Классный час на тему: «Травматик зарарлану (имгәнү), аның төрләре, имгәнгәндә беренче ярдәм»

На сегодняшний день самым актуальным является тема "здоровья". Каждый из нас сталкивался проблемами оказания первой помощи. Поэтому, хочется чтобы наши дети с  начальных классов научились оказывать первую помощь при необходимости , предлагаю разработку классного часа на тему : "Травматик зарарлану(имгәнү), аның төрләре, имгәнгәндә беренче ярдәм".Разработку можно использовать как в младших так и в старших классах. Надеюсь поможет в дальнейшей работе своих коллег, будет полезен и начинающим классн...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәрбия сәгатенең темасы: «Травматик зарарлану (имгәнү), аның төрләре, имгәнгәндә беренче ярдәм»

Максатлар:

1. Имгәнү куркынычы янаганда һәм имгәнгән вакытта тиешле белем- күнекмәләргә ия булуның мөһимлегенә төшендерү.

2. Имгәнгән очракта башкарылырга тиешле чаралар тәртибен төшендерү.

3. Укучыларда үзенең һәм тирә-яктагыларның тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Материал: «Чрезвычайные ситуации» энциклопедиясе; «Основы медицинских знаний учащихся»; «Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрән» презентация,ноутбук,проектор, экран,шина,бинт,вата,закрутка.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

балалар белән исәнләшү;барлау.


  1. Кереш әңгәмә.

Тормышта бәхетсезлек очраклары еш очрый. Бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар белән төрле хәлләр була. Соңгы елларда балалар арасында имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары арта бара. Үзләренең шаянлыклары, саксызлыклары һәм тиктормас булулары аркасында малайлар 2 тапкыр күбрәк имгәнәләр. Кайбер имгәнүләрдән балалар үзләренең сәламәтлекләрен югалтып гарип калырга һәм хәтта үләргә дә мөмкин.


  1. Төп өлеш.

Имгәнүләр күп төрле була: киселгән, чабылган, чәнчелгән, сыдырылган яралар, буын тартылу, кул, аяк чыгу һәм сыну. Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән сөяк сыну очраклары турында сөйләшербез.

а) Травматик зарарлану төрләре белән таныштыру:

Тукымаларның, берәр органның яки бөтен организмның көч тәэсирендә зарарлану - имгәнү дип атала.

Имгәнүләр 2 төрле була: Ачык (яралы) һәм ябык (ярасыз).Ябык имгәнү вакытында тиренең бөтенлеге бозылмый. Имгәнгән урын үзенең формасын югалта, ул бераз шешеп китә. Бәрелү вакытында йомшак тукымаларның вак кан тамырлары өзелә һәм тукымага кан сава. Тукымага кан сауганда, ул урын кара көеп чыга.

Ә ачык имгәнү вакытында тиренең бөтенлеге бозыла, яра барлыкка килә. Ярадан сөяк күренеп торырга, акрын гына яисә бик каты итеп кан агарга мөмкин. Шулай ук ачык имгәнү вакытында да имгәнгән урын үзенең формасын югалта, бераз шешә.

б) Имгәнгәндә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыру:

Ачык имгәнү вакытында ярадан кан агып торса, башта ярадан канны туктату чарасын күрергә кирәк. Моның өчен ярадан бераз өскәрәк жгут яисә закрутка салабыз (презентация буенча жгут салу кагыйдәләре белән танышу)Жгутны бервакытта да ялан тәнгә салырга ярамый, аны һәрвакытта да кием өстенә яисә берничә кат чорналган бинт өстенә генә салырга кирәк. Жгут салган вакытта аның беренче һәм икенче әйләнешен бераз тарттырып чорныйбыз, ә калган әйләнешләрен бик аз гына тарттырабыз.Жгутны бик каты итеп тарттырсак, ул урындагы нервалар үлә. Салып бетергәннән соң кечкенә генә кәгазь кисәгенә дата һәм ничә сәгатьтә салынганын язып жгутның соңгы әйләнешенә кыстырабыз. Жгутның дөрес салынганын тикшерү өчен беләзектән пульсны тотып карыйбыз, әгәр дә пульс сизелмәсә яисә бик аз гына сизелсә жгут дөрес салынган дигән сүз. Жгутны 2 сәгатьтән дә артык тотарга ярамый (кыш көне - 1 сәгать, җәй көне - 2 сәгать тотарга ярый).

Ачык имгәнүнең икенче бер куркыныч ягы, яраның микроблар белән зарарлануы. Микроблар ярага эләгеп эренләтәләр, кайчагында канга да үтеп керәләр. Мондый хәлләр булмасын өчен мөмкинчелек булса яра кырыйларына йод тидереп, яра өстенә йогышсызландырылган (стериль) бәйләвеч салырга кирәк. Яраны бәйләгәндә ярага кул белән кагылырга ярамый (презентация буенча карау). Һәм имгәнгән урын селкенмәслек иттереп шина салабыз. Әгәр дә кул астында медицина шинасы булмаса, аны төрле такта һәм фанера кисәкләреннән ясарга мөмкин (2 төрле шина салуны күрсәткән слайд карау). Имгәнгән кешене больницага яисә травмпунктка алып барырга кирәк.

Ә ябык имгәнү вакытында, имгәнгән урын селкенмәслек тиеп шина салабыз һәм травмпунктка алып барабыз. Имгәнгән урынга каты иттереп кул белән кагылырга ярамый.

в) Беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен практикада эшләп карау.

Ә хәзер мин сезгә жгут, закрутка, шина һәм бәйләвеч ясар өчен бинт өләшәм. Яныгызда утырган иптәшегезгә беренче ярдәм күрсәтәбез. Аннан соң алышынабыз.

(Укучылар бер-берләренә беренче ярдәм күрсәтеп карыйлар).

  1. Йомгаклау.

- Без бүген дәрестә сөйләшкәннәр сүз булып кына калсын. Сезнең белән андый хәлләр була күрмәсен. Бүген сез өйрәнгән беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен белү беркайчан да зыян итмәс. Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз.Рәхмәт!

- Бүгенге дәрестә өйрәнгән барлык кагыйдәләрне истә калдырырга һәм имгәнгән кешегә беренче ярдәм күрсәтә белергә.



Тәрбия сәгате

5 нче сыйныф

«Травматик зарарлану (имгәнү), аның төрләре, имгәнгәндә беренче ярдәм»












Укытучы:

Шайхутдинова Алсу Миндаровна

2014 ел.


© 2010-2022