Внеклассное мероприятие на тему Праздник нового года 2 класс

Раздел Классному руководителю
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ.

.


Алып баручы:

Хәерле көн, дуслар! Исәнмесез! Туган җиребезгә яңа ел килә. Без бүген чыршы бәйрәменә җыелдык. Яңа ел котлы булсын! Күп итеп шатлыклар алып килсен!

-Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Бар табигать ап-ак кардан

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып,

Тора залыбыз уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

Бизәкләрең тагын да

Матуррак балкысын,

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен яңа ел.

Телибез тыныч тормышлар,

Котлы булсын яңа ел!

Барысы бергә: Котлы булсын яңа ел! (Чыршының утлары кабына)

Чыршы тирәле җырлап әйләнү: Бигрәк күңелле Чыршы бәйрәме...

Чыршының утлары сүнә.

Алып баручы:

Чыршының утлары сүнде,

Карагызчы, балалар.

Көчле җил исеп киттеме?

Ник янмый икән алар?

Бәйрәмебез әле яңа

Башланып кына китте.

Чыршы балкып торсын иде,

Ничек кабызыйк инде?!

Укучылар:

Тылсымлы сүзләр белән!

Алып баручы:

Кем белә соң ул сүзләрне?

Укучылар:

Кыш бабай!

Алып баручы:

Әйе шул! Әйдәгез, балалар, Кыш бабайны чакырыйк!

(Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!)

Ишектән Кыш бабай булып киенгән Шүрәле керә.

Шүрәле:

Китегез, кит юлымнан.

Исәнмесез, минем балаларым,

Күз нурларым, алмаларым.

Яңа ел белән сезне,

Котлыймын үзегезне!

Яңа елда телим сезгә

Күп төрле начарлыклар

Тфү,тфү, ялгыш әйттем,

Телим гел яхшылыклар.

Алып баручы:

Бу Кыш бабай никтер сәеррәк әле. Исәнме, Кыш бабай!

Шүрәле:
Исәнме, Чибәркәем,

Яшел песи күзкәең.

Ай, тфү, ялгыштым,

Бәхетле бул гөлкәем.

Алып баручы:

Туктале, Кыш бабай. Син чып-чын Кыш бабаймы соң?

Шүрәле:
Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул. Менә сакалым, менә чапаным, менә таягым, бүрегем, итегем.

Алып баручы:

Әгәр син чын Кыш бабай икән, Яңа ел турында берәр җыр җырлап күрсәт!

Шүрәле:
Нигә җырламаска? Кыш бабай булыйм да, шуны да белмим ди.

Алып баручы:

Җырла, алайса!

Шүрәле:
Кайдадыр бер елгада

Сары керпе утырган.

Алып баручы:

Елгада?

Шүрәле:
Юк,юк, урманда. Әйе, кайдадыр бер урманда.

Алып баручы:

Сары керпе буламыни?

Шүрәле:
Яшел керпе.

Алып баручы:

Яшел керпе?

Шүрәле:
Чыршы! Әйе,әйе, исемә төште, чыршы! Чыршы яшел була бит әле.

Алып баручы:

Шуннан.

Шүрәле:
Хәзер аңа туфлиләр дә, таяклар да эленгән.

Алып баручы:

Нәрсәләр эленгән?

Шүрәле:
Урындыклар,өстәлләр.

Алып баручы:

Балалар, Кыш бабай дөрес әйтәме?

Юк, әлбәттә. Менә бит балалар үзеңнән көләләр. Алар синең Кыш бабай түгел икәнлегеңне күптән белделәр инде.

Шүрәле:
Сез нәрсә? Мин бит бик карт. Карт кешенең хәтере фьют. Менә бер уйнап алыйк әле.

Алып баручы:

Әйдә инде, ышандырырга тырышып кара алайса.

Уен. (Ха-ха-ха!)

Алып баручы:

Ярый, монысы ярыйсы. Ә кая синең оныгың -Кар кызы?

Шүрәле:
Менә бит минем кызым. Әйдә, кызым, биеп күрсәт әле.

Кар бөртеге биюе.

Шүрәле:
Нәрсә, шәп бииме Кар кызым?

Алып баручы:

Әйе, Кар кызың бик матур. Чын Кыш бабай булгач безгә чыршының утларын яндырып бир әле.

Шүрәле:
Ай,үләм! Чепуха! Шуңа аптырап утырасызмы? Балалар, сездә шырпы бармы?

Алып баручы:

Нинди шырпы!?

Шүрәле:
Сез нәрсә? Кем дип уйлыйсыз мине? Ни белән яндырырга тиеш соң мин аны?

Алып баручы:

Тылсымлы сүзләр белән.

Шүрәле:
Ә, әйе, шулай бит әле.

Мин Шүрәле,Шүрәле

Мине, Чыршы, күр әле.

Утларыңна балкыт син,

Кети-кети уйнат син!

Алып баручы:

Менә, ниһаять, үзеңне таныттың. Син Шүрәле.

Шүрәле:
Әйе, мин Шүрәле.

Алып баручы:

Кит, Шүрәле, урманыңа. Бармагыңны тагын бүрәнәгә кыстырырбыз бит.

Шүрәле:
Мин, Шүрәле, Шүрәле,

Әгәр дә мин теләсәм

Һәрбер мәктәпкә керәм,

Укытучыларны биетәм,

Балаларны сикертәм,

Кети-кети!

Йөгерешегез, шаярыгыз,

Сызгырыгыз, көлегез,

Үртәшегез, елагыз.

Мин - Шүрәле, белегез!

Алып баручы:

Әле син шулаймы, Шүрәле. Менә Кыш бабайга барысын да сөйләп бирербез, ул сине бәйрәмгә чакырмас. Балалар, тыңлагыз әле. Кемдер килә бугай.

(Кыш бабай турында җыр яңгырый. Юлбарысны җитәкләп Кыш бабай керә)

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар, котлы булсын яңа ел!

Укучылар:

Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай юлбарысны урындыкка бастырып сөйләтә.

Юлбарыс: Мин яңа ел...

Кыш бабай:

Шүрәле дә килгән икән бәйрәмгә.

Алып баручы:

Әйе, Кыш бабай. Менә Шүрәле безне алдамакчы булды бит әле. Син булып киенгән дә. Бәйрәмне бозарга теләде.

Кыш бабай:

Начар эшләгәнсең, Шүрәле.

Шүрәле:
Мин шаярдым гына.

Кыш бабай:

Усал итеп шаяргансың. Сине бәйрәмнән куарга туры килә.

Шүрәле:
Сез мине куа алмыйсыз!

Кыш бабай:

Нишләп?

Шүрәле:
Син, Кыш бабай, чыршы утларын кабыза алмыйсың. Мин аны сихерләдем. Сез минем теләгемне үтәсәгез генә аның утлары яначак.

Кыш бабай:

Алдыйсың.

Шүрәле:
Яндырып кара, алайса.

Кыш бабай:

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син.

Алып баручы:

Балалар, ягез. Сез дә булышыгыз әле.

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син.

Чыршы кабынмый.

Кыш бабай:

Ярый, Шүрәле, әйт. Нинди үтенеч ул?

Шүрәле:
Булдыра алмассың бит, Кыш бабай!

Кыш бабай:

Тыңлыйм, әйт үтенечеңне.

Шүрәле:
Минем теләгем шул, тышта буран бөтен җиргә карлар тутырганда да безнең бүлмәдә ямьле җәй булсын!

Кыш бабай:

Җәй? Нинди җәй?

Шүрәле:
Менә шундый, җылы җәй. Миңа урманда салкын, минем җылынасым килә. Ярый, мин урманда җәйне көтәрмен, ә сез уйлагыз. Хушыгыз. (Чыгып китә)

Кыш бабай:

Балалар, нәрсә ул җәй?

Алып баручы:

Кыш бабай, борчылма. Без сиңа булышырбыз. Балалар, әйдәгез Кыш бабайга җәйнең нинди булуын әйтик әле.(Җылы, якты, чәчәкле..)

Кыш бабай:

Менә рәхмәт балакайларым. Матур вакыт икән ул җәй дигәнегез. Кызганыч, минем аның белән бер дә очрашканым юк.

Алып баручы:

Кайгырма, Кыш бабай, син бит тылсымчы.

Кыш бабай:

Әйе шул, кызым. Бер теләгем бар минем. Чыршы бәйрәмендә җәйге чәчәкләрегезне күрәсем килә минем.

Алып баручы:

Була ул, бабакай.

(Чәчәкләр җыю уены)

Кыш бабай:

Бигрәк матур чәчәкләр. Ә сез җәй көне тагын нинди уеннар уйныйсыз, миңа уйнап күрсәтегез әле!

Уен.Түгәрәк туп.

Кыш бабай:

Уеныгыз бик ошады, тик җылыта башлады бит әле. Әйдәгез, хәзер минем уенны уйныйк инде.

Уен.Кар җыю.

Алып баручы:

Кыш бабай, синең гөмбәләр дә күргәнең юктыр әле. Әнә күпме гөмбә бездә.

Гөмбәләр уены.

Кыш бабай:

Ай,яй, шәп гөмбәләр!

Шүрәле:(йөгереп керә)

Булдырдыгыз да инде, рәхәрләнеп гөмбәләр дә, чәчәкләр дә җыйдым. Җылындым. Сез минем үтенечемне үтәдегез бит. Шуның өчен минем дусларым сезгә биеп күрсәтәбез диләр. Биетегез инде аларны.

(Шүрәлеләр бии)

Кыш бабай:

Шүрәле, мин сине кызык итәм хәзер.

Әфсен-төфсен, җилләр иссен,

Буран чыксын, давыл купсын.

Бу Шүрәле безнең яннан

Эһ! - дигәнче юк булсын!

(Шүрәле әйләнә-әйләнә чыгып китә)

Алып баручы:

Ай-һай, гайрәтле соң үзең, Кыш бабай! Күз ачып йомганчы юк булды бит Шүрәле!

Кыш бабай:

Әйдәгез, балалар, чыршының утларын яндырыйк инде.

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!

(Чыршының утлары кабына)

Кыш бабай:

Басыгыз чыршы тирәли,

Бер җырлап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле.

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

Чыршы тирәли җырлап әйләнү.(Кыш бабай, Кыш бабай, исән-сау килдеңме?)

Кыш бабай:

Бәйрәмебез бик күңелле булды. Китәр вакыт та җитте.

Алып баручы:

Кыш бабай, балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син!

Кыш бабай:

-Кыш бабагыз биедеме?

- Кыш бабагыз җырладымы?

-Кыш бабагыз уйнадымы?

-Нәрсә онытты соң Кыш бабай?

(Күчтәнәчләр!)

Кыш бабай кәрзинен алып чыршы янына утыра. Яхшы укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшыра. Укучылар шигырьләр сөйлиләр, бииләр, җырлыйлар.

Кыш бабай:

Бик күңелле үтте бәйрәм

Миңа кирәк китәргә.

Телим сезгә яңа елда

Тагын да зур үсәргә.

Дус булыгыз хезмәт белән,

Шатлык китерсен һәр көн.

Яңа елда мәрхәмәтле,

Бәхетле булсын һәркем.

Кыш бабай чыгып китә. Уеннар дәвам итә.


© 2010-2022