкалар таратыла. Мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

Вариант 1

  1. Выполните деление:

План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей

  1. Вычислите

План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей

  1. Решите уравнение: План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей.

Вариант 2

  1. Выполните деление:

План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей

  1. Вычислите План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей

  2. Решите уравнение: План-конспект урока по математике в 6 классе Деление дробей.

VII. Рефлексия

  1. Без дәрестә нәрсәләргә ирештек?

  2. Моңа сезгә нәрсәләр ярдәм итте?

  3. Кайсы эшләрне башкару сездә кыенлык тудырды?

  4. Дәрес тагын да кызыклырак булсын өчен тәкъдимнәрегез юкмы?

  5. Сез үз эшегездән канәгатьме?

VIII. Йомгаклау

  1. Нәтиҗәләр ясау.

  2. Билгеләр кую.

  3. Өй эше бирү: № 635, 103 бит.

  4. Саубуллашу.



© 2010-2022