Методическая разработка философия жизни в произведениях Туфана Миннулина

Эшебезнең темасы Т.Миңнуллин әсәрләрендә яшәү-үлем фәлсәфәсеМәхәббәт һәм Нәфрәт, Яхшылык һәм Явызлык, Яшәү һәм үлем. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә бер генә язучы да бу темаларга кагылмыйча уза алмый. Кеше нигә туа да нигә бик тиз үлеп китә соң әле? –дигән сорау бертуктаусыз борчып тораҮлем- куркыныч нәрсә.Ул үзе белән шаярганны яратмый. Әмма аңардан бик өркеп китмәүчеләр дә бар.Кая чаба кеше? Нигә шулчаклы ашкына? Кемдер җәяү, кемдер ат белән бара, кемдер машинага утырып чаба, кемнәр...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1

План

  1. Кереш.

  2. I. Т.Миңнуллин - талантлы шәхес.

  3. I. 1. Т.Миңнуллин әсәрләрендә халык язмышы.

  4. II. Үлемсез әсәре - "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы.

  5. II. 1. Әсәрдә символик образлар.

  6. II. 2. Әлмәндәр Әҗәл алдында көчле булып кала алды.

  7. II. 3. Әлмәндәр - реаль җир кешесе.

  8. II. 4. Әлмәндәр - буыннар эстафетасын саклаучы.

  9. II. 5. Әлмәндәр - интернациональ дуслык яклы.

  10. II. 6. Әсәр тирән фәлсәфәгә ия.

  11. Йомгаклау.

  12. Кулланылган әдәбият.

  13. Чыганаклар


















Кереш.

Эшебезнең темасы Т.Миңнуллин әсәрләрендә яшәү-үлем фәлсәфәсе

Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Яхшылык һәм Явызлык, Яшәү һәм үлем. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә бер генә язучы да бу темаларга кагылмыйча уза алмый. Кеше нигә туа да нигә бик тиз үлеп китә соң әле? -дигән сорау бертуктаусыз борчып тора

Үлем- куркыныч нәрсә.Ул үзе белән шаярганны яратмый. Әмма аңардан бик өркеп китмәүчеләр дә бар.

Кая чаба кеше? Нигә шулчаклы ашкына? Кемдер җәяү, кемдер ат белән бара, кемдер машинага утырып чаба, кемнәрдер самолетта оча. Барып җитәсе урын - барыбызның да бер бит югыйсә. Самолётта очучылар җәяү йөрүчеләрдән кай җирләре белән артык яки өстен? Күп җирне, күп илләрне, күп халыкларны күрәләрме? Дөнья турында, Галәм турында мәгълуматлары артамы? Ләкин бит алар юл кырыендагы, басу читендәге, болыннардагы чәчәкләргә озак итеп карап сокланудан мәрхүм. Үләннәр арасында кыштырдаган меңләгән бөҗәкләрне күзәтүдән, басу өстендә тирбәлгән тургайның сайравын ишетүдән мәхрүм. Димәк, кайсыбызның рухы ярлырак? Чабучыныныңмы, ат арбасында утырып тирә-якка сокланып карап баручыныңмы? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Шундый сорауларга җавапны без " Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрендә таптык, шуңа күрә бу теманы сайладык. Әсәрнең үзәгендә үлемсезлек символы булган туксан бер яшьлек Әлмәндәр тора.Әҗәл кеше кыяфәтендә сәхнәгә чыга. Кешеләр Үлем турында түгел, Яшәү турында уйлансыннар. Комедиянең исеме очраклы түгел. Борынгы татар авылларының исемнәреннән алынган: Әлдермеш-Биектау районындагы авыл. Әлмәндәр-Апас районында. Алар, билгеле, татар кешесенең исемнәре.

Максатыбыз Әлмәндәрнең шулкадәр дә сөекле булып халык йөрәгенә үтеп керүенең серен ачу. Шуннан чыгып түбәндәге бурычларны куйдык:

1.Моңсу комедия. Аның үзәк геройларын ачу.

2.Әлмәндәрнең үлемсезлеген милләтебезнең үлемсезлеге итеп күрсәтү.

3. Әлмәндәр картның башка персонажлар белән булган мөнәсәбәтен ачу.

4.Әсәрнең тәэсир итү көчен күрсәтү.

I. Т.Миңнуллин - талантлы шәхес.


Т. Миңнуллин - талантлы кеше. Булдыклы, тырыш, үҗәт, эшчән. Кырыклап пъеса робагыйлар, проза әсәрләре үзләреннән - үзләре генә язылмаган.

Милләт горурлыгы кем, дигәндә, әлбәттә, аның исеме беренчеләрдән аталырга хаклы.

Драматург Т. Миңнуллин үзенең иҗатында хакыйкатьне армый - талмый раслауга сүз остасы. Ул табигатьтән җорлылыкны, хикмәтле сүз хәзинәсен чумырып алган. Драматург өчен җорлык - уен-көлке, шаяру - мәзәк кенә түгел, бу яшәү рәвеше, халыкчан тапкырлык, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе, яшәү мәгънәсе дә. Образлы итеп әйткәндә, Т. Миңнуллин - татар сәхнәсенең могҗизалар көзгесе ул! Әгәр дә бу көзгегә татар халкы күз салса, ул анда үзен тулысынча күрәчәк. Сөйкемле йөзен генә түгел, ә үзенең бөтен рухи байлыгын, эчке дөньясының матурлыгын күреп, тагын бер мәртәбә үз - үзенә сокланыр, милли асылын аңлар иде, аның кадерен белер иде. Ул гынамы, үзенең бихисап кимчелекләрен,гафу итә алмаслык диваналыгын да шәйли алмас иде. Татар бу көзгегә караса... Туфан Миңнуллин әсәрләрендә үз халкының бөтен даирәләрен дә кочагына алып сурәтли,милләтнең барлык катлам кешеләрен дә чагылдыра.Иҗатын ул халык язмышы белән тыгыз бәйли, ниндә булса бер мөһим мәсьәлә күтәрелмәгән әсәре юк аның. Халкы белән шатлана,халкы белән бергә кайгыра. Йөрәген әрнеткән нәрсәләр турында курыкмыйча әйтә һәм җитешсезлекләрнең бетүен таләп итә.Әйе,әйе,сәхнә аша таләп итә ул үз халкының камилләшүен.

Язучының драма әсәрләренең асылы нидән гыйбарәт соң? Монда иң беренче урынга авторның кешегә кешелекле мөнәсәбәтен аерып алырга була. Кеше, шәхесне дөньяның тоткасы санап, аның күңел байлыгына, акыл көченә, рухи мөмкинлекләренә ышану,алардагы миһирбанлылыкка,яхшылык башлангычының өстенлек итүенә ираргарлык - драматургның иң көчле якларыннан. Т. Миңнуллин характерларны тормыштан таба, гүя җирдән көрәк белән актарып чыгара.

Ул 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Улында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүдә әтисенең - Габдулла агайның -тәэсире көчле була. Ул кечкенә Туфанга үзләре укыгын мәктәпкә татар халкының иң бөек шагыйре Г. Тукайның килүен, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрне кат-кат сөйли. Туфан Миңнуллинның әтисе, гомумән, кызыклы шәхес, әдәбиятка гашыйк кеше була. Шул еллардагы популяр шагыйрьләрнең берсе булган Хәсән Туфанның псевдонимын малаена исем итеп куюы моны кабат искәртүче дәлилләрнең берсе булып тора.

Туфан, урта мәктәпне тәмамлагач, беркадәр вакыт төрле эшләрдә (хисапчы, бухгалтер һ.б.) эшли. Ләкин аның тормыш сукмагы барыбер әдәбият-сәнгать дөньясына борыла. Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укый, Минзәлә театрында, бераздан Г. Камал театрында артист була. Аннары бөтенләе белән иҗат эшенә күчә.

Туфан Миңнуллин - күп кенә сатирик повесть, шаян хикәләр, публицистик әсәрләр авторы. Ләкин аның таланты тулы булып ачылган өлкә - ул драматургия. Бүгенге көнгә аның 40 артык пьесасы бар. Алар арасында "Канкай угълы Бәхтияр", "Без китәбез, сез каласыз"(Г. Тукай турында), "Моңлы бер җыр"(Муса Җәлил турында) кебек тарихи драмалар, "Әниләр һәм бәбиләр", "Монда тудык, монда үстек" һ.б драмалар, "Әлдермештән Әлмәндәр", "Яшьлегем - җүләрлегем" шикелле комедияләр,"Авыл эте Акбай" дигән балалар пьесасы һ.б. бик күп әсәрләре билгеле.

Драматург талантының ачылып китүендә төп сәбәпчеләрнең берсе булып, табигый сәләтеннән кала билгеле, аның тормышны яхшы өйрәнүе, кешеләрне белүе, аларны аңлый алу сәләтенә ия булуы тора.

Чыннан да, үз-үзен белә башлаганнан алып Мәскәүгә укырга киткәнче, булачак язучы авыл һәм аның кешеләре тормышы белән яши. Ә авыл аңа бик күпне бирә. Авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы халык өстенә төшкән ачлык, хәерчелек кебек авырлыкларны да күрергә туры килә аңа. Ләкин нәкъ тә менә шул авырлыклар аңа тормышны танып белергә, яшәү өчен көрәшергә өйрәтә. Гомумән, иртә уйлый белергә, олы була белергә өйрәтә.

Менә ни өчен аның иң беренче пьесаларына ук, алда әйтеп үткәнемчә, заманга сизгерлек һәм авыл тормышын, аның кешеләрен яхшы белү, аларны ярату хас.

Татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүгә бөтен гомерен багышлаган Туфан Миңнуллинның, билгеле инде, мактаулы исемнәре дә шактый булырга тиеш, шулай бит. Ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә (1979) лаек булган шәхес. Шулай ук, аның "Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе"(1978 ел, 1984 ел), "Татарстанның халык язучысы"(2005 ел) дигән мактаулы исемнәре бар. Аның бүген Татарстанның халык депутаты булуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Язучының портретына игътибар итегез әле. Туфан Миңнуллин - язучы буларак кына түгел, гомумән, кеше буларак та шундый кызыклы, үзенчәлекле шәхес. Көр тавышлы, ачык йөзле, һәрчак оптимист, шаян һәм тапкыр, урынына карап җитди һәм кырыс, таләпчән дә була белә торган кеше. Шәхес буларак аңа хас сыйфатлар әсәрләрендә дә үзенчәлекле төстә чагыла.

Бүгенге көндә күп кеше. Туфан аганың язмаларын яратып укыйлар,аның сәхнә әсәрләрен һәрдаим карап баралар. Мин үзем,гомумән, аның иҗатына гашыйк кеше. Ул чын безнеңчә гади телдә яза, бүгенге көндәге иң кайнар проблемаларны күтәрә. Менә шуңа күрә бу эшнең темасы булып Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре сайланды.





I. 1. Туфан Миңнуллин әсәрләрендә халык язмышы.

Драматургның сурәтләү объектлары һәм алымнары, стиль үзенчәлекләре төрле-төрле булган, шул яктан бер-берсеннән нык аерылып торган пьесаларын бернәрсә үзара шактый якынайта һәм ул Т.Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш тудыра. Сүз бүгенгенең уңай геройларына игътибар юнәлтү, аларны иҗтимагый тормышта үз урыннарын тапкан, вазифаларын һәм бурычларын яхшы аңлаган кешеләр итеп тасвирлау турында бара. "Ир-егетләр", "Үзебез сайлаган язмыш", "Йөрәк янар өчен бирелгән", "Кырларым- тугайларым", "Әлдермештән Әлмәндәр", "Ай булмаса, йолдыз бар", "Моңлы бер җыр", "Бәйләнчек" кебек пьесаларның үзәгендә нәкъ менә шундый геройлар тора. Кешелек хыялланган идеалларга омтылу ноктасыннан караганда, әлеге тип геройларны үзәккә куеп тасвирлау ягыннан "Канкай углы Бәхтияр" исемле тарихи драма да шушу юнәлештә каралырга мөмкин.

Сыннмас рухлы һәм нык иманлы герой образларын иҗат итү юнәлешендә эзләнүләрен дәвам иттереп, драматург "Ай булмаса, йолдыз бар" (1977) исемле драматик хикәясендә яңа адым ясады.

"Әниләр һәм бәбиләр" (1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә - яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачык күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, "ана" дигән исемнең биеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә 11 бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручы образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, татарның гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.

"Шәҗәрә" драмасында (1998) татари милләтенең элекеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамында формалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Аңарчы да таркалуга йөз тоткан бу токымны совет идеологлары җәмгыятьнең паразит өлеше дип игълан итте, аны тәмам юкка чыгуга, эзе югалуга китергән шартларга куйды. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең җиде вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла.

Т.Миңнуллин комедия жанрына һәрчак игътибарлы. Моны аның соңгы әсәрләре дә раслый. 90нчы еллар башында язылган "Гөргөри кияүләре" һәм "Йөрәк маем" комедияләре бу юнәлештә яңалык алып килделәр. Татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган языла ул әсәрләр. Шул кавемнәрнең һәммәсе дә бер халыкның үзенчәлекле, әмма аерылмас өлеш итеп раслана. Аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, ахыр чиктә халыкның бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.





II. Үлемсез әсәре - "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы.

Безнең буын Әлмәндәр картка гашыйк .Тормышка, яшәүгә мәхәббәтәте чиксез булганга мөкиббәндер без аңа. Әҗәл тиклем Әҗәл белән таркалашырга кыюлыгы җиткән, туксанын тутырган картка ничек сокланмыйсың, я? Хәер, әҗәле дә башта гына куркыныч тоела, күз күнегә торгач, тәмам үз булып бетә ич. Аннан килеп, ник әҗәлдән куркып торырга әле, иртәме соңмы барыбер киләчәк, һәммәбезне күтәреп алып китәчәк бит ул. Туу булган җирдә әҗәл дә булмый калмый. Дөресен әйтим, спектакльләргә мөкиббән кеше түгелмен, әмма "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле мине әсир итте. Бу спектакльнең тарту көче шаккаткыч, һаман карыйсы килә.

Чорыбызның олуг драматургы ил президенты белән дә, урамда очраган гап-гади кеше, студент белән дә тигез күреп сөйләшә ала торган зирәк акыллы кеше: Т. Миңнуллин ихлас, кыю, туры сүзле кеше. Ул Дәүләт Советы мөнбәреннән булсын, язучылар җыелышларында сүз алмасын, һәрчак ил-көн, кеше язмышлары хыкында борчылып, хак сүз сөйли. Сүзен бизәп борма-сырма эпитетларга төреп, бизәкләп маташмый, әмма һәр сүзе йөрәккә үтә. Ул кеше йөрәгендәгесен әйтә белә. Кулына каләм алса да шулай: гап-гади нәрсәләр хакында яза, ә күңелдә -- уйлар өермәсе! Аның һәр язганы күңелне кузгата, уйландыра, хәтта елата. Ходай Тәгалә аның кулына каләм тоттырган, меңләгән, миллионлаган татарның күзен ачуны максат иткән.

Т. Миңнуллин - җир кешесе, чын тормышны сурәтли, ихлас яза, зарланмый-сыкранмый, заманны үзенчә ача. Зирәк әдип эчүчелек белән мавыгуның гаилә, туганнар, кешенең үзе өчен нинди олы фаҗигагә китерәсен ачыктан ачык сурәтли.

Туфан абый - җир кешесе, җиргә, табигатькә, үзе туып - үскән Кама Тамагы ягына, авылы Мәрәтхуҗага башы аягы белән гашыйк җан.

Ул - язучы, ул - халык вәкиле, вөҗданлы, зур шәхес. Ә олы шәхесләр һәрчак үз халкы, татар язмышы хакында борчылып уйлана. Депутатлык аңа тамак туйдыру яки властька үрмәләү өчен түгел, көрәшче икәнлеген раслау - күрсәтү өчен кирәк. Т. Миңнуллин кемнәрнедер яклаудан тәм таба. "Яшәү дәртем арта, үземне кеше итеп тоям икән, рухым һәрчак тиешле нормада була. Эленке-салынкы яшәргә вакытым калмый, - ди ул бу хакта сүз чыккач. - Кеше булып яшәүнең мәгънәсе яхшы исем калдырып китте, сине хөрмәт итә алсыннар, дип яшәүдер." ("Сәхнә. Театр һәм эстрада" №4, 2005 ел, 23 бит.)

Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясендә аеруча зур уңышка иреште.1977 елда сәхнә күргән бу әсәр 70 нче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга төсен алды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Т. Миңнуллинга, режиссер М. Сәлимҗановка һәм артист Ш. Биктимеровка 1980 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт иремиясе бирелде. "Әлдермештән Әлмәндәр" татар драматургиясендә генә түгел, бөтенсоюз күләмендә иҗат ителгән пьесалар арасында да, бәхәссез, күренекле урынны тота.

Бу әсәр безгә ни өчен аеруча кадерле?

Европа белән Азия арасындагы бәләкәй генә Әлдермеш авылында Әлмәндәр дигән кеше яши. Карт дип атарга тел бармый аны, чөнки Әлмәндәр үзе дә бу сүзне яратмый. Кешенең гомер юлы - аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барысың күрсәтеп, сөйләп тора... Әлмәндәр тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын - төчесен, хуҗасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Һәм иң әһәмиятлесе шунда ки, ул, авыр, катлаулы язмыш кичереп, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә омтыла һәм шул какшамас омтылышы белән тирә-юнендәге кешеләрне, яшен-картын дәрләндереп алга ияртеп тә бара ала.

Т. Миңнуллин татар драматургиясе тарихында шарлылык һәм реальлекне, әсәр тормышчанлыгына зыян китермичә, оста үрүче сирәк художникларның берсе сыйфатында кереп калыр төсле тоела. Иҗади уйланмалыкны тормышка нигезләү аның шартлы образларын да реаль персонажлардай кебек итүебезгә булыша.








II. 1. Әсәрдә символик образлар


"Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясендә символик образлар берәү генә түгел, шуңа да карамастан алар әсәрнең эчке тукымасына зыян салмый, реаль вакыйгалардан чыккан фәлсәфи фикерне тирәнәйтәләр, конфликт тудыруда катнашалар.

Әсәр пьесаның конфликты мификмы, диниме затлар белән кешеләр арасында барса, аның көлке ягы басып китәр, тәэсире кимер, һәм ул тормышчан булудан бигрәк, фантастик жанрда язылган бер әсәргә әйләнеп калыр иде. Әҗәл һәм Әлмәндәр тарткалашулары - минемчә, ул тирәндә яткан конфликтны, кеше күңелендәге эчке конфликтны ачуның бер юлы гына. Бу шул ук вакытта - гасырлар дәвамында яшәгән Үлем һәм Яшәү арасындагы бәхәс. Әлеге ноктадан караганда, Әҗәл Үлем ягын белдерсә, Әлмәндәр Яшәүне аңлата шикелле. Икенче яктан, Әҗәл үзе дә - Әлмәндәр күңелендә бәхәсләшкән ике теләкнең, фикернең берсе. Менә ни өчен безгә кайбер вакытта Әлмәндәр образы Әҗәл белән керешеп китә кебек!

Кеше күңелендә туган фикерләрне персонажлаштыру алымы татар әдәбиятында Г. Коләхмәтовтан ук килә. "Ике фикер" драмасыннан башланган традицияләрне Т. Миңнуллин бу әсәрендә бик уңышлы дәвам итә. Хәтерләсәк, соңыннан аның да үзәк герое яшәү мәгънәсен аңлаткан уңай фикер белән килешә.

Нигә шул кадәр яшәргә, яшәп калырга омтыла Әлмәндәр? Дөрес, һәркемгә җан кадерле, әмма Әлмәндәрдә яшәргә омтылыш, тормышка мәхәббәт аерым бер дәрәҗәгә күтәрелгән. Әҗәл дип аталган кара, куркыныч күләгә белән Әлмәндәр бер тапкыр гына очрашмаган инде. Әҗәл белән алар өч тапкыр җитди рәвештә күзгә-күз карашканнар, Әлмәндәр - аның сөякчел кулларын, салкын сулышын татыган җан. Әҗәл белән очраклы түгел аның очрашулары: ил язмышы кыл өстендә куелганда яки иң зур тарихи вакыйгалар хәл ителгәндә Әҗәл белән якага-яка килә Әлмәндәр. Һәм ил белән бергә җиңеп чыга. Бүген тормышыбыз матур икән - бу аның да өлеше. Җиңү кадерен белгән, матурлыкның нинди корбаннар биреп яулап алынганын бер генә мизгелгә дә хәтереннән чыгармаган Әлмәндәр, җирдәге тереклекнең тоткасы, ил агасы үлемне кабул итә алмый, ул бары тик җимергеч көч булып кына яралган Әҗәлне аңламый, аны кабул итми, аның белән килешми.

Пьесада үлем төшенчәсен гәүдәләндерүче персонажлар берничә, әмма Әҗәл - шуларның үзәгендә. Тормышта да әҗәл сүзе еш кына үлем мәгънәсенә тиңләштерелә, аның урынына кулланыла бит.

Мәңгелектән килгәннәр барысы да билгеле бер дәрәҗәдә аерым тик кешеләргә охшаган, тәкәбберлеккә дә, мәрхәмәткә дә, кушканны үтәүчәнлеккә дә, ялагайлануга, астыртынлыкка да ия алар. Без әле әнә шул сәбәпле дә мифик затларны реаль геройлар кебек кабул итәбез. Хәер, ничек охшамасыннар ди: Атабыз Адәм үзе дә күктән куылган ләбаса! Дини мифологиябездә дә күкнең, җирнең һәр заты үз сыйфаты, үз шөгыле белән кергән. Т. Миңнуллин, вакыт-вакыт аерым бер персонажлардагы тискәре сыйфатларны калкуландырып, кешеләрдән көлү өчен файдаланган.

II. 2. Әлмәндәр әҗәл алдында көчле булып кала алды.

Драматург тудырган җир кешеләре алайса нәрсә белән үзенчәлекле, күктән безне күзәткәннәрдән нәрсә белән аерыла? Әлбәттә яшәү теләге, үлемнән артык курыкмау, көчле рух. Ни өчен? Күк затларының сыйфатлары алдан билгеләнгән. Аларга Җирдә яшәү өчен аерым бер гомер бирелмәгән. Әҗәл дә, фәрештәләр дә үлемгә әзерләнми, шул вакыйга белән сыналмый. Ул үлем аларны куркыта да алмый, һәр гамәлләре өчен шул ук вакытта җавап тоталар. Димәк, аларга инде куркуның башкачарак хисе хас булырга тиеш.

Кешеләрдәге яшәү теләгенә Әҗәл булып Әҗәл таң кала. Ни кызганыч:мондый сыйфатлар теләсә кемгә бирелми. Ул, беренчедән, кешенең табигатенә салынган була, икенчедән, авыр сынаулар аша ныгытыла. Бер караганда, рухи гомере мәңгеләшкән кеше Әҗәлнең үзенә дә ошый төшә. Матурлыкка, үзе эзләп тапкан, көрәшеп алган, тирен түгеп, күз яше белән, каны белән ныгыткан Матурлыкка бөтен тамырлары белән гашыйк Әлмәндәр белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала... Әҗәл - Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл илнең иң кискен минутларында Әлмәндәрнең җанын кыярга килгән, Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешенең җанын койган.

Шулай киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга, аның сурәтләнеш формасына бәйле. Әгәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле. Һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра

Әҗәл вакыт-вакыт үзбашка "яши" башлый. Ләкин автор һәрвакыт аның реаль җирлеккә һәм конкрет кешегә бәйле булуын сиздереп тора. Шуңа күрә уйдырма Әҗәлнең миссиясе реаль булганы кебек үк, ул үзе дә аллегорик образ буларак яхшы аңлашылып кабул ителә. Шартлылык яшәү белән үлем көрәше кебек теманың тормышчан фәлсәфи мәгънәсен тулы, шулай да тамашачыга авыр тәэсир итмәслек төстә, ачарга булыша. Әлмәндәр - чын халыкчан характер.

II. 3. Әлмәндәр - реаль җир кешесе.

Мондый сыйфатка ул,иң элек, үлемгә реаль мөнәсәбәттә булуы белән ия. Аның күркәм характер сыйфатлары сәхнәдә кылган эшләре белән аклана бара. Ул моңорчы үзе таянган югары әхлак нормаларын, гүзәл гадәтләрне үз-үзен тотышы эше белән исбат итеп килә. Кайбер сәер гадәтләре исә җир өстеннән, кешеләрдән, яраткан шөгелләреннән аерылып китәргә теләмәве, яшәргә тыелгысыз омтылышы һәм оптимизмы чагылышы дип кабул ителә. Әлмәндәр образының фольклор традицияләре белән уртаклыгы зур, ләкин ул халык авыз иҗатындагы шартлы герой булып түгел, бәлки реаль җир кешесе рәвешендә алга баса. Чөнки бу образны драматург халык авыз иҗатына хас героик гиперболалаштыру алымы белән түгел, ә реалистик сәнгать алымнары белән тудыра. Шуның белән Т. Миңнуллин совет чоры әдәбиятындагы героик башлангычны индивидуальләштерү тенденциясен дәвам итә.

Әсәр алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора. Шуның белән бергә, ул төрле хисләргә бай, мул бизәкле. Монда җиңел, уйнак юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. Моңсулык белән якты оптимизмның органик кушылмасы әсәрнең иң көчле якларыннан берсен тәшкил итә, теманы отышлы хәл итү өчен кирәкле сыйфатлардан берсе булып тора. Пьесада төрле жанр үзенчәлекләренең, әдәби - драматик төрләрнең, алымнарның үзара аралашуын, җитди комедия формасының бүтән төрле художество чаралары белән баетылуын күрергә мөмкин. Балалар барысы ахыр чиктә әсәрне соңгы еллар драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре рәтенә кертеп карарга мөмкинлек бирә.

Комедиограф буларак, Т. Миңнуллин бигрәк тә К. Тинчурин традицияләренә тугрылык саклый, аларны үстерә. Бу аерата тормыш материалын иңләп алуда, кызыклы ситуацияләр тудыруда, кеше рухының нечкә, тирбәлешләренә сизгерлектә, тапкырлыкта ачык күренә.

Җор телле, халыкчан юморга ия Әлмәндәрнең үлемгә дә мөнәсәбәте милли, дини этика таләп иткәнчә. Татар карты үлемнең котылгысызлыгын белгәнгә, үкенерлек итеп яшәми. Улына караганда да сәламәтрәк, рухи таза Әлмәндәрнең үлемен кабул итү авыр, әмма ул үзе, гадел яшәгәнгә, кешеләр һәм ил өчен файдалы эшләр эшләгәнгә генә бу дөнья белән җиңелрәк саубуллаша.

Комедиядә проблеманы җитди иткән нәрсәләрнең берсе - нәкъ менә мәҗбүрият һәм теләк - омтылышларның үзара каршылыкка керүе, картның аңлы рәвештә тора-бара үз язмышына буйсынуы, әйтерсең, ул үлем алдыннан да һич югы Әҗәл белән шаярмыйча кала алмаган. Бу аның халык сыйфатларыннан эзлекле килеп чыга.




II. 4. Әлмәндәр - буыннар эстафетасын саклаучы.


Без - Әлмәндәр карт - үлемсез дибез икән, монда сүз аның рухи үлемсезлеге, эшләгән эшләренең мәңгелеге турыда бара. Физик үлем алып килгән Әҗәлдән ул әнә шул сыйфатлары белән өстен, Т. Миңнуллин, үлемсезлекнең үлемнән дә көчлерәк булуын раслар өчен, шуны гәүдәләндергән дини образ. Әҗәл белән йөзьяшәр Әлмәндәр картны очраштыра.

Әҗәлнең тагын зур куркыныч миссиясе бар - ул буыннар эстафетасын өзүче. Искәндәр хәл эчендә. Әлмәндәр моны бик яхшы аңлый. Әгәр Әлмәндәр үлсә, үлемгә бирешсә, күңеле төшкән, кайгы-хәсрәткә билне биргән Искәндәр ни кылыр?Ничек яшәр?! Ә ул яшәргә тиеш бит, яшәргә!.. Буыннар эстафетасы өзелмәсен өчен, шуның изге сагында торучы ил агасы буларак, ул һаман яшәргә, актив яшәргә омтыла. "Эшлисе эшләрем бар бит әле",- ди ул Әҗәлгә. Җансыз, затсыз Әҗәлне ышандырырлык итеп әйтә. "Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына утыз алты, иң кечкенәсенә егерме яшь иде", - ди ул, ачылып. Сугыштан кайтмаган дүрт улының да юкка гына бу дөньяга килеп китмәгәннәрен раслау өчен дә ул үзеннән соңгы гомер, тормыш, кешелек язмышы турында уйлана. Шуның өчен ул бәләкәй Илсурга җырлар өйрәтә, иң яшь буын вәкиле белән дә тыгыз, ныклы элемтәдә тора, аны үзенә якынайта. Чөнки Әлмәндәр эстафетаны алып китәгә тиешле кешеләрне аңларга тели. Ул Илсурда үзенең дәвамын күрә, җиңү кырында ятып калган улларының дәвамын күреп сөенә. Бу дәвам тере кешеләрдә чагылыш табарга тиеш. Шуны тапмыйча, шуны ачыкламыйча, бу тормыштан китә алмый Әлмәндәр. Һәм хәл кадәренчә Әҗәл белән көрәшә. Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме - үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә:"Сез адәмнәр бәхетлеләр, үлә аласыз", - ди. Бу сүзләрне Әлмәндәрнең үлемсезлегенә ышангач кына әйтергә мөмкин.

Автор әсәрен башлаганда ук, баш ватып азапланмагыз дигәндәй, аның күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган көр күңелле авылдашлрына багышланган булуын искәртә. Әсәр авыл картларына багышлана. Гайре табигый булган шартларда автор бүгенге татар авылының гадәти аксакалы образын тудыра

Тулы эчтәлекле һәм мәгънәсен әйтеп, аңлатып бирү гаять кыен булган моң Т. Миңнуллин драматургиясенең тугрылыклы юлдашы. "Әлдермештән Әлмәндәрдә" моң алдан сызып куелган бер юнәлештә генә хәрәкәт итми, оптимистик күтәренке рух әледән-әле үткәннәрне сагыну, югалтуларны искә алып юксыну кебек чигенешләр белән чиратлашып, бормаланып ага. Әйтик, Әлмәндәрнең хыялында унҗиде яшьлек карчыгы Йөзембикә янына кайтуы. Аларның су буенда чишмә башындагы очрашуы. Җанны өтеп алырлык моң белән уратылган күренеш. Шаярып, уйнап кына сөйләшә кебек үзләре, әмма ерактан, үткәннән килгән бер аваз әйтеп-аңлатып бирү мөмкин булмаган тирән моңга әверелеп, бугазга төер килеп тыгыла. (Шушы урында әсәр турындагы сүз, ирексездән, Татар Дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән эпизодка барып тоташа. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов, актёрлар Шәүкәт Биктимеров һәм Алсу Гайнуллиналар тудырган гүзәл картина күз алдында тора). Кабатланмас талантка ия сәхнә осталары һәм режиссёр эшенә иң югары бәя биргән тәкъдирдә дә, драматург кодрәте белән үк әсәргә гаять катлаулы, контрастлы моң салынган булуын искәрми мөмкин түгел:

  • Әлмәндәр, без олыгайгач та Ай шул урында торыр микән?

  • Юк.

  • Кая китә?

  • Мин аны алып төшеп, үзебезнең өй кыегына кадаклап куям.

  • Алай итмә, Әлмәндәр. Бүтәннәргә дә кирәк ич Ай.

  • Ярый алайса, тимәм, урынында торыр.

  • Без картаербыз микән Әлмәндәр?

  • Таптың сөйләшер сүз... (Т.Миңнуллин, II том, 47 бит)

Якты, ачык күренеш, бәхетле, матур хатирә. Әле ачылырга өлгермәгән гөл чәчәген хәтерләткән мәхәббәт, яшьлек һәм яшьлекнең юлдашы булган җорлык. Әмма инде бары да узган, бары да хыялда гына сакланып калган. Күзләрне чагылдырырлык яктылык һәм матурлык эчендә - җанны үрсәләндереп җылатырлык сагышлы моң гына, тормышның кырыс законнары нигезендә яткан моң... ( Әлбәттә, мине бу урында әсәрне укымаган, аны югарыда искәртелгән сәхнә вариантын күрмәгән кеше аңлый алмас.)






























II. 5. Әлмәндәр интернациональ дуслык яклы


Т. Миңнуллинның геройлары күп сөйләтеп теңкәне корытмый, монологлары кыска, диологлары җанлы, мавыктыргыч. Ул геройларын сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, әсәрдә үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә һәм көрәшә, җиңә, җиңелә. Аның иң зур фикер җаваплылыгын укучы һәм тамашачыга җиткерергә тиешле образы да безнең кебек үк иң гади камырдан ясалган, тормышчан һәм гадәти кеше. Бу ихласлылык. Авторның ихласлылыгы - язган әсәрендә бар булганы, бөтен рухы, омтылышы һәм хыяллары белән ачыла алу сәләте зур әһәмияткә ия.

Спектакльдән бер эпизодны күзалдына китерик. Әлмәндәр Әҗәлдән качып күптәнге дусты күршедәге рус авылына Евстигней янына килә. Кыска гына арада, драматург, рус һәм татар халкы арасындагы ихлас дуслыкның, интернациональ дуслыкның чын мәгънәсендәге сәнгатьле үрнәген күрсәтүгә ирешә. Утны-суны, күп кыенлыкларны бергә-бергә кичергән, бер язмыш, бер максат һәм идеаллар белән яшәгән рус һәм татар картының үзара аңлашуыннан гыйбәрәт булган юлларга игътибар итик:

- Ястәгнәй! Знакум!

- Кем ул анда?

  • Кто такуй знаешь? Ни знаешь маклашка дам.

  • Альмандар?

  • Знал, маклашка ни дам. Гости пришел - чәй давай, дивка давай.

  • Шайтан! Нихаль, А льмандар! Якши?

  • Хураша! Сам хураша?

  • Якши! Бик якши! Каян килден?

  • Деревня. Свая деревня. Тибя давна ни видал.

  • Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?

  • Мнугы. Гуд хураша, дуж есть, сулныца есть, свиты мнугы, пчала туда-суда мнугы литит. Тибя кислый мед есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мед кил. Әҗәлдән бежал. Әҗәл спал, Әлмәндәр Ястәгнуй знакум бижал. (Т.Миңнуллин, II том, 38 бит)

Сөйләшү, ике милләт вәкиле арасындагы аңлашу, шул рәвешле дәвам итә. Алар яңадан очрашуларыны чын күңелдән сөенәләр, бер-берсен исән-сау күрүләренә, дөнья тыныч һәм матур булганга, җәйләр матур килгәнгә, бал кортлары арлы-бирле очканга куаналар. Җир җимертеп яшәгән, дөньяга сокланып туймаган бу икәүгә тугызар дистә дип кем уйлый. Яшәү ямен, үзара татулык һәм дуслыкның җылылыгын, күңел көрлеген тасвирлауның чын сәнгатьле үрнәге ич бу. Гүзәл үрнәк. Шуннан да ук, тагы бер детальгә - Әлмәндәр һәм Евстигнейның сүзләренә игътибар сорала. Әлмәндәр, бар белгәнен файдаланып, русча сөйләшергә, ә Евстигней тырышып - тырмашып татарча аңлашырга омтыла. Бер карасаң, бу - ике карт арасындагы ихлас дуслыкны чагылдыру өчен файдаланылган шартлы алым гына булып тоелырга мөмкин. Әмма диалог ифрат дәрәҗәдә тормышчан һәм табигый - табигать кочагында, фидакарь хезмәт һәм татулык белән яшәгән төрле милләт вәкилләре арасындагы ихласлыкны түкми-чәчми күз алдына китерә дә бастыра.

Язмыш тарафыннан нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, сәламәт тән һәм күңелдә һәрчак һәм һәр урында хөрлек һәм шаяру, тапкырлык һәм күңел көрлегенә урын бардыр дип беләм. Уйлап баксаң, һәркем үзенчә гыйбрәтле һәм кызык , җор һәм кабатланмас дәрәҗәдә матур икән бит. Күңелеңдә болыт әсәре булмаган чакларда., һәрхәлдә, бу шулай тоела, дөнья һәм кешеләр гыйбрәт, мавыктыргыч.

Драматург Т. Миңнуллин үзенең иҗатында әнә шул хакыйкатьне армый-талмый раслаучыларның берсе. Ул халыкның аеруча типик характер үзенчәлекләреннән җорлыкның гаять әһәмиятле нәрсә булуын тирәнтен аңлаган, тойган һәм шуны расларга омтылган сүз остасы. Әйе, җорлылык турыдан-туры тапкырлык, хикмәтлелек, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе белән дә тыгыз бәйләнештә.Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" һәм башка кайбер әсәрләрендә дә тормыш тәҗрибәсе һәм халыкның фәлсәфи практикасына нигезләнгән җорлылык, тапкырлык фикер кебек хәрәкәтләндерүче төп энергия чыганагы булып яши. Т. Миңнуллин Фәнис Яруллин белән бик күптәннән иҗади дуслыкта яши. Хат алышалар. Үзенең бер хатында ул болай дип яза: "...Мин дә эшкә утыргандай иттем. Өстәлгә ак кәгазь куеп, кулга каләм алмаганга бишбылтыр булган иде. Хәтта язу язып утыру ничектер ят эш булып тоелды. Инде ияләшеп киләм.

"Әлдермештән Әлмәндәр" дигән комедия башлап җибәреп, ун битен сызгалап куйдым. Үзенә күрә бер фәлсәфи әйбер булырга тиеш. Очына чыга алырмынмы, белгән юк. Болай бик әтәчләнеп язам инде. Язып бетергәч, укып чыгарга да, Туфан - Аристотель, Туфан - Гоголь, дип әйтерләр төсле. Мондый бөек философка һәйкәл куймый булмас дип, Казан мәйданнарыннан һәйкәл өчен урын эзли башларга кирәк. Минем фикерне сорасалар, кайсы җирне күрсәтим икән? Укып чыгып аңламасалар да үпкәләмим, бөек философларны гасырлар үткәч кенә аңлаганнар. Кыскасы, син миңа уңыш телә, мин сиңа уңыш телим.

Карале, Фәнис, пьеса дигәннән, шигырь өчен бер тема туды. Пьесага бик уңышлы җыр чыгардым да (үзем өчен уңышлы инде), шуны кемгә дә булса укып, шатлыгымны уртаклашасым килде. Берәү дә юк янымда - ялгыз икәнмен."


















II. 6. Әсәр тирән фәлсәфәгә ия


Үзе юмор, шаяру катыш әйтсә дә, бу пьессасы чынлап та тирән фәлсәфәгә ия әсәр булып чыкты. Озак еллар сәхнәдән төшми уйналуында гына түгел хикмәт, ә халыкның, дөресрәге татар милләтенең, тормышка ябышып ятуы, яшәүчәнлеге, күп кенә авырлыкларны юмор аша кичерә белүе күрсәтелә бу әсәрдә.

Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. "Галиябану" (М.Фәйзи) могҗизасы, "Зәңгәр шәл" (К.Тинчурин) могҗизасы, "Әни килде" (Ш.Хәсәнов) могҗизасы, "Хуҗа Насретдин" (Н.Исәнбәт) могҗизасы, "Кичер мине әнкәй" (Р.Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, "Әлдермештән Әлмәндәр" (Т.Миңнуллин) могҗизасы.

Алда санаган әсәрләр еллар дәвамында төрле куелышларда яшәп килә. Алардан аермалы буларак, Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең бер куелышта утыз ел сәхнәдән төшмәве могҗизаларның да могҗизасыдыр. Татар театры тарихында (бәлки дөнья театрлары тарихында да) мондый хәлнең булганы юк.

Театрда могҗиза булсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе - яхшы пьеса. "Әлдермештән Әлмәндәр" исемле яхшы пьеса язылды. Туфан булачак биш могҗизаның беренчесен хасил итте. Бу әсәр халыкчан. Гап-гади авыл карты, гап-гади тормышта яши. Сугышлардан исән чыккан, итәгатьле уллар үстергән. Нинди генә авырлыклар килсә дә шаянлыгын, мутлыгын ташламаган, тере Әлмәндәрне, "живодурдай" куәтле, дәртле татар сурәтен барлыкка китергән автор. Туфан Әлмәндәр сурәтендә бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тоткасы икән, ләбаса. Икенче могҗиза режиссер кулында. Остаз М.Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ын кабызып, татар дөньясын шаулаткан иде. Татар дөньясын гына түгел, театрга татар булмаган башка халык вәкилләре дә дәррәү йөри.

Режиссер автор язган әсәрне җанландырырга алынды. Аның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул һич икеләнмичә атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың Әлдермеше - ул могҗиза.

Шәүкәт Биктимерның куәтле күңел сиземләве өстенә, күзәтүчәнлеге дә бик гайрәтле. Ул бала чагында туган авылындагы картларны, Әлдермешләрне күреп үскән, ерак юлларда йөргәндә күргән татар картларын өйрәнгән иҗади шәхес.

Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Мөнасыйпов тамашага көйләр яза.

Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.

Т.Миңнуллинның Парижы - Мәрәтхуҗа авылы. Иҗат хәятенең Мәккәсе дә, башкаласы да шушында - туган төбәгендә. Аның һәрберсе үзе бер язмыш утравы булып сәхнәгә менгән дистәләрчә пьесасында. Каһарманнар олы дөньяга шушыннан юл алганнар.

Туфан чишмәсе аларга яшәү кодрәте биргән!

Бу җирдә тик бер генә тапкыр яшәү бәхетенә үлмәс поэма итеп, татарның ак җаны итеп язылган Әлдермеш карт искиткеч!

Әлдермеш - Туфанның талисманы.

Әлдермеш - илһамлы язмышның әдипкә рәхмәте.

Купты Туфан, әй, кузгалды -

Күңелләрдә, йөрәктә.

Йоклаганны уятырга

Туфан кубу кирәк тә!

Ниһаять, кайтып җитте

Канкай углы Бәхтияр.

Уян, халкым, йоклама,

Әлмәндәр карт ни дияр!

Шәкүр агай әйбәт карак,

Күңеле белән Алып.

Башкалар да күзен ачты,

Әлмәндәрдән оялып.

Купты Туфан, сүзен әйтте,

Күңелләргә, йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә.

( Зиннур Хөснияр )

«Әлдермештән Әлмәндәр» (1976) әсәре чын мәгънәсендә тормышчан, идеал дәрәҗәсенә җиткерелгән образ-характерны сәхнәгә алып менүе ягыннан, тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә, канатлы гыйбарәләргә байлыгы, образларның мәгънәви тирәнлеге җәһәтеннән гомумән драматургиядә үзенчәлекле урые тота. Аның жанры автор тарафыннан моңсу комедия буларак билгеләнә. Сюжет сызыгы Әлмәндәрнең авылдагы тормыш-яшәеше, бакчада йорт салуы, Әҗәл, Евстигней белән очрашулары кебек вакыйгаларны бер ноктага җыя.

Әсәрнең темасы буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак кануннарына тугрылык, яшәү матурлыгы кебек төгәлләшә. Төп сюңет сызыгында каршылык кеше-үлем, Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында барган тартыш кебек формалаша. Аның аша автор кешенең яшәү мәгънәсе, сугышка, сәяси-иҗтимагый вакыйгаларга мөнәсәбәтенә кагылышлы фикерләрен үткәрә, әхлаксызлык, кешенең хакимлеккә омтылуы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре кебек проблемаларны яктырта. Бу каршылык үткен характерлы булуы, көтелмәгәнчә чишелүе ягыннан укучының игътибарын тартуы, уйланырга мәҗбүр итүе белән бергә идеяне дә көчәйтә. Укучы Әлмәндәрнең Әҗәлне җиңүен яки Әҗәлнең Әлмәндәрне сән калдыруын көтә, әмма каршылык йөзъяшәр бабайның Үлем язуына кул куюы кебек чишелә.

Әҗәл күңелендәге каршылык әһәмиятле роль уйный, Әҗәл йөрәк кушканча яшәү, кешеләр тормышындагы матурлыкка омтылу белән бурыч арасында бәргәләнә: аңа картның җанын алу бурычы йөкләнгән, әмма ул Әлмәндәрнең яшәешенә гашыйк була, аны исән калдыру хыялы белән "яна башлый": "Яклыйм? ... Әйе, яклыйм! Хакым юкмы әллә?! Әгәр беләсең килсә, җанкиссәкәем, дөнья үлемнән генә тормый. Туйдым! Әгәр кулымнан килсә, мин үзем Әлмәндәр урынында булыр идем. Без кемнәр синең белән? Үлемсез булудан ни мәгънә? Безнең бар белгәнебез: кайгы, хәсрәт, күз яшьләре ".

Әсәрдә эчке һәм тышкы каршылыклар Әлмәндәрнең асыл сыйфатларын ассызыклау, әхлакый бөтенлеген тирәнрәк ачу, бәяләү юнәлешендә үстерелә. Әлмәндәр җор һәм шат күңелле, кайгылы вакытында көлә белүче карт булып гәүдәләнә. Әҗәл тарафыннан аңа шундый бәя бирелә дә: "Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә..." Бу фикер Әлмәндәрнең үзе тарафыннан тагын бер кат искәртелә, көчәйтелә: "Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә, бирешмәдем. Җылап йөрүчеләрне җенем сөйми". Әлмәндәрнең берничә тапкыр кабатланган җырында да шул сыйфатларның ассызыклануы күзгә ташлана:

Ала карга дигән, әй, асыл кош,

Кунган җирең кайсы имәндә?

Син башың исәң дә, мин имәдем,

Башкаема хәсрәт килгәндә.

Моннан тыш, әсәрдә чагылган вакыйгаларда, кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә аның эшчән, җор телле, киң күңелле, әхлаклы булуы ачыклана, яшәү максатының башкалар күңелендә матурлык уяту икәнлеге хакындагы фикер раслана. Т. Миңнуллин әсәрнең идеясен дә аңа бәйләнештә җиткерә, һәм ул яшәеш кануны кебек яңгырый: һәркем матурлыкка, гармониягә омтылып яшәргә тиеш, шул очракта гына кеше үзен тулы бәхетле тоя алачак, яшәеве матур, мәгънәле булып, башкалар күңелендә дәвам итәчәк.

Сәхнә законнары әдиптән сурәтләнгән дөньяның шартлылык алымнарына таянып тасвирлануын таләп итә. Биредә шартлылык геройларны сурәтләүдә чагылып, Әҗәл һәм Әлмәндәр образларының бирелешендә гәүдәләнеш ала. Әдип татар драматургиясендә традицион дәвам итеп килүче символик образлардан, шартлы алымнардан отышлы файдалана, бу алым-образлар аңа әхлакый һәм фәлсәфи фикерне тирәнрәк җиткерергә ярдәм итә. Әлмәндәр образы татар халкына хас иң матур гадәтләрне, әхлакый сафлыкны, горурлыкны, тапкырлыкны үзендә туплап, авторның милләткә җиткерергә теләгән сыйфатларын яктырта. Әҗәл исә, шартлы образ-символ буларак, татар халкын рухи сындырырга омтылучы көчләрне алмаштырып килә. Шуңа бәйле төстә әсәр татар халкын Әлмәндәр кебек әхлакый сыйфатларга бай, тапкыр, хәйләкәр, нинди генә очракларда да югалып калмаска өндәүче фикер белән дә тулыландырыла.\

Т. Миңнуллиның "Ай булмаса , йолдыз бар" (1977) драмасы да шартлылыкка корылуы белән үзенчәлекле. Автор яңа статус ала: вакыйгаларны хикәяләү, укучы хөкеменә тапшырудан әсәрдә катнашучы герой баскычына күтәрелә, үзе, персонаж буларак, төп герой Мәдинә Сафина белән көрәш-тартыш алып бара. Мондый үзенчәлекле конфликт әсәрдә кешенең рухи бөеклеге, кеше гомеренең, яшәешенең кыйммәте кебек проблемаларны күтәрә, һәм алар барысы да фәлсәфи мотивлаша. Автор героен төрле авырлыклар аша сыный, Мәдинә яраткан иренең хыянәте ачысын да татый, бердәнбер кызын югалта, әнисе кебек үк сукырая, шулар аша ул үзе дә язмыш авырлыкларына баш имәгән кешеләрнең гомумиләшкән образы булып төгәлләшә. Мәдинә язмышы аркылы драматург кеше яшәешенә мөнәсәбәтле фәлсәфәсен җиткерә: көчле кеше генә тормышта үз урынын табарга сәләтле; кеше үз язмышына үзе хуҗа, ул ныклы ихтыяр көченә таянган, әхлакый кыйммәтләрдән читләшмәгән очракта гына үзе булып кала, бәхеткә ирешә ала.





Йомгаклау.

Диплом эшен язу чорында түбәндәге нәтижәгә киләбез.

Драматург Т.Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала. Алар төрле профессия кешеләре: эшчеләр, укытучылар, иҗат кешеләре, фән эшлеклеләре, нефтьчеләр, студентлар, табиблар, фронтовиклар һәм милиция хезмәткәрләре. Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат - кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә. Бу яктан аның әсәрләрен башка драматурглар пьесалары белән буташтырып булмый.

Әлмәндәр карт образы моңсу комедияне язган драматург Т.Миңнуллинны да, әсәрне сәхнәгә күтәргән режиссерыбыз М.Сәлимҗановны да, Г.Камал театры артисты Ш.Биктимировны да буй җитмәслек биеклеккә күтәрде.

Моннан күп еллар элек - 1976нчы елда театр сәхнәсенә меңгән Әлмәндәр карт мәңге дә җуелмаслык булып, халык- тамашычы күңеленә кереп калды.

Драматург Т.Миңнуллин әлеге әсәрендә яшәү һәм үлемнең кискен көрәшен, фани дөньяда яшәүнең мәңгелек фәлсәфәсен чишәргә алына. Кыскасы, Әлмәндәр - халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле.

Әлмәндәр - ул милләт. Ул бетсә милләт югалачак. Намуслылык, зирәклек, юмор хисе, оптимизм сыйфатларын туплаган карт ул. Аның һәрбер мәсәләгә объектив карашы бар. Әлмәндәр, уйлап карасаң, дөнья хуҗасы.

Әлмәндәр образына салынган актуаль дә, тормышчан да фәлсәфи фикерләрне укучыга җиткерү өчен драматург тиешле форманы тапкан. Комедия, иң беренче, үзенең төрле характерлы булуы, төрле настроениеләргә байлыгы белән белән игътибарны җәлеп итә. Монда җиңел, уйнак юмор да, җитди итеп көлү һәм сатирик үткенлек тә, лиризм һәм драматизм да үзара берләшкән, моңсулык һәм оптимизм тыгыз аралашкан. Шартлылыкка киң урын бирелгән. Ләкин бу- әсәрнең төп реалистик юнәлешен үткенәйтә торган, вакыйгаларны һәм төп фикерне кабул итүне арттыра, көчәйтә торган шартлылык. Автор реаль вакыйгалар һәм тормышчан персонажларны дини-мифик образлар һәм шартлы хәлләр белән үзара оста бәйләгән. Комедиядә барысы да, нигездә, безнең файдага сөйли, яшәү мәгънәсе һәм көрәш турындагы безнең принциплар, бүгенгенең алдынгы уй-фикерләре һәм әхлак нормалары файдасына хәл ителгән.

Әсәр тәнкыйтьчеләр тарафыннан өлешчә өйрәнелгән, моңсу комедиядә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә бик актуаль. Курс эшен бик яратып эшләдем. Теманы ача алдым, дип уйлыйм.







Кулланылган әдәбият


  1. Әхмәдуллин А. "Офыклар киңәйгәндә" - Казан. Тат.кит.нәшр., 2002 - 23 б.

  2. Әхмәдуллин А. Әдәбият 11 кл. - Казан. "Мәгариф", 2000 -

200-399 б.

  1. Әхмәдуллин А. Типик герой, стиль, осталык. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1972 - 300 б.

  2. Әмир Б. Үзебез турында. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1971 - 176 б.

  3. Иделле Т. Язучы һәм китабы. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1971 - 345 б.

  4. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: 6 том 60- 90 еллар әдәбияты. Казан: "Раннур нәшрияты" 2001

  5. "Сабантуй" №36 - 3 сентябрь, 2005 ел.

  6. "Казан утлары" №9, 2005 ел

  7. "Сөембикә" №5, 2005 ел.

  8. "Идел" №8, 2005 ел

  9. "Сәхнә","Театр һәм эстрада".Май-июнь, 2006 ел

  10. "Сәхнә", Театр һәм эстрада".Июль-август, 2005 ел.

  11. Азат Әхмәдуллин. "Сәхнә әдәбияты һәм тормыш" Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980ел.

  12. Мансур Вәлиев. "Каһарманнар кирәк". Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

  13. "Мәгариф" №5, 2002 ел.



Чыганаклар

  1. Миңнулин Т. Әлдермештән Әлмәндәр. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1992.

  2. Миңнуллин Т. Монда тудык, монда үстек. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1992.

  3. Миңнуллин Т. Ай булмаса, йолдыз бар. - Казан. Тат.кит.нәшр., 1996.

  4. Миңнуллин Т. II том. - Казан. Тат.кит.нәшр., 2005.








© 2010-2022