Тест для повторения по геометрии для 7 класса

Тест 7 класста геометрия курсын кабатлау өчен төзелде. Тест барлык темаларны үз эченә ала. Тестны аерым укучылар белән индивидуаль эшләү өчен дә файдаланырга мөмкин. Тест үз эченә түбәндәге сорауларны ала:яссылыктагы ике туры кисешсә, алар ... дип атала; Столярлык эшләрендә параллель турыларны билгеләү өчен нинди ысул кулланыла?, Геометрик фигураларның үзлекләре турындагы кайбер расламалар башлангыч төп фикер рәвешендә кабул ителә һәм шулар нигезендә алага таба теоремалар исбат ителә. Мондый баш...
Раздел Математика
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест для повторения по геометрии для 7 классаТест для повторения по геометрии для 7 классаТест для повторения по геометрии для 7 класса7 класста геометрия курсын кабатлауга тест

1. Яссылыктагы ике туры кисешсә, алар ... дип атала.

А) Тиңдәш

Б) Параллель

В) Перпендикуляр

2. Биредә якташ почмаклар:

А) 3 һәм 5, 4 һәм 6

Б) 4 һәм 3, 3 һәм 6

В) 4 һәм 5, 3 һәм 6

3. Ике туры кисүче белән кисешкәндә якташ почмакларның суммасы ничә градуска тигез булса, турылар параллель була?

А) 90°

Б) 60°

В 180°

4. Нинди приборны параллель турыларның сызымнарын сызганда файдаланалар?

А) Рейсшина

Б) Малка

В) Линейка

5. Теләсә нинди 2 нокта аша ничә туры үтә?

А) Туры үтә алмый

Б) 1 туры үтә

В) Теләсә ничә туры үтә ала

6. Столярлык эшләрендә параллель турыларны билгеләү өчен нинди ысул кулланыла?

А) Малка

Б) Линейка

В) Рейсшина

7. Геометрик фигураларның үзлекләре турындагы кайбер расламалар башлангыч төп фикер рәвешендә кабул ителә һәм шулар нигезендә алага таба теоремалар исбат ителә. Мондый башлангыч төп фикерләрне ... дип атыйлар.

А) Нәтиҗәләр

Б) Аксиомалар

В) Шартлар

8. Аксиомалардан яки теоремалардан турыдан-туры чыгарыла торган расламалар нәрсә дип атала?

А) Постулатлар

Б) Теорема

В) Нәтиҗәләр

9. Николай Иванович Лобачевский ул:

А) Бөек рус математигы

Б) Физик

В) Химик

10. Һәр теорема ике кисәктән тора:

А) Билгеләмә һәм нәтиҗә

Б) Шарт һәм нәтиҗә

В) Шарт һәм исбатлау

11. Әгәр туры параллель турыларның берсенә перпендикуляр булса, ул икенчесенә дә ... була.

А) Перпендикуляр

Б) Параллель

В) Тигез

12. Әгәр с турысы а һәм в турыларын ике ноктада кисеп үтсә, ул бу турыларга карата ... дип атала.

А) Кистерүче

Б) Кисүче

В) Параллель

13. Теләсә нинди нурда аның башлангычларыннан бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә салырга мөмкинме?

А) Мөмкин түгел

Б) Кайбер очракта мөмкин

В) Мөмкин һәм бары тик берне генә

14. Әгәр ике туры өченче турыга параллель булса, алар ...

А) Параллель

Б) Перпендикуляр

В) Кисешә

15. Теләсә нинди нурдан билгеле бер якта бирелгән җәелмәгән почмакка ничә тигез почмак салырга мөмкин?

А) 2

Б) 1

В) Салырга мөмкин түгел.



© 2010-2022