Габдулла Тукай – бөек шагыйрь

Тема: Габдулла Тукай - бөек шагыйрь. Максат: 1. Укучыларның  Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына керткән өлеше турындагы күзаллауларын үстерү; 2. Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; тел байлыкларын арттыру; 3. Әкиятләре һәм шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам  һәм соклану хисләре, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну тәрбияләү. Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе. Технологияләр: компьютер һәм мультимедиа технологияләре. Җиһазлау:  Г. Тукай портреты, балалар өчен чыгарылган китапларынн... Дәрес планы. I. Оештыру өлеше. II. Дәрескә максатлар. III. Өй эшен тикшерү. IV.  Фонетик зарядка. V.   Презентация буенча эш. VI. Сүзлек өстендә эш. VII. Дәреслектә бирелгән кыскача биографиясен уку. VIII. Физкульминут IX. Белемнәрне ныгыту. X. Йомгаклау. XI. Өй эше бирү. XII. Билгеләр кую.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Габдулла Тукай – бөек шагыйрь

Габдулла Тукай - бөек шагыйрь
(3 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен)


Тема: Габдулла Тукай - бөек шагыйрь.
Максат:
1. Укучыларның Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына керткән өлеше турындагы күзаллауларын үстерү;
2. Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; тел байлыкларын арттыру;
3. Әкиятләре һәм шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам һәм соклану хисләре, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе.
Технологияләр: компьютер һәм мультимедиа технологияләре.
Җиһазлау: Г. Тукай портреты, балалар өчен чыгарылган китапларыннан күргәзмә, Тукай премиясе алган кайбер композиторларның, балалар язучыларының портретлары, Г.Тукай иҗаты турында презентация, тест презентация , "Туган тел" җыры аудиоязмасы.
Дәреслек: Р.З.Хәйдарова "Татар теле", 3 нче сыйныф өчен дәреслек.

Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
II. Дәрескә максатлар.
III. Өй эшен тикшерү.
IV. Фонетик зарядка.
V. Презентация буенча эш.
VI. Сүзлек өстендә эш.
VII. Дәреслектә бирелгән кыскача биографиясен уку.
VIII. Физкульминут
IX. Белемнәрне ныгыту.
X. Йомгаклау.
XI. Өй эше бирү.
XII. Билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
- Исәнмесез , балалар! Хәерле көн!
- Балалар, сез дәрескә әзерме? Дәресне башлыйбыз.
2. Уңай психологик халәт тудыру.
- Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм. Укучы икәнемне һәрвакыт истә тотам. Шуңа күрә дәрестә дөрес итеп утырам.
3. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген көн нинди? Һава торышын тыңлап үтү.

II. Дәрескә максатлар.

- Без бүген сезнең белән Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшербез.

III. Өй эшен тикшерү.

57 нче бит, 4 нче күнегү.

IV. Фонетик зарядка.

Татар теленә генә хас хәрефләр кергә сүзләр уйлап әйтү.
Мәсәлән: яңгыр, көн ...

V. Презентация буенча эш.

- Без бүген сезнең белән Г. Тукай дөньясына сәяхәт итәрбез. Юлыбызда төрле биремнәр үтәргә кирәк булыр. Ә хәзер Габдулла Тукайның тормышы белән танышып үтик. (Г. Тукай турында презентацияне карау)
- Нәрсәләр аңлашылды? (Русча әйтеп китәләр)

VI. Сүзлек өстендә эш. Компьютер экранында яңа сүзләр языла. Укучылар кычкырып укыйлар һәм сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.

Сүзләр:
шагыйрь - поэт
бөек - великий
шигырь - стихотворение
тормыш - жизнь
(Хор белән кабат укып чыгалар. Эчтән кабатлыйлар. Экраннан рус сүзләре алына. Кайсы укучының ничә сүзне истә калдыруы тикшерелә.)

VII. Дәреслектә бирелгән кыскача биографиясен уку. (Укытучы укып күрсәтә)

1.Текстны эчтән укыту
2. "Чылбыр" буенча уку ( Беренче юлны - бер, икенче юлны икенче укучы укый.)

VIII. Физкультминут

Без урманга барабыз, барабыз ( йөрү хәрәкәтләре ясала).
Тәмлә җиләк җыябыз, җыябыз (иелеп җиләк җыю хәрәкәтләре ясала) .
Усал бүре күренә, күренә (курку хәрәкәтләре ясала, үз-үзләрен кочаклыйлар).
Өйгә таба качабыз, качабыз (йөгерү хәрәкәтләре ясала)

IX. Белемнәрне ныгыту

1.Тыңлап аңлау: Салкын кыш үтте. Ямьле яз җитте. Апрель - яз уртасы. 26 апрельдә Габдулла Тукай туган. Г.Тукай - татар халык шагыйре. Ул балалар өчен күп шигырьләр язган. Ул бары тик 27 ел гына яшәгән. 8 ел гына иҗат иткән.
- Текстта сүз нәрсә турында бара?
- Г.Тукай кем ул?

2. Грамматик бирем (тактада) - нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга.
Б...ек шаг...йр...; шиг...рьләр, әки...тл...р язган; ...лкән...р, к...чк...нәләр ...раталар; т...рм...ш юлы.

- Ә хәзер Г.Тукайның "Туган тел" җырын тыңлап үтәрбез.

3. Укырга һәм тәрҗемә итәргә.
- Г.Тукай - бөек шагыйрь. Ул - татар халык шагыйре.
- А.С.Пушкин - бөек шагыйрь. Ул - рус халык шагыйре.

4. Компьютерда күнегүләр. Тест сорауларына җавап бирү. (Презентация)
а) Габдулла Тукай татар халкының бөек...
1. Җырчысы
2. Рәссамы
3. Шагыйре

б) Габдулла Тукай .... авылында туган.
1.Кушлавыч
2.Кырлай
3.Кашлавыч

в) Казанда шигырь бәйрәме .... аенда уза.
1. Гыйнвар
2. Август
3. Апрель

г) Габдулла Тукай ничәнче елда туган?
1. 1886
2. 1986
3. 1958

X. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрес кемгә багышланды?
- Габдулла Тукай кем ул, кайчан туган?
- Ул кайсы халыкның шагыйре?
- Г.Тукай нәрсәләр язган?
- Шигырь бәйрәме кайчан була?

XI. Өй эше бирү.

Дәреслектә бирелгән биографиясе буенча Г. Тукай турында сөйләргә өйрәнеп килергә.

XII. Билгеләр кую. Дәрес тәмам.



© 2010-2022