Рабочая программа

анное пособие содержит тесты для учащихся начальной школы по курсу "Мы и окружающий мир" (Н. Я. Дмитриева, А. Н. Казакова, система Л. В. Занкова), а также могут быть использованы при тестировании знаний и по другим программам обучения.Тестовая форма контроля дает возможность не только проверить знанное пособие содержит тесты для учащихся начальной школы по курсу "Мы и окружающий мир" (Н. Я. Дмитриева, А. Н. Казакова, система Л. В. Занкова), а также могут быть использованы при тестировании знаний...
Раздел Математика
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укучыларның белемен тикшерәбез

Март 25, 2015 0

(2014-2015 уку елының икенче яртысына. Башлангыч сыйныфлар өчен)

Татар теле

(Татар мәктәпләре өчен)

I сыйныф

Контроль диктант текстлары

I вариант

Яз көне

Менә яз җитте. Җылы яктан кошлар кайтты. Вак яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракка бөреләнде. Үләннәр яшәрде. Кояш ныграк кыздыра башлады. (20 сүз) (Г.Мөхәммәтшиннән)

Биремнәр

1. Икенче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп яз.

2. Алтынчы җөмләдә саңгырау тартыклар астына сыз.

II вариант

Яз

Яз башында яңгыр булды. Яңгырдан соң көннәр җылынды. Гөрләвекләр акты. Үләннәр яшәрде. Кояш кыздыра. Көн буе җылы җил исеп тора. (20 сүз) (Г.Лотфидан)

Биремнәр

1. Икенче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп яз.

2. Алтынчы җөмләдә саңгырау тартыклар астына сыз.

Тест биремнәре

А1. Дүшәмбе сүзендә ничә сузык аваз бар?

а) 4 ә) 3 б) 2

А2. Йомран сүзендә ничә тартык аваз бар?

а) 4 ә) 3 б) 2

А3. Рәсем сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

а) 3 ә) 2 б) 1

А4. Кошлар сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

а) 4 ә) 3 б) 2

А5. Юлдан юлга күчерү өчен, кайсы сүз иҗекләргә дөрес бүленгән?

а) чө-ген-дер ә) чөг- ен- дер б) чө-генд-ер

А6. Кайсы сүз баш хәрефтән языла?

а) эт ә) мәче б) акбай

А7. Кем? соравы кайсы сүзгә куела?

а) сыер ә) сатучы б) төлке

А8. Нәрсә? соравы кайсы сүзгә куела?

а) укучы ә) кәҗә б) очучы

А9. Кайсы сүзнең тартыклары барысы да яңгырау?

а) сәламәт ә) малай б) эскәмия

А10. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

а) ябалак ә) умарта б) печән

А11. Кайсы сүздә нокта урыныда ы хәрефе языла?

а) к…йма ә) б…рчак б) т…рма

А12. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

а) …әбәр ә) шә…әр б) …алык

А13. Дөрес язылган сүзне билгелә:

а) хөнәр ә) һава б) бәһет

А14. Кайсы сүздә [w] авазы бар?

а) диван ә) конверт б) давыл

А15. Кайсы рәттә сүзләр алфавит тәртибендә язылган?

а) орлык, ылыс, чыршы

ә) тәлинкә, тимер,торна

б) ачкыч, йозак, ишек

II сыйныф

Контроль диктант текстлары

I вариант

Югалган Йолдыз

Таң алдыннан күктә Йолдыз атылды. Әле генә йокыдан уянган, яфраклар белән уйнап йөргән йомшак Җил аны күрде.

Егылды, егылды, дип, ул Йолдызны эзләргә кереште. Җил җирне сыйпады, үләннәрне аралады, сары яфракларны кузгатты. Аңа Болыт та эзләште, Әмма Таң йолдызы табылмады. (42 сүз) (Габделхәй Сабитовтан)

Биремнәр

1. Түбәндәге җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез: I в. - 2 нче җөмләдә; II в. - 5 нче җөмләдә.

2. Түбәндәге сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын күрсәтегез: I в. - йокыдан, егылды;II в. - үләннәр, уянган.

II вариант

Әбием куллары

Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллары белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән. Яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга эш табыла барган. (42 сүз) (Нәби Дәүлидән)

Биремнәр

1. Бирелгән сүзләрне күчереп языгыз, кушымчаларын күрсәтегез: I в. - куллар, гомерләр; II в. - әбием, эшләр.

2. Тамырдаш сүзләр уйлап языгыз: I в. - эш; II в. - баш.

Тест биремнәре

А1. Өч иҗекле сүзне билгеләгез.

а) ярма ә) урындык б) кишер.

А2. Яңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгеләгез.

а) пычкы ә) өстәл б) бабай

А3. Кайсы сүзне юлдан-юлга күчереп булмый?

а) урман ә) чиләк б) үлән

А4. «Ь» хәрефе язылган сүзне билгелә.

а) вәг…дә ә) төн..як б) Сәг..ди

А5. Кайсы сүзләргә -нар/-нәр күплек кушымчалары ялгана?

а) каен ә) гөл б)урман

А6. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 39 ә) 38 б) 40

А7. Сузык авазлар ничә хәреф белән белдерелә?

а) 9 ә)12 б)13

А8. Елмая сүзе

а) ике иҗекле ә) өч иҗекле б) дүрт иҗекле

А9. «Һ» хәрефе кайсы сүзләрдә языла?

а) …ат ә) шә..әр б) …әреф

А10. Кем? соравына җавап булган сүзләр рәтен билгелә.

а) төзүче, кибетче, җырчы

ә) аю, төлке, бүре

б) китап, дәфтәр. карандаш

А11. Хаталы сүзне табыгыз.

а) укутучы ә) тәнәфес б) ашханә.

А12. Кайсы сүздә ө хәрефе төшеп калган:

а) …нык, ә) җ..мга б) җ..млә

А13. Кайсы җөмлә ахырында сорау билгесе куела?

а) Көн матур ә) Сәлам, Алсу б) Дәфтәрең бармы

А 14. Артык сүзне табыгыз.

а) чана ә) чиста б) чәч

А15. Кайда? соравына җавап булып килгән сүзне ачыклагыз.

а) мәктәптә ә) шәһәргә б) китаптан

III сыйныф

Контроль диктант текстлары

I вариант

Һәйкәл янында

Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.

Без, башларыбызны иеп, бераз тын тордык. Обелиск янына бик күп чәчәк бәйләмнәре куйдык. (53 сүз) (Мәдинә Маликовадан)

Биремнәр

1. Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез һәм башка заманнарга куеп языгыз: I в. -язылган; II в. - куелган.

2. Түбәндәге исемнәрне чыгыш һәм урын-вакыт килешләренә куеп языгыз: I в.-мәктәп, рәшәткә; II в. - бакча, хәреф.

3.Тексттан сыйфатларны тап һәм дәрәҗәләрен билгелә.

II вариант

Муса

Муса табигатьне бик ярата иде. Без еш кына ерак тегермәнгә бара идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як-якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез-хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә. Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора.

Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара, шуны ай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. Тирә-якның матурлыгы күңелләрдә гаҗәеп хисләр уята. (61 сүз) (Шагыйрьнең сеңелесе Хәдичә Җәлилова истәлекләреннән)

Биремнәр

1. Исемнәрнең килешләрен билгеләгез: I в. - әрәмәлек, табигатьне; II в. -тегермәнгә, болынлык.

2. Тексттан 2 ясагыч кушымчалы, 2 төрләндергеч кушымчалы сүзне табып языгыз.

3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. - дәфтәр; II в. - урман.

Тест биремнәре

А1. Кайсы килешнең кушымчасы юк?

а) иялек килеше ә) төшем килеше б) баш килеш.

А2. Татар телендә ничә килеш бар?

а) биш ә) алты б) җиде

А3. Вакытны белдергән исемнәргә нинди сорау куела?

а) кайчан? ә) кая? б) кайда?

А4. Фигыльләрдә юклык формасын ясый торган кушымчаларны билгелә.

а) -а/ә, -ый/и; ә) -ма/мә, -мый/ми; б) -ган/гән, -ачак/-әчәк

А5. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 2 ә) 3 б) 4

А6. Фигыльләрнең синонимнары күрсәтелгән рәтен билгелә.

а) елый, шатлана ә) ярата, сөя б) бәйли, сүтә

А7. Фигыльләрнең антонимнары күрсәтелгән рәтен билгелә.

а) елый, көлә ә) менә, төшә б) иркәли, назлый

А8. Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп килә?

а) сыйфатка; ә) фигыльгә; б) исемгә.

А9. Сыйфатлар нәрсә белән төрләнә:

а) төрләнми; ә) зат-сан белән; б) килеш белән.

А10. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтен билгелә:

а) кара, усал; ә) ап-ак, ямь-яшел; б) зәңгәррәк, матуррак.

А11. Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштырып килә?

а) сыйфатны; ә) фигыльне; б) исемне.

А12. 1 зат алмашлыклары рәтен билгелә:

а) ул, алар; ә) мин, без; б) син, без.

А13. Кайсы кисәкләр җөмләнең баш кисәкләре дип атала?

а) иярчен кисәкләр; ә) сүзтезмә; б) ия белән хәбәр.

А14. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) сыйфат; ә) фигыль; б) исем һәм алмашлык.

А15. Хәбәр сорауларын күрсәткән рәтне билгелә:

а) кем? нәрсә? ә) нинди? кайсы? б) нишли? нишләде? нишләр?


© 2010-2022