Внеклассное мероприятие на тему Халык моңнары-илһам чишмәсе (5-11класс)

Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

« Халык моңнары -илһам чишмәсе »

1а.б.Исәнмесез»,-диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

Кайнар чишмә чыкты ургылып.

2а.б.-Бары бер сүз «Исәнмесез»,-диде.

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газизлеген шунда аңладым.

1а.б.-Исәнмесез, Исәнмесез!!!!Хөрмәтле тамашачылар, кадерле кунаклар! Сезне,

« Халык моңнары -илһам чишмәсе » дип исемләнәгн кичәне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бу кичә язучы,шәһәребезнең күренекле шәхесе Айдар абый нициативасы һәм мәгариф идарәсенең милли бүлеге белән берлектә оештырылды. Әйдәгез , сүзне Айдар абыйга бирик. Рәхим итегез!

2а.б.--Һәр заман үз җырын тудыра. Шулай да җырларының, гомумән, халык иҗатының иң матур үрнәкләре- борынгы чорда иҗат ителгәннәре. Салават күперендәге төсләрне , чәчәкләрнең җилдә тирбәлүе кебек нәфислекне, суның агышы кебек тылсымлы борылышларны халык җыры үзенә җыеп алган. Моңны дәрьяларга тиңлиләр- ул күңелләрне биләп ала, аны кояшка тиңлиләр-ул күкләргә күтәрә һәм кешене көчле рухлы итә.

1а.б.--Әйе, узган гасыр башы көйләрен без эчтәлеге, озынлыгы аркылы танып алабыз. Бүгенге көндә дә бу җыр- моңнарның әһәмияте бер дә кимеми, киресенчә, яңа заман сәнгате аларның урынын түргә, дәрәҗәлерәк урынга күчерә.

2а.б.-- Шәһәребез мәктәпләрендә үз эшен яратып башкаручы, талантлы укытучыларыбыз күп. Шундыйларның берсе - 4нче мәктәптән музыка укытучысы Илһамия Гыйлемхан кызы Кәримова. Милләтебезнең мәдәниятенә, халык җырларына тирән мәхәббәт уята ул. Шәһәр күләмендә үткәрелгән үзешчән сәнгать бәйгесендә 1дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә, Ел укытучысы-2011 лауреаты, һәм күп бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

1. Илһамия Гыйлемхан кызы үзе Сезне сәламли.


  • 2а.б Татар халкы элек - электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең күп төрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган.

Уен кораллары арасында иң тирән тойгыларны бирә алган, тормыш сукмагының һәр мизгелендә кешегә юлдаш, көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән.

(Әкрен генә гармунда "Авыл көе" уйнала.)

1а.б.--Йөрәкләргә рәхәт тула,

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне,

Уйный белеп уйнасаң.

Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

2а.б Халык музыка коралы-гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны,беренче булып 1782 елда Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә ,соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр,аның берничә төре барлыкка килә.Тула,Саратов,татар гармуны әнә шундыйлардан.

1а.б Хәзер сәхнәгә 68 нче белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Иванов Максимны чакырабыз.Ул 6 нчы Республикакүләм " Музыка һәм сәнгать" бәйгесендә 2 урынга лаек булган, күп кенә республика,шәһәркүләм бәйгеләр җиңүчесе Иванов Максим башкаруында" Сабантуй" пьесасы.(урындык куярга)

2. Аккордеонда " Дуслык вальсын" башкара.

2а.б Залга сорау бирергә мөмкин:

  1. Ил күләмендә танылгангармунчыларны атагыз. (Фәйзи Биккинин, Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов)

  2. Безнең республикада танылган гармунчылар кемнәр? (Рөстәм Валиев, Максат Гомәров, Фәрит Хатыйпов)

  3. Үзебезнең Яр Чаллы шәһәре гармунчыларын әйтегез? (Илгиз Закиров, Флера Хөрмәтова, Ринат Гобәйдуллин).

  4. "Уйнагыз, гармуннар" фестивале кем исеме белән йөртелә? (Фәйзулла Туишев)

1а.б Шигырь ул - ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табылган, камил тәртипкә , какшамас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.

Хаклык өчен янган шигырьләр бар,

Бары тик ялган өчен макталган.

Ялганнары ләкин сакланмаган,

Янганнары аның сакланган.

Шигырьләрдә кеше язмышы бар,

Кешеләрдә шигырь язмышы.

...Кызу каным уйнар оланнарда

Уйларымның калыр кайсысы?

2а.б ( шигырь) 35 мәктәптән Малькова Галина Петровна.Ул шәһәребездә уздырылган укытучылар арасындагы " Сәнгатьле сөйләү" номинациясенең җиңүчесе.Бик күп драма әсәрләрен сәхнәлштерү сәләтенә ия,гомумән алганда, 35 мәктәпнең режиссеры.

(исемен үзе әйтә)

  • 1а.б Кояш баткач, ай калыккач,

Ут кабына сәхнәбездә.

Театрның күкләрендә

Йолдыз җитә һәммәбезгә.

Бу сәхнәдә шаярганнар,

Былтыр белән Шүрәлеләр.

Аның пәрдә артларында

Мең-мең төрле Шүрәле бар.

Җанны сүтә, телне чишә,

Затлы кием киендерә.

Талантлыны тапса сәхнә,

Алкышларга төрендерә.

(сәхнәләштерү).

2а.б. Сәхнәдә 2 гимназия укучылары.

1а.б Полуянова Наталья 2 нче сыйныфтан бирле «12 нче татар гомуми белем мәктәбендә" укый. Ул 5 яшеннән бирле 1 нче музыка мәктәбе, саксофон бүлегенә йөри. Ул күп кенә халыкара, Россиякүләм, Республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган кыз.

2а.б. Курайларның туганы мин

Ләкин тавышым үзгә

Колакларны ярып керә

Өстәп куйсаң мөгез дә.

Саксофонда Поляунова Наталья.

1а.б Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, тальян моңы булып күңел кылларына кагыла

2а.б

Гаилә бәйрәмнәрендә баянга кушылып башкарган җырларны аларның балалары күңелләренә сеңдереп баралар. Кәримовлар гаиләсе шәһәребездә уздырылган чараларда бик теләп катнаша.52нче мәктәптә укучы кызы Фәридә "Татар кызы-Таң йолдызы", "Нәфис сүз остасы", "Конферансье-2013» бәйгесенең "Милли бәйрәмнәрне алып баручы" номинациясендә 1нче урыннарны яулады.

Татар халкының "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" дигән мәкаль нәкъ Кәримовлар гаиләсе турында.

Җырлый Фәридә Кәримова, Баянда әнисе Илһамия Гыйлемхан кызы..

1а.б Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада "Арча", "Сарман"нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

44 нче мәктәптән Миннеханова Гөлсинә Рәүф кызы Ә.Еникинең " Кем җырлады?" хикәясеннән өзекне укый.

1а.б.Курай-тынлы музыка уен коралы,ул озынча,берничә тишекле цилиндр сыман көпшә.Көпшәнең бер ягында иреннәрне куеп һава җибәрер өчен җайланма ясалган. Курай агач,камыш,үлән сабагы,тимер,пластмасса ,хәтта пыяладан да ясала. Күп кенә халыклар аны үзләренең милли уен коралы дип саныйлар. Шуңа да курайның әллә ничә төре бар: камыл курай,көпшә курай,агач курай,нугай курае.Казан курае һ.б.

Сәхнәдә Рөстәм Фаттахов һәм аның улы Айрат

1а.б

Бер җылы сүз канат куя иңгә,

Тылсым өреп безне яшәртә.

Бар дөньяны якты нурга күмеп,

Йөрәккә дәрт өстәп яшәтә.

Сәхнәдә 29 гимназиядән "Гөлкәй" бию берләшмәсе ." Татарстан гөле" биюе.

1а.б. Уйнавы дүрт кылда,

Тавышы сокландыргыч

Ә нәзек муенында

Дүрт нәни кара боргыч.

47 нче кадетлар мәктәбенең 5 нче "Б" сыйныфы укучысы Вәлиев Дамил. Уку алдынгысы, 4 нче номерлы музыка мәктәбенә йөри (ДМШ №4). Ансамбльләр конкурсында 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булганнар.Скрипкада Дамил Вәлиев. Этюд .

2а.б. Гомер уза.Алда озын юллар,

Бар бит тормыш-дәрья кичәсе.

Җыр-моңнарга гашыйк безнең халык,

Сезнең күңел-моңнар чишмәсе.

1а.б. Җыр туадыр сезнең күңелләрдә,

Очар кошлар канат какканда.

Якты булсын гомер агышыгыз

Җыр-моңнарга үрелеп акканда

Шәһәребезнең 23 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга 30 ел буе туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче Зәбир Хәлимов. Ул 4 шигырь җыентыгы авторы, шәһәребезнең актив публицисты. Буш вакытларында кулына гармун алып татар җырларын башкарырыга ярата. "Бүләк итәр идеңме син кулъяулыклар" Зәбир Хәлимов сүзләре Зөфәк Галләмов көе.

2а.б. Хәзер сүзне Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең милли бүлек җитәкчесе Миначова Наилә Гадел кызына бирәбез. Рәхим итегез.

Шәһәребездә талантлы укучылар, талантлы укытучылар бик күп. Сез бүген аларның берничәсен генә карап уздык.

1а.б.

Бер очрашу -бер гомер ул,

Сөйләшеп һич сүзләр бетмәс.

Күрешүләр ешрак булса,

Гомеребез зая үтмәс.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезгә исәнлек - саулык, күңелегезгә яшәү дәрте, зур уңышлар теләп, без бүгенге кичәбезне тәмамлыйбыз.

Борынгы булсам да,мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз,дип,

Сәхнәдән төшермиләр.(Гармун)

© 2010-2022