Внеклассное мероприятие по математике

“КҮПБУЫННАР” бүлеген  кабатлауга  багышланган  дәрес-бәйге Максат: 1)“Күпбуыннар” бүлеге  буенча  белемнәрне  ныгыту, системалаштыру, тирәнәйтү;  2)математик кузаллауларны җәелдерү, иҗади фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерү;  3)укучыларда  яңа информацион технологияләр  куллану аша математика белән кызыксыну, туган якка  мәхәббәт хисе тәрбияләү, игътибарлылыкны үстерү. Дәрес  барышы: Укучылар, сезнең  белән математика фәне буенча “Күпбуыннар”  бүлеген  тәмамладык. Бүген  безнең йомгаклау дәресе.  Бу  гади  генә дәрес түгел, ә  аерым бер темага багышланган дәрес-бәйге булачак.   Һәр укучының әлеге бүлек буенча белемнәре тикшереләчәк. Ләкин  башта ачыкларга  кирәк: нинди  темага  багышлап үткәреләчәк икән  соң  ул? Моны  белү  өчен  без  кроссворд  чишәрбез. Әгәр  кроссвордны  дөрес  чишсәк, вертикаль  буенча  калын  сызыкларда безгә  таныш  булган  сүз  килеп ... Кроссвордның  биремнәре: 1) бербуыннар  суммасы (күпбуын); 2) бер үзгәрешленең  икенче  үзгәрешледән  бәйлелеге  (функция); 3) үзгәрешлене  эченә  алган  тигезлек (тигезләмә); 4) саннардан, үзгәрешлеләрдән, аларның  дәрәҗәләреннән  торган   аңлатма (бербуын); 5) үзгәрешлеләрнең  теләсә  нинди кыйммәтләре  өчен дөрес булган тигезлек (бердәйлек); 6)  y = kx + bфункциясе нинди функция? (сызыкча).     Вертикаль буенча Питрәч сүзе килеп чыкты. Димәк, безнең  бүгенге дәресебез туган ягыбыз Питрәчкә багышлана.       
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ПИТРӘЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ


Внеклассное мероприятие по математике



"КҮПБУЫННАР" бүлеген

кабатлауга багышланган

дәрес-бәйге




7 сыйныф укучылары өчен



Укытучы: Идрисова Г.Х.


Максат:


  1. "Күпбуыннар" бүлеге буенча белемнәрне ныгыту, системалаштыру, тирәнәйтү;


  1. математик кузаллауларны җәелдерү, иҗади фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерү;


  1. укучыларда яңа информацион технологияләр куллану аша математика белән кызыксыну, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү, игътибарлылыкны үстерү.


Җиһазлау:

Компьютер, музыкаль үзәк, проектор, Питрәч районы картасы, Советлар Союзы Геройларының фотолары.






Дәрес барышы:

Укучылар, сезнең белән математика фәне буенча "Күпбуыннар" бүлеген тәмамладык. Бүген безнең йомгаклау дәресе. Бу гади генә дәрес түгел, ә аерым бер темага багышланган дәрес-бәйге булачак. Һәр укучының әлеге бүлек буенча белемнәре тикшереләчәк. Ләкин башта ачыкларга кирәк: нинди темага багышлап үткәреләчәк икән соң ул? Моны белү өчен без кроссворд чишәрбез. Әгәр кроссвордны дөрес чишсәк, вертикаль буенча калын сызыкларда безгә таныш булган сүз килеп чыгар.

Эшкә тотынганчы безгә жюри сайларга кирәк.

(Жюри сайлана).

Дәрес компьютерда презентация белән бара.

Мин сезгә кроссвордның биремнәрен җиткерәм, ә сез биргән җавапларны тиешле квадратларга урнаштырып барырлар. Дөрес җавап бирүчене жюри исәпкә алып барыр.

Кроссвордның биремнәре:

1) бербуыннар суммасы (күпбуын);

2) бер үзгәрешленең икенче үзгәрешледән бәйлелеге (функция);

3) үзгәрешлене эченә алган тигезлек (тигезләмә);

4) саннардан, үзгәрешлеләрдән, аларның дәрәҗәләреннән торган аңлатма (бербуын);

5) үзгәрешлеләрнең теләсә нинди кыйммәтләре өчен дөрес булган тигезлек (бердәйлек);

6) y = kx + b функциясе нинди функция? (сызыкча).

к

ү

п

б

у

ы

н


ф

у

н

к

ц

и

я




т

и

г

е

з

л

ә

м

ә

б

е

р

б

у

ы

н


б

е

р

д

ә

й

л

е

к


с

ы

з

ы

к

ч

а



Вертикаль буенча Питрәч сүзе килеп чыкты. Димәк, безнең бүгенге дәресебез туган ягыбыз Питрәчкә багышлана.

  1. Иң беренче белик әле: безнең районыбыз кайчан оешты икән? Питрәчнең оешкан көнен, аен, числосын табарга. Моның өчен

сезгә биремнәр слайдта бирелгән :

а) 5x ( 6-x )+5x ( x-1 )+5

б) 8a ( a-4 )+4a ( 10-2a )+2

Аңлатмаларны гадиләштерергә һәм а өлешен х=77; ә б өлешен а= ¾ һәм а=1 һәм булганда исәпләргә. Беренче сан районның оешкан елын, икенче сан аен, өченче сан числосын күрсәтер. Кем шул өч санны тизрәк таба, бу исәпкә алыначак.

1) 1930 2) 8 3) 10

Укучылар җавапларны жюрига тапшыргач, компьютерда слайд күрсәтелә:

Питрәч районының оешу вакыты:

1930 нчы елның 10 нчы августы

2. Киләсе бирем мондый:

Питрәч районының мәйданын исәпләргә кирәк.

Моны сез бирелгән слайдтагы тигезләмәне чишеп табарсыз:

(2х+1) (5х-1)-10 х2 =4082

(х=1361)

Җаваплар жюрига тапшырыла.

Слайд күрсәтелә:

Питрәч районының территориясе -1361км2

  1. Хәзер тәкъдим ителәчәк слайдтагы тигезләмәне чишеп, сез

районда күпме халык яшәгәнен табарсыз.

(5х+ 2) (3х-1) -15х2 =28600

(х=28600)

Җаваплар жюрига тапшырыла.

Җавап күрсәтелә:

Халкы -28600

Ә хәзер реклама. Реклама вакытында без Питрәч районы сайты белән танышырбыз (2-3 минут).

pestreci.tatar.ru/rus

Жюри нәтиҗәләрне әйтеп алыр.

4) Сезгә тагын бер бирем:

Районда төп нинди халыклар яши икән һәм алар район халкының ничә процентын тәшкил итә? Моны сез әлеге күнегүдән соң белерсез. Бирем мондый: күпбуынлы группалау юлы белән тапкырлаучыларга таркатырга. Монда сезнең сан түгел, ә аңлатма килеп чыгар. Әгәр аңлатмагыз дөрес табылган булса, сез аңа туры килүче хәрефне сайлап, сүзләр - милләт исемнәрен табып, аларга туры килүче процентны ачыкларсыз.

Слайдта биремнәр:

I. 1) ав-8а-вх+8х

2) mn-mk+xk-xn

3) xy+bx-ay-ab

4) xa-xb+ay-by+ac-bc

5) ad-d-3a+3

II. 1) x2+x-6

2) xy-2x-ay+2a

3) m2-m-20

Катнашучылар биремнәрне үтәгән арада җанатарлар өчен

уен тәкъдим итәбез. Без Питрәч районында 28,6 мең халык яши, дидек. Болар арасында, билгеле, татарлар, руслар, һ.б. милләт вәкилләре бар. Менә безгә шуларның берсе килгән. Әйдәгез, аны тыңлап китик әле. (Укучылар өстәл тирәли түгәрәкләнеп басалар, "Кем өлгер, игътибарлы" уены уйнатыла. "Три" дип әйтүгә призны кем алырга өлгерә, приз шуңа була, ул җиңүче була).

Расскажу я вам рассказ

Полтора десятков раз.

Лишь скажу я слово три

Приз немедленно бери.

Однажды щуку мы поймали

Распарошили, а внутри

Рыбёшек мелких увидали;

И не одну, а целых две.

Мечтает мальчик закаленный,

Стать Олимпийским чемпионом.

Смотри на старте, не хитри,

А жди команду: «Раз, два, марш!»

Когда стихи запомнить хочешь,

Их не зубри до поздней ночи,

А про себя их повтори:

Разок, другой, но лучше пять.

Недавно поезд на вокзале

Мне три часа пришлось прождать, (пауза)

Но что же вы, друзья, приз не брали,

Когда была возможность брать.

Җавапларны кабул итеп алганнан соң, слайдта җаваплар күрсәтелә:


А

(n-k) (m-x)

(a-b) (x+y+c)


Т

(x-a) (y+b)

(b-8) (a-x)

У

(x-a) (y-2)


Р

(d-3) (a-1)

(x-2) (x+3)

С

(m-5) (m+4)

Аннары түбәндәге мәгълүматлар бирелә:

Татарлар - 57%

руслар - 40%

халыкны тәшкил итә

5) Тагын бер бирем:

Без хәзер районда ничә авыл бар икәнлеген белербез. Моның өчен сезгә түбәндәге анлатмаларның гадиләштерергә кирәк. Ә аның кыйммәте биремнең җавабы булыр.

Слайдта бирем:

2x(4x2-6)+75+4x(3-2x2)

Җавабы слайдта :

75 авыл

5) Соңгы бирем мондый: безнең районнан ничә кеше Советлар Союзы Герое исемен исеменә лаек булган. Моны сез мәсьәләне чишкәч белерсез. Ул бирем сезгә слайдта бирелә:

Эзлекле килүче өч натураль санның кечерәгенең квадраты калган икесенең тапкырчыгышыннан 26 га кимрәк булса,

кечерәк санны табарга.

Җавап слайдта күрсәтелә:

Советлар Союзы Геройлары - 3

Слайдта җавап күрсәтелгәннән соң, жюри нәтиҗә чыгарган арада укучыларга өй эше бирелә. Өй эше биреме түбәндәгечә:

Слайдта бирелгән анлатмаларның гадиләштерергә кирәк. Аны дөрес башкарсагыз, районда ничә авыл булуын белерсез.

Слайдта бирем:

2x(4x2-6)+75+4x(3-2x2)

Бер укучы якташыбыз З. Хәйретдиновның "Эх, Питрәчем" җырын башкара.

Жюри нәтиҗәләрне әйтә: җиңүче укучы игълан ителә. Бүләкләр бирелә.

© 2010-2022