Музыкальный монтаж на тему Гөлләргә тиңлим Сезне ( к дню 8 марта)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган

"Гөлләргә тиңлим Сезне" кичәсе.


Төзүче:Ф.Ф. Ахметзянова

Лаеш муниципаль районы

Татар Янтыгы төп белем

мәктәбе.

1укучы: Исәнмесез, газиз әниләребез, гүзәл кызларыбыз, кадерле укытучыларыбыз!

2 укучы: Сезгә хәерле һәм аяз, тыныч көннәр теләп бүгенге бәйрәмне башлап җибәрәбез.

1укучы: Тышта-яз! Яз кояшы үзенең җылы һәм назлы нурлары белән безне иркәли, күңелләребезгә бәхет һәм шатлык тарата. Шундый язгы беренче бәйрәм -безнең гүзәл кызларыбыз, безнең чибәрләребез, безнең тылсымчыларыбыз, газиз әниләребез бәйрәме алар хөрмәтенә ир-егетләребез һәрвакытта да иң матур җырларын багышлаган.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә

2 укучы: Бүген-Әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Сезнең игътибарга яшь җырчыбыз ____________ үзенең матур җырларын яңгырата "Әниләр бәйрәме".

1укучы: Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Залдагы гөлләр бары тик Сезнең өчен генә чәчәк аткан. Егетләребез бүген Сезнең өчен генә җырлый. Кояш та бүген сезнең өчен генә елмая.

Без дә шушы гөлләр кебек

Әниләрне котлыйбыз!

Шуңа күрә без аларга

Иң матур көй юллыйбыз.

Кем куллары өйне , җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз.

Язның беренче бәйрәмен

Сезгә бирәбез, дуслар,

Чөнки тормышның язы һәм

Чәчәге хатын-кызлар.


Сезнең өчен______________ "Ай кызлар"җырын башкаралар.


2 укучы: Кызларның була чибәре,

Акыллысы уңганы.

Сөйләшкәндә телләреннән

Кош очыра торганы.

Кызлар япкан ак алъяпкыч,

Өзелеп тора билләре.

Эшкә оста, сүзгә кыска -

Юк килмәгән җирләре.

Татар кызлары - кунакчыл, тырыш, эшчән, өлгер, җитез, булдыклы. Кызларның сылу, уңган булып үсеп җитүе ата - ана өчен бер яктан зур сөенеч булса, икенче яктан ул зур сынау да. Чөнки кыз бала ата - ана йортының дәвамчысы, аның гореф - гадәтләрен, традицияләрен киләчәк буынга җиткерүче дә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы да. Мәшһүр мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин сүзләре бәлән әйтсәк, " холкы гүзәл булган кыз бала - бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Карендәшләре өчен кыйммәтле хәзинәдер. Үскәннең соңында бер иргә ихлас белән ярдәмче вә иптәштер"

Егетләр башкаруында "Эх сез матур кызлар"җырын башкаралар.

1укучы: Кызлар!

Сез мөгаен, тугансыздыр

Безнең бәхеткә генә.

Йөртер идек сезне төреп

Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,

Йә вакыт җитми кала.

Олы гөнаһ булыр, сезне

Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,

Без мәхәббәт коллары.

Йөрәкнең дә сезнең хакка

Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.

Без талантлар, маһирлар.

Зөһрә генә булыгыз сез,

Без булабыз Таһирлар.

Үзегез генә белмисез-

Сез безгә бик кадерле.

Күпме яшисегез килсә

Яшәгез шулкадәрле .

__________ башкаруында Татар егетләре биюе

2 укучы: Кадерле вә якын дуслар-

Сөекле хатын кызлар

Язның башы - март аеның

Сигезе белән сезне!

Ир хатынның аермасыз

Тигезе белән Сезне!

Чын күңелдән тәбриклимен

Хөрмәтләп барыгызны,

Сез бизисез дөньяны,

Җиһан җир шарыбызны.

Һәр гади көн бәйрәм безгә,

Хатын-кыз кояш булса,

Елмайса, азрак кыздырса,

Беркадәр юаш булса.

1укучы: Инде килсәк исемнәргә-

Сездә аның асылы.

Күзләрнең явын алырдай

Барыгызның буй - сыны.

Инде килсәк эш ягына-

Машинадан өлгер сез-

Һәр тарафтан сокланырлык

Бер сүз белән - гөлдер Сез.

Чишмәдәй саф, диңгездәй киң,

Олы җанлы-якын дус-

Никадәр нур, никадәр зур

Көч туплаган Таң йолдыз!

Сезнең өчен ______________-"Эх, егетләр, егетләр"дигән җыр башкаралар.

2 укучы: Әй, чибәркәйләр!

Сезне кояш нурларына

Тиңләгәннәр шагыйрьләр,

Күктәге Чулпан йолдызга

Тиңләр идек без -ирләр.

Чулпан кебек ал таң белән

Алланып торасыз сез,

Кырыкмаса-кырык эшкә

Өлгереп торасыз сез.

Хистә кайнар, сагышта нык,

Эштә җитез булганга,

Кул кысып рәхмәт әйтәсем

Килә һәрбер уңганга.

Күңел чәчәкләрем сезгә -

Көлтәләп, бәйләм-бәйләм,

Күктә - кояш, җирдә-сездер

Көн дә китергән бәйрәм.

Сезнең өчен___________________ "Эх, алмасы,алмасы" җырын башкара.

1укучы: Бәйрәм белән, әнием, күз нурым !

Бар шатлыгым, бар бәхетем - Бала өчен,

Хөрмәтем дә , Хезмәтем дә - Бала өчен.

Үкенүләр,үтенүләр - Бала өчен,

Тынгысыз көн, йокысыз төн - Бала өчен.

Таңнан әүвәл кайнар аш та - Бала өчен,

Тәгәрәгән кайнар яшь тә-Бала өчен,

Иртә-кичен йөрәк хисем-Бала өчен,

Барлык көчем, барлык эшем-Бала өчен.

Янам- түзәм, көям- күнәм-Бала өчен,

Горур башны түбән иям - Бала өчен.

Төнлә якты таңнар көтәм- Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм - Бала өчен.

Шушы бала үсеп җиткәч,олыгайгач,

Белсә иде, ниләр кирәк - Ана өчен.

2 укучы: Ана булу изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели

Гаепләрең булса кичерә.

Тугрылыклы булыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә

Сезнең өчен ____________ " Әниемә" җырын башкара.

1укучы: Дөньяда иң кадерле газиз кешебез ул әни. Шушы якты дөньяны бүләк итеп, безне күз карасыдай саклап, төн йокыларын да йокламыйча тәрбияләп үстергәннәр алар. Сөекле әниләребез һәрберебезгә иң якын дус та, киңәшче дә, тормыш авырлыкларында югалып калмаска өйрәтүче дә, булышчы да. Борынгылар дөрес әйткән: алтмышта да, җитмештә дә әниләр өчен без һаман бала булып калабыз.Чөнки алар шатлыклпрыбыз булганда, безнең белән куана, кайгыларыбызны да уртаклашып, алардан чыгу юлын күрсәтә. Әниләребезне кадерләп, саклап яшик.

2 укучы: Юлларның төрлесен үткәнсез,

Теш кысып, елларны сүткәнсез,

Тормышка матурлык сипкәнсез,

Һәм безне бәхетле иткәнсез.

Үзебез кайларда булсак та,

Күңелләр түрендә яшисез.

Бар галәм беләдер: безгә сез-

Иң газиз, иң якын кешесез.

Әниләр бәйрәме көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса, әниләр булмаса,

Җылытыр иде кем дөньяны?

___ нче сыйныф укучысы ______________ - "Әниемә" җырын Сезгә бәйрәм сәламе итеп җиткерә

1укучы: Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын Сез.

Кешелекнең иң зур җәннәте Сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

Әйе, менә шундый матур, сөйкемле, чибәр, затлы, белемле-укымышлы, олы йөрәкле, зирәк, тапкыр, сүзгә оста, тәмле итеп ашарга пешерүче, тыйнак, бар җиребезне ялт иттереп җыештырып торучы, эшчән, батыр, һәм башка бик күп сыйфатларга ия булган гүзәл хатын-кызларыбыз булмаса, бу дөньяның бер яме дә булмас иде!

2 укучы: Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән

Кабул итегез котлаулар

Безнең биючеләрдән!

Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии дисеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең егетләр дисеннәр.

Имән микән бу сайгак,

Нарат микән бу сайгак.

Сикереп төшеп биегәндә

Чыдар микән бу сайгак.

Сезнең өчен _______ Татар егетләре биюен башкара.

1укучы: Ә хәзер Сезнең игътибарыгызны экранга юнәлтәсебез килә. Барыгыз да таныгансыздыр, бу гүзәл затлар - безнең сөекле укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләребез. Алар һәммәсе дә хезмәт юлларын башлаганда менә шундый яшь, чибәр иделәр. Еллар аларның чәчләренә чал өстәсә дә, алар бүген дә матур,

мөләем, сөйкемлеләр.

2 укучы: Бәйрәм белән сезне, укытучым

Йөрәгемнең якын кешесе

Дөнья серен миңа өйрәтүче

Яшь җаннарга Ходай илчесе

Сезгә телим саулык,озын гомер

Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен

Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын

Якшы гамәл, ходай рәхәтен.

Ак кагазьдән сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз

Өмет тулы күпме күзләргә Сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын

Безнең янәшәдә эшлисез

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез.

Сезнең өчен _________ "Әнием" җырын башкара

1укучы: Шуның белән бәйрәм концертыбыз тәмам,

Концертыбызның ахырында гүзәл кызларыбыз, сөйкемле апаларыбыз барлык ир егетләр исеменнән шушы теләкләрне кабул итеп алыгыз:

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын!

Сездән күчкән яктылыктан

Нур сибелә тирә-юньгә.

Кайгы-хәсрәт күрми генә

Яшик әле бергә-бергә.

2 укучы: Күңелегез сезнең һәрчак шулай

Ачык булсын иде һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр

Сезгә килер һәркөнгә!

Игътибарыгыз зур өчен рәхмәт.

Кулланылган әдәбият: 1. Сөембикә журналы №2, 2012ел;

2. Ватаным Татарстан газетасы №40-41,6 нчы март 2010 ел;

3.Тәрбия газетасы №7, июль,2007 ел;

4. Кама ягы район газетасы 28 нче февраль,2014 ел;

5.Мәгрифәт газетасы 24 нче ноябрь, 2013 ел.

© 2010-2022