Урок КВН

Вычисление логарифма называется логарифмированием. Числа чаще всего вещественные, но существует также теория комплексных логарифмов[⇨].Логарифмы обладают уникальными свойствами, которые определили их широкое использование для существенного упрощения трудоёмких вычислений[3]. При переходе «в мир логарифмов» умножение заменяется на значительно более простое сложение, деление — на вычитание, а возведение в степень и извлечение корняпреобразуются соответственно в умножение и деление на показатель с...
Раздел Математика
Класс 7 класс
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шәһәрдә яз

Алтын кояш шәһәребезгә дә яз алып килде. Башта тәрәзәләр аша оялып кына сузылган нурлар тора-бара өй түбәләренә боз сөңгеләре элеп куйды. Көн үзәгендә шаян тамчылар түбәдән сикереп уйнадылар да, кичкә таба, көмеш сөңгеләр булып, җиргә карап катып калдылар. Кояш нурларыннан оялып, җирдәге кар эреде һәм күлләвекләр булып, урамнарга җәелде. Шаян чыпчыклар, шуны гына көткән кебек, күлләвек уртасына кереп, чыркылдый да башладылар.

Шундый матур көнне өйдә утырып буламы соң? Мәктәптән кайтуга, мин дә урамга ашыктым. Җитех гөрләвекләр белән узышып, кәгазьдән ясаган көймәләр агызып уйнадым. Ямьле көндә уйнап калыйм әле, чөнки шәһәрдә яз бик тиз үтеп китә бит.

Җылы яктан кошлар кайталар.

Туган якка яз килүен күчмә кошлар да көтеп кенә торганнар, диярсең. Иң беренче "Кар-Кар" дип кычкыра-кычкыра, кара каргалар очып кайталар. Биек агач башларындагы былтыргы ояларын тикшереп, бик куанышалар. Алар артыннан ук сыерчыклар да килеп җитәләр. Яшькелт- кара каурыйларын төзәтеп, без ясаган ояларны сайлыйлар, ошаганнары янына утырып, матур җырларын сузалар. Әнә күктә кыр казлары, кыр үрдәкләре дә күренә. Тиздән сандугачлар, карлыгачлар да күренер. Туган яклар һәркемне дә сагындыра бит.


Урманда яз

Урманга яз соңрак килә. Билләреннән ак карда утырган биек наратлар, юан имәннәр, ак каеннар аша кояш нурлары әз генә төшә. Башта бу нурлар агач ботакларын назлап үтә. Нәни бөреләргә җан кергәндәй була.

Март урталарына җирдәге кар дә кими бара. Кар астыннан беренче язгы чәчәкләр - зәңгәрсу умырзаялар баш күтәрә. Менә ул матурлык! Менә ул яз! Инде кояш та тырышыбрак эшли башлый. Сынатырга ярамый. Урман да язны бик сагынган ич. Тиздән җырчы дуслар да кайтып җитәр. Урман әзер булырга тиеш.

Закирова Ильвина,

Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең 3бсыйныфы укучысы





© 2010-2022