Внеклассное мероприятие в начальных классах

 Международный женский день – 8 марта. Женщины - наша прекрасная часть человечества. Мы ежегодно  дарим цветы нашим мамам и бабушкам. Мама!Самое прекрасное слово на земле, это первое слово, которое произносит человек и звучит оно на всех языках одинаково нежно. У мамы  … самое чуткое, верное сердце – в нём никогда не гаснет любовь, оно ни к чему не остаётся равнодушным. И сколько бы тебе не было лет – 5 или 50 -  тебе всегда нужна МАМА, её  ласка, её взгляд. И чем больше твоя любовь к МАМЕ, тем ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әнием - кадерлем!

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү,тыңлаучан булырга өйрәтү.

Аудиоязмада Р.Ибраһимова башкаруында "Бишек җыры" (Т.Миңнуллин сүзләре,Р.Абдуллин көе) яңгырый.

Укытучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли,игелеген үлчәп бетергесез! Ул,әлбәттә, яшәү чыганагы, тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз! Әйе,ул-ана,тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат.

Исәнмесез, хәерле кич, кадерле әниләр, дәү әниләр! Сезне "Әниләр көне"белән чын күңелдән котлыйбыз, саулык, тән сихәтлеге, озын гомер, бәхет, эшегездә уңышлар, тыныч, матур тормыш, шатлык һәм гаилә бәхете телибез. Ә хәзер сезне кыз-улларыгыз бәйрәм белән тәбрикли.

1 нче алып баручы: Ана назы - җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торасыз.

Кадерле әниләр! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек юлдашыгыз булсын. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 нче алып баручы: Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән аналарны олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Аналарга дан!

1укучы: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 укучы: Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

3 укучы: Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

4 укучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме - Әнкәй, хатын -кыз.

1 нче алып баручы: Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда? Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең син балаларыңны.

2 нче алып баручы: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,эшкә өйрәнеп үсүең белән шатландырырга кирәк.

5 укучы: Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

6 укучы: Әнкәй, сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен

Юллар кебек озын булсын

Әнкәем, гомерләрең.

7 укучы: Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

Айдай,кояштай кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле - син ул , әнием.

8 укучы: Әйе, Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез Ана турында.

9 укучы: Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

10 укучы: Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

11 укучы: Без сине бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бик матур җыр җырлыйбыз.

("Әнкәйгә гөлләр үстерәм" җыры башкарыла).

12укучы: Ана булу - изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

13 укучы: Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса - кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

14 укучы: Газиз әнкәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының

15 укучы: Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның.

16 укучы: И, Ходай, кабул ит

Безләрдән зур гозер:

Әнкәйгә бир саулык!

Әнкәйгә бир гомер!

17 укучы: Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр - синеке!

Йомшак, җылы куллар - синеке!

Иң-иң татлы сүзләр - синеке!

Җан изрәткән җырлар - синеке!

18 укучы: Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

19укучы: Әнием, кадерлем!

Син - энҗе бөртегем,

Син - хөрмә җимешем

Син - йөрәк тибешем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

20укучы: Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер -

Зур бүләк дип уйлаштык.

(Укучылар әниләргә бүләкләр тапшыралар).

21 укучы: Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Җырым бүләк итәм, әнием сиңа,

Онытылмас гомер - гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

("Мама - солнышко" җыры башкарыла).

Кичәнең ll бүлеге.

Хөрмәтле әниләр, ә хәзер сезне бәйгедә , уеннарда катнашырга чакырабыз.Рәхим итегез!

"Әдәп төбе - матур гадәт" бәйгесе. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле,пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

1) Сезнең улыгыз урамнан елап кайтып кергән. Сез хәлне аңларга теләп, ни булганын сорыйсыз,ә ул үзен Шамил кыйнаганын әйтә. Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? ( Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

2) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе аны табын янына чакырды. Роза бик кәефсезләнеп кенә өстәл янына үтте, әкрен генә ашый башлады. Әбисе аның нигә кәефе төшкәнен сорады. Оныгы елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле "2" ле билгесе алганын әйтте. Әбисе бу очракта нәрсә әйткән икән?

(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк балам, тырышып әзерлән дә икелеңне төзәтеп кайт...һ.б.)

3) Әнисе 1 нче класста укучы улы Данилга фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

Улы үзенең зур үскән икәнен раслау өчен:

- Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Тик бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр? (Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка гына әйтмиләр шул).

4) Наилә табын артында утыра, әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач ни әйтер? (Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

2 нче бәйге. - Кадерле әниләр, сез үз балагызны яхшы беләсезме? Башка бала белән бутамыйсызмы? Хәзер без шуны тикшереп карыйк.

Күзне бәйләп, башка балалар арасыннан үз улыңны-кызыңны табу (Балалар тезелешеп утыралар, әни кеше шуннан үз баласын аерып алырга тиеш).

Концерт номеры: Әниләрне бәйрәм белән котлап кызлар "Гөлләрем" җырын башкаралар.

Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем "Баш хисапчы" дип атала. (Бәйгенең шарты: әниләр, акча саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиешләр)

  • Балагызның исеме ничек?

  • Балагызның фамилиясе ничек?

  • Кызыгызга (улыгызга) ничә яшь?

  • Әтисенең исеме ничек?

  • Балагыз кайсы ел фасылында туган?

  • Туган көне, ае?

  • Балагызның күзе нинди төстә?

  • Аяк киеменең үлчәме?

  • Балагыз ничә яшьтә укырга керде?

  • Яраткан ризыгы нинди?

  • Кайсы фәнне яратып үзләштерә?

  • Атнаның ничә көнендә укырга бара? Һ.б.

"Матур сүзләр" бәйгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре һәммәбезгә дә кирәк. Балалар аны көненә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. ( Әни белән бала бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр).

Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра, белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзләребезне кызганмыйк!

Шәйдуллина Эльмира һәм Хөсәенова Айсылу "Туган телем" җырын башкаралар.

"Тапкырлыкта ярышабыз". Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик.

  • Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр.Ничә үрдәк кала?

  • Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?(түгәрәк, боҗра)

  • Нинди савытка су салып булмый?

  • Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл һәм мәк)

  • Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан күле)

  • Аучы мылтыктан атканда нигә бер күзен йома?

  • Су кайда коры була? (картада)

  • Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенә берәр сеңлесе булган.Бу кешенең ничә баласы булган? (7)

  • Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр алма. Барысы ничә алма?

  • Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)

  • Җиде шәм янып тора иде. Дүртесен сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4, 3 шәм янып бетә)

  • Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? (саулык, сәламәтлек)һ.б.

Мансурова Хәдичә сезгә "Тынычлык җыры"н бүләк итә. (Гөлназ Зарипова сүзләре һәм шигыре)

Бу бәйге "Балаларыбызны беләбезме?" дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны бала башта укытучының колагына әйтә,соңыннан шул ук сорауга әнисе җавап бирә - җаваплар туры килерме, юкмы.

  • Балагыз нинди төс ярата?

  • Яраткан җырчысы кем?

  • Нинди ел фасылын ныграк ярата?

  • Кайсы бәйрәмне ярата?

  • Яраткан шөгыле нинди?

  • Сез пешергән кайсы ризыкны яратып ашый?

  • Яраткан йорт хайваны? Һ.б.

Укучылар, игътибар иттегезме, безнең өебезнең яме булган, безгә тормыш бүләк итүче әниләребез менә нинди уңганнар,булганнар икән. Сез моны үзегез дә күрдегез: алар тапкырлар да, зирәкләр дә, җитезләр дә, халык педагогикасын яхшы белүче яхшы тәрбиячеләр дә, сизгерләр дә. Аларның яхшы сыйфатларын әйтеп, санап бетереп кенә булмый.

Алар сезнең һәрбер һөнәрегезгә сөенеп, шатланып, килешмәгән эшләрегез өчен борчылып та йөрүчеләр.Әйдәгез, без дә әниләребезгә карата игътибарлы булыйк! Аларның сүзләрен тыңлыйк!

Тормыш булгач,давыллары була, барын җиңеп, алга барыгыз,

Сау-сәламәт, һәрчак киң күңелле , бик бәхетле булып калыгыз.

Иң-иң изге теләкләрне әниләребезгә гә әйтәбез,

Һәркөн саен әниләргә шатлык бүләк итәбез.

Безнең өчен гел сөенеп, яшәгез сез дөньяда,

Безгә яшәү бик-бик рәхәт сез янәшә булганда.

Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, дәү әниләребез! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бала хәсрәтләре күрмичә,аларның игелекләрен күрергә язсын. Бәхетле булыгыз!

Кызлар башкаруында "Әнием, җаным син" җыры.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.

© 2010-2022