Сыйныф сәгатеНинди һөнәр яхшырак? (1-4сыйныфлар)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Нинди һөнәр яхшырак?

Максат: -Балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру;

-Хезмәткә карата кызыксыну ,омтылыш тәрбияләү;

Класс бүлмәсе матур итеп бизәлә. Анда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре эленеп куела. Укучыларның "Минем хыялым", "Мин кем булырга телим", "Әти-әнием һөнәре" дигән темаларга язылган иншалар , ясаган рәсемнәре дә урнаштырыла.

Алып баручы:табышмак әйтә :

Ялкаулар аннан кача,

Тырышлар бик ярата.

Аны яраткан кешенең

Кадер-хөрмәте арта. (эш)

Әйе, безнең беренче сүзләребез "эш" сүзе белән бәйле булачак. Бу сүзләр безгә һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итсен иде. "Нинди һөнәр яхшырак" дигән телдән журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул: "һөнәрләр турында халык", - дип атала, һөнәрләр турында мәкальләрне дәвам итегез әле:

Оста кулда... (һөнәр бар)

Егет кешегә җитмеш төрле ... (һөнәр дә аз)

һөнәрле үлмәс, һөнәрсез … (көн күрмәс)

һөнәр ашарга сорамый ... (үзе ашата)

һөнәрленең кулы алтын, ... (акыллының акылы алтын).

Алып баручы:Журналыбызның икенче битен ачабыз. Бу биттә Вил Казыйхановның "Бер сыйныфта алты Алсу" дигән шигыре белән танышырбыз. Игътибар итегез әле, анда нинди һөнәрләр турында әйтелгән?

(Бер укучы шигырь укый)

Бер сыйныфта алты Алсу -

Барсы уңган, сөйкемле.

Алтысы да бер анадан

Туган бала шикелле.

Берсенең куллары алтын

Тегү, чигү эшенә.

Үз белгәннәрен өйрәтә

Сораган һәр кешегә.

Алсуларның икенчесен

Юк бер эшкә кыстасы:

Коеп куйган рәссам булган,

Озын сүзнең кыскасы.

"Әнисеннән дә уздыра, -

Диләр өченче Алсу.

Телеңне йотарлык була

Ул әзерләгән аш-су".

Дүртенче Алсу үстергән

Гөлләр тора бүлмәдә.

Матурлык бизи дөньяны -

Гөлләр ошый кемгә дә.

Тәрбияче дә, табиб та -

Безнең бишенче Алсу.

"Гел, - ди ул, - елмаеп йөрсәң,

Булмыйсың усал, ярсу".

Үзе җырлый, үзе бии -

Артист - алтынчы Алсу.

Аның белән беркайчан да

Түгел безгә ямансу.

Алсуларның алтысы да

Акыллы да, сөйкемле.

Барысы да тату яши,

Бертуганнар шикелле.

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Алып баручы: Журналның өченче битен ачабыз. Аның бу битенә: "Һөнәрләр бик күпләр, бары да яхшы кебекләр" дигән исем бирелгән. Хәзер сөйләнәчәк шигырьләрдә һөнәр исемнәре әйтелмәгән, сез аларны үзегез билгели аласыз.

(Сүз укучыларга бирелә)

1 нче укучы:

Гөлләр төшкән күлмәгемне

Бик уңган кызлар теккән,

Итәгендәге җөйләр дә

Килешле итеп бөккән. (Тегүче)

2 нче укучы:

Туфрак - җир сыйга мохтаҗ

Мул иген алыр өчен,

Ипекәй булып кайта

Аңа түгелгән көчең.

- Җир бүләкли, - дип әти
Ел да кертә ашлама, -
Табындагы ризык, - ди, -
Буразнадан башлана. (Игенче)


(Укучылар барысы бергә "Чайкала

иген кырлары" (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре) җырын башкаралар)

3 нче укучы:

Иртүк торып, әнием
Тизрәк эшкә йөгерә.
Ачылганчы ашханә,
Аш әзерләп өлгерә.
Аш-сулары еш кына
Керә минем төшемә...
Яшәр идем үзем дә,

Шатлык биреп кешегә. (Пешекче)

4 нче укучы:

Менә һөнәр, ичмасам,

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,

Мин дә аңа булышам:

Помидорлар, кыярлар,

Яшел суган җыешам. (Бакчачы)

5 нче укучы:

Эшем күп шул - хат ташыйм,

Өйдән өйләргә кереп,

Каршы чыгып алалар,

Минем килгәнне күреп.

Менә сезгә журналлар,

Монсы сезгә ачык хат.

Йөгем - сумка, олавы -

Ике тәгәрмәчле ат.(Хат ташучы)

6 нчы укучы:

Синең һәрбер уңышыңда

Аның да өлеше. бар.

Хәзерләде чөнки шуңа

Сине ... (укытучылар)

("Өйрәтәләр мәктәпләрдә" (В.Шаинский көе, М.Пляцковский сүзләре, Р.Гыйлемханов тәрҗемәсе) җыры башкарыла.)

Алып баручы:Журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Ул: "Кем кайда эшли?" - дип исемләнә. Сезнең алда техника рәсемнәре (яки уенчыклар куела). Аларның хуҗалары кемнәр соң?

(Тепловозда - машинист, самолетта - очучы, комбайнда - комбайнчы, машинада - шофер, кранда - кранчы һ.б.)

Алып баручы:

Журналыбызның соңгы битен ачабыз. Аның бу битенә "һөнәрләр турында җырлар" дигән исем бирелгән. Әйдәгез, һөнәрләр турында язылган җырларны искә төшерик әле.

(Мәсәлән: "Яшь гармунчы" (И.Якубов көе, Ш.Галиев сүләре), "Безнең әнкәй очучы" (М.Мозаффаров көе, Ә.Ерикәй сүзләре), "Нәни музыкант" (И.Гыйлаҗетдин көе, Э.Шәрифуллина сүзләре), "Яшь космонавтлар" (Ф.Әхмәтов көе, Г.Мөхәм-мәтшин сүзләре), "Маляр" (М.Мозаффаров көе, М.Мазунов сүзләре) һ.б.)

Алып баручы:

Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

1 нче укучы:

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу -

Ак бәхетләр түгелме?

2 нче укучы:

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

"Алтын куллы", - дисеннәр.

Алып баручы:Һәрберегезгә уңышлар теләп, "Нинди һөнәр яхшырак" дигән темага телдән журналны шушының белән тәмамлыйбыз.

© 2010-2022