«Күңел түремдәге якты кояш»

Сыйныф  сәгатенә  әзерлек  5-6 көн алдан башланды. Укучыларга ана образын чагылдырган әсәрләр укырга, ә дәрескә чакырылган әниләргә балалары турында инша язарга кушылды.    Бүлмәне җиһазлау өчен чәчәкләр рәсеме,  “Әнкәй –җирдә иң зур кеше” дигән плакат язып эленде. Кирәкле җырлар язылган магнитофон тасмалары  яки диск булдырылды. Китап күргәзмәсе эшләде. Максат:  балаларның  ана алдындагы бурычы ни дәрәҗәдә зур булуын    төшендерү; тәрбия һәм белем чыганагы буларак сәнгатьнең башка төрләре белән  кызыксыну уяту.     Җиһазлау : язучыларның  әниләр турындагы әсәрләре,   җырлар,  плакат.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Күңел түремдәге якты кояш)

Максат: балаларның ана алдындагы бурычы ни дәрәҗәдә зур булуын төшендерү; тәрбия һәм белем чыганагы буларак сәнгатьнең башка төрләре белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау : язучыларның әниләр турындагы әсәрләре, җырлар, плакат.

Сыйныф сәгатенә әзерлек 5-6 көн алдан башланды. Укучыларга ана образын чагылдырган әсәрләр укырга, ә дәрескә чакырылган әниләргә балалары турында инша язарга кушылды.

Бүлмәне җиһазлау өчен чәчәкләр рәсеме, "Әнкәй -җирдә иң зур кеше" дигән плакат язып эленде. Кирәкле җырлар язылган магнитофон тасмалары яки диск булдырылды. Китап күргәзмәсе эшләде.

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз - кадерле әниләр, укучылар. Бүгенге дәресебез Әниләр бәйрәме алдыннан уздырыла. Шул уңай белән сезне, хөрмәтле әниләр, бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, пар канатлар, балаларыгызның акыллы булып үсүен телим. Хәзер яңгыраячак җыр-көебез барыгызга да бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

  1. Төп өлеш.

  • Укучылар, әле генә матур көй, җылы сүзләр ишеттек. Әниләргә багышлап күпме шигырьләр, әсәрләр иҗат ителә. Әйдәгез, бергәләп тагын бер кабат барлап чыгыйк . (Укучылар укыган әсәрләрен әйтәләр. Укытучы алдан тактага кайбер әсәрләрнең исемен яза, ләкин каплап куя, соңыннан ача. Дәфтәргә тема, әсәр исемнәре языла: Х.Сарьян "Бер ананың биш улы", Ә.Еники "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", Р.Фәизов " Ике әни", А.Шамов "Госпитальдә", Ш.Хөсәенов "Әни килде", Р.Батулла "Кичер мине, әнкәй", М.Кәрим "Айгөл иле", М . Горький "Мать" , Р.Миңнуллин шигырьләре һ.б.)

  • Җир йөзендә әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре бар, бәхетсезләре дә очрый. Ләкин бар аналарны да берләштергән уртак сыйфат бар. Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди сыйфат икән?

( Беренчедән, алар барысы да - әниләр. Икенчедән, алар балаларын кайгырталар, яраталар, һәрвакыт алар турында уйлыйлар.)

  • Димәк, аналарның күңеле кемдә дип әйтә алабыз? (Балада )

  • Шушы фикерне дәлилләүче нинди мәкаль ишеткәнегез бар? Ничек аңлата аласыз?: ( Ана күңеле балада, бала күңеле далада. Әни кеше һәрвакыт баласы турында уйлый, ә баланың күңеле әнисендә түгел, ул чит нәрсә хакында уйлана. )

  • Укучылар, ә "бала күңеле кемдә соң?" соравына ничек җавап бирербез икән? ( Күп балалар әниләре турында уйлый. Ләкин күңеле далада булган балалар да бар шул. Анасын байлыкка, акчага, сөйгән кызга-егеткә алыштыручылар да бар)

  • Шулай, укучылар, кызганычка каршы, ана алдындагы бурычны онытучылар күп шул хәзерге заманда.

  • Син кем генә булсаң да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, сиңа әниең яшәү бүләк иткән. Минем кулымда- "Мәйдан" журналы. Рахмай Хисмәтуллинның "Әнәк имәннәре" язмасында Президент М.Ш.Шәймиевнең әнисе турында язылган. Ул - безнең күрше авыл - Усы кызы. Аның турында язылганнар белән укып танышыйк. ("Мәйдан", №10, 2004 ел, 107 бит.)

  • Менә сезнең дә әниләрегез монда утыра. Һәрберегез әниләрегезне котлап матур сүзләр әйтсәгез иде.

Барыбыз да әниләргә бәхет телибез. Балалар, сезнеңчә ничек, ана бәхете өчен нәрсә кирәк? (Улының яки кызының аны картайгач та хөрмәт итүе, яратуы кирәк,)

  • Хәзер укыячак шигырь бу фикерне тагын бер кат раслый.Әйдәгез, бергәләп шигырьне тыңлыйк әле.

Тәпи басып бераз тел ачылгач,

Әниләрнең карап күзенә

Без әйтәбез: "Әни, үсеп җиткәч,

Тәти күлмәк алам үзеңә."

Тәмле телле булып әниләргә

Әллә ниләр вәгъдә итәбез.

Вәгъдә итәбез дә, үсеп җиткәч,

Өйне ташлап ерак китәбез.

Көч-куәте беткәч, әти-әни

Игелек көтә бала-чагадан.

Сабый чакта әйткән вәгъдәләре

Кабат искә төшә яңадан.

Балачакта әйткән вәгъдәләрне

Үтәмичә дөнья куабыз.

Бер уйласаң, без бит әниләргә

Терәк булыр өчен туганбыз. (Авторы - Хабибуллина С)

Укучылар, шагыйрьнең безгә җиткерергә теләгән төп фикере шигырьнең кайсы юлларына салынган? ( Без бит әниләргә терәк булыр өчен туганбыз.)

  1. Йомгаклау.

  • Кадерле укучылар! Сезнең бу җавапларыгыз, фикерләрегез бервакытта да хәтерегездән чыкмасын, эш-гамәлләрегездә чагылсын иде. Әти-әниләрегезнең ныклы терәге булсагыз иде.

Хөрмәтле әниләр! Бүгенге дәрестә балаларга билге куелмый. Билгене Сез һәм тормыш үзе куячак. Ә мин аның бик зур "бишле" билгесе булуын телим. Әниләребезнең догасы һәрберебезне хәвеф-хәтәрләрдән, ялгышлардан сакласын иде.

Сыйныф сәгатебезне язучы Фоат Садриевнең "Таң җиле" романыннан алынган өзек белән төгәллик:

"Кадерле укучым!

Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел - болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.

Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел - болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, "балам, бәгырь итем" дип күргән ачы газап-михнәтләреннән."














© 2010-2022