Һөнәр сайлау - язмыш сайлау ачык сыйныф сәгате

Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Максат: Укучыларга һөнәри юнәлеш билгеләргә ярдәм итү, халык поэтик иҗатында балага хезмәт тәрбиясе бирү һәм һөнәр өйрәтүгә караган кыйммәтле, мөһим фикерләр белән таныштыру, аларның милли үзенчәлекле нигезен. Тормыш белән бәйләнешен төшендерү; укучыларның танып белү эшчәнлеген һәм БСТ үстерү, яңа һөнәри үзаң формалаштыру.


  1. Оештыру моменты.

  2. Ориентлашу этабы.

-Хәерле көн, укучылар! Кәефегезне күтәрү өчен бер мәзәкне искә төшереп китик әле. Халык әйтсә, хак әйтә, шаярып әйтә. әмма һәр шаяруның төбендә сабак та, гыйбрәт тә бар.

Ике дус сөйләшә:

-Син укырга кая кердең?

-Медицина институтына.

-Бик әйбәт. Ә мин ветеринария институтына. Димәк, укып бетергәч, бер-беребезне дәвалый алачакбыз икән дигән сүз. (мәзәкнең мәгънәсен табу).

Kешенең нинди асыл сыйфатлары югары бәяләнә?

А.Б. кешенең нинди асыл сыйфатлары югары бәяләнә?

Кеше өчен иң әүвәле - намус, дигән.

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән,

Байлык өчен илен - көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

Икенчесе иң кыйммәтлесе - гакыл, дигән,

Гакылсызда тәүфикъ ягы такыр, дигән,

Гакылсызда намус та юк,иман да юк,

Ялганга ант итеп, барын сатыр, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе- күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы.

Яшәмә дә, үлеп, җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табыр, дигән.

Бер дә юкка ачуланып, дөнья бозу,

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

  1. Һөнәрләрне ничек сайлыйбыз?

  1. Иң беренче нинди һөнәрләр барлыгын белергә кирәк? Моны төрле белешмәләрдән, сүзлекләрдән, интернеттан карарга мөмкин.

Мәсәлән: архиолог, архитектор, банкир, биолог, биохимик, буфетчы, ветврач, геодезист, гистолог;

  1. Үзең өчен кызыклы, сәләтеңә туры килүче, хезмәт базарында кирәкле булган һөнәр сайларга кирәк.

  2. Һөнәрләрнең 5 тибын:

  • Кеше һәм табигать - эколог

  • Кеше һәм техника- инженер

  • Кеше һәм кеше- укытучы

  • Кеше һәм тамгалар системасы-программист

  • Кеше һәм сәнгать образлары-артист

4)Безнең шәһәр өчен нинди һөнәр ияләре кирәк икән? Моны без хезмәт биржасы аша белә алабыз. Мәсәлән:

-пешекче

-Эретеп ябыштыручы

-АВС категорияле машина йөртүчеләр

-Экологлар

-токарь, фрезировщиклар

-Татар халкы электән үк нинди хезмәт белән шөгыльләнгән? Аларның хезмәткә мөнәсәбәте нинди булган?

-Татарлар җир эше, сәүдә яки нәрсә дә булса җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. Алар эштә үзләрен булдыклы, намуслы, чыдам итеп тоталар. Гаделлек, аклык, төгәллек үрнәге күрсәтәләр.

-Балалар, һйнәр сайлаганда шулай ук гасырлар буе тупланган халык тәҗрибәсенә таянырга кирәк. Халык мәкальләрендә хезмәт, акыл һәм һөнәрчелек темалары киң урын алып тора.

  • Эшнең башы-ният.

  • Киңәшле эш таркалмас

  • Тәвәккәл таш яра

  • Башланган эшнең беткәне яхшы

  • Игелекле эшнең иртә-киче юк

  • Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт.

  • Һөнәрле үлмәс,.....

  • Булганны кем дә эшли,.....

  • Эшлеклене мал басар,.....

  • Уңган кеше кылны кырыкка....

  • Бер яхшы эш.....

  • Татар халык әкиятләрендә дә һөнәр белү геройларны зур бәлаләрдән коткара.

Таңбатыр-энәсен утта кыздырып. Кармак ясый.балык тотып,туйганчы абыйларына ашата.

Үги кыз- эш белүе аркасында сандык тутырып энҗе-мәрҗән алып кайта.

"Ике ялкау". "Ялкау хатын" әкиятләрендә ялкаулык фаш ителә.

Нәтиҗә:бәхетле булу, матур яшәү өчен тырышып хезмәт итәргә, Һөнәрле булырга кирәк!


© 2010-2022