8 нче Март бәйрәменә багышланган кичәгә сценарий

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хор «Бер кыз бала җыр чыгарган»


Сирень Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни дә ял итсен әле.

Айнур : Елмайса, йөзеннән анлыйм
Энкәемнен теләген.
Дөнья кинлегенә тиңлим
Энкәемнен йөрәген.
Энкәй, сиңа буләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнен йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Энкәемнен сүзләре.

Сирень

Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы-кояшта,

Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итәбез. Кадерлик без хатын-кызны, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Айнур Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез! Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар, апалар! Сезне 8 нче Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кемнең күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем, сабырлы

Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шунда ук тирә-як.

Нәфисле гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әни,әнием,әнкәем!

Сирень: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Бүген бездә хатын-кыз бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә. (кошлар тавышы)

Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бүген-зур бер тамаша.

Концерт номеры

Айнур: Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел - бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

Сирень: Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Айнур: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә бүген матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Уеннар уйнарбыз. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

Сирень: Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Сезне котлап җырлый Айсылу Кучукбаева

Дамир: Туган ил, Ана, Икмәк -

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

Арсен: Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Вадим: Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, саклый.

Риназ: Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны,

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

Эльмир: Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш - суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

Сирень: Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әбием!

Хәзер сәхнә түрендә татар егетләре биюе.

Айнур: Өйгә кайтсам, өй балкыган,

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп

Дәү әнием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» - дип

Әбием килгән.

Сирень: Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Айнур: Көнгә ничә тапкыр «әнкәй» дибез,

Рәхәт тә соң «әнкәй» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Сирень: Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә - юньгә бүген таралсын,

Кемнәр болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне, тапкырларны

Каршы алабыз.

Айнур: Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.

Хәзер була КВН -

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең әниләр

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Менә өстәл артында жюри әгъзалары утыра (таныштыра). Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул - әниләрнең берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Алар:

Аширова Айгөл Мәхмүт кызы,

Сирень: Кучукбаева Файлә Самик кызы

Айнур: _________

Сирень:__________

Айнур: Күрәсезме, дуслар, сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Һәр очрашу танышудан башлана.

I бәйге. Ул "Таныш булыйк!" дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!" (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

II бәйге. Сезгә шарлар тәкъдим итәбез. Шул шар эчендә ничә шар бар икән? Санагыз. Дөрес җавап булганчы 3 попытка әйтергә мөмкин.

III бәйге. Шушы шарларга 1 минутта кеше башы рәсеме ясагыз. Кемнең матуррак һәм күбрәк килеп чыгар икән.

IV бәйге. Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры "Әпипә"не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефен - беренче әни, о хәрефен - икенче әни, и хәрефен - өченче әни, ү хәрефен - дүртенче әни, ө хәрефен - бишенче әни куеп җырларга кирәк.

V бәйге. "Тәм-том рекламасы". Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын "тәмле" сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

VI бәйге. Хәзер сезгә төрле предметлар күрсәтәбез. Сез шул предмет булган җыр җырларга тиеш (бер куплет яки берничә юл) Бер әнигә бер предмет кәрсәтелә. Белмәсә икенче әни җырласа да ярый

VII бәйге "Фикер йөрт" дип атала. Сезгә сораулар бирелә. Беренче сорауга җавап бирә алмасагыз, икенчесенә, я өченчесенә җавап бирергә мөмкин.

1. - аны әниләр ясый;

- ул бөтен өйләрдә дә бар;

- зур да, уртача да, кечкенә дә була.

- усал малайлар аның белән сугыша;

- әниләр аның белән уйнамаска куша;

- авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игъ- ул йомшак та, бик йомшак та була;

- ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр)

2. - ул элек чит илдә генә иде. Хәзер бездә дә гадәткә керде;

- аны гәҗиткә басалар;

- телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да сөйләп торалар;

- ул озын да, кыска да була;

- аның әллә ни файдасы юк инде, әмма кайбер кешеләргә бик кирәк;

- ул булмаса, аларның әйберен сатып алмыйлар;

- берәр нинди кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр (реклама)

3. -ул бер дә искерми, яңара гына бара;

- аны бөтен кеше ярата;

- аннан башка тора алмаучылар да бар;

- ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә;

- ял иткәндә дә кирәк;

- балаларны йоклатканда да кирәк (җыр, көй, моң)

VIII бәйге . «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен

Музыка уйный башлагач, идәндә сибелгән чәчәкләрне җыярга кирәк. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче. (күзләр бәйләнгән)

Ә хәзер сүзне жюри членнарына бирәбез.Алар нәтиҗә ясаганчы шигырь тыңлап үтик. (Ильзира сөйли)

Бүләкләү

Сирень: Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

Айнур: Бәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчуны.


Сирень : Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

Айнур: Тагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр! Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

Айнур: Хөрмәтле әниләребез, кызлар, укытучы апалар! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз, тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Сау булыгыз!

Ә хәзер әниләрне чәй табынына чакырабыз. Ә укучыларга биюләр тәкъдим итәбез.

8

© 2010-2022