Внеклассное мероприятие Табигать язмышы безнен кулларда

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең кулларда"

Максат: әйләнә- тирә мохиткә ,табигатькә сакчыл караш булдыру, балаларның экологик культуралылыгыгын күтәрү, күңелләрендә туган җиребезгә, Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: плакатлар, укучылар тарафыннан ясалган рәсемнәр күргәзмәсе , мультимед. экранда презентация.

Укытучының кереш сүзләре.

2013 ел, белгәнебезчә Татарстанда экология елы дип игълан ителде. Бу хакта республика Президенты Р. Миңнехановның 2012ел, 20 октябрь Указы бар. Алай гына да түгел, быелгы ел Россия Федерациясендә "Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау" елы буларак узачак. Бу турыда Россия Президенты В.Путинның 10 август махсус Указга имзасы бар.

Елның төп максаты-барлык кешеләрнең әйбәт әйләнә- тирә мохиткә хокукын тәэмин итү,җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсәләсенә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру , диелә бу документта.

Шул уңайдан республикада экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы тарафыннан ккүп кенә чаралар, акцияләр, эзләнү эшләре, конкурслар, субботниклар , утырышлар планлаштырылган.

Менә без дә бүген ,сездә әйләнә- тирә мохиткә ,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, сезнең экологик культуралылыгыгызны күтәрү, формалаштыруны максат итеп, "Табигать язмышы- безнең кулларда" исеме астында 3 сыйныф укучылары тарафыннан оештырылган экологик кичәбезне тәкъдим итәбез.

Табигать һәм Кеше

Борын-борын заманда яшәгән ике дус Табигать һәм Кеше яшәгән. Бик тату яшәгәннәр . Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дош-маннардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган.

Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. "Дөньяга хәзер мин ху-җа",- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. "Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына", - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.

-Нинди нәтиҗә ясап була? (Табигатьсез яшәп булмый.)

-Табигать кешегә ничек ярдәм иткән? Ә кеше нишләгән? Ни өчен кеше кайгырган? Кеше дөрес эшләгәнме? Табигать аны гафу итәрме?

(Балаларның җаваплары тыңланыла)

1укучы.

Энҗе Авзалованың "Бу гүзәллек яшәрме?" шигыре .



Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

2. Җир.

Айгуль(Глобус күтәргән укучы керә).Исәнмесез,кадерле балалар!Мин-Җир!Мин сезне ишетүемә шатмын.Сезне ишеткәч, мин бик сөендем.Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә.

1укучы.

Җир-Ана! Нәрсәләр борчый сине? Барысын да безгә әйт!

Җир.

Мин һәрвакыт сезнең белән,сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп,һәрбер эшегезне күреп торам.Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч.Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде.Алар күл,урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулардагы хайваннарым,кошларым пычрак һавадан, судан агулана.Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.

2укучы.

Җир-анабыз!Син шундый матур,чәчәкле,гүзәл.Бәлки,син урынсыз зарланасыңдыр?

Җир.

Әйе, минем чәчәкләрем дә,урманнарым да,елга-күлләрем дә бик күп.Ләкин аларның саны кимегәннән-кими.Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар.Бары сез генә моны эшли аласыз.(китә)

1укучы.

Ничек? Әйт,Җир-Анабыз!

2укучы.

Җир-анабыз үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп өлгерә алмады.Димәк,аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

1укучы . Илфат

Җир ул-иң беренче терәк.

Кеше башлап аягына басканда.

Җир ул - шундый мәйдан

Киерә анда кеше күкрәк.

Газаплар күрә, сөя, көлә,

Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.

Бөтен тамырлары белән

Бәйләнгән кеше җиргә!

2укучы .Адилә

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үскән балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтере, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс. Бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

Җыр "Рәсем ясыйм" Г.Зарипова сүзләре һәм көе

1укучы.

Планетабызны,аның табигатен саклау -бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне,аның табигатен яратырга,байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

Безнең планетабыз бик нык пычранган,без зур бер чүплектә яшәгән кебек,ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый.Без бүген Җирдә яшибез,ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?(җыр).

Һава. (Гафиятов )

Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна углекислый газ бүленеп чыга.Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара,озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла.Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

Су кебек үк кирәк сезгә һава,

Зәңгәрсу күк,иркә җилләр дә.

Зарарланса һава,пычранса,

Авырмыйча тагын нишләргә?!

Һавадагы сафлык,һавадагы пакьлек

Калсын иде килер буынга!

Моның өчен күп тә кирәк түгел,

Кирәк түгел галим булырга!

Су. (Нурзилә)

Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк.Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде.Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар. Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта.1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы 1000 км3 булса; 2000 елда 5000 км3 тәшкил итә.

1укучы.

Сулыкларның пычрануы,анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә.Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12г нефть булу җитә.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми,балыклар үлә.

(Тамчы булып киенгән укучы керә). Алиня

Җырлы- уен "Чума үрдәк,чума каз".

Чума үрдәк, чума каз, (2кат кабатлана)

Тирән күлне ярата, ярата (2кат кабатлана)

Марат үзенә иптәш эзли, (2кат кабатлана)

Алияне ярата ул, ярата.

(Уен шулай дәвам итә)

Тамчы керә. Исәнмесез, балалар! Мин тамчы. Минем турыда болай диләр: "Тамчыдан күл җыела. Ә күлдә нәрсә соң?

Балалар: Су.Ул чишмәләрдә, елгаларда, диңгезләрдә дә бар.

Тамчы: Ә сез су турында нәрсәләр беләсез?

Балалар: Суның исе, төсе, тәме, формасы юк.

Тамчы: Бик дөрес. Төсен, исен, формасын, тәмен үзгәртеп буламы?

Балалар: Әйе була.

Тамчы: Ничек итеп? Балалар, әйдәгез суның төсен үзгәртеп карыйбыз. 2 стаканга чиста су салабыз. Берсенә кызыл, ә икенчесенә сары төстәге буяу салабыз. Суның төсләре үзгәрде. Ә хәзер суның формасын үзгәртәбез. (Шар, перчатка, балык формасындагы савытлар алына). Күрдегезме. савыт нинди формада су шул форманы ала.

Тамчы: Ә хәзер тәмен, исен үзгәртәбез. Кура җиләге, карлыган, алма салабыз. Судан шул җимешләр тәме, исе килә. Менә сезнең белән күпме тылсым ияләре булдык. Балалар, ни өчен чишмәләр катмыйлар?

Балалар: Чөнки алар җир астыннан чыгалар.

Тамчы: Бик дөрес. Әйдәгез, Р.Миңнуллинның "Чишмә", М.Җәлилнең "Чишмә җыры" шигырләрен тыңлыйк әле. (бала укый).

Күңелләр күтәрелсен өчен бер уен уйныйк әле

Әйе, болар барысы да өстән килгән,

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендәяшәүчеләр

Эчкән чишмәләренәдә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин)

Җырлы- уен "Чума үрдәк,чума каз".

Чума үрдәк, чума каз, (2кат кабатлана)

Тирән күлне ярата, ярата (2кат кабатлана)

Марат үзенә иптәш эзли, (2кат кабатлана)

Алияне ярата ул, ярата.

(Уен шулай дәвам итә)

Тамчы керә. Исәнмесез, балалар! Мин тамчы. Минем турыда болай диләр: "Тамчыдан күл җыела. Ә күлдә нәрсә соң?

Балалар: Су.Ул чишмәләрдә, елгаларда, диңгезләрдә дә бар.

Тамчы: Ә сез су турында нәрсәләр беләсез?

Балалар: Суның исе, төсе, тәме, формасы юк.

Тамчы: Бик дөрес. Төсен, исен, формасын, тәмен үзгәртеп буламы?

Балалар: Әйе була.

Тамчы: Ничек итеп? Балалар, әйдәгез суның төсен үзгәртеп карыйбыз. 2 стаканга чиста су салабыз. Берсенә кызыл, ә икенчесенә сары төстәге буяу салабыз. Суның төсләре үзгәрде. Ә хәзер суның формасын үзгәртәбез. (Шар, перчатка, балык формасындагы савытлар алына). Күрдегезме. савыт нинди формада су шул форманы ала.

Тамчы: Ә хәзер тәмен, исен үзгәртәбез. Кура җиләге, карлыган, алма салабыз. Судан шул җимешләр тәме, исе килә. Менә сезнең белән күпме тылсым ияләре булдык. Балалар, ни өчен чишмәләр катмыйлар?

Балалар: Чөнки алар җир астыннан чыгалар.

Тамчы: Бик дөрес. Күңелләр күтәрелсен өчен бер уен уйныйк әле

Уен "Кыршауларны урап йөгер" (Каршыга ара калдырып тезелгән кыршаулар арасыннан йөгерергә, килгәндә турыга йөгереп килергә.)

Туфрак. (Алмаз )

Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз.Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:

1) файдалы казылмалар тапканда;

2) нефть суыртканда;

3) ерымнар ясалганда;

4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;

5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә.

Табигатем-җан рәхәтем!

Син шатлыгым,Син-бәхетем!

Белсен иде бар кешеләр-

Ни кылалар,ни эшлиләр!

Болыннарың,су буйларың,

Урманнарың,чокырларың-

Бар да,бар да кабатланмас,

Бар да матур,бар да ихлас!

Урман (Рамзиль)

Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз.Урманнарны Җир планетасының "үпкәсе", диләр. Ләкин хәзер Җирдә пеләшләнү бара яки урманнарның мәйданы кими .

а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т кислород бүлеп чыгара;

б) дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;

в) 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;

г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;

1га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.

Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.

Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.

Кеше табигатьтә булганда, үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен- бердәнбер контролёр.

Укытучы:Чү , ишеккә шакыйлар ахры. Кем икән?

Кичәбезгә кунак булып- Шүрәле үзе дә килгән . Сүзне ,әйдәгез аңа бирик.

Шүрәле.

Бер дә шикләнмәгез сез, мин карак угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел,

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерү

Ләкин булдыра алмыйм, бүген сез монда ничек күп!

Киң күңел белән килдем мин,

Мәктәпкә ярдәм сорап.

Ягез ярдәм итегезче

Урманыбызга харап?

Мин сезнең янга бер сәбәпсез килмәдем. Урманым бүгенге көндә яклауга , саклауга мохтаҗ ! Шуңлыктан йокым качты, сәламәтлегем какшады, авырыйм! Ярдәм итегез!

(Урман күренешен чагылдырган почмака төртеп күрсәтә)

Күрәсезме урманыбыз кешеләрдән соң нинди ташландык хәлгә килде ,әйдәгез бергәләп урманыбызны чистартыйк. Чыгыгыз бире, булышыгыз миңа.

Укучы:

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып-

Кулларда егәрлек барында

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Булмасын нәфесебез безгә баш,

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

(укучылар берәм берәм чыгып урмандагы кирәксез әйберләрне аералар.)

Урманда кирәксез: кәгазь, калай банка, сыбызгы,рогатка,шырпы, учак, сок савыты, полиэтилен пакет,шешә һ.б.

Урманда кирәкле :гөмбә, җиләк,чәчәкләр, кош оясы, кошлар, бака, елан, үрмәкүч, камка, чебен гөмбәсе,күркә,коелган яфраклар, күбәләкләр, һ.б.

Укытучы:Укучылар урманыбыз чистарып калды.Шүрәле терелсен өчен дару үләннәрен бирик үзенә, бар авырулары китсен, кабат яңа көч белән урманыбызны сакласын.

Урман ул- безнең дару үләннәре җыю урыны да, даруларның 54 % диярлек үсемлекләрдән әзерләнә.

Сәхнә әсәре "Аланда"

Эльвира:- Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез ,бераз ял итик.

Алинэ:-Әнә күпме матур чәчәк,

Әллә бәйләм ясыйкмы?

Чәчәкләр белән бергәләп,

Әллә бәйрәм ясыйкмы?

Илнар:- Бигрәк күп чәчәк җыйдык, өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы?

Фаил:- Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча булмас.

(Радик агач ботагын сындырып ала, агачларга суккалый башлый).

Илнар:- Радик, нишлисең син? Әнә кошларны куркыттың бит. Әкрен генә йөрсәң ни була?

Нияз:- Әнә ул оя! Таптым! Таптым!

Эльвира:- Кагылма ояга, Радик.

Нияз:- Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди матур. Хәзер мин ал арны алам.

Инсаф (Урман хуҗасы):- Кем анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иткәнсез, агачларны сындыргансыз.

Фаил:- Чү, кем тавышы бу?

Урман хуҗасы:- Мин - урман хуҗасы,табигать сакчысы. Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм. Хәзер серле таягымны селкеп җибәрсәм, өегезгә юлны таба алмассыз! Аңладыгызмы?!

Балалар:- Урман хуҗасы, зинһар, гафу ит безне. Без беркайчан да алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы: - Бер юлга гафу итәм. Яңадан күрсәм, белермен нишләтергә.

Мин кара урманда яшим,

Мин бит -урман хуҗасы.

Урмандагы һәр үсемлек

Һәм җәнлекләрнең дусты.

Урман бит ул шундый ямьле,

Аны сакларга кирәк.

Барлык кешеләр дә шуны

Аңласын иде тизрәк.

(Күбәләк керә,үзе елый.)

Урман хуҗасы:-Нәрсә булды сиңа?Нигә шулай елыйсың?

Нурзилә .(Күбәләк): -Болында мин уйнадым,очтым,бервакыт бер малай килеп чыкты һәм мине куа башлады.Мине тотып,канатымны җәрәхәтләде.Хәзер мин оча алмыйм.Миңа ни эшләргә?

(Урман хуҗасы күбәләкне элекке хәленә кайтара,тәртипсез малай керә)

Урман хуҗасы: -Кил әле яныма ,улым.Миңа синең белән яхшылап сөйләшергә кирәк.Син бик күп начарлыклар эшләгәнсең: күбәләкне җәрәхәтләгәнсең,кырмыска оясын туздыргансың,агачларны сындыргансың.Ә бит син инде зур малай.Без сине урманга башка кертмәячәкбез, бу җирләрдән кит син.

Малай(елап).Зинһар өчен,сез мине гафу итегез.Мин башка алай эшләмәм.

Урман хуҗасы: Әйдәгез малайны бу юлга гафу итик һәм урманда йөрү кагыйдәләре белән таныштырыйк.

- Агачларны сындырмаска!

-Кошларны куркытмаска! Кышын җимлекләр ясарга!

-Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәр таптамаска!

-Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга!

-Кырмыска ояларын туздырмаска!

-Урманда тавышланмаска!

-Урманнарны чүпләмәскә!

(Балалар санап чыгалар)

Малай. Дусларым,мин хәзер барысын да аңладым:үз җиребезне,аның табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икән.Ә хәзер мин урманда тәртип урнаштырырга барам.(Урман иясе белән балалар китә.)

Хор "Балалар тавышы" Г.Зарипова сүзләре һәм көе

1укучы. Айгуль

Табигать ул - тиңсез хәзинә,

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,

Сакла аны, аңа син тимә!

Табигать ул - тиңсез хәзинә,

Авылның ул хәтфә урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

Очкан күбәләк тә , сайрар кош та,

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Агач утырт, гөлләр үстер,

Табигатьне, дустым , син сакла!

2укучы .Ильназ Г.

Тирә-юньдә булган барча хайван:

Төклетура,бака,кәлтәләр,

Шаян куяннары, төлке,бүреләре-

Табигатькәй биргән бүләкләр.

Тик алар да сирәгәйде хәзер.

"Кызыл китап" шуны күрсәтә.

Ишетелеп килгән бәла-казалар да

Кешелекне бик нык кисәтә.

Саклагыз!-ди туган табигатьне

Тез чүгегез изге бу Җиргә.

Таптап изсә барсын,мыскылласа-

Нигә кирәк Кеше бу Җирдә?!

Айгуль .

Табигатьне саклау эше бездә ничек башкарыла, ничек оештырылган?

Хәзер планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңладылар. Шуңа күрә күп илләрдә табигатьне саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә алып барыла. Мәсәлән, күп кенә завод - фабрикалар яңача җиһазландырылды. Һәм алар әйләнә - тирәне азрак пычрата башлады. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына.

Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.

Табигать мәсьәләләре чишү.

1) Ел саен дөньяда 2 төрдәге кыргый үсемлекләр юкка чы-

га. 1 төр үсемлек 11 төрдәге хайваннарның туклануы өчен кирәк. Ничә төрдәге хайваннар ел саен азыксыз кала?

2) Орлык бирүче нарат үссен өчен 100 ел кирәк, ә шушы наратны кисү өчен 5 минут вакыт җитә. Үстерүгә кара-

ганда юк итү өчен ничә тапкыр кимрәк вакыт кирәк?

3) Минут саен 40 гектар тропик урманнар киселә. 1 сә-

гатьтә ничә гектар юкка чыгарыла.

4) Бер автомобиль бер елда һавага 10 килограмм резина тузаны чыгара. 10 тонна тузан чыгару өчен ничә автомо-

биль кирәк.

1укучы. Нурзилә

И күңелле җәй көнендә,

Табигатькочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта,коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигатьул- безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

2укучы. Илназ

Э.Авзалованың "Белмим, нәрсә белән бетәр"шигыре яңгырый.

Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге,шомырты да,баланы да-

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

3укучы. Нияз

Хуҗа булып,кеше урман кисә,

Җир селкенә агач ауганга...

Сизми әле чишмә кибәчәген,

Калачагын шәрә яланга.

Дөньялыктан берни эзсез калмый,

Гамәлеңә җиңел карама:

Көньякларда пальма ава икән,

Төньякларда корый карама.

Әйе,кеше хуҗа шушы җиргә,

Җир язмышы Адәм кулында.

Хуҗа була белгән онытмасын

Табигатьнең ул бит баласы.

4укучы. Илнар

Әллә күк йөзе тишелгән,

Яңгыр ява да ява.

Бер минут та туктап тормый,

Болытлы һаман һава.

Әллә инде Җир-анабыз

Агызамы яшьләрен?

Җил тузгытып уйный мәллә

Толым-толым чәчләрен?

Үпкәләгәнме табигать

Ваемсыз кешеләргә

Саксыз караш булган өчен

Агачларга,гөлләргә?

Рәнҗемәче,әй,табигать,

Аңлар кеше хатасын

Һәм үкенеп:

"Кичер"-дияр,

Яратып Җир-анасын

(Фирүзә Җамалетдинова "Наз")

5укучы. Фаил

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

Урмандагы агачларны

Калдырмыйча киссәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр.

Табигатькә һәр көн шулай

Гел зыян китерсәләр,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә,

Шуңа күрә уйлан ныклап,

Алда сине ни көтә?

6укучы. Илфат

Бер карасаң, бу табигать

Шул килеш,борынгыча.

Гөлләр үсә,җилләр исә,

Диңгез шаулый,кош оча.

Бер карасаң,бу табигать

Тәмам үзгәреп беткән.

Кояш үзе аптырыйдыр:

Теге кипкән,бу кипкән...

Күк-гөмбәз үзгәрмәсә дә,

Җирдә хәлләр башкарак.

Кеше дигән хуҗа затка

Тереклек тора карап.

Ә кеше соң ничек карый

Үзенең бурычына?

Иң башта син бу сорауга

Үзеңнән җавап сора.

Тамашачылар белән эш.( тамашачылар ике командага бүленә)

1 команда

1)Бер көндә 100 мең корткычны юк итүче кош ( тукран)

2)Төче сулы иң зур күл (Байкал)

3)Нинди хайванның колаклары аякларында? (чикерткә)

4)Кайсы кош үзенең әнисен белми? (күке)

5)Соскыборын бакылдык (үрдәк)

6)Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы (туфрак)

7)Кем алманы аркасы белән җыя? (керпе)

8)Нинди агачның кәүсәсе ак (каен)

9)Бал корты чаккач нишли? (үлә)

10)Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

11)Нинди кар тизрәк эри: чистасымы яки пычрагымы? (пычрагы)

12)Кайсы кош башка кошлар тавышы чыгара ала? (сыер-

чык)

13)Нинди җәнлекләрнең балалары чит ана сөте белән туклана? (куян)

14) Яз хәбәрчеләре (кара каргалар)

15)Сукырлар капшап таный торган үсемлек? (кычыткан)

16)Иң җитез җәнлек? (гепард)

17)Хайваннар турындагы фән (зоология)

2 команда

1)Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ? (кислород)

2)99 авырудан шифа (мәтрүшкә)

3)Юл буендагы дару үләне (бака яфрагы)

4)Тынычлык символы булган кош? (күгәрчен)

5)Дөньяда иң зур кош? (тәвә кошы)

6)Пингвин - кошмы яки юкмы? (кош)

7)Нинди җиләк кара, кызыл, сары була? (карлыган)

8)Безнең урмандагы ерткыч җәнлек? (бүре)

9)Урманда яшәүче, мәчегә охшаган хайван. (селәүсән)

10)Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта (мөгезен)

11)Коңгызның канаты ничә? (4)

12)Урман аланын зарарлы бөҗәкләрдән нәрсә саклый? (чи-

керткә)

13)Иң чиста җәнлек? (бурсык)

14)Иң озын телле кош (тукран) 15 см.

15)Жирафның кайсы аяклары озынрак - алгымы яки арткымы? (бертөрле)

16)Үсемлекләр турындагы фән (ботаника)

17)Антарктидада поляр төн кайчан була? (кышын)

7укучы. Алмаз М.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

8укучы. Рамзил М.

Без -табигать балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен

Тик җыярга онытмагыз

Чүп - чар, кәгазь кисәген

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без- табигать балалары,

Кояш белән янабыз

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать - анабыз.

Ял минуты. "Мәкальләр һәм әйтемнәр" беләсезме?

1) Ил төкерсә (күл булыр)

2) Ялгыз агачны (җил сындыра)

3) Сәламәт тәндә (сәламәт акыл)

4) Эшләп үлмәссең (чирләп үләрсең)

5) Кар күп булса (иген уңар)

6) Агач - җимеше белән (кеше эше белән матур)

7) Саф һава - (тәнгә дәва)

8) Кош - канаты белән, (кеше дуслары белән көчле)

9) Ипи, тоз - (якты йөз)

10) Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

Кул пычранса, су белән юарсың,

(Су пычранса, ни белән юарсың?)

9укучы. Мустафин

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнеңкаргышын алма син,

Күбәләк тәелап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аныңбел генә..

Дәвала аныңһәр ярасын,

Син бит соң,табигать баласы! (Р. Вәлиева)

Экологик викторина.

1) Урманда ташлап калдырылган кәгазь черемичә ничә ел саклана? ( 2-3 ел)

2)Җирдә калдырылган полиэтилен пакет нишли? ( Тар-

калмый, череми саклана ).

3)Урманда пыяладан янгын ничек чыгарга мөмкин?( Пыя-

ла линза кебек була).

4)Походтан калган чүп-чарны урманда кая куярга? ( Учак-

та яндыргач, күмеп куярга).

5)Походтан калган буш консерв савытларын нишләтергә?

(Яндырып күмәргә).

6)Гөмбә, җиләк, дару үләннәрен ничек җыялар?( Автомо-

биль һәм тимер юллардан еракта үскән гөмбәләрне кисеп җыялар, дару үләннәрен кирәкле, файдалы вакытында гы-

на өзәргә ярый).

7)Урманда учакны ничек тергезергә?( Кәсне алып, учак

ягарга. Аннан учакны сүндергәч, кәсне яңадан каплап ку-

ярга кирәк).

8)Ни өчен урманда чәчәк җыярга ярамый?( Алар арасында бик сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәре булуы бар)

9)Экология нәрсә ул?( Табигатьне саклау турындагы фән)

10укучы. Нуруллин

Агач -куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз.

11укучы.

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигатьул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Җир-Ана.

Рәхмәт сезгә,кадерле балалар!Мин бүген шуны аңладым: мине күп кеше ярата һәм саклый икән.Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен

1укучы.Адиля

Изге Җир-ананың

Хезмәтчел уллары

Матурлап,яшәртеп

Бизиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар

Кичерә-кичерә,

Кырларда шаулатып

Игеннәр үстерә;

Кайсысы балкыта

Өр-яңа калалар,

Күк йөзе шикелле

Нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә

Ишетелә җыр гына...

Ә җыр гел туганлык

Һәм дуслык турында.

2 укучы. Эльвира

Без-табигать,саклагыз сез безне,

Табигать һәм кеше бербөтен.

Пычранмасын сулар,һава һәм җир,

Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!

Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

Үсемлекләр үссен шаулашып.

Кояш көлсен,күктә ай елмайсын.

Яшик җирдә куәт,көч алып.

Яшәсен Җир!

Яшәсен һава!

Яшәсен су!

Яшәсен үсемлекләр!

Хайваннар да!

Яшәсен бар да!(бергэ)

Жыр (хор) "Тынычлык җыры" Г.Зарипова сүзләре һәм көе

Йомгаклау өлеше

Укытучы сүзләре.

Атом кебек шартлап, үкереп түгел

Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.

Һаман итәр яшерен хәрәкәт ул

Бакчабызның кадерен белмәсәк без

Әгәр аны саклый белмәсәк.

Бу юллар Ә.Баяновның ""Сәяхатнамә" поэмасыннан.

Россия Федерациясе Конституциясенең 58 матдәсендә болай диелә:

"Табигатьне һәм әйләнә- тирәне саклау, аның табигый ресурсларына аңлы, сакчыл карашта булу һәр гражданның бурычы".Табигатьне саклау - ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз.

Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Бу табигый. Чөнки без табигать балалары.Ә табигать безнең яшәү урыныбыз.Шуңа күрә без аның белән дөрес тигезлектә, тәңгәллектә яшәргә тиеш. Һәр гамәлебезне акыл белән башкарып, табигатьтән аңлы, рациональ файдаланганда гына без туган җиребезнең матурлыгын, табигатьне саклап кала алабыз.

Аксубай муниципаль районы

Яңа Ибрай урта гомуми белем мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Гафиятова Рушания Гомәр кызы

2014 ел



© 2010-2022