Разработка классного часа на тему

Тәрбия сәгате укучыларны үзләрендә мәрхә­мәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү максатыннан үткәрелә. Аңа әзерләнү чорында язучыларның шушы те­мага багышланган әсәрләре белән танышырга, гатар халык мәкальләрен әзләргә тәкъдим ителә. Тактага түбәндәге язма эленә:   Кеше булу кыен түгел,  Кешелекле булу кыен.            Укучы Ф.Яруллинның «Гомернең һәрбер көнендә» исемле шигырен укый. УКьггучы. Гомер кешегә бер генә бирелә. ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка классного часа на тему

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

СУЫКСУ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ




Изгенең күңеле көзге

(8 нче сыйныфта ачык сыйныф сәгате)


Сыйныф җитәкчесе: Шигабиева С. Г.



2014

Тәрбия сәгате укучыларны үзләрендә мәрхә­мәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү максатыннан үткәрелә.

Аңа әзерләнү чорында язучыларның шушы те­мага багышланган әсәрләре белән танышырга, гатар халык мәкальләрен әзләргә тәкъдим ителә.

Тактага түбәндәге язма эленә:

Кеше булу кыен түгел,

Кешелекле булу кыен.

Укучы Ф.Яруллинның «Гомернең һәрбер көнендә» исемле шигырен укый.

УКьггучы. Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Ф.Яруллин әйткәнчә, «Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар».

Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган, эезнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. «Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар - кеше дә начар» диелә татар халык мәкалендә. «Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә» дигән әйтем дә бар. Димәк, башка­ларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә мо­ның өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? (Хезмәтне ярату, намуслы, батыр, тугрылылы,шәфкатьле, мәрхәмәтле, инсафлы, игъти­барлы булу.)

- Нинди матур сүзләр! Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар.

Шәфкатьле булу - барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игъ­тибарлы, кешелекле була ала. Бүген без шул хак­та сөйләшербез.

Әгәр көндәлек тормышта сезгә шәфкатьсезлек күрсәтсәләр, дорфа сүз әйтсәләр, игътибар итмәсәләр, күңелләрегездә нинди хисләр туар иде? (Укучылардан язма җаваплар алына: мин үпкә­ләдем; ачуым чыкты һәм үч алу теләге туды; үземне кимсетелгән итеп тойдым һ.б.ш. Укытучы укучыларның исем-фамияиясен әйтмичә генә алар язган җавапларны укый.)

- Әйе, укучылар, начар мөнәсәбәтләр һәркемнең күңелендә тискәре хисләр тудыра. Башкалар­га карата сезнең шундый мөнәсәбәт тә аларны кимсетә, рәнҗетә. Шуның өчен һәр эшне башкарыр алдыннан ныклап уйлагыз. «Җиде кат үлчә, бер кат кис» диелә бит татар халык мәкалендә.

Сез классташларыгызга карата шәфкатьле, игътибарлымы соң? Әйдәгез, бер хикәя тыңлап узыйк. (Укучы укый.)

«Иртән күзләрен ачуга үк. Фираяның шатлыгы исенә төште: буген аның туган көне. Нинди рәхәт, нинди күңелле! Торуга әнисе белән очратты, әни­се, маңгаеннан үбеп, аны туган көне белән кот­лады. Әтисе:

- Зур булдың инде хәзер, кызым, - диде. Фираяның күңелендә гөлләр чәчәк атты, шатлыктан күзләре балкыды. Шатлана-шатлана мәктәпкә китте. Юлда барганда ничек итеп класска килеп керүен, классташларының үзен туган көне белән котлауларын күз алдына китерде һәм тагын да ныграк шатланды. Юлның як-ягында яткан ике күл дә, агачлар да, ап-ак кар да аңа гүзәлрәк, матур­рак булып күренде.

Менә мәктәп бакчалары, класс ишеген ничек ачып кергәнен үзе дә сизми калды, әйтерсең лә, коштай очып керде.

Классташлары барысы да килгән иде: кайсы үзара сойләшеп утыра, кайсы дәрес кабатлый.

Аның исәнләшүенә каршы: «Сәлам»,-дип кенә җавап бирделәр. Тагын бер минут үтте, тик туган көн турында искә алучы булмады. Кичен кояш баеганда сүнә барган нурлар кебек, Фираяның йөзендә шатлык билгеләре берәм-берәм югала барды. Тиздән дәрескә чакырып кыңгырау шал­тырады. Фирая башын иеп утыруын дәвам итте.

Дус кызы Гөлинәнең: «Фирая!» -дип дәшүен­нән сискәнеп китте ул. Башын күтәрде, Гөлинәгә карады, Ә күзләреннән зур-зур яшь бөртекләре бите буйлап тәгәриләр иде».

Укытучы. Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Фираяның күзләреннән ни өчен яшьләр тәгәри соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала.)

- Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, асыл сый­фат, күркәм холык, язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында да үзәк урынны алып тора.

1 нче укучы Ф.Яруллинның «Яшәү шундый
җиңел булыр иде» шигырен укый.

Укытучы. «Яшәү шундый җиңел булыр иде, Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа», -

дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз? Бу хакта нин­ди мисаллар китерә аласыз? (Укучыларның җа­ваплары тыңлана, нәтиҗә ясала.)

2 нче укучы И.Юзеевның «Әнкәй» поэмасыннан өзек укый.

Укытучы. Әйе, укучылар, хәзер бу хәлләр авылларда гадәти куренешкә әйләнде. Балалары үсеп җитеп, шәһәргә китеп урнашкач, аналар авылда ялгызы гына гомер кичерә. «Әнкәң авы­рый. Йөрәк. Тизрәк кайт», -дигән телеграмманы алганнан соң улы поездда кайтканда нинди хис­ләр кичерә соң? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

«Кеше итүең өчен

Сиңа,

Сиңа

Мең рәхмәтләр, әнкәй, әйтәмен,

Терелерсең,

Сиңа бирү өчен

Йөрәгемне алып кайтамын! -

дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз9(Укучылар­ның җаваплары тыңлана.)

- Укучылар! Авылыбызда ялгыз әби-бабайлар күп хәзер. Бөек Ватан сугышы ветераннары да инде елдан-ел аз калып бара. Аларга ярдәм кулы сузу, шәфкатьле булу - безнең бурыч. Әйдәгез, бер хикәя тыңлап узыйк. «...Курск дугасында
аягын калдырып кайтты Әхмәт. Ләкин шулай да язмыш аяк астына салып таптамады. Авылга кайтты, өйләнде. Миңнеруй белән бергә күп ел­лар гомер иттеләр. Тормышның әчесен-төчесен татыдылар, ләкин һәрвакыт бергә булдылар. Хәзер инде алар менә карт белән карчык.

Көндәлек тормышны алып бару җиңел түгел. Ярый әле күршеләр ташламый. Һәм тагын бер өмет - мәктәп балалары килеп булышып китәләр. Менә хәзер дә ишек алдында балалар тавышы, шаярып сөйләшкән сүзләр ишетелде. «Балалар килде, балалар килде» дигән уй икесенә дә дәрт өстәп җибәрде.

Балалар утын ярдылар, ташып өеп куйдылар, идәнне юып чыктылар, су ташыдылар. Миңнеруй карчык та, Әхмәт карт та аларны зур рәхмәтләр яудырып озатып калды Картлар балаларның һәр­берсенә дә күңелләреннән исәнлек-саулык, бәхет теләде, Аларның йөрәкләре чынлап та изге те­ләкләр белән тулы иде».

Укытучы. Ярдәм кулы сузучыларга бик рәх­мәтле өлкәннәр. Әйдәгез, шәфкатьле булыйк, ял­гызларга, өлкән яшьтәгелергә һәрвакыт ярдәм итеп торыйк! Сез авылда кемнәргә ярдәм итәсез? (Укучылар белән әңгәмә оештырыла.)

- Шәфкатьлелек төшенчәсен бик киң мәгънәдә аңларга кирәктер. Кешеләр, хайваннар, үсем­лекләр турында кайгыртучан, аларга шәфкатьле булырга кирәк. Табигатьне яраткан кеше кеше­ләрне дә ярата, аларга шәфкатьле, мәрхәмәтле була.

3 нче укучы бер хикәя укый:

«Алиянең мәктәптән кайтып килеше. Үз йорт­ларына якынайган вакытта чинаган тавыш ишет­те. Алия коймалары янында бөрешеп кар өстенә яткан эт баласын күрде. Көчек кызганулы тагыш­лар чыгарып шыңшый. Алия аның янына килде, чүгәләде. Көчек башын күтәрде, локин качмады, ятуында булды. Ул бертуктаусыз дерелди иде. Алия кулын сузды, эт куркып читкә тайпылмады, бары тик аның эчкерсез күзләре Алия күзләренә төбәлгән иде.

- Моңардан курыкмаска була, күзләре мәр­хәмәтле, - диеп уйлады эт. Алия көчекне кулына алды, өенә алып керде, сөт салып алдына куйды. Эт азыкка кагылырга ашыкмады, шикле караш белән Алиягә карап торуында булды. «Ярар, мин карап торганга ашамыйдыр», -диеп, Алия ишек янына чүпрәкләр җәйде дә дәрес әзерләргә утырды. Өй эшләре беткәч, яңадан көчек янына кил­де. Савытта сөт юк иде, ә эт баласы, идәндә җәелеп, еш-еш сулап йоклап ята иде.

Ул инде зарланмый, ул тормыштан канәгать иде. Йокы аралаш шыңшып алуы аның: «Яшәү нинди рәхәт! Ярый әле син бар, мәрхәмәтле ке­шем! Рәхмәт сиңа!» - дип әйтүе иде».

Укытучы. Күрәсезме, хәтта эт баласы да яр­дәм кулы сузучыга нинди рәхмәтле.

«Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит», -дие­лә татар халык мәкалендә. Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез.

Укытучы тәрбия сәгатен Ф.Яруллинның «Мәр­хәмәт» шигыре белән тәмамлый.




© 2010-2022