Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Проектның максаты 1. Һәр хезмәт иясенә математика кирәклеген исбатлау. 2. Тамыр асты тамгасының кирәклеге. 3. Мәктәп укучыларын математика фәнен өйрәнергә җәлеп итү.  Проектның бурычлары Укучылар арасында анкета үткәрү һәм аны анализлау. Почта хезмәткәре белән очрашып сөйләшү Фельдшер белән очрашып сөйләшү Тәрбияче белән  очрашып сөйләшү                           Кибетче белән очрашып сөйләшү Фермер белән очрашып сөйләшү Төзүче белән  очрашып сөйләшү     Мәктәп укучыларын математиканы өйрәнерг...
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районының

Суыксу урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе







Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Проектны төзүче:

Хакимова Илюзә Илсур кызы

6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче:

Гарипов Рафаэль Насих улы

математика укытучысы









Суыксу, 2014

Эчтәлек

I. Кереш

1. Радикал һәм тамыр терминнары турында

Проектны нигезләү

2. Проектның максаты

3. Проектның бурычлары

II. Эзләнү, тикшерү өлеше

1. Укучылар белән анкета үткәрү һәм аның нәтиҗәләрен чыгару. (5 көн)

2. Төрле хезмәт ияләре белән очрашу (2 атна)

а) Почта хезмәткәре белән

б) Фельдшер белән

в) Тәрбияче белән

г) Кибетче белән

д) Фермер белән

е) Төзүче белән

3. Проектның презентациясен төзү. (1 атна)

III. Йомгаклау

Проектның нәтиҗәләрен чыгару

Кулланылган әдәбият.

Кереш

Проектның максаты

1. Һәр хезмәт иясенә математика кирәклеген исбатлау.

2. Тамыр асты тамгасының кирәклеге.

3. Мәктәп укучыларын математика фәнен өйрәнергә җәлеп итү.

Проектның бурычлары

Укучылар арасында анкета үткәрү һәм аны анализлау.

Почта хезмәткәре белән очрашып сөйләшү

Фельдшер белән очрашып сөйләшү

Тәрбияче белән очрашып сөйләшү

Кибетче белән очрашып сөйләшү

Фермер белән очрашып сөйләшү

Төзүче белән очрашып сөйләшү

Мәктәп укучыларын математиканы өйрәнергә җәлеп итү.

Гипотеза

Математика һичшиксез кирәк!



Радикал һәм тамыр терминнары турында

Теманың төп асылына кереп киткәнче, тарих битләреннән "Радикал һәм тамыр терминнары турында" нәрсәләр язылган шул турыда сөйләп

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)узыйм. XII гасырда кертелгән радикал һәм

тамыр терминнары ике кыйммәткә ия булган як

һәм тамыр мәгънәсендәге латин сүзе radix тан

алынган. Грек математиклары "тамыр алырга"

диясе урынга "квадратның ягын аның бирелгән

зурлыгы (мәйданы) буенча табарга" дип

әйткәннәр. Тамыр тамгасы √ символы рәвешендә

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)беренче тапкыр 1525 нче елда барлыкка килә.

Хәзерге заман символы Декарт тарафыннан кертелә. Ул горизонталь сызык өсти.

Шулай ук, практик мәсьәләләр борынгы ааманнарда ук квадрат тамыр алуга да китергәннәр (мәсәлән, бирелгән мәйданлы квадрат участокны аерып алу, квадрат тигезләмәгә китерелә торган мәсьәләләрне чишү).

Безнең эрага кадәр II гасырда тагы да борынгырак чыганаклардан алып язылган кытайча математик кулъязмада квадрат тамырларны табу алымнары (методлары) китерелгән.

Саннардан квадрат тамыр алуны безнең эранын IV-V гасырларында һиндлеләр дэ белганнәр инде. XII гасырда hиндстан математигы Бхаскара унай саннарның унай hәм тискәре ике тамыры барлыгын, тискәре саннардан квадрат тамыр алу мөмкин түгеллеген әйтә.

Квадрат тамыр алу (мәсәлән, квадрат тигезләмәләр чишкәндә) куренекле Урта Азия математигы әл - Хөрезми әсәрләрендә дә очрый.

Математика фәнен мәктәптә 1 нче сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр

укыйбыз. Түбәндәге сораулар белән мәктәптә укучы иптәшләремнән,

сыйныфташларымнан математика фәне белән нинди дәрәҗәдә яратуларын,

кызыксынулары беләсе килеп анкета сораулары әзерләдек һәм уздырдык.

Анкета сораулары һәм җавапларына анализ

Сораулар

Җаваплар

Җавап-

лар

саны

%

Сез нинди фәннәрне яратасыз?

Математика

15

33

Тарих

4

9

Рус теле, литература

6

13

Татар теле һәм әдәбияты

7

16

Физкультура

9

21

Барлык фәннәрне дә

3

8

Математика фәненә карашыгыз ничек?

Яратам

15

75

Яратмыйм

5

25

Математика фәне сезгә авыр биреләме?

Җиңел

9

45

Уртача

7

35

Авыр

4

20

Сезгә математика кирәкме?

Әйе

20

100

Юк

0

0

Ничек уйлыйсыз, мәктәпне тәмамлагач математика кирәк булырмы?

Һәрвакыт кирәк

3

15

Әйе

12

60

Белмим

5

25



Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√) куллануларын кызыксынып мин

П

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)очта бүлегенә юл алдым.

Халиуллина Сания апа почтада 19 ел эшли.

Авылыбызның почта бүлеге -Россия почтасы,

түләүләр башкару, пенсия бирү, хәтта көндәлек

кирәк яракларны сату урыны да булып тора. Ул

Дөбьяздан килгән газета-журналларны, пенсия

акчаларын кабул итеп ала һәм аны халыкка тарата.

Сания апа эшендә көндәлек математиканы куллана.

Аңа бигрәк тә процент, акча исәпләү кирәк икән.



Юлымны Медпунктка тоттым.

"Гомүмән, математик мәсьәләләр чишмичә генә фельдшер булып бер көн дә эшләп булмый", - дип нәтиҗә ясады Суыксу авылы фельдшере Зөлфия Рафаил кызы.

Балаларның массасы һәм буеннан чыгып салынырга тиешле дару дозасын исапларга, туучылар, үлүчеләр чагыштырмаларын исәпләп районга отчетлар тапшырганда дип,- фикере белән уртаклашты Кече Рәс авылы фельдшере Фирдания апа Усманова. Ул математик белемнәреннән файдалана икән. Шулай ук халыкны түләүле дарулар белән тәэмин итү дә аңа математика ярдәм итә.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Беррәттән Балалар бакчасына да кереп фикерләрен белдем.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кече Рәс авылындагы «Дуслык» балалар

бакчасына 8 бала йөри. Мин килгәндә

тәрбияче Гөлнара апа балалар белән дәрес

үткәреп ята иде. Ул балаларны санарга,

кушарга, алырга өйрәтә.

Озак еллар мәктәптә математика фәннәре укыткан Фәүзия апа тормышта да тамыр асты тамгасын кулланган булган. Алар өйләрендә ремонт ясаганда квадрат плитканың ягын исәпләгәннәр, чөнки кибеттә плиткаларны мәйданнары белән исәпләп саталар икән. 38 ел балаларга математика серләрен өйрәткән Фәүзия апа Сәләховна тамыр асты тамгасы язу, тамыр алу кебек мисалларны берничә буынга тормышта, практикада, фәндә куллануның бөтен нечкәлекләре белән өйрәтә.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Эшемне Кибеттә дәвам иттем.

"Үзегез күреп торасыз, чутлыйбыз да исәплибез. Халыкка товар җибәрү генә түгел, аны ялгышмыйча кабул да итәсе дә, бәяләрен куясы да, бозылган, срогы чыккан товарларны процентлап хисаптан да чыгарасы бар, математика фәненнән башка безнең эшне күз алдына да китереп булмый" - дип нәтиҗә ясый Гөлүзә апа.

Юлымны Механизаторлар янына тоттым.

Механизатор Радик абыйның да математик мәсьәләләр чишмичә торган вакыты да юк икән. Ул чәчү, җирне эшкәртү, аны ашлау, эшкәртү, җыеп алган уңышны урнаштыру өчен аңа күп кенә мәсьәләләр белән очрашырга туры килүе турында сөйләде.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)





Машина - трактор паркында

Авылның машина-трактор паркында эшнең иң кайнаган вакыты. Язгы чәчүгә әзерлек бара. Кыручы Мәхмүт абый безнең белән аралашырга да вакыт тапты. "Кыручы эшендә күбрәк геометрик мәсьәләләр чишергә туры килә. Шулай ук төгәл исәләү һәм стонокны төгәл көйләү дә математик күнекмәләр сорый," - ди Мәхмүт абый.

Тамыр асты тамгасын да, Пифагор теоремасын да, бөтен төр геометрик фигураларның күләмен һәм мәйданын табу формулаларын теоритик яктан кулланмасаңда практик юнәлештә бик күп тапкыр кулланып йортлар,бакча йортлары, гаражлар төзедем, - дип тәҗрибә уртаклашты балта остасы Сәлим Низамиев. Ә шулай да, без балта осталары, тамыр асты алмыйча кара исәпләүдә болай эшлибез: өйнең киңлеген 3кә бүләбездә 2 гә тапкырлый-быз.Гипотенуза яки бәбкә озынлыгы киләдә чыга,-дип миңа укуымда уңышлар теләп , башлаган эшен эшләвен дәвам итте.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)

Йомгаклау

Математика кешелек томышында иң зур әһәмияткә ия булган фән ул. Ул кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Математиканы белмичә бер эш тә эшләп булмый.

Үземнең эзләнүләрем, тикшерүләрем буенча мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: без үзебез дә сизмәстән математиканы көндәлек тормышта еш кулланабыз икән. Математика дәресләрендә алган белемнәрнең барысы да сирәк булса да очрыйлар. Моны без тамыр асты аңлатмасы мисалында сезгә дә күрсәтергә тырыштык.

Кеше тормышында тамыр асты тамгасы (√)Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, кешелек

җәмгыяте алга барган чорда, безгә-укучыларга күбрәк

кызыксынырга, эзләнергә кирәк. Математика белән

шөгыльләнгән кешенең хәтере һәм зиһене яхшыра.

Математиканы өйрәнүдә алдырган кешеләрне бу фән

сокландыра, үзенә әсир итә.

Математиканың эченәрәк кереп карамаган кешеләр

аны арифметика белән бутыйлар һәм кызыксыз фәнгә саныйлар.



Укытучыларыма мәдхия.

Төгәл фәнне сөябез-

Тапкырлыйбыз, бүләбез.

Кушабыз да алабыз

"Тамыр асты" табабыз.

Өчпочмакның мәйданын,

Синус, косинусларны -

Белү безгә мәҗбүри!

Әллә чын-әллә юри-

Башка берни дә керми!

Тарих фәне иң авыры-

Хәзергесе-борынгысы,

Бабайларның үткәне.

Ничә буын аша үтеп,

Безгә килеп җиткәне.

Каян килә чишмәгә су?

Әйләнә ник инешкә?

Тимерчыбык эчендә ут,

Кем ышаныр бу эшкә?

Чаңгыда да чабабыз,

Футбол, теннис уйныйбыз.

Егетләр белән бер рәттән

Такта да ышкылыйбыз.

Күлмәктә тә тегеп киябез

Остарабыз һәр эшкә.

Кыяр тозлау, салат ясау

Ят һөнәр түгел безгә.

Татар телен генә түгел,

Русчаныда яхшы беләбез.

Чит тел дәресләрендә

Инглизчә өйрәнәбез.

Укыйбыз да укыйбыз-

Көне буе мәктәптә!

"Энә белән кое казу..."

Җиңел түгел, әлбәттә.

Безгә мөгаллимнәребез

Ныклы белем бирәләр,

Авырлыкка түзәләр...

Биргән белемнәре илгә

Хезмәт куйсын дияләр.

Үсеп җиткәч, ышаныгыз.

Авылда да, калада да

Югалмабыз, беркайда да!

Чын кешеләр булырбыз,

Сезгә алмашка килербез.

Белем биргән апалар дип,

Кадерегезне белербез.

Без бит шуны аңлыйбыз

Хезмәтегез хөрмәтле!

Укыткан һәр балагыздан

Тойсагызчы хөрмәтне.




Кулланылган әдәбият


  1. Алгебра, татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 классы өчен дәреслек / Ю.Н. Макарычев, Н.Г. Миндюк, К.И.Нешков, С.Б. Суворова Казан, Мәгариф 2005 ел.

2. Элементы статистики и теории вероятностей. Алгебра 7-9 классы. Учебное пособие для общеобразовательных учреждений . Ю.Н.Макарычев, Н.Г.Миндюк, М.:Просвещение, 2008


© 2010-2022