Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" темасына класс сәгате эшкәртмәсе Татарстан республикасы Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Нуруллина Л.Р. тарафыннан эшләнде. Безнең татар халкы элек-электән матурлыкка омтылган. Моны аларның матурлап чигелгән өс, баш һәм аяк киемнәре, ашъяулыклар,сөлгеләр, бизәкләп эшләнгән савыт-сабалар һәм башка йорт кирәк-яраклары күрсәтеп тора. Әлеге класс сәгате эшкәртмәсендә әби-бабаларыбызның тормышның төрле очракларында ничек итеп киенүләре белән та...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан республикасы Мамадыш муниципаль районы МБГБУ "Усали урта гомуми белем мәктәбе"



"Халкыбызның күңел җәүһәрләре"

(7 класста ачык сыйныф сәгате)







"Усали урта гомуми белем мәктәбе"нең

1 нче категорияле укытучысы

Нуруллина Люзия Рависовна эше







2014-2015 уку елы

Тема. Халкыбызның күңел җәүһәрләре.

Максат.

Татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

Татар милли киеме, милли бизәге турында белемнәрне үстерү.

Татар милли традицияләре, гореф-гадәтләренә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә, хезмәткә мәхәббәт, аңа омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:презентация, милли киемнәр, бизәнү әйберләре, чиккән сөлгеләр, уенчык сандык, магнитофон

Дәрес барышы

I Актуальләштерү өлеше.

Исәнләшү.

Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

"Тәфтиләү" көе яңгырый.

  • Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылган. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең ерак әби-бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Моны аларның киенү рәвеше, сакланып калган кул эшләре, сезнең һәрберегезнең дә әби-бабаларыннан калган кадерле, истәлекләре әйберләр, ядкарьләр исбатлап тора. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра. Шуңа күрә без бу әйберләрне күңел җәүһәрләре, күңел көзгесе, дип атыйбыз. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, элек безнең әби-бабаларыбыз ничек киенеп йөрделәр икән?

Аякларында - чабата, өсләрендә күлмәк тә алъяпкыч, башларында - яулык, түбәтәй. ( Слайд 1)

Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

IIЯңа белем бирү.

  • Әйе, әле санап үткәннәрнең күбесе - эш киемнәре. Татар халкының милли киеме дисәләр, ни өчендер менә шул эш киемнәрен күз алдына китерәбез. Ә бит әби-бабаларыбызның кайчан, кайда һәм нинди максат белән киенүенә карап, киемнәре дә төрле булган.

  1. Бу - гадәти, көндәлек кием, эш киеме. (Слайд 2)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  2. Мәдрәсә шәкертләре киеме. (Слайд 3)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  3. Бәйрәм киеме.(Слайд 4)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  4. Туй киеме (Слайд 5)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Халкыбызның бик кадерләп сакланган киемнәренең иң затлысы - энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән укалы калфак һәм изүләре чигүлебала итәкле күлмәк. (Слайд 6)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Бала итәкләп тегелгән, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч... Купшылыгы, нәфислеге теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур, нәфис ак шәл... (Слайд 7)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Укучылар, шул нәфис шәлләрнең матурлыгы турында җырларда да җырлана. ("Шәл бәйләдем" җырын тыңлау)

  • Ә аякларга сәхтиян күннән чәмчәләп чигелгән йомшак, җиңел читекләр кигәннәр. Чәмчәләп бизәү - татарларга гына хас ысул.(Слайд 8)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Хәзер, әйдәгез, татар милли бизәкләренең төрләрен искә төшерик:

  1. Таҗлар

  2. Чәчәкләр

  3. Яфраклар

  4. Каурыйлар

  5. Йөрәк сурәтләре

  • Ул бизәкләрнең аерым өлешләре ир-ат киемнәрендә дә сурәтләнгән. (Слайд 9)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Тылсымлы сандыгыбызны ачар вакыт та җитте. Күз салыйк әле. Ашыкмыйча карыйк әле. (Сандыкны карау)

  1. Беләзек алу. Беләзегем-йөзегем, киярмен әле үзем.

  2. Йөзек алу. Көмеш кенә йөзек ай койдырдым, унике лә көкөмеш акчадан.

  3. Чулпы алу. Чулпылар чыңлый сыман, чыңламый - җырлый сыман.

  4. Муенса алу. Өзелде лә муенсам, чәчелде мәрҗәннәре, сибелде сәйләннәре.

  5. Алкалар алу, аларны карау.

  6. Тәңкәле изү, яка чылбыры, баш хәситәләренең рәсемнәрен карау.



  • Талантлы осталар бу бизәнү әйберләрен фил, мамонт сөякләреннән , төрле ташлардан, алтын-көмештән, энҗе-мәрҗәннән ясарга өйрәнгәннәр. Бу бизәнү әйберләре халыкның җырлары, уеннарында чагылыш тапкан. Әйдәгез, шундый уеннарның берсе - "Йөзек салыш" уенын уйныйбыз.

  • Элекке татар өйләренең һәммәсендә намазлык, чаршау, чыбылдык, чигүле пәрдәләр, кашагалар, мендәр тышлары, бизәкләп чигелгән җәймәләр, күз нурларын кушып чигелгән сөлгеләр булган. (Слайд 10)Халкыбызның күңел җәүһәрләре темасыны класс сәгате

  • Сөлге - безнең татар хатын-кызларыбызның үз мәдхия-гимны, тугърасы ул. Сөлге - символ. Яшь татар киленнәре чиккән сөлгеләр искитмәле матур булган. Чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы. (Э. Шәрифуллинаның "Чиккән сөлге" шигырен уку.)

IIIЙомгаклау.

Укучылар, бүгенге дәресебез сезгә ошадымы? Димәк без бүген мондый нәтиҗә ясыйбыз. Халкыбызның күңел җәүһәрләре дигәндә, без татар милли киемен, бизәнү әйберләрен, һәм нәфислеге, матурлыгы белән күз явын алырдай кул эшләрен күз алдында тотабыз. Без үзебезгә буыннан-буынга күчеп килгән якәрләрне кадерләп сакларга, төрле кул эшләренә үзебез дә өйрәнергә тиеш булабыз.

"Гөлҗамал" җыры тыңлана.

© 2010-2022