Открытое мероприятие Татар кызы

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Татар кызы" бәйгесе

Сәхнә матур итеп бизәлгән.

Әкрен генә җыр яңгырый.

1 егет: Әйе, татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул,

Горурлыгым, минем матурлыгым ул!

Алып баручы: Авыр димим сине,

Җиңел димим,

Үлчәп булмый сине, замана.

Еллар белән яшьләр картаялар,

Яшьләр белән еллар яңара.

2 егет: Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык - безнең тормыш үзәге,

Дуслык - безнең бәйрәм бизәге.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар!

Мөлаем, уңган, сабыр, зыялы. Нәкъ менә әлеге сыйфатлар безнең татар кызларына гына хас . Моңа нәкъ «Татар кызы» бәйгесендә генә инанырга була.Бүгенге " Татар кызы - 2014" исеме астында үтә торган кичәбезнең үзәгендә Питрәч беренче урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр 7-9 сыйныф кызлары катнаша. Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.

Алып баручы: Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне кызларыбызның асылларына бәя бирәчәк жюри әгъзалары белән таныштырып үтәм. Алар 1 нче мәктәпнең иң сөйкемле, ягымлы, мөләем ханымнары: 1.

2.

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

Алып баручы: Хәерле көн телим барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

Ә осталык һәм тапкырлык - кызларыбызга.

1. Беренче бәйге - "Үзем турында үзем" дип атала. Кызларның һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була.

Алып баручы: 2. Элек-электән безнең әниләребез үзләренең нарасыйларын йөрәк түреннән чыккан җырлары белән иркәләгәннәр, сөйгәннәр, йоклатканнар. Туган телебезнең моңлы җырларын сабыйларның күңелләренә сеңдергәннәр. Менә без дә хәзер үзебезнең татар кызлары башкаруында бишек җырларын тыңлап китәрбез. Икенче бәйгебез «Бишек җыры җырлау» диеп атала.

Алып баручы: 3.Һәр кеше үз туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен белергә тиеш. Шуны истә тотып, без өченче бәйгебезне игълан итәбез, ул "Миннән сорау, сездән җавап" дип атала

Алып баручы: 4. Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш дигәнннәр халыкта. Безнең кызларыбыз һәрьяклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен курсәтергә мөмкинлек биреп алдагы бәйгене игълан итик, Ул "Сәләтеңне күрсәт"диеп атала. Әйдәгез, катнашучы кызларыбызның чыгышларын бергәләп карыйк.

Алып баручы: 5. Уңган да безнең кызлар,

Булган да безнең кызлар

Кулларында ут уйната

Булдыклы безнең кызлар.

Татар халкының бер генә дә табын ашы - милли ризыгыбыз токмачтан башка узмый. Хәзер кызларыбыз токмач кисеп күрсәтерләр. Алдагы бәйгебез "Токмач кисү" .

Концерт номеры_________________________________________

Алып баручы: 6. Инде кызларыбыз бөтен яклап сәләтләрен күрсәтә-күрсәтә тәмам арганнардыр, шуңа күрә без аларга ял итеп алырга тәкъдим итәбез. Соңгы бәйгебез "Биеп күнел ачабыз" диеп атала. Һәр кызыбыз үзенә һуш килгән егетне сайлап, безгә дәртле итеп биеп күрсәтсен әле.

Алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Бәйгебезне йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.

БУЛӘКЛӘҮ

«Татар кызы - 2014» бәйгесендә

«Сәләтле кыз» исеменә ________________________ лаек булды.

«Уңган кыз» исеменә __________________________ лаек булды.

«Сылу кыз» исеменә __________________________ лаек булды.

«Ягымлы кыз» исеменә _______________________ лаек булды.

«Зирәк кыз» исеменә __________________________ лаек булды.

Бәйгебезнең җиңүчесе Гран-при иясе - «Татар кызы - 2011» исеменә ________________________________ лаек булды.

Алып баручы: Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Кыз: Әйе, татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул.

Минем буем, сыным, күз карашым,

Миндә генә булган төсем ул,

Горурлыгым, минем көчем ул

Хәзер татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын бергәләп җырлыйбыз.

Шуның белән безнең бәйгебез ахырына якынлашты. Барыгызга да исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телибез. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!





© 2010-2022