Конспект урока по теме Площадь многоугольника. Квадрата и прямоугольника

Раздел Математика
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:













8 нче класста геометрия дәресенә план-конспект


«Күппочмакның мәйданы төченчәсе»





Укытучы: Габидуллина А.А.









Дәрес темасы: «Күппочмакның мәйданы төченчәсе»

Цели урока:

1) Дидактические: сформировать у учащихся понятие площади многоугольника;

рассмотреть свойства площади и закрепить их в ходе решения задач.

2) Развивающая: продолжить развитие логического мышления и мировоззрения

учащихся.

3) Воспитательная: продолжить воспитание у школьников устойчивого интереса к

геометрии.

Дәрестә проектор, карточкалар кулланыла.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру моменты

Хәерле көн укучылар.

Хәерле көн!

2.Актуальләштерү.

Карточкалар буенча эш.

I карточка: ромб -ул

  • Диоганальләре тигез һәм кисешү ноктасы белән урталай бүленүче дуртпочмак.(Ө)

  • Диагональләре үзара перпендикуляр һәм кисешү ноктасы белән урталай бүленүче дүртпочмак(Ә)

  • Капма-каршы ятучы яклары һәм почмаклары тигез булган дүртпочмак.(У)

II карточка: параллелограмм ул -...

  • Барлык почмаклары тигез булган дүртпочмак(К)

  • Барлык яклары тигез булган дүртпочмак(А)

  • Капма-каршы ятучы почмаклары тигез һәм капма-каршы ятучы яклары параллель(М)

III карточка: квадрат ул-....

  • Барлык яклары тигез булган параллелограмм(Л)

  • Барлык почмаклары туры булган параллелограмм(П)

  • Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык(А)

IV карточка: теләсә нинди ромб -ул...

  • Квадрат(Д)

  • Турыпочмаклык(Г)

  • Параллелограмм(Й)

V карточка: Кайсы дүртпочмакның диагональләре тигез...

- трапеции (С)

- турыпомаклык (А)

- ромба (Х)

VI карточка: барлык яклары тигез булган параллелограмм ул-

  • Ромб (Д)

  • Квадрат(П)

  • Параллелограмм(Н)

VII карточка: диагональләре перпендикуляр ...

  • Параллелограммның(И)

  • Квадратның(Н)

  • Турыпочмаклыкның(У)

Барлыкка килгән хәрефләрдән сүз төзибез.Нинди сүз килеп чыкты.

  • Димәк безнең бүгенге темабыз нинди?

Тормышта мәйдан төшенчәсе еш очрый. Бакча мәйданы,басу мәйданы. Шулай ук геометрия курсында да мәйдан төшенчәсенә бик зур әһәмият бирелә.

  • Слайдтагы фигураларга карагыз әле.

- Бер сузбелән аларны ничек атап була?

-Без нинди фигураларның мәйданнарын таба беләбез?

- Турыпочмаклыкның һәм квадратның мәйдан формулаларын кем әйтә?

- Параллелограммның,ромбның, трапециянең мәйданын таба беләбезме?

- Димәк безнең бугенге тема нинди?

(тактага тема язылы)

Укучылар һәр карточкага дөрес җавапны әйтәләр.












Сүз төзиләр.

Мәйдан төшенчәсе.


Слайд карыйлар.

"Күппочмаклар"

Турыпочмаклык,квадрат.

S = аb, S = а2

Укучылар җавабы: юк

"Күппочмаклар мәйданы"(һәр укучының фикере тыңлана)

Укучылар дәфтәрдә тема,число яза.

3. Яңа тема аңлату.

- Мәйдан үлчәү берәмлекләре?

- 1 см2 нәрсәне аңлата?

АВСД куппочмагының мәйданын табыгыз. Үлчәү берәмлеген буялган квадрат итеп алыгыз(20 кв.ед)

Ләкин бу ысул белән куллану һәр вакытта да уңайлы түгел.Шуңа күрә мәйданнар табу өчен формулалар кулланыла, ә формулалар мәйдан үзлекләренә нигезләнеп барлыкка килә.Әйдәгез ул үзлекләрне искә төшерик.

- Нинди фигуралар тигез була?

- Әгәр ике фигура тигез булса аларның мәйданныры турында нәрсә әйтеп була?

- Димәк беренче үзлек нинди була?

- Әгәр куппочмак берничә кисәккә бүленсә аның мәйданын ничек табып була?

- Икенче үзлекне формалаштырабыз.

- Ягы а га тигез булган квадратның мәйданын ничек табабыз?

- Өченче үзлекне формалаштырабыз.

- Яклары а һәм в га тигез булган турыпочмаклыкның мәйданын табу формуласын формалаштырабыз.

- Әйдәгез парларга бүленәбез, 30 секунд эчендә, тагын бер тапкыр барлык үзлекләрне бер- беребезгә сөйләп чыгабыз. ( тайм-пэа-шэа методы кулланыла)

- мм2, см2, м2, га, а

- ягы 1 см тигез булган квадрат



Берсе өстенә берсен куеп караганда тәңгәл килсәләр.

  • Мәйданнары да тигез.

Тигезкүппочмакларның мәйданнары да тигез.

  • Барлык кисәкләренең мәйданнарын бергә кушып.

  • Күппочмак берничә күппочмактан торса,аның мәйданы бу күппочмакларның мәйданнар суммасына тигез.

  • Sкв = а2

Квадратның мәйданы аның ягының квадратына тигез.

S = аb

Парлар бер берсенә чиратлап сөйлиләр.

4. Ныгыту.

Аристоталь әйткән: "Акыл ул-белемдә генә түгел, ә аны куллана белүдә чагыла"

  1. Китап белән эш.

№449 (а,б) ике укычы такта алдында эшли,калганнары урыннарда.

  1. №449 (а,б) ике укучы такта алдында эшли, калганнары урыннарда.

5.Физминутка.

6.Бу кызыклы.

- Бирелгән фигураларга карагыз, мәйданнарын ничек табарга мөмкин?

Ә мин сезгә җиңелрәк ысул тәкъдим итәсем килә .Ул Пик формуласы дип атала.

Слайд№

  • ОГЭ эшеннән вариант 2,4,7,8 нең 12 нче эше 1 укучы такта алдында,каллганнар урыннарда башкара.

Укучыларның әаваплары тыңлана.

(укычылар бирелгән фигураны турыпочмаклыкка яки квадратка тулыландырып мәйданын табарга мөмкин икәнен тәкъдим итәләр)

7.Рефлексия

- Ә хәзер тест эшләп алабыз. Тестирование "Турыпочмаклык һәм квадрат мәйданы"(4 вариантта). 5 мин. Хәзер эшләрне алыштырабыз һәм бер-берегезнең эшләре тикшереп билге куясыз.

- Мөстәкыйль эшлиләр.

- үзара тиктешү.

8. Йомгаклау.

Ә хәзер минем сездән интервью аласым килә.

  • Без нинди яңа төшенчә белән таныштык?

  • Сезгә кайсы иптәшегезнең эше ошады?

  • Үз эшегезне бәяләгез?

Конспект урока по теме Площадь многоугольника.Квадрата и прямоугольника

  • Конспект урока по теме Площадь многоугольника.Квадрата и прямоугольника

  1. 5

Кеше рәсеме ясагыз һәм бүгенге теманы аңлавыгызне шушы туры өстендә бәяләгез.

Укучылар җавабы.

9. Өй эше

-Өй эшенә №449(в),451.

Дәрес тәмам.Саубулыгыз.

Используемая литература


  1. Атанасян Л.С. Геометрия 7 - 9. 7 - 9 класслар өчен дәреслек М., «Просвещение», 2010.


  1. «История математики с древнейших времѐн до начала XIXстолетия», под редакцией Ю.П. Юшкевича., М., «Наука», 1970г.


© 2010-2022