Мероприятие ко дню учителя на татарском языке

Данный сценарий можно использовать для проведения общешкольного праздника, посвящённого Дню УЧИТЕЛЯ. Выдержка из текста: 6, 7 нче класс кызлары башкаруында “Чива-ва” биюе Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез. 1. а.б. Хөрмәтле мәктәп директорыбыз Фирдәвес абый Мәгъдәнур улы, директор урынбасарлары Рәмзия апа Кәгап кызы, Венера апа  Кыңгыраулар чыңлый...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

МБББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"




Мероприятие ко дню учителя на татарском языке


( 6, 7 нче класс укучыларының

укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе)









2013 - 2014 нче уку елы

6, 7 нче класс кызлары башкаруында "Чива-ва" биюе

1 а.б.

Нинди матур сүзләр табыйк

Сезне котлап бүген кичәдә

Иң зурысы сәламәтлек кирәк

Тормыш күперләрен кичәргә

Җәлләмисез һич тә хезмәтегезне

Эшләгәннән кеше үлми бит

Бу дөньяда кеше рәхмәт алып яшәмәсә

Кеше үзе рәхәт күрми бит

Бәйрәм белән сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе

Дөнья серен миңа өйрәтүче

Яшь җаннарга ходай илчесе.

6 нчы класс укучысы Галиев Илнар башкаруында "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры

  1. а.б.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез.


  1. а.б.

Хөрмәтле мәктәп директорыбыз Фирдәвес абый Мәгъдәнур улы , директор урынбасарлары Рәмзия апа Кәгап кызы, Венера апа Мизхәт кызы

Эшкә диеп һәр көн иртән

Безнең янга киләсез

Күңелегездәге нурларны

Безгә бүлеп бирәсез

Зурая бара йөрәктә

Сез кабызган очкыннар

Гүя сездә без белмәгән

Без күрмәгән тылсым бар.

1 укучы: Яшәгән һәр көнең,

Эшләгән һәр эшең

Сузылыр якты бер нур булып.

Сайлаган юлыңа

Гомерең буена

Рәхмәтләр өелсен тау булып.

2 а. б. Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Тыңлагыз балалар тавышын.

Шушы җырыбыз аша җиткерәбез

Сезгә рәхмәтләрнең олысын.

"Кояшлы сентябрь" җыры


  1. а.б.

Хөрмәтле өлкән укытучыбыз Сәлимә апа

Очар кошлар күкне сагынгандай

Ашыгасыз һәр көн мәктәпкә

Аңлатасыз тормыш, яшәү фәнен

Өйрәтәсез фәкать әдәпкә.

Сез янасыз яшәү дәрте белән

Күзегездән очкын чәчелә

Еллар гына менә эзсез үтми

Көмеш карлар куна чәчегезгә.

Сез чәчәсез белем орлыкларын

Биреп бөтен күңел җылыгызны

Сезнең йөрәк - нурлы бер йолдыз ул

Яктыртасыз барыр юлыбызны.

2 .а.б.

Сезнең өчен башлангыч класс укучылары "Татар халык бию"ен башкаралар

2 укучы. Укытучым!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора

Алар сине әниседәй якын күрә.

3 укучы:

Кыңгыраулар чыңлый.

Ап-ак киемнәрдән

Әйтерсең лә инде фәрештә.

Кояш булып, белем нуры сибеп

Укытучы керә дәрескә

  1. а.б.

Исемдә алтын сукмакка,

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген,

Үрелеп ачкан көнем.

Укытучым, шундый назлап,

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың,

Бәләкәй йөрәгемә.

Син җитәкләп мендең мине,

Тауларның биегенә.

Алып киттең далаларга,

Диңгезләр киңлегенә.

4 укучы. Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың.

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

5 укучы

Истә әле, каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга, сез,

Тотып башта нәни куллардан.

Өйрәтте безне апабыз,

Хәреф танып, саннар санарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итергә.

1 а.б. Кадерле укытучыларыбыз Иркия апа, Дилә апа. Сезнең алда баш иябез Зинько Кирилл башкаруында бу җыр сезнең өчен яңгырый "Любимые глаза учителей"

6 укучы. Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,

Елый-елый озатасың син аларны.

7 укучы

Укытучым!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.

Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

  1. а.б.

Каршы алды мине анам кебек

Укытучым, сузып кулларын.

Искә төшә иң беренче тапкыр

Шигырь сөйләп торганым.

Җылы караш, назлы сүзләрегездән

Тойдым сезнең йөрәк җылыгызны

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп алыгыз сез бу җырны.

Хөрмәтле Марат абый, Лиюзә апа, Гөлчәчәк апа, сезнең хөрмәткә Тазиева Ильвина башкаруында "Укытучыма" җыры.

  1. а.б.

Алтын яфрак ява урамнарга

Сукмакларга ява, юлларга

Сез атлыйсыз авыл урамыннан

Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк аның өчен

Ял йокыңны онытып янарга.

Һәм сакларга кирәк сүндермичә

Аларга дип яккан учакны

Үз балаңа күпме җылы кирәк

Безгә дә бит кирәк шул чаклы.

Хөрмәтле Гүзәл апа, Гөлнара апа. Бу шигырь юлларын Сезгә багышлыйбыз.

8 укучы

Мухутдинова Луиза шигырь сөйли

9 укучы

Ышаныгыз, без һәрвакыт

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы- хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.

Өлкән класс укучылары башкаруында татар халык биюе

2 а.б.

Укытучының сайлаган һөнәре

Авыр да, катлаулы да

Илем һәм халкым алдында

Хөрмәтле, мактаулы да.

Кеше тәрбияләвендә аның

Зурлыгы, олылыгы.

Әнә шуннан килә булыр

Педагог горурлыгы.

Горурлыгы белән рәттән

Аның хыялы да бар.

Укытучыга ярдәм итәр өчен

Чыгарсыннар иде роботлар.

Атнага бер кино карар иде

Укыр иде повестьләр

Ясар иде рәсем, ял да итәр иде

Робот юк шул, шуңа вакыт тар.

10 укучы

Иң беренче булып киләсез дә,

Иң азактан кайтып китәсез.

Барыбыз турында да кайгыртуы

Җиңел түгелдер ул, беләбез.

1 а.б.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньдагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Шуңа күрә инде, укытучым

Уйланабыз җыелып без бергә

Бәйрәмеңә нинди олы җиңү

Нинди гөлләр белән килергә.

Укытучым, гүзәл бәйрәмеңә

Телибез җыр бүләк итәргә.

Күңелебездәге олы рәхмәтебез,

Изге теләкләрне әйтергә.

Җыр "Укытучы", чәчәк тапшыру


  1. а.б.

Укытучы метеор шикелле ул

Уттай янып үтә гомерен.

Адым саен ул кабыза бара

Нәни дусларының күңелен.

Картаер бер, ләкин ул кабызган

Янар тауларны сез күрерсез.

Аның гомере шул тауларда булыр

Укытучы эше үлемсез.

1 а.б.

Ясар идем мин бер үлчәү җиһанда,

Бар һөнәрне үлчәр идем мин анда.

Аңлатырга күңелдәге хисләрне

Җитәр микән тәлинкәнең көчләре?

Бөтен асыл сыйфатларны җыйган ул,

Күңеленә мәрҗән итеп куйган ул.

Нинди зат ул мондый олы йөрәкле?

"Укытучы" дип әйтеп тору кирәкме?

2 а.б.

Килә-китә кеше бу дөньяга

Кала белем, кала яктылык.

Тоягыннан очкын чәчә-чәчә

Вакыт аты чаба атылып.

Үрелә кеше Айга, йолдызларга,

Бөтенесен килә беләсе,

Җиде катлы күкләр ишегенең

Биектә тора ләкин келәсе.

Ә ачасы килә.

Тик ачарга

Ярамый шул гади ачкычлар

Тартыла җан һаман яктылыкка.

Ымсындыра серле балкышлар.

Офыкларның зәңгәрлеген эчеп

Якты төсләр җыеп күңелгә.

Вакыт аргамагын иярли дә

Үрләренә кеше үрелә.

Сезнең өчен башкорт халык биюе. Бии Мухутдинова Луиза

1а.б.

Олылык, гадилек, тыйнаклык-

Сездәге иң матур сыйфатлар.

Һәркемгә сөйкемле күрсәткән

Тагын нинди бик күркәм сыйфат бар.

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче.

Һәм сердәш буларак

Кадерле безгә Сез.

2 а. б.

Әй аңлыйсы иде килә бу дөньяны

Әй ачасы килә серләрен.

Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен

Кемнәр белә икән телләрен

Кемнәр ачар күңел күзебезне

Гүзәллеккә булыр кем юлчы

Сорау бирде - шул чак күз алдыма

Килеп басты минем укытучы.

Ул ниндидер горур һәм иллаһи

Йөзләрендә серле яктылык.

Иярәсең аның артыннан син

Кулларында аның ачкычлыр күп.

Серле яктылыкка тартылып

Серле мәгарәләр ачкычы

Шул ачкычлар белән ачыладыр

Бик күп кешеләрнең язмышы.

Биеклеккә басма сала-сала

Вакыт көчен тормый исәпләп

Алып бара бит ул кешелекне

Йолдыз юлларыннан җитәкләп

Югарыда анда дөнья башка

Иңнәреңә нурлар ишелә

Яктылыкка күңел сусаганда

Күкләр, юллар, кирәк кешегә

Күкләр, юллар кирәк кешегә.


  1. укучы

Балачакның сабыр әнкәсе Сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай Сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!


  1. кучы

Укытучым! Алтыннардан коеп

Салган һәйкәл генә аз сиңа.

Кешелеккә илткән изгелегең

Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!

Синтезаторда 7 класс укучысы Зинько Кирилл башкаруында «Школьный вальс», өлкән класс укучылары кушылып бииләр


© 2010-2022