План-конспект по теме Сабантуй күңелле бәйрәм

 Тема.   Сабантуй – күңелле бәйрәм. Максат. 1. Өйрәнелгән грамматик һәм лексик материалны   сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;               2. Укучыларның эчтәлекне логик эзлекле, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү;               3. Тукай иҗаты аша татар халкының милли йолалары һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.Җиһазлау. Г.Тукай портреты, сабантуй рәсемнәре, конверт белән сүзләр, сөлге һәм орнамент бизәкләре, капчык, йомырка, яулык, “Бәйрәм бүген” җыры язмасы, интерактив такта, түбәтәй, ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Сабантуй - күңелле бәйрәм.

Максат. 1. Өйрәнелгән грамматик һәм лексик материалны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2. Укучыларның эчтәлекне логик эзлекле, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү;

3. Тукай иҗаты аша татар халкының милли йолалары һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Г.Тукай портреты, сабантуй рәсемнәре, конверт белән сүзләр, сөлге һәм орнамент бизәкләре, капчык, йомырка, яулык, "Бәйрәм бүген" җыры язмасы, интерактив такта, түбәтәй, эт битлеге.

Дәрес тибы. Монологик сөйләм.

Кулланылган метод һәм алымнар: репродуктив һәм эзләнү методлары, рәсем һәм предметлар белән эш, раслау һәм инкярне таләп итүче җөмләләр белән эш, сорау-җавап, эчтәлекне затын үзгәртеп сөйләү.







Дәрес барышы.

I. Оештыру этабы

-Укучылар, без бүген Сабантуй турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

II. Өй эшен тикшерү этабы.

Сез өйдә "Кызыклы шәкерт" шигырен өйрәнеп килдегез. Кем шигырьне сөйләргә тели? (Син - бала, ә син - көчек сүзләрен сөйләрсең). Молодцы, әйдәгез кул чабыйк әле. Калганнар алдагы дәрестә сөйләр.

IV. Укучыларны яңа белемнәрне актив һәм аңлы үзләштерүгә әзерләү этабы.

Сезнең алда әсәрдән өзек бирелгән. Укучылар, карагыз әле, текстның исеме бармы? Без дәрес ахырында бу текстка исем бирербез, игътибарлы булыгыз.

Бүген без төркемнәрдә эшләрбез. I, II, III төркем булырсыз. Игътибар итегез әле, сезнең өстәлләрдә сөлгеләр бар. Дөрес, матур һәм тулы җаваплар өчен сез аларга бизәкләр куярсыз. Кайсы төркемнең сөлгесе иң матур булыр - дәрес ахырында карарбыз. Сезгә бик тырышырга кирәк булыр.

Ә хәзер эшли башлыйбыз.

V. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы

1. -Укучылар, текстка карагыз. Текст ничәнче заттан сөйләнә? Сөйләргә әзерләнү өчен без текстны III затка куеп укыйбыз. Һәм дәрестә җавап биргәндә дә III затка куеп җавап бирерсез.

I төркемнән башлыйбыз.

2. - Ә хәзер предметлы бирем. Бу нәрсә? Аның турында текстта җөмлә бармы?

Капчык:

  1. Аңа кечкенә бер капчык бирделәр.

  2. Шуңа күрә аның капчыгы төрле тәмле ризыклар белән бик тиз тулды.

3. Әтисе белән әнисе дә аның тулы капчыгын күреп шатландылар.

Буяган йомырка.

Һәр йортта аңа берничә конфет, 1-2 прәннек һәм буялган йомырка бирделәр.

Яулык:

Ул өйдән өйгә яулык, сөлге һәм башка бүләкләр җыеп йөрде.

3. - Һәр төркем алдында конвертлар бар. Конверт эчендә - сүзләр. Сез шул сүзләрдән җөмлә төзегез.

1. Аңа кечкенә бер капчык бирделәр.

2. Һәркемгә шат йөз, тәмле сүз иде.

3. Ул өйдән өйгә бүләкләр җыеп йөрде.

4. - Җөмләләрне дөрес төзедегез. Ә менә бу җөмләләр дөресме?

1. Менә яңа ел җитте.

2. Шуңа күрә аның капчыгы акча белән бик тиз тулды.

3. Бер кеше таякка сөлге бәйләде.

5. -Укучылар, ә хәзер тактага карыйбыз. Бу рәсемнәр нәрсә турында? Рәсемнәр безнең текстка туры киләме?

-Кайсы төркем артык рәсемне алып куя?

-Укучылар, ә бу рәсемнәр дөрес тәртиптәме? Кайсы төркем рәсемнәрне дөрес итеп куя?

Дөрес булды, хәзер рәсемнәр дөрес тәртиптә.

6. - Укучылар, ә хәзер бик игътибарлы булыгыз. Мин сезгә сораулар бирәм, сез III затка куеп җавап бирегез. Кем белә - кул күтәрә.

- Бу көнне Габдулла үзе уяндымы?

- Һәр йортта аңа нәрсә бирделәр?

- Бер кеше сабантуйга нәрсә җыеп йөрде?

7. - Укучылар, ә хәзер абзацлар өстендә эшләрбез. Төркемнәрдә абзацның эчтәлеген сөйләргә әзерләнегез.

-Ә кем текстны кыскача тулысы белән сөйләргә тели? (III заттан)

Бик яхшы сөйләдегез. Сөлгеләр инде бизәлеп бетә.

VI. Белемнәрне ныгыту этабы

Музыка тыңлау (Г.Тукай "Бәйрәм бүген" җыры).

-Кечкенә Габдулла нинди бәйрәмне исендә калдырган? Ә без Г.Тукайның "Исемдә калганнар" әсәреннән өзеккә нинди исем куярбыз? Һәр төркем үз вариантын әйтә, төркемнәрдә киңәшегез.

Барлык исемнәр дә текстка туры килә, дөрес сайлагансыз. Текстны аңлагансыз.

- Сөлге - Сабантуй бизәге. Әйдәгез, сөлгеләрне күрсәтегез, такта янына чыгыгыз. Кайсы сөлге иң матур? Һәр төркемнең сөлгесе матур. Ә менә бу төркемнең сөлгесе матуррак, чөнки аларның җаваплары да күп һәм алар төгәл, тулы булды.

Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, барыгызгы да яхшы билгеләр куям.

VII. Өй эшен бирү, аны үтәүгә инструктаж үткәрү этабы

-Укучылар, сезнең Сабантуйнда булганыгыз бармы? Сабан туе күңеллеме?

Сезгә өй эше: сабантуй турында рәсем ясагыз һәм аның турында сөйләргә әзерләнегез.



Үзанализ

1. Дәреснең темасы - "Сабантуй - күңелле бәйрәм". Әлеге дәрес тибы буенча рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасында монологик сөйләм дәресенә керә. Ул рус телендә сөйләшүче балаларга 3 нче сыйныфта әдәби уку (татар) укыту программасында "Күңелле җәй, ямьле җәй!" бүлегендә Сабантуй темасына караган икенче дәрес (68) итеп үткәрелә. Монологик сөйләм дәресенең этап чикләре төгәл бүленгән: оештыру, өй эшен тикшерү, укучыларны яңа белемнәрне актив һәм аңлы үзләштерүгә әзерләү, яңа белемнәрне үзләштерү, яңа белемнәрне ныгыту һәм өй эшен бирү, аны үткәрүгә инструктаж үткәрү этапларына вакыт күләме дә дөрес билгеләнгән, һәр этапка планлаштырылган эш төрләре үтәлде.

Мин дәрескә түбәндәге максатларны куйдым:

1. Өйрәнелгән грамматик һәм лексик материалны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү;

2. Укучыларның эчтәлекне логик эзлекле, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү;

3. Тукай иҗаты аша татар халкының милли йолалары һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.

2. Дәрестә программа буенча бирелгән таләпләр үтәлде: укучылар татар халкының милли йоласы - Сабантуй бәйрәме турында төшенчә алдылар. Яңа белемнәрне актив һәм аңлы үзләштерүгә әзерләү этабында мин дәрес ахырында текстка исем куярга кирәк булу турында, дөрес җавапларга сөлге бизәү өчен бизәкләр бирелү турында әйтеп, укучылар өчен стимул, мотив тудырдым. Яңа материалны үзләштергән вакытта укучылар актив булдылар. Сабантуй темасын алар кызыксыну белән кабул иттеләр, текст өстендә төрле биремнәрне теләп үтәделәр, текстның эчтәлеген сөйләүгә ирештеләр. Белемнәрне ныгыту этабында "Бәйрәм бүген" җыры тыңланды, текстка исем куелды, һәр төркемнең сөлгесе бәяләнде. Дәрес ахырында иҗади өй эше бирелде.

3. Текстны III заттан сөйләү, предметлы бирем, рәсем белән эш, сорауларга III затка куеп җавап биргәндә укучылар тарафыннан логик фикерләү, анализ ясалды. Сүзләрдән җөмлә төзегәндә - синтез, текстка исем биргәндә, текстның эчтәлеген сөйләгәндә системалаштыру кебек фикерләү операцияләре кулланыла.

Дәрестә музыка, рәсем белән предметара бәйләнеш булдырылды, татар телендә морфология, синтаксис, лексика курслары буенча белемнәр кулланылды. Текстка исем куйганда һәм сөлгене бизәгәндә укучылар иҗади фикерләргә өйрәнәләр. Бу дәрес аша укучылар Г.Тукай кебек бөек шәхеснең биографиясен истә калдыралар, татар халкының борынгы йоласы, традициясе белән танышып, эстетик үсеш алалар.

4. Дәрестә уку материалының тәрбияләү мөминлекләре тулысынча кулланылды. Тексттагы биографик элементлар аша тормыш белән бәйләнеш булдырылды, белемнәрне бәяләү вакытында мактау аша тәрбия булдырылды. Укытучы да дәрестә үз-үзен үрнәк булырдай итеп тотты.

5. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге дөрес оештырылды, лексик һәм грамматик материал системалы, эзлекле бирелде, уку материалы аңлаешлы булды, татар теле курсы бүлекләре арасында үзара бәйләнеш оештырылды, күрсәтмәлек актив һәм урынлы кулланылды. Тел дәресләрендә сөйләм практикасына омтылу (текстның эчтәлеген сөйләү, шигырьне сәнгатьле сөйләү), грамматика дәресләрендә үзара бәйләнеш булдыру (лексика, морфология, синтаксис, орфоэпия), тел дәресен әдәбият дәресе белән бәйләп алып бару (Г.Тукай биографиясе, иҗаты) принциплары кулланылды.

6. Дәрестә кулланылган репродуктив һәм эзләнү методлары дәрес максатларына ирешүгә, уку материалының үзенчәлекләренә, укучыларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләренә туры килә. Репродуктив метод шигырьне яттан сөйләү, текстның эчтәлеген сөйләү, сорау-җавап кебек алымнарда; эзләнү методы рәсем һәм предметлар белән эш, раслау һәм инкарьне таләп итүче җөмләләр белән эш, сорау-җавап, эчтәлекне затын үзгәртеп сөйләү, сүзләрдән җөмлә барлыкка китерү кебек алымнарда чагылды.

7. Дәрестә мин үз эшчәнлегемне дәрес этабына, укыту алымнарына туры китереп оештырдым: оештыру, яңа белемнәрне актив үзләштерүгә әзерләү этапларында, өй эшен бирү этапларында күпчелек үзем сөйләдем; ә текст өстендә эшләгәндә биремнәрне әйттем.

8. Укучылар эшчәнлеге дәрестә уңай, актив итеп бәяләнде. Алар өй эшен тикшергәндә, яңа материалны үзләштерү этабында - текст өстендә төрле биремнәр үтәгәндә актив катнаштылар. Мин аларның сөйләмнәренә игътибар итеп тордым, кирәк урында төзәтүләр ясадым. Укучылар дәрестә актив эшчәнлеккә тартылдылар, шуңа күрә аларның тәртипләрен дә уңай бәялим.

9. Дәрес үткән кабинет санитар-гигиеник таләпләргә туры килә. Яктылык җитәрлек дәрәҗәдә булды; укучылар сәламәтлек, буй, өлгереш якларын исәптә тотып утыртылдылар. Расписание буенча беренче дәрес булу бераз кыенлыклар тудырды, чөнки укучыларга беренче дәрестә үк күп логик фикерләргә туры килде.

10. Дәрес Кадетлар мәктәбендә үткәрелгәнгә күрә, дәрес башында укучылар миңа сыйныфның дәрескә әзерлеге, кемнәрнең булмавы турында рапорт бирделәр.

Мин бу дәресне үзем уңай бәялим, дәрес башында куелган максатларга ирештем. Укучылар үтелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирештеләр; эчтәлекне логик эзлекле, дөрес сөйләү өстендә эш алып барылды; укучылар Г.Тукай иҗаты аша татар халкының милли йоласы турында күзаллау булдырдылар.





© 2010-2022