Внеклассная работа Наби Давли

Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Мин җирдә калам"

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Рәсәйдә әдәбият елына,

Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә)

Чараның максаты:

Балаларны язучы Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм аның иҗаты белән якыннан таныштыру; әдипнең иҗаты аша туган якка мәхәббәт, өлкән буынга хөрмәт хисе, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен камилләштерү, балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлыкны үстерү.

Җиһазлау: Интерактив такта, мультимедиа аппараты, видео, аудио язмалар. Н.Дәүли портреты. Кичә исеме. Аның иҗатын яктырткан күргәзмә һ.б.

Оештыру моменты

(Экранда язучы Нәби Дәүли китабының кереш сүзеннән юллар чыга )

"Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.

Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең..."

Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.

(Салмак кына язучының Зиннур Гыйбадуллин көенә язылган "Әлкием" җыры яңгырый.)

Алып баручы (А.Б.) Танылган шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин 1910 елның 1 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районы Иске Камка авылында игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен авырлыгын татып үсә. Дүрт яшендә әтисез, берникадәр вакыттан соң әнисез кала. Шулай итеп, Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгызы торып кала.

1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә.

(Аягына чабата, өстенә күлмәк, ыштан кигән малай керә. Ул Н.Дәүлинең Галина Булатова тәрҗемә иткән "Язмыш" ("Судьба") шигыренең ике куплетын сөйли)

Ваня: Я в девять сиротою оказался,

Но выстоял без хлеба и без ласк.

Одним плечом на Булгар опирался,

Другое мне поддерживал Билярск.

Примерив опоясок Черемшана,

Потуже затянулся кушаком.

Судьба, уже просчитывая шансы,

Сигналила детдомовским флажком.

А.б. Шунда җидееллык мәктәптә укый.

( 1 сыйныф укучысы кулына иске әлифба китабы тотып баса, бер укучы Н. Дәүлинең "Минем дустым - Әлифба" шигырен сөйли)

Укучы: Мин иртә белән мәктәпкә барам,

Беренче китап минем кулымда.

Буран булса да, мин юлны табам,

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Шат күңел белән мәктәпкә керәм,

Сабак укырга, белем алырга.

Мин хәрефләрне әле аз беләм,

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын,

Каләмем кулда, дәфтәрем алда.

Яшә, диярмен, туган Ватаным,

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки, юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, диңгез кичәрмен,

Мине өйрәтер дустым Әлифба.

А.б. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. Рәсем сәнгате мәктәбенә укырга керә. Ләкин укуын бетерә алмый.

Беренче язмалары Донецк шәһәрендә татар телендә чыга торган "Пролетар" газетасында басыла.

(Бер укучы Н. Дәүлинең Галина Булатова тәрҗемә иткән "Язмыш" ("Судьба") шигыренең 3-4 куплетын сөйли)

Макар: И я, хлебнув царицынского детства,

В печах Донбасса превращался в сталь.

Мне землю с небом - новое наследство -

Восточная отмеривала даль.

И в самой безнадёжной топке века

Я выжил, всем прогнозам вопреки,

Не для того ль, чтоб имя человека

Прожгло в конце любой моей строки?

А.б. Аннары Нәби Дәүли армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң, Казанга кайтып, "Яшь сталинчы" газетасы редакциясендә эшли, бер үк вакытта Казан педагогия институтының кичке бүлегендә укый.

(Җыр:"Солдатта булган диләр". Гариф Нигъмәтҗанов көе, Шамил Маннапов сүзләре)

А.б. 1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы «Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь» басылып чыга.

Ләкин бу шатлыклы тыныч көннәр озакка сузылмый. Дәһшәтле 1941 елның җәе, тыныч иртә. Балалар матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренә. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китә. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы була. (Слайд)

Сугыш башлана. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк баса. Ил кузгала, халык күтәрелә. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакыра. ("Священная война" көе астында сөйләнә)

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә. Германиягә озатыла. Фашист концлагерьларының барлык авырлыкларын кичерә. 1945 нең апрелендә төрмәдән кача. (Слайд)

( "Кайту" җыры (М. Галиев шигыре, Л. Батыр-Болгарый музыкасы) башкарыла, кызлар бии.)

А.б. Балалар, чыннан да, Татар язучылары арасыннан бары берничә генә язучы немец әсирлегендә була. Февраль аенда туган, шигырьләре сезгә таныш булган Муса Җәлил, сезнең өчен "Сертотмас үрдәк" әкиятен язган абыегыз Абдуллла Алиш та әсирлектә булганнар. Ләкин алар туган җирләренә әйләнеп кайта алмыйлар. Бары тик Нәби Дәүли генә 1945 елның декабрендә башкалабыз Казанга әйләнеп кайта. (Слайд)

Ә хәзер, безгә шушындый матур көннәр бүләк итеп, чит җирләрдә ятып калган якташларыбыз, милләттәшләребез хөрмәтенә 1 минут тынлык ясыйк.

Слайд. "Мәңгелек ут" ("Без - тынычлык сакчылары" җыры яңгырый. Сара Садыйкова көе, Нәби Дәүли сүзләре)

Татар язучысына әсирлектә чыннан да озак газап чигәргә туры килгән. Аның шушы көннәрне чагылдырган, "Яшәү белән үлем арасында" дигән автобиографик әсәрен бәлкем сезнең әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез укыгандыр. Бу китапны укыган һәркем әлеге олы җанлы әдипнең рух ныклыгына сокланмый калмастыр. Китапның эчтәлеге буенча ясалган рәсемнәрне дә Нәби ага үзе ясаган.

1939 елдан Язучылар берлеге әгъзасы булып торган язучы сугышка кадәр яшь язучылар һәм журналистлар арасында иң талантлылардан санала.

Нәби Дәүли балалар өчен дә бик күп әсәрләр язган. Аның Гөлфия исемле кызы бар. Ул шигырьләрен шушы кызына багышлый.

Нәби Дәүли Казанның "Әкият" курчак театрында бик еш була. Аның "Бәхет җыры" һәм башка әсәрләре сәхнәләштерелә. "Җырлап узган җәй" әсәрендә язучы балаларга Чикерткә, Үрмәкүч, Кырмыска образлары аша "Бәхетнең нигезе - эштә" дигән фикерне җиткерергә тели. Ә хәзер, әйдәгез, театрга юл алыйк.

(Балалар "Җырлап узган җәй" әсәреннән өзек күрсәтәләр.)

Спектакль балаларны эшне яратырга, булган теләккә ирешү өчен тырышырга кирәклеген өйрәтә. Эшләгән, тырышкан кеше генә бәхетле була.

Укучылар Н. Дәүлинең "Бәхет кайда була?" дигән шигыре белән таныштырып китәрләр.

Балалар, ә сез бәхет, хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?

Балалар:

Эш батыры - ил батыры.

Бүренең көче - тешендә, кешенең көче - эшендә.

Ирнең асылы эштә танылыр.

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми - аны эзләп табалар.

Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.

Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

Бәхет - пыяла: сакламасаң уала.

А.Б. Чыннан да, дус һәм тату булганда безне бернинди эш тә куркытмый.

Нәби Дәүлинең шигырьләренә бик күп композиторлар җырлар язганнар. Ул үзе Татарстанда туып, Казанда яшәсә дә, безнең күрше Башкортстан республикасының башкаласы Уфа шәһәре турында бик матур шигырь язган. Мин Гөлфия апагыздан бу шигырьнең язылу тарихы турында да сорадым. "Әллә сез Башкортстанда да яшәдегезме?", - дигәч. - "Юк, әти җәй көннәрендә безнең белән теплоходта су буйлап сәяхәт итәргә ярата иде. Бер елны Уфа шәһәрендә булдык. Шунда ул Уфа шәһәренең матурлыгына сокланып, шушы шигырен иҗат итте ," - диде. (Слайдлар күрсәтелә)

( "Уфа каласы ни өчен матур?" җыры уйнатыла. Татар биюе башкарыла)

Күрәсезме балалар, авырлыклар күрсә дә нинди талантлы, матурлыкны күрүче, тормышны яратучы, батыр йөрәкле булган Нәби ага.

1977 елда Нәби Дәүлине "Бухенвальд-Дора үлем лагерендә фашистларга каршы хәрәкәттә катнашучы" медале белән бүләкләү турында карар чыга. Ләкин, кызганычка, бу медальне Нәби Дәүли үзе күрми. Медаль 1990 елда, үзе үлгәннән соң ярты ел узгач, язучының туганнарына тапшырыла. (Слайдлар күрсәтелә)

Хәзергесе көндә республикабызда язучы Нәби Дәүли исеме мәңгеләштерелә., Казан Кремлендә интерактив күргәзмәдә дә аның исеме бар. Ә туган ягы Әлки районында, Базарлы Матак гимназиясе аның исемен йөртә. Казанда аның исеме белән аталган урамны да табарга була. Ә кызының теләге, алар яшәгән йортка истәлек тактасы куйдыру.

Экранда "Донбас токымы" шигыреннән юллар:

"Я, янмаган гомер кемгә кирәк,

Ни яктылык аннан, ни җылы.

Яшисеңме, - янып-көеп яшә,

Кешене дә җылыт берьюлы" сүзләре чыга һәм Нәби-Дәүлигә багышланган "Ватандаш" тапшыруыннан өзек күрсәтелә)

Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

Бөек Җиңүгә 70 ел була дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.

"Тынычлык җыры" Гөлназ Зарипова сүзләре

Без яшибез бергә бу матур дөньяда,

Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.

Безнең бар хыяллар - бәхетле киләчәк,

Бир, Ходай, син безгә Тынычлык дөньда!

Кушымта:

Балалар көлсеннәр, олылыр белсеннәр,

Без бит иң кирәкле дөньда кешеләр.

Без яңа гасырда юк диик сугышка,

Бәхетле киләчәк без телибез Җиргә!

Мы мечтаем о том, чтобы дети земли

Улыбаться могли и смеяться могли.

Мы мечтаем о том, чтоб во все времена

Нам узнать не пришлось что такое война!

Припев:

Мы в Альмете живём, в нашем доме родном,

Здесь друзей хоровод песни мира поёт.

В этих песнях слова на родных языках,

Это наш общий дом, это наш общий край!

© 2010-2022