Разработка мероприятия «Икмәк - иң зур байлык»

Тема: Икмәк—зур байлык. Максат: Укучыларга игенче хезмәте турында күзалларга булышу. Балаларда икмәккә карата зур хөрмәт хисе тәрбияләү. Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлыгын үстерү. Оештыру формасы: әңгәмә һәм бәйге. Идивидуаль эш: балаларга алдан икмәк турында мәкальләр, табышмаклар алып килергә кушыла. Класс сәгатенең барышы. - Ярар, балалар,рәхмәт. Хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегезне тикшереп карыйм.Һәр төркемгә кроссворд таратам. Кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге класс с... 3. Ура, суга, җилгәрә Үзе төяп җибәрә. 4. Көн димимен, төн димимен,Казыймын да казыймын,Күпме генә эшләсәм дә,Һаман әле аз, димен. 5. Күтәреп була, ыргытып булмый. Булдырдыгыз,балалар.Бу бәйгедә 1 төркем тапкыррак булып чыкты.Аларга без башак бирәбез. - Сез ипи турында шигырьләр тыңладыгыз, кроссворд чиштегез, ә хәзер икмәк турында , игенче хезмәте турында нинди мәкаль- әйтемнәр белгәнегезне тикшереп карыйк. Һәр төркем чиратлашып берәр әйтем әйтсен. Бу бәйгене 2 төркем башлап җибәрер. - Ил табын...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Икмәк-зур байлык.

Максат:1.Укучыларга игенче хезмәте турында күзалларга булышу.

2.Балаларда икмәккә карата зур хөрмәт хисе тәрбияләү.

3.Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлыгын үстерү.

Оештыру формасы: әңгәмә һәм бәйге.

Идивидуаль эш: балаларга алдан икмәк турында мәкальләр, табышмаклар алып килергә кушыла.

Класс сәгатенең барышы.

---Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн.Сез игътибар иткәнсездер инде минем кулымда яңа гына мичтән чыккан, күпереп пешкән икмәк.Никадәр кадерле ул, зур ул, олы ул. Әллә нинди ризыклар торса да , табында аннан башка ямь юк. Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый.

Кеше белән гел янәшә Икмәк

Кырда, юлда, табын янында

Иң беренче өйгә Икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында

Һәммәбездән өлкәнрәктер ул

Яшәсәк тә җирдә нихәтле,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

---Кулымда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен.Тир түкмичә икмәк үсми диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.Ә сез безнең өстәлебезгә икмәкнең каян килгәнен беләсезме? Мин сезгә рәсемнәр өләшәм, сез шулар ярдәмендә хикәя төзегез.

---... (укучылар рәсемнәргә карап хикәя төзиләр)

---Булдырдыгыз, балалар.Бу бәйгедә актив катнашкан төркемгә башак бирәм.Бүгенге көндә икмәкне без машиналар ярдәмендә үстерәбез.Ә элекке вакытта алай булмаган. Иген игү иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган.Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң әйбәт күлмәкләрен кигән.Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Ул вакытта кәкре сабан белән җир сөргәннәр, кул белән чәчкәннәр, урак белән урганнар, кул тегермәне ярдәмендә бодайдан он тарттырганнар.Хәзер без башка заманда яшибез, әмма икмәк элеккечә үк кадерле.Ипекәйгә багышлап, шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз күп кенә әсәрләр иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Р. Миңнуллин "Ипи булса" шигыре.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә---

Безгә куәт өстәргә!

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да!

---Ә Әмирхан Еники үзенең "Ипекәй" әсәрендә болай дип язган.(Ә. Еникинең "Ипекәй" әсәреннән өзек укыла)

---Укучылар, сез бу әсәрдән нәрсә аңладыгыз?

---...

---Ярар, балалар,рәхмәт.Хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегезне тикшереп карыйм.Һәр төркемгә кроссворд таратам. Кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге класс сәгатенең төп сүзен белерсез.

1.Кисәм-кисәм-каны юк.

2.Тимер ат җир сөрә

Ашарга сорамый.

3.Ура, суга, җилгәрә

Үзе төяп җибәрә.

4.Көн димимен, төн димимен,

Казыймын да казыймын,

Күпме генә эшләсәм дә,

Һаман әле аз, димен.

5.Күтәреп була, ыргытып булмый.

Булдырдыгыз,балалар.Бу бәйгедә 1 төркем тапкыррак булып чыкты.Аларга без башак бирәбез.

---Сез ипи турында шигырьләр тыңладыгыз, кроссворд чиштегез, ә хәзер икмәк турында , игенче хезмәте турында нинди мәкаль- әйтемнәр белгәнегезне тикшереп карыйк. Һәр төркем чиратлашып берәр әйтем әйтсен. Бу бәйгене 2 төркем башлап җибәрер.

---Ил табыны икмәктән башлана.

Икмәк-ил тоткасы.

Иген чәчкәндә еласаң, сукканда шатланырсың.

Кышкы кар -көзге икмәк.

Икмәкне әрәм-шәрәм итү--- зур гөнаһ.

Пешкән икмәкнең исе,

Һәр чәчәктән хуш исле.

Иген икмәк - тир түкмәк.

Иген ил байлыгы.

Тук башак аска иелә.

Буш башак өскә үрелә.

Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте.

Кар күп булса, иген уңар.

Бер көн алдан чәчсәң , бер атна алдан урырсың.

---Рәхмәт, укучылар, бик күп әйтемнәр беләсез икән.(җиңгән төркемгә башак бирелә.)

Ә менә бу сорауга җавап бирә алырсызмы? Сезнең һәр көнне табыныгызда икмәк була. Аны сезнең әниләрегез пешерә. Ә сез үзегез икмәк пешерү өчен нәрсәләр кирәк булуын, аның өчен нәрсәләр эшләнергә тиешлеген беләсезме?

(һәр команда язмача әзерләнә, аннары телдән җавап бирә)

---Сез зирәк тә , тапкыр да икәнсез. Хезмәт сөючән , тырыш, акыллы булып үсегез. Тау чаклы хезмәт җимеше булган икмәккә без битараф карарга тиеш түгел. Һәр бөртек ашлыкны , һәр телем икмәкне изге итеп карарга, ипи-күмәчне әрәм-шәрәм итмәскә өйрәнергә тиеш без. Икмәкне кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.

(җиңүче команда билгеләнә, бүләкләр тапшырыла)

--- Укучылар , тәрбия сәгатебез тәмам, чыгарга мөмкин.


© 2010-2022