Внеклассная работа на тему Война глазами женщин

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мухаметзянова Равилә Равил кызы

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы

Шланга урта мәктәбенең башлангыч

сыйныфлар укытучысы

«Сугыш хатын-кызлар күзе белән»

(Тыл ветераннары белән очрашу)

Хөрмәтле ветераннар, тылда хезмәт иткән Апалар! Без сезнең алда баш иябез. 70 ел буена дәвам иткән аяз күк йөзе, тыныч хезмәт, мул уңыш тирә-ягыбыздагы матур табигать, ал чәчәкләр өчен без сезгә бурычлы.

1 нче укучы

Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Һәр туган көн куанычлы, төннәр тыныч, елллар имин булсын!

Язлар шаулап-гөрләп үтте,

Чәчләрне сыйпап тарап...

Торам гомер ярларында

Аккан елларга карап...

2 нче укучы

Без үтәсе юллар озын,

Без кыласы эшләр чиксез.

3 нче укучы

Эретәсе бар хәтер бозын,

Үткәннәрсез ятим ич без.

4 нче укучы

Хәтернең бер сүзе-мең алтын!..

Хәтер ул бик уйчан,

Хәтер ул бик тыйнак...

Хәтергә хыянәт итәргә ярамый...

5 нче укучы

Быел халкыбыз Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары. Халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән. Фронтта каты сугышлар барган. Тылда калган карт бабайлар, әбиләр. Апалар, энеләр, сеңелләр, балалар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәннәр, ә кичләрен фронтка җибәрү өчен оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләгәннәр, сөлгеләр, тәмәке янчыклары чиккәннәр.

6 нчы укучы

Ә соң сугыш нәрсә колды?

Аналарның сөте киселде,

Балалар елауны онытты,

Кызларның йөзе саргайды-

Өметләр ерагайды...

"Кич утыру күренеше"

Сәхнә ачылганда, уртада өстәл тора, өстәлдә лампа яна. Кызлар, ярымтүгәрәк ясап, тезелеп утырганнар. Өсләрендә бала итәкле озын күлмәк. Яулыклары озын итеп, артка чөеп бәйләнгән. Берсе җеп эрли, икенчесе йомгак чорный, кайберләре оекбаш бәйли... Уртада, урындыкта. Сугышчыларга посылка җибәрергә әзерләнәләр. Берәү моңлы гына итеп җырлый.

Телеграмм баганасын

Саныйсым калган икән.

Күз керфекләрем талганчы

Карыйсым калган икән.

1 нче кыз

И, Ләйсән, ул кадәр кайгырма әле. Әнә күрше Татар Төкесе авылыннан Әсмабикә малаеның үлгән хәбәре килгән иде, үткән атнада хаты килгән, исән икән, госпитальдә бик озак ятып чыккан.(Башкалар хуплыйлар.)

2 нче кыз.

Кызлар, әйдәгез, Герман көенә бер җырлап алыйк әле.(Җырлыйлар.)

Тыны бетеп бер малай керә, кулында солдат (өчпочмаклы) хаты. Малай, Сания апага хат бар, Кәрим абыйдан!

(Сания югалып кала, кулы калтырый ни алга атлый алмый, ни бер сүз әйтә алмый. Арада бер яшьрәге хатны ала.)

3 нче кыз

Хәзер, Сания апа, укыйбыз аны. (Хатны кычкырып укый.)

"Кадерле Сания, әби, улларым Касыйм, Шәүкәт, кызым Сәүдә! Сезнең барыгызга да сәлам.

Мин моннан элек сезгә берничә хат язган идем, шәт, алгансыздыр, дип уйлыйм. Менә тагын хат язам. Монда каты сугышлар бара. Немецлар берничә мәртәбә атакага күтәрелеп, безне чигендерергә уйлаганнар иде. Ләкин ул кабахәтләрнең уйлары барып чыкмады. Бик-бик каты сугышлар булды. Менә хәзер дә ерактан туплар атканы ишетелеп тора. Явыз дошман безнең туган илебезгә һөҗүм итеп, бик зур бәхетсезлекләр китерде. Ләкин алар хәзер артка чигенәләр, хәтта ашый торган ашларын ашый алмый качалар. Көннәр салкын, окопларда кар, җил, буран. Без монда җылы киемнәрдән. Сездә дә көннәр салкындыр дип уйлыйм.

Үзегез хатларыгызны ешрак язып торыгыз. Хат килгән көнне күңелле булып китә. Тормышыгыз ничек? Ягарга утыныгыз бармы? Авылда кемнәр кайда эшлиләр? Кемнәр сугыштан кайтты? Колхоз узган ел уңышны ничә кило бирде? Председатель кем? Авылда булган барлык хәлләрне әйтеп языгыз.

Хушыгыз. Хат языгыз. Сәлам белән сезне сагынып хат язучы Кәрим.

18 гыйнвар 1942 ел" ("Солдат хатлары" С.Шакир.)

Шәмшикамәр әби.

Һе, сафтан чыгарабыз дигәнме? Шулайдыр, шулай булмый ни. Дөмектерерләр әле шул нимечне, Алла боерса. Әнә Фәйрүзәнең Суыксудагы абыйсы кайткан. Ди. Бе аягын кискәннәр, ди. Бер аягы булмаса булмас, исән кайткан бит әле. "Нимеч кача, җиңәрбез исән булсак, сугышның гомере озак калмады инде аның",- дип әйтеп әйтә, ди. Җиңәрләр, Аллаһы боерса, җиңәрләр балакайларым.

Сания.

Менә Кәрим дә салкын дигән бит, тизрәк җибәрергә иде инде бу посылканы.

Хәерниса әби.

Балакайларым, таң да беленә башлар инде, бераз черем итеп аласыгыз да бар, иртән тагын эшкә бит,кая, тутыра башлыйк. Беренче булып, бисмилләәһир-рахмәәниррахим, оекбашларымны салыйм әле, Зәки улыма барып җитмәсме?!

Посылканы тутыралар: оекбаш, бияләй, күлмәк, аяк чолгаулары, сохари, шикәр, чикләвек, тәмәке, шырпы, кәгазь, каләм, кипкән бәрәңге..

Балакайларым, сөлгене дә чигеп бетерсәгез, була бу. Ярар, анысын иртәгә. Аннан Мөнирә илтеп салыр посылканы. Хатны тыгарга онытмагыз.

Ярар, балакайларым, бераз черем итеп алыгыз. Төннәр генә тыныч була күрсен инде, Ходаем.

Саубуллашып таралалар.

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

7 нче укучы.

Апалар сөлге чигәләр,

Фронтка җибәрергә.

Без дз сөлгенең фронтта

Кирәген беләбез дә.

Бер укучы М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен сөйли.

8 нче укучы.

Табылмаган җырдай йолдыз ерак.

Табылмаган җырдай күңелләр

Табылмаган җыр кебек туа кеше

Югалган җыр кебек үлемнәр. (К.Сибгатуллин)

9 нчы укучы.

Йөрәгемдә туплап илбасарга

Аналарның ләгънәт, каргышын,

Безнең солдат яуда саклап калды

Кешелекнең Якты Язмышын! (Ш..Биккол "Күз алдында һаман")

10 нчы укучы.

Шатлыкларга күнегелә бугай,

Тик кайгыга булмый өйрәнеп.

Ничәмә ел инде әниемнең

Кара шәле килә сөйрәлеп.

11 нче укучы.

Исәннәр әйләнеп кайтты. Аларның алгы көнгә девизлары: " Без сугышта-юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез!" һәм бу шулай да. Алар яшәү тәмен. Тормыш ямен беләләр.

12 нче укучы.

Еллар үтте.

Мин дә үттем еллар буйлап.

Бер генә төсне яратам мин.

Бары бер төс;

Яшел үлән,

Зәңгәр елга-

Язгы дөнья...

Яшегездә дә күрәм хәзер тормыш төсен!

Тылсым тулы киңлек төсен, серле төсне.

Бабаларым күзендәге өмет төсен

Яратам мин!

Рәхмәт Сезгә. Өлкән буын!

Укучылар бергә.

Аяз күк йөзе өчен рәхмәт!

Хәтфә тугайлар өчен рәхмәт!

Мул игеннәр, тулы табыннар,

Яшәешебез өчен зур рәхмәт!

© 2010-2022