• Преподавателю
  • Математика
  • Урок по татарской литературе Балачак язучысы Раушания Низамова (Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу)

Урок по татарской литературе Балачак язучысы Раушания Низамова (Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу)

Безнең балалар әдәбияты – зур традицияләре, күренекле әдипләре булган әдәбият. Күп кенә иҗади көчләр тормышның үзеннән киләРаушания Низамова  да балалар язучысы. Ул кырык елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Хәзер дә укучылар белән  аралашудан туктамый. Мәсәлән, безнең мәктәптә генә дә 9 тапкыр очрашуда булды.                    Шуңа күрә  аның тормышы, иҗаты турында бик күп материал тупладык һәм башка укытучыларга да җиткерәсебез килә.      2013 ел аның өчен аеруча истәлекле ел. Беренчедән,  аның “Нәҗип – Дума егете” исемле китабы дөнья күрде, икенчедән, ул  язучы Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты булды.
Раздел Математика
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




Тема: Балачак язучысы Раушания Низамова

(Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу)

Максат: Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, анализ ясый , фикерли белү; сүзлек байлыгын арттыру; ишетеп аңлау; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; якташ язучы белән таныштыру.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, экран, Р.Низамованың "Әниемне таптым" китабы (татар һәм рус телләрендә).

Дәрес барышы:

1.Оештыру

Укытучы. Исәнмесез, диеп башлыйм әле,

Дәресләрем шулай башлана.

Исәнмесез диеп сезгә дәшсәм,

Күңелләрем минем шатлана.

2. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, дәресебезне башлыйбыз. Иң беренче өй эшен тикшерик әле. Кем өй эшен әйтә?

- Рушания Низамованың "Мәктәптә чыршы бәйрәме" хикәясен укырга, тәрҗемәне белергә, сорауларга җавап табарга иде.

- Әйе, әйдәгез әле бер кат укып чыгыйк.(хикәяне уку) Ә хәзер сорауларга җавап бирик

- Балалар кая килделәр?

- Нинди бәйрәм?

- Чыршы ничек бизәлгән?

- Нинди әкият геройлары килгән?

- Тагын кемнәр килде?

- Бәйрәмгә килгән бала әкият геройларын беләме?

- Бу бала зурмы, кечкенәме?

- Ни өчен кечкенә дип уйлыйсыз?

Көтелгән җаваплар.

- Беренчедән, ул әкият геройларын белми. Икенчедән, ул бәйрәмгә әнисе белән килгән. Өченчедән, укучылар чәй эчәргә утырдылар, ә ул өенә кайтып китте.

- Димәк, ул әле мәктәптә укымый. Бәйрәм балаларга ошаганмы?

- Ошаган.

-Каян беләсез?

- Беренчедән, кул чабалар. Икенчедән, "нинди күңелле бәйрәм", - ди. Өченчедән, "әникәем" дигән сүз бар, означает "восхищение".

- Ә сезгә хикәя ошадымы?

- Хикәянең авторы кем?

- Раушания Низамова.

3.Төп өлеш

- Ә бу язучы турында күбрәк беләсегез киләме? Иң беренче, безгә бүген кирәк булачак сүзлекне карыйк әле.

Сүзлек эше

Якташ язучылар - писатели-земляки

Һөнәр - профессия

Хикәя - рассказ

Шигырь - стихотворение

Ташчы - каменщик

Басылалар - печатаются

Ярдәмче - помощник

Очраша - встречается

Очрашу - встреча

Гомере буе - всю жизнь

Сүзләрне дәфтәргә язу

Укытучы. Болар кемнәр икән? 2 слайдны уку.

Нәҗип Думави

Хәсән Туфан

Газиз Кашапов

Раушания Низамова

Нәбирә Гыйматдинова

Укытучы. Аларны нәрсә берләштерә? (что их объединяет).

-Алар якташ-язучылар.

Укытучы. Безнең Аксубай районы талантлы шәхесләргә бай. Аларны бөтен Татарстанда беләләр. Бу язучыларның әсәрләре дәреслекләрдә бар, аларны барлык укучылар укыйлар. Бу язучыларның кайсылары сезгә яхшы таныш?

- Х.Туфан, Р.Низамова.

- Димәк, Р.Низамова кайдан инде?

- Ул безнең якташыбыз ( 1 слайд).

Укытучы. Рушания Низамова 1944 елның 1 гыйнварында Яңа Дума авылында туа (2-4слайдлар). Гаиләдә ун бала үсә, ә ул тугызынчы бала була. Дума авылы мәктәбендә белем ала.

Аның төп һөнәре - укытучы. Ә укытучы булганчы, ул киномеханик, пионервожатый, ташчы булып эшләгән.

Мәктәптә 5нче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза, һәм алар район газетасында һәм республика газеталарында басылалар.

1967 елда Р.Низамова Казан дәүләт университетына укырга керә ( 5-6 слайдлар). Аны тәмамлагач, Яңа Дума урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый ( 6 слайд). Ул балаларны да шигырь язарга өйрәтә, һәм аларны берничә тапкыр Казан телевидениясенә чакыралар (7-8слайдлар).

Җәйге каникулда да Р.Низамова тик ятмый. Ул комбайнер ярдәмчесе булып эшли (9 слайд).

Буш вакытларында Р.Низамова рәсем ясарга ярата. Күп кенә картиналарын Яңа Дума урта мәктәбенә бүләк итә (10-11 слайдлар).

Рушания Низамова - чынлап та талантлы кеше, ул гармунда да уйнарга вакыт таба (12 слайд).

Яңа Дума урта мәктәбендә Нәҗип Думави музее эшли. Ә бу музейны Р.Низамова оештыра, күп кенә материалларны ул җыя. Бу музей уңышлы гына эшли (13-14 слайдлар)

Р.Низамова күп язучылар белән очраша. Аны мәктәпләргә, китапханәләргә балалар белән очрашуларга чакыралар (15-24 слайдлар).

Ә 2003нче елда ул президент М.Шәймиев белән очрашып, аңардан автограф ала ( 25 слайдр).

Күп китаплар арасында - аның да китаплары

Ап-ачык нурлар чәчеп күренеп тора һәр яклары( 34 слайд).

Аның төп байлыгы - китаплары, хикәяләре, шигырьләре, повестьлары (28-32слайдлар).

Баш очында ак болытлар ага,

Ак болытлар - безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый.

Алар шулай ап-ак калачак,

Ак болытлар - безнең балачак. (37 слайд)

Шигырьне балалар белән уку, тәрҗемә итү.

Р.Низамова - балалар язучысы. Ул балалар психологиясен, холкын, аларның нәрсә яратканын яхшы белә. Чөнки ул гомере буе укытучы булып эшләгән. Аның әсәрләре дәреслекләргә кертелгән. Чөнки алар балаларга җиңел аңлашыла, балалар аларны җиңел укыйлар, аңлыйлар (\

Р.Низамова Яңа Дума авылында улы белән яши. (33 слайд) Үзенең туган авылын, авылдашларын бик ярата һәм алар турында "Авыл таңнары" газетасына очерклар яза.

Дәүләтебез аның эшен югары бәяләде. Ул - Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. 2013 нче елдан Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.(34-35 слайдлар)

4. Белемнәрне ныгыту.

- Кем турында сөйләдек?

- Кайда туган?

- Ул кем? Һөнәре нинди?

- Кайчан шигырь яза башлый

- Р. Низамова нәрсәләр яза?

- Ул кемнәр өчен яза?

- Ничек уйлыйсыз, ул ни өчен балалар язучысы?

- Укучылар, дәрестә утырган кунакларга күз салыгыз әле. Кем килгән безгә?

- Раушания Низамова. (Язучыга сүз бирелә.)

Аннары укучылар язучыга сораулар бирәләр.

- Беренче шигырегезнең исеме ничек иде?

- Сезнең укучыларыгыз шигырь язалармы?

- Балаларыгыз бармы? һ.б.

Билгеләр кую.

5. Өй эше. 1. Р.Низамованың биографиясен сөйләргә өйрәнергә.

2. "Әниемне таптым" китабыннан тагын бер өзек укырга.

3. Үзегезгә ошаган эпизодка иллюстрация ясарга.

© 2010-2022