Урок по татарской литературе для 9 класса «Сюжет, композиция, идея драмы Гаяз Исхаки «Жан Баевич»

Предлагаю конспект урока по татарской литературе в 9 классе «Сюжет, композиция, идея драмы Гаяз Исхаки «Жан Баевич». Данный урок включен в программу обучения учащихся татарской группы русских общеобразовательных школ. Материал предназначен для учителей татарского языка и литературы. Урок направлен на обобщение и систематизацию знаний по творчеству Г. Исхаки, на ознакомление учащихся способами анализа произведения комедийного жанра, на воспитание у обучающихся сценического мастерства. Через обсуж...
Раздел Классному руководителю
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе


Тема Гаяз Исхакый. "Җан Баевич". Әсәрнең идеясе, сюжеты, композициясе.



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Минсадыйкова Рүзилә Флүр кызының

IX сыйныфта татар әдәбиятыннан

дәрес эшкәртмәсе.



Яр Чаллы


Дәрес төре. Әдәби әсәрне анализлау (белемнәрне гамәлдә куллану) дәресе.

Максатлар. 1) Комедия жанрындагы әсәрнең төп эчтәлеген, идеясен табу,

авторга бәя бирү өчен шартлар тудыру;

2) Чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару өчен юнәлеш

бирү;

3) Мәдәни булуның асылына төшенергә, спектакль-тамаша

карау этикетын аңларга булышу;

Материал. IX сыйныф өчен әдәбият дәреслеге, 21-31 битләр; Г.Исхакыйның

"Сайланма әсәрләр" җыентыгы, Тарих-2002; Д.Ф.Заһидуллина-

ның "Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы", К.,

"Мәгариф",2000; З.Н.Хәбибуллинаның "IX сыйныфта әдәбият

укыту" методик кулланмасы, 18-22 битләр; А.Г.Яхинның

курсларыннан лекция һәм сыйныфлар өчен методик ярдәмлек

материаллары.

Җиһазлау. Г.Исхакыйның портреты, драма әсәренә анализ схемасы, персо-

наж рәсемнәре;

Дәрес планы.

1. Оештыру моменты. Сәламләү. Дәрестә эшләү өчен уңай мотивлар тудыру. Максатлар белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

- әдәби төрләрне искә төшерү, әсәрнең жанрын билгеләү;

- әсәрнең сюжетын сөйләү;

3. Комедиягә анализ ясау.

-сәхнә өчен язылуы;

-конфликты;

Ял (Мәдәни булу ни дигән сүз?)

-образлар системасы;

- комедиягә хас элементлар;

- декорация теле.

- әсәрнең әһәмияте;

4. Йомгак. Авторга бәя бирү (индивидуаль чыгышлар).

5. Өй эше бирү.

6. Бәяләү.


Дәрес барышы.


1. Оештыру моменты.

- Хәерле көн, укучылар! Бүген без, Г.Исхакый иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, "Җан Баевич" комедиясенең эчтәлеген табарбыз, авторга бәя бирербез.

2. Актуальләштерү.

- Искә төшерик, әдәбиятта әсәрләрне нинди төрләргә бүлеп йөртәбез?

- Чәчмә әсәрләр (проза), тезмә әсәрләр (лирика), драма әсәрләре.

- Драма әсәрләре үзләре жанрларга бүленәләр. Ниндиләргә?

- Драма, трагедия, комедия жанрлары.Ә без өйрәнә торган әсәр комедия төренә карый.

- Драма әсәрләре башка төрләргә кайсы яклары белән охшаган?

- Чәчмә әсәрләргә вакыйгалардан торуы белән, тезмә әсәрләргә персонажларның хис-кичерешләре ягыннан охшаган.

- Әсәргә анализ ясар өчен, башта сюжетны сөйлик, өй эшен тикшерик.

(укучылар кыскача сюжетны сөйлиләр)

3. Комедиягә анализ.

(укучылырга схемалар таратыла)

Драма әсәренә анализ.

1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль, музыкаль комедия), башка жанрлар белән уртак яклары.

2. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары).

3. Жанр үзенчәлекләре:

- сәхнә өчен язылуы;

- каршылык;

4. Образлар системасы.

5. Драма әсәренә хас элементлар, аларның автор идеясен ачудагы роле.

6. Драманың декорация теле.

7. Әсәрнең әһәмияте(идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта торган урыны).

- Бергәләп драма жанры үзенчәлекләрен "Җан Баевич" комедиясе мисалында тикшерәбез.

- Драма әсәренең төп үзенчәлеге шунда - ул сәхнә өчен языла. Драматург вакыйгаларны катнашучыларның үз-үзләрен тотышы, кул һәм йөз хәрәкәтләре, әйткән сүзләре белән "ясый".

- Әйдәгез шушы урында иптәшләрегезне Шакирҗан һәм асрау ролендә сынап карыйк. (ике укучы өзек күрсәтә)

- Иптәшләрегезгә бәя бирегез.

- Шакирҗанның тәрбиясезлеге аның сүзләрендә, кыяфәтендә, гамәлләрендә чагыла.Асрауның гаебе юк, ул үзен ничек бар, шулай тота.

- Әсәрне сәхнәдә куюда күп кеше катнаша (драматург, режиссер, костюмчы, гример, рәссам, артистлар), шуңа күрә карап утыручы тамашачының тәртибе бик мөһим.

- Драма әсәрләренең икенче үзенчәлеген атагыз.

- Мондый әсәрләрнең нигезендә каршылык ята.(укучылар конфликтның каршы якларын дәфтәгә язалар)

Шакирҗан - Җан Баевич

(бер кешенең үз эчендәге конфликт)

Димәк, төп конфликт - эчке бушлыкның дәрәҗәгә омтылуы.

Ял.

- Мәдәни булуны сез ничек аңлыйсыз? (укчылар үз фикерләрен әйтәләр, төркемнәрдә бәхәс)

- Анализда киләсе адым - комедиядә образлар системасын барлау.

- Төп образ - Шакирҗан, чөнки бөтен вакыйгалар шул герой тирәсендә. Ә калганнар Шакирҗанның чын йөзен ачар өчен бирелә.

- Сәхипҗамал, тегүче, графиня образларын өч рәткә бүлеп бирик. Бергә киңәшеп, аларга характеристска бирик. (схемалар кулланыла)

- Драма әсәрләренә хас элементларны атагыз.

- Персонажлар исемлеге, ремаркалар, диалог, индивидуаль сөйләм;(мисаллар китерәләр)

- Декорация теле турында сөйләшик. (төсләр, детальләр)

- Шакирҗаннар өендә зал интерьерын табып укыгыз, автор идеясен ачуда аның роле бармы? (укыйлар)

- Зәвыксыз бизәлгән йорт хуҗасының культурасыз булуын күрсәтә. (Җан Баевичны рәсемгә төшереп килгән укучылар эшенә бәя бирелә)

- Анализның соңгы адымы-әсәрнең әһәмиятенә тукталыйк. Шакирҗан кебек кешеләр бүген дә очрыймы?

- Үзе надан булып та властька үрмәләүчеләр, тәмле аш та әзерли белмичә мин пешекче дип матанучылар, һ.б.

- Димәк, Җан Баевич - дөнья әдәбиятында бер классик тип. (рус әдәбиятыннан мисаллар китерергә була). Әсәрнең тема, идея һәм проблемасын ачыклыйк. Бер Шакирҗан турында гына әйтергә теләде микән автор?

Тема - милләт язмышы, әхлак, ата-ана һәм бала;

Прблема - милләтне түбәнлектән ничек коткарырга;

Идея - милләт дәрәҗәсе һәр кешенең тәрбиясеннән башлана;

4. Йомгак.

- Шундый югарылыктагы әсәр язган Гаяз Исхакый үзебезнең Чистай җирлегендә туып үскән. Ләкин үз милләте турында кайгыртып, тынычлап, үз илендә дә иҗат итә алмаган ул. Мәсәлән, бу комедиясен дә автор Берлинда 1923 елда яза. Г.Исхакыйның чит илдәге тормышы һәм эшчәнлеге турында эзләнү өчен ике укучыга эзләнү-тикшеренү эше бирелгән иде. Хәзер аларга сүз бирик. (укучылар чыгышы)

5. Өйгә эш бирү.

- Киләсе дәрестә сыйныфтан тыш уку дәресе була, китапханәдән "Зөләйха " драмасын алып укырга тәкъдим итәм.

6. Бәяләү


© 2010-2022