Разработка праздника Новый год для учащихся 1-7 классов

Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Г Гали исемендәге Иске Тинчәле урта төп гомуми белем мәктәбе

1-7 класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценариесе

Ф М Гайнетдинова-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

"Яңа ел килә"

Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.

Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

1Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

2. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

1 Яңа ел диюгә - уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

2.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

1. Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

2 Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Убырлы: Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!

2 Алып баручы. Исәнмесез, сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

1 Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.

Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы…

2 Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бөтенләй дөрес җырламсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?

1 Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.

("Чыршыкай», «Чыршы" җырлары башкарыла)

(Ишек шакыйлар)

Печкин. Тук- тук!

2 Алып баручы.Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә телеграмма китердем.

1Алып баручы. Рәхим итегез!

Убырлы. Печкин иптәш, телеграммаларыңны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп завучына диелгән. Кул куеп алырга кирәк.

Алып баручы. Алайса, Миләүшә Робертовнаны чакырырга кирәк.

Печкин. Завуч иптәш, бу телеграммаларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Миләүшә Робертовна: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып тапшырырга, дип язган Кыш бабай.

Печкин. Болар бик күп бит, завуч иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр . Почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп

җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!

(Миләүшә Робертовна чыгышы)

1Алып баручы.Хуш киләсең,әйдә, өр-яңа ел

Төкле аяк белән уз түрдән.

Барлык хыялларны ашыр чынга,

Өметебез сиңа бик зурдан.

Котлау өчен сүзне 6 сыйныф укучысы Асадуллина Ильнарага бирәбез.

1Алып баручы:Яңа өмет белән яңа еллар килә.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

7 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллина Гөлназ башкаруында җыр.

2Алып баручы.Ишетәсезме, дуслар, ниндидер тавышлар ишетелә.Кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә түгелме?

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Балалар. Рәхим итегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!

Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?

Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.

1Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.

Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!

1Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп алыйк әле, күрсәтик әле Кыш бабайга үзебезнең җитезлекне.

(Башлангычлар чыгышы. ( бию 1-2 сыйныфлар башкаруында "Зимний вальс», 3-4 нче сыйныфлар башкаруында "Кошка-мышки" биюе.)

"Буратино биюе"(Шәйморза,Выселка)

2Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Кыш бабай, безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләрләр. (Башлангычлар (5-6 сыйныф)шигырьләр сөйлиләр)

Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

2Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар … (ява).

Урамга чыксаң

Битләр … (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре … (матур)

Һәм … (салкын) була.

1Алып баручы. Булдырдың, бабакай, утырып тор, ял итеп ал.

Ә безнең балаларыбыз сезнең өчен дип җырлар да , биюләр дә әзерләгәннәр иде.1 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Назилә "Яңа ел" турында җыр башкара.

Ә 7 сыйныф укучылары үз осталыкларын биюдә күрсәтәләр.

Ягез әле, кызлар. «Чегән биюе».Каршы алыгыз.

Ә менә 6 сыйныф укучысы Краснов Алмаз "Чыршы, чыршы" дигән җырын бүләк итә, яле, бабакай, тыңлап тор.

Алып баручы: Бабакай, безнең балаларыбыз әле скетч та күрсәтә беләләр.

Сүзне 7 сыйныфка бирик әле.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем кызым да бик матур бии белә, яле кызым күрсәт әле биеп.

Кар кызы: Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

("татарча бию)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

1Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

2Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

(Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)

Кыш бабай. Арыдым, балалар. Ә хәзер миңа ял итү өчен кызык уен уйнарга кирәк.

Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!

Кар кызы. Балалар,әйдәгез уен уйнап алабыз Мин бу уенга башлангыч сыйныф укучыларын чакырам. Без чыршыбызны төрле уенчыклар белән бизәдек. Ә урманда чыршыларның төрлесе үсә: юаннары, тәбәнәкләре, биекләре, нәзекләре. Хәзер бергәләп шуларны күрсәтик әле. Әгәр дә мин, "биекләр" дисәм, кулларыгызны өскә, "тәбәнәк" дисәм - чүгәлисез, кулларыгызны төшерәсез, "юан" дисәм - зур түгәрәк ясыйсыз, "нәзек" дисәм, түгәрәкне кечерәйтәсез. Әйдәгез башлыйбыз. (тиз-тиз әйтеп ялгыштырырга)

("Чыршы бизәү"уены)

Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?

Убырлы И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. ( Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай: Кызым,бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

1Алып баручы: Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.

Кыш бабай: Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән "дөп"итеп идәнгә суга)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм убырлы, безнең яннан

Юк булсын! (Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)

2Алып баручы: Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы.

Кыш бабай: Ярый , безгә дә кузгалырга вакыт инде.

Кыш бабай. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Кар кызы. Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары. (Кыш бабай белән Кар кызы китәләр)

1 Алып баручы: Ә безнең бәйрәмебез исә давам итә.

Котлы булсын, дуслар, котлы булсын
Яңа елның ямьле кичләре!
Ап-ак карлар кебек бөтерелә,
Күңелләрдә балачак хисләре.

Әйдәгез әле сүзне нәниләргә бирик.

6 класс "Нәниләр" пародиясен күрсәтә.

1.Алып баручы:

Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да елмаешып,
Игелек теләп торсын .

Сүзне 6 сыйныфның "Акробат әбиләренә"бирик әле.

УЕН.

СКАЧКИ НА ШАРИКАХ

Это очень веселая и шумная игра. Перед игрой нужно очень сильно надуть воздушные шарики. Каждый участник как бы садится на свой шарик и начинает на нем прыгать. Цель игры заключается в том, чтобы как можно дольше пропрыгать на шарике, чтобы тот не лопнул.

Победителем окажется тот, у кого дольше всех не лопнет шарик.(һәрбер сыйныфтан 1 әр укучы.)

6 сыйныф "Татар халык биюе"

УЕН.

Бию.

1.Күп ашаучы кешене күрсәтергә.

2.Урманда адашкан кешене.

3.Зур корсаклы кешене.

4.Биле авырткан кешене.

5.Башы авырткан кешене.

6.Эче авырткан кешене.

Алып баручы:

Афәрин, булдырдыгыз.

Яңа ел белән тәбрикли безне
Тәрәзәләрдәге боз гөле
Бәхет, шатлык, иминлек телидер
Яңа елның яңа мизгеле.

7 сыйныф "Танцеваль бомба".

2. Алып баручы:

Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

1.Алып баручы:Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

Кадерле килгән кунакларыбыз, Барыгызны да бәйрәм белән котлап 6 сыйныф укучысы Асадулллина Илнара башкаруында "Яңа ел җыры."

Һәрбер класс "Яңа Елга багышланган"газета чыгарган иде,аларны бүләкләп китик(бүләкләү.)

2 Алып баручы:

Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да елмаешып,
Игелек теләп торсын. Шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам. Киләсе елда очрашулар насыйп булсын!

1.Алып баручы: Хөрмәтле дуслар, килүегез өчен бик зур рәхмәт, барыгызны да бәйрәмнәр белән!!

6



© 2010-2022