Внеклассное мероприятие «День единства», «Конституция РТ»

"Описание материала: Сценарий мероприятия “День единства”, “Конституция РТ” Сценарий мероприятия “День единства”, “Конституция РТ” "Классный руководитель : Абдуллина Эльмира Валерьевна "Школа: МБОУ “Нусинская ООШ” Арского муниципального района РТ "Ильвар: Бүгенге монтажыбыз да шушы бәйрәмгә багышланган.Бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алырсыз дип ышанып калабыз. Бүгенге бәйрәм концертын башлыйбыз.Ильвар: Каршы алыгыз, сезнең алдыгызда үзенең “Елмай” җыры белән Инзилә Заһидуллина. "Дина...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий мероприятия "День единства", "Конституция РТ"

Классный руководитель : Абдуллина Эльмира Валерьевна

Школа: МБОУ "Нусинская ООШ" Арского муниципального района РТ

Алинә: Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

Ильвар: Бүген без 4 ноябрь - Бердәмлек көнен һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәргә җыйналдык. Шул уңайдан барыгызны да бәйрәмнәр белән ихластан котлыйбыз. Һәркайсыгыгызга исәнлек-саулык, күтәренке кәеф, озын гомер телибез. Укытучыларга һәм укучыларга бердәмлек телибез.

Алинә: "Бердәмлек " төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек - электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Ильвар: Бүгенге монтажыбыз да шушы бәйрәмгә багышланган.

Бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алырсыз дип ышанып калабыз. Бүгенге бәйрәм концертын башлыйбыз.

Алина: Әйт әле, Илвар, син иртәне нәрсәдән башлыйсың?

Ильвар: Әлбәттә инде битне юудан, тешне чистартудан...

Алина: Беләсеңме, иртәне елмаюдан башларга кирәк икән бит.

Ильвар: Әйе шул, дөрес әйтәсең, Алинә. Һәр иртәне елмаеп башласаң, көзгегә карап, үз-үзеңә елмаюдан, әти-әниеңә елмаюдан башласаң, көнең дә уңышлы үтәр, үзеңә дә рәхәт булыр.

Алина: Әйдәгез, дуслар, елмаеп яшик!

Ильвар: Каршы алыгыз, сезнең алдыгызда үзенең "Елмай" җыры белән Инзилә Заһидуллина.


Динара: Безнең күп вакытыбыз мәктәптә үтә. Мәктәптә дә бит төрле күңелле хәлләр булгалый. Я дәрес башланганчы, я тәнәфестә, я дәресләр тәмамлангач, кем дә булса кызык хәлдә кала. Кайбер вкытта кызык хәлләр укытучылар белән укучылар арасында да була. Ә сез, дусларым, укытучы дәрескә кергәч, иң куркыныч җөмләне беләсезме?

......

Беләсез, исегезгә төшереп үтәм: Ә хәзер укучылар, китапларны ябабыз һәм берәр куш бит алабыз...

Әйдәгез, укучылар тормышыннан кызык хәлләр карап китик.

(Эльмира һэм Рәнзил)

(Динара, Рәнзил, Инсаф)








Алинә:

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Тирән сулыйсы килә,

Тирән сулыш алып, дуслар,

Ярсып җырлыйсы килә!

Эльмира: Алинә, бу шигырь нәкъ хәзер сәхнәгә чыгачак Ильвар һәм Алмазга бик туры килеп туры икән бит.

Алинә: Бу Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" дигән шигыреннән өзек булды.

Эльмира: Бигрәк матур өзек. Ә хәзер, каршы алыгыз, сезнең алдыгызда Ильвар һәм Алмаз башкаруында җыр "Гармун алыйк әле дускай".


Эльмира: Татар халкы элек-электән җырга, моңга гына түгел, биюләргә дә бик оста халык була.

Бие әле, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сезне матур бии диләр

Биетеп карыйк әле.

Бие әле, бие әле,

Биегәнең күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең Инсаф белән Инзилә дисеннәр.

Каршы алыгыз, татар халык биюе.

Илвар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә;

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә.

Алина:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

Илвар:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене;

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле.

Алина: Аида Шакирова башкаруында җыр "Җыр керсен күңелгә"

Алина: Илвар, әйт әле, син буш вакытыңны ничек уздырасың?

Илвар: Мин музыка тыңлыйм, кызыклы китаплар укыйм, компьютерда төрле кызыклы уеннар уйныйм. Ә син?

Алина: Мин дә музыка тыңларга яратам, әнигә булышам, чәчәкләр, гөлләр тәрбиялим.

Илвар: Әйе шул, һәркемнең үзенең яраткан шөгыле була.

Алинә: Сиңа сер итеп кенә әйтәм, безнең класс Инзилә буш вакытын төрле биюләр өйрәнүгә багышлый. Бүген дә ул үзенең әле күптән түгел генә өйрәнгән гарәп биюен тамашачыларга тәкъдим итмәкче.

Илвар: Әйдә, алай булгач, озак көттермик. Үзен бирегә чакырыйк.

Алина: Каршы алыгыз, Гарәп биюе. Башкара Инзилә Заһидуллина.

Эльмира: Татарстан - безнең Ватаныбыз. Ул Татарстан Республикасы дип атала. Аның гербы, флагы һәм гимны бар. Гербта канатлы ак барс сүрәтләнгән. Ул дәүләтебезнең мөстәкыйль һәм көчле булуын күрсәтә.

Татарстан Республикасының гимнын композитор Рөстәм Яхин язган.

Татарстанда татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус яшиләр.

6нчы ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган.

Татарстанның башкаласы - Казан.

Республикада нефть, газ, битум чыга. Самолётлар, автомобильләр, вертолётлар, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә.

2010 ел - Республикабызда яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, Республика зарядкасы туды. Сезгә дә бу зарядканы карап китәргә тәкъдим итәбез. Кушыласыгыз килсә, рәхим итегез.

Республика Зарядкасы.






Инзилә: Туган як, туган туфрак, туган җир. Нинди зур мәгънәгә ия төшенчәләр. Һәркем өчен туган җир бер генә була. Ул син туып-үскән йорт, әти-әниең, уйнап үскән урам, дусларың, иптәшләрең, белем алган мәктәп, укытучылар. Сине иркәләгән туган як җиле, хуш исләрен сибүче чәчәкләр, саф һава белән баетучы агачлар... Әйе, боларның барысы да күңелгә бик якын һәм кадерле. Бу турыда никадәрле генә шигырьләр, җырлар язылмый. Шуларның берсен хәзер сезнең белән тыңлап китәрбез.

Каршы алыгыз, "Туган як" җыры белән Эльмира Яруллина.








Ильвар: Эльмира, син белмисеңме, җир йөзенең иң матур почмагы кайда икән?

Эльмира: Илвар, җир йөзенең иң матур почмагы ул - безнең туган илебез, торган җиребез.

Ильвар: Ә иң яхшы мәктәп кайда икән?

Эльмира: Әлбәттә, бездә, безнең җылы матур, заманча мәктәбебез.

Илвар: Ә иң яхшы укытучылар?

Эльмира: Безнең укытучыларыбыз иң яхшылары, иң мөлаемнары, иң күркәмнәре.

Ильвар: Ә кызлар, иң матур кызлар кайда икән?

Эльмира: Кызларның да иң гүзәлләре бездә. Хәзер син моңа үзең дә ышанырсың. Динара, Инзилә, Аида, Алинә башкаруында "Ламбада" биюе.

Ильвар: Каршы алыгыз.

Эльмира: Ишеттегезме әле? Мәктәпкә бер бию төркеме килгән ди. Үзләре матурлар, сылулар ди. Шундый яхшы бииләр дә икән. Аларны озак көттерү килешмәс. Әйдәгез, үзләрен бирегә чакырыйк.

Сезнең алдыгызда "Сударыня-барыня", рус халык биюе.

Каршы алыгыз!



Алинә: Аида, көт инде мине, көт.

Аида: Әйдә, дим, әйдә.

Алина: Кая ашыгасың соң син болай?

Аида: Әлбәттә инде, син ашыккан җиргә - Рок-н-ролл карарга дидеңме әле?

Алинә: Тукта әле, Аида, минем сине сынап карыйсым килә, үзеңне бик күп белә дип мактыйлар.

Аида: Әйдә, мин сынатмаска тырышырмын.

Алинә: Әйт әле миңа, Габдулла Тукай кем ул?

Аида: Татар халкынын боек шагыйре.

Алинә: Александр Сергеевич Пушкин?

Аида: Бөек рус язучысы, шагыйре.

Алинә: Әйе, дөрес. Ә Венера Ганиева кем ул?

Аида: Татарстанның атказанган артисты.

Алинә: Алла Пугачева?

Аида: Рус эстрадасы җырчысы, СССРның атказанган артисты.

Алинә: Ә Элвис Пресли?

Аида: Ничек, ничек? Элвис Пресли дисеңме әле? Әллә берәр шагыйрьме?

Алинә: Юк шул, тотылдын. Элвис Пресли рок-н-ролл остасы.

Аида: Әйе бит әле. Без Элвис Пресли башкаруындагы җырга рок-н-ролл биюе карарга бара идек бит инде. Ай, Алинә, тәмам башларымны бутады.

Алинә: Каршы алыгыз, Динара һәм Эльмира башкаруында Рок-н-ролл биюе.


Илвар: Безнең туган ягыбыз искиткеч гүзәл!

Алинә: Табигатен аласыңмы, зур төзек шәһәрләрен, авылларын әйтәсеңме!? Барысы да матур, йөрәккә якын.

Илвар: Әйе, ул үзенең төрледән-төрле халкы, милләте, гореф-гадәтләре, биюләре белән дан тота.

Алинә: Хәзер сәхнәдә башкарылачак бию моның ачык мисалы.

Илвар: Биюченең итәкләре

Бии, бии кыскара

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии-бии остара.

Каршы алыгыз, сезнең алдыгызда чегән биюе белән Аида Шакирова.

Алинә: Җырлар нинди генә темаларга иҗат ителми: туган як, туган авыл, әти-әни, әби-бабай, бердәмлек, татулык, ярату, соклану, мәктәп еллары, төрле кошлар, тәмле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, агачлар, куаклар....

Илвар: Тукта-тукта, Алинә, син җырлар язылган һәр теманы санап чыгарга җыенмыйсыңдыр бит?

Алинә: Нигә әле санап китмәскә ди. Барысын да әйтеп чыксам, тамашачыларга шундый күңелле булачак бит.

Илвар: Юк, юк, Алинә. Алай эшләү килешмәс.

Алинә: Ярый инде, алай булгач. Әйдә, хәзер яңгыраячак җырны иглан итик.

Бергә: Каршы алыгыз, Инсаф Ахметов башкаруында "Идел буе каеннары" җыры.



Алинә: 4 ноябрь - Бердәмлек көне.

Илвар: 4 ноябрь, шулай ук тынычлык көне дә.

Алинә: Хәзер башкарылачак җыр да тынычлык һәм бердәмлек турында.

Илвар: Каршы алыгыз, Динара, Инзилә, Инсаф башкаруында "Тынычлык" җыры.








Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты, без сезнең белән саубуллашабыз.

Без телибез сезгә олы бәхет,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш-

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!

11


© 2010-2022