Урок по геометрии для 8 класса «Дүртпочмаклар»

Презентация урока по геометрии для 8 класса (на татарском языке) - повторение материала по теме «Четырехугольники»- это обобщающий урок. 1 этап урока; - это разминка, вопросы по свойству четырехугольников; - математический диктант, учитель читает свойство, а ученики пишут ответы;-ответы на вопросы, устно;-проводится физкультминутка.2 этап урока;- решение 6 задач на нахождения углов, сторон, диагоналей четырехугольников:-решение экзаменационные задания- В10, В6 2013 г. Задания и задачи взяты из К...
Раздел Математика
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе





"Дүртпочмаклар" темасын кабатлау дәресе

8 класс















Укытучы: 1 квалификацион категорияле математика укытучысы Гараева Р.М.













Геометриядән дәрес конспекты.

8 класс.

"Дүртпочмаклар" темасын кабатлау дәресе

Дәрес тибы: "Дүртпочмаклар" темасын кабатлау дәресе.

Дәрес формасы: Гомумиләштерү дәресе.

Дәреснең максаты: контроль эшкә зерләнү.

Дреснеӊ бурычлары:

  1. Укучыларның белемен системалаштыру, геометрик мәсәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;

  2. Математик фикерләүне, фәнгә кызыксынучанлыкны үстерү;

  3. Укучыларда җаваплылык хисе, игътибарлылык тәрбияләү;

Җиһазлар һәм материаллар: дәреслек, презентация, тест, ярдәмлек конспектлар.

Дәреснең структурасы:

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең "Дүртпочмаклар" темасын кабатлау дәресе. Дәресебезнең девизы - "Күршең эшләгәнне карап торып кына, математиканы өйрәнеп булмый." Һәрберегез үзе өчен эшләп, үзенә билге куячак. Дәресебезнең максатлары:

  • "Дүртпочмаклар" темасын кабатлау;

  • "Дүртпочмаклар» темасы буенча билгеләмәләрне, кагыйдәләрне искә төшерү;

  • Тема буенча мәсьәлә чишү күнекмәләрен ныгыту;

  • Контроль эшкә әзерлек.

Сезгә өйрәнгән билгеләмәләр, үзлекләр, формулаларны искә төшерү кирәк булыр. Дәрестә эшләү тәртибе белән таныштырам. Һәрберегезнең алдында бәяләү кәгазе бар, дәрес дәвамында шул биткә баллар куеп барабыз. Соңыннан балларны билгегә әйләндерербез.

  1. Дәресне башлыйбыз. Сезнең алда разминка биреме. (Слайд 5-7)

Өстәмә сораулар:

  • Нинди фигура дүртпочмак дип атала?

  • Кабарынкы дүртпочмакның почмаклары суммасы нәрсәгә тигез?

  1. Математик диктант. (Слайд 8-9)

1. Капма-каршы яклары параллель булган дүртпочмак (параллелограмм)

2. Ике генә ягы параллель булган дүртпочмак (трапеция)

3. Барлык почмаклары да туры булган параллелограмм (турыпочмаклык)

4. Дүртпочмакның барлык якларының озынлыклары суммасы (периметр)

5. Күрше булмаган түбәләрне тоташтыручы кисемтә (диагональ)

6. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (квадрат)

7. Барлык яклары тигез булган параллелограмм (ромб)

8. Күрше түбәләрне тоташтыручы кисемтә (як)

Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.

  1. Дүртпочмаклар турында сорауларга телдән җавап бирү. (Слайд 10)

  • Параллелограммның билгеләмәсен әйтегез.

  • Параллелограммның үзлекләрен әйтегез.

- Параллелограммның почмаклары суммасы ничәгә тигез? Ни өчен?

- Параллелограммның беренче, икенче, өченче билгеләрен әйтегез.

- Нинди дүртпочмак трапеция дип атала?

- Трапециянең яклары ничек атала?

- Нинди трапеция тигезьянлы дип атала?

- Нинди трапеция ттурыпочмаклы дип атала?

- Кайсы очракта трапециянең диагональләре тигез була?

- Трапециянең урта сызыгы ни ул? Аны ничек табалар?

- Нинди дүртпочмак турыпочмаклык дип атала?

- Дүртпочмакның үзенә генә хас үзлеген әйтегез.

- Нинди дүртпочмак ромб дип атала?

- Ромбның диагональләре турындагы үзлекне әйтегез.

- Нинди дүртпочмак квадрат дип атала?

- Квадратның төп үзлекләрен әйтегез.

  1. Белемнәрне тикшерү. Таблица тутыру. (Слайд 11-12)

Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.

  1. Физминут (Слайд 13)

  2. "Дүртпочмаклар" темасына мәсьәләләр чишү (Слайд 14-20)

Мәсьәлә №1 Җавап: ВС=7 см, СД=4 см, В=Д=125˚, С=55˚

Мәсьәлә №2 Җавап: А=С=75˚, В=Д=105˚

Мәсьәлә №3 Җавап: СМ=2 см

Мәсьәлә №4 Җавап: В=100˚

Мәсьәлә №5 Җавап: ВС=7 см

Мәсьәлә №6 Җавап: В=70˚

  1. Экзамен (ОГЭ) мәсьәләләрен чишү (Слайд 21-22)

  2. Тест эшләү (Слайд 24-25)

Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.

  1. Дәрескә йомгак ясау

Укучылар хәзер бәяләү битендәге балларыгызны исәпләгез. Барлык баллар дигән графага языгыз.

Әгәр баллыгыз 25-30 икән - "5"ле,

18-24 икән - "4"ле,

13-17 икән - "3"ле куегыз

  1. Өй эше бирү.

Контроль эшкә әзерләнергә, тестның В2, В3 биремнәрен эшләргә

© 2010-2022