Урок по математики для 5 класса «Сложение и вычитание дробей с одинаковыми знаменателями»

Тема: “Ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу”. Дәреснең максаты: “Гади вакланмалар” һәм  “Ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу» темалары буенча алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгыту.Мисаллар чишкәндә ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәсен файдалана белү.  Тигезләмә чишү күнекмәләрен  ныгыту; Логик  фикерләү  сәләтен  үстерү.  Галәм турында күзаллауларын киңәйтү,  мөстәкыйльлек  тәрбияләү. Математик сөйләм культурасы  тәрбияләү, математика  фәне  белән  кызыксыну тәрбияләү. Дәрес тибы: материалны  ныгыту ( белем күнекмәләрен камилләштерү дәресе)   Дәрес барышы. Оештыру өлеше Хәерле көн, исәнмесез укучылар!Әйдәгез бер – берегезне сәләмнәгез. Ә инде хәзер ян күршеләрегезнең хәлен белегез, ул бүгенге дәрескә әзерме? (берничә укучыдан аның партнеры ничек дип җавап биргәнен сорыйм)Өй эшләрен тикшерү.Кемнәрнең җаваплары дөрес алар басалар. Утырыгыз.Бүген ничәсе?  - 22Ничәнче ай? – 1Ничәнче ел? – 14Бирелгән саннар белән ялгыз вакланмалар төзегез.1/22;   14/22;  1/14Бу саннар белән нинди биремнәр уйлап була?Вакланмаларны чагыштырып була, кушып һәм алып була.Мисал китер.1/22... Берәмлекләр турында искә төшерү.Йолдызлар арасындагы ераклыкны парсекларда исәплиләр. Йолдызлар арасындагы ераклык парсекларда билгеләнә. 1 парсек (рс) = 30,86трлн. км яки 3,086*  км.Карточка буенча тигезләмәләрне чишү.  Билгесез кимүчене табу кагыйдәсен искә төшерү.Алыштырып тигезләмәләрне чишүне тикшерү, билге кую.Бирем 4. Йолдызларның төзелешен тикшерү. Карточка буенча тигезләмә чишү. Һәр укучы үзенең йолдызын тикшерә.Йолдызлар күпчелек водород һәм гелийдан торалар.Физкультминут Тест биремен компьютер  ярдәмендә чишү.Нәтиҗә ясау.Менә безнең виртуаль  йолдызларга очуыбыз тәмамлана. Сезгә үзебезнең  Җиребезгә   кайтырга вакыт җитте. Кояш системасында тормыш барган бердән – бер  планета  -   безнең Җиребез . Әйдәгез Җиребезне саклыйк!Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.Бүген дәрес сезгә охшадымы?Нинди яңалыклар белдегез?. Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар: α — Дубхе (бозылган дөбб — «аю», гарәп. كاهل الدّب‎ каһил әд-дөбб — «аюның аркасы»); β — Мәрәк (гарәп. المراق‎ — «корсак»; рус. Мерак); γ — Фекда («бот», гарәп. فخذ الدب‎ — «аюның боты»); δ — Мәгъриз (гарәп. المغرز‎ — койрык «баш«ы; рус. Мегрец); ε — Әлҗун (гарәп. الجون‎ — «кара ат»; рус. Алиот); ζ — Мизар (гарәп. المئزر‎ — «алъяпкыч», монда койрык «урта«сы; рус. Мицар); η — Бәнәтнаш яки Әлкаид (гарәп. القائد بنات النعش‎ ал-каид банат на'ш — «яслатучылар башлыгы»).
Раздел Математика
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу.

Дәреснең максаты:

  • "Гади вакланмалар" һәм "Ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу" темалары буенча алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгыту.Мисаллар чишкәндә ваклаучылары тигез булган вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәсен файдалана белү. Тигезләмә чишү күнекмәләрен ныгыту;

  • Логик фикерләү сәләтен үстерү. Галәм турында күзаллауларын киңәйтү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

  • Математик сөйләм культурасы тәрбияләү, математика фәне белән кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: материалны ныгыту ( белем күнекмәләрен камилләштерү дәресе)



Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

  • Хәерле көн, исәнмесез укучылар!

  • Әйдәгез бер - берегезне сәләмнәгез. Ә инде хәзер ян күршеләрегезнең хәлен белегез, ул бүгенге дәрескә әзерме? (берничә укучыдан аның партнеры ничек дип җавап биргәнен сорыйм)

  • Өй эшләрен тикшерү.Кемнәрнең җаваплары дөрес алар басалар.

  • Утырыгыз.

  • Бүген ничәсе? - 22

  • Ничәнче ай? - 1

  • Ничәнче ел? - 14

  • Бирелгән саннар белән ялгыз вакланмалар төзегез.

  • 1/22; 14/22; 1/14

  • Бу саннар белән нинди биремнәр уйлап була?

  • Вакланмаларны чагыштырып була, кушып һәм алып була.

  • Мисал китер.

  • 1/22+14/22=15/22 14/22-1/22=13/22

  • Шулай итеп без нинди тема өстендә эшлиячәкбез?

  • Дәрес темасы ачыклана.

  • Дәфтәрләргә число һәм тема языла.

  • Бүген уен-дәрес уздырырбыз. Максатыбыз: "Йолдызларга сәяхәт" итү булыр.

  • .Галәм киңлекләренә очу уйлары һәрвакыт кешене кызыксындырып торган. Безнең Галәм бик серле, беренче тапкыр космоска очканга инде 53 ел булса да,әле дә Галәмнең серләре ачылып бемәгән, алда әле безне бик күп ачышлар көтә. Ә хәзер без "Йолдызларга сәяхәт" итәрбез һәм йолдызлар турындагы белемнәреббезне арттырырбыз. Моның өчен безгә математика ярдәмгә килер. Очыр алдыннан һәрвакыт экипаҗның космонавтларны, космик кораблнең очарга әзерлеген тикшерәләр. Әйдәгез сез үзегезне косманавтлар итеп хис итерсез. Сезнең эшләрегезне без күзәтеп, тикшереп торырбыз.

  • 1. Экипаҗның әзерлеген тикшерү.

  • Бирем. 1. «Очырга әзерлекне тикшерү»

  • Нинди вакланма ялгыз дип атала?

  • Нинди вакланма аралаш дип атала?

  • Ялгыз вакланма 1 дән зур була аламы?

  • Аралаш вакланма һәрчак 1 дән зурмы?

  • Ваклаучылары бертөрле булган вакланмаларны ничек кушалар?

  • Ваклаучылары бертөрле булган вакланмаларны ничек алалар?

  • Телдән исәпләү.Чылбырның ахрында нинди сан булыр?

  • Бик яхшы. Сез космоска оча аласыз. Биремнәрне яхшы үтәдегез.

  • Старт. слайд 7.

  • Бирем 2. Йолдыз исемен табу. Карточка буенча гамәлләрне эшләргә һәм код буенча йолдыз исемен табарга.

  • Мицар. Алиот. Дубхе. Мерак. - бу йолдызлар Зур Җидегән йолдызлыкның йолдызлары.

  • Бирем.3 Йолдызларга кадәр ераклыкны табу.

  • Берәмлекләр турында искә төшерү.Йолдызлар арасындагы ераклыкны парсекларда исәплиләр. Йолдызлар арасындагы ераклык парсекларда билгеләнә. 1 парсек (рс) = 30,86трлн. км яки 3,086*Урок по математики для 5 класса «Сложение и вычитание дробей с одинаковыми знаменателями». км.

Карточка буенча тигезләмәләрне чишү. Билгесез кимүчене табу кагыйдәсен искә төшерү.

  • Алыштырып тигезләмәләрне чишүне тикшерү, билге кую.

Бирем 4. Йолдызларның төзелешен тикшерү.

Карточка буенча тигезләмә чишү. Һәр укучы үзенең йолдызын тикшерә.

Йолдызлар күпчелек водород һәм гелийдан торалар.

Физкультминут

  • Тест биремен компьютер ярдәмендә чишү.

  • Нәтиҗә ясау.

  • Менә безнең виртуаль йолдызларга очуыбыз тәмамлана. Сезгә үзебезнең Җиребезгә кайтырга вакыт җитте. Кояш системасында тормыш барган бердән - бер планета - безнең Җиребез . Әйдәгез Җиребезне саклыйк!

  • Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

  • Бүген дәрес сезгә охшадымы?

  • Нинди яңалыклар белдегез?.

Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:

  • α - Дубхе (бозылган дөбб - «аю», гарәп. كاهل الدّب‎ каһил әд-дөбб - «аюның аркасы»);

  • β - Мәрәк (гарәп. المراق‎ - «корсак»; рус. Мерак);

  • γ - Фекда («бот», гарәп. فخذ الدب‎ - «аюның боты»);

  • δ - Мәгъриз (гарәп. المغرز‎ - койрык «баш»ы; рус. Мегрец);

  • ε - Әлҗун (гарәп. الجون‎ - «кара ат»; рус. Алиот);

  • ζ - Мизар (гарәп. المئزر‎ - «алъяпкыч», монда койрык «урта»сы; рус. Мицар);

  • η - Бәнәтнаш яки Әлкаид (гарәп. القائد بنات النعش‎ ал-каид банат на'ш - «яслатучылар башлыгы»).



© 2010-2022