Ф. Хөсни әсәре буенча сценарий Кабак

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ф.Хөсни "Кабак"

Сценарий.

Алып баручы: Тимеева Дарья

Маһи: - авыл карчыгы: Ким Ангелина Викторовна

Мәлиха: - авыл карчыгыРоманова Василина Андреевна

Ниса:- Маһиның кызы:Файзуллина Алла

Зиннур:Мәлиханың улы: Орлов Иван Иванович

Күренеш.

Авыл,бакча,читәннең икенче ягына чыгып үскән кабак тәгәрәп ята.

Алып баручы: Маһи белән Мәлихә,ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән - бер баш кабактан. Үзләре ахирәт дус иделәр.

Беркөнне шулай Маһи әби кабакларын карарга бакчага чыкты. Кабаклар бик зур, чүлмәк кадәр булып үскәннәр. Бакчадан чыгып барганда караса, бер кабак үзе Мәлихәләр ягына чыгып үскән. Алай итте, болай итте Маһи әби , ләкин кабак барыбер теге якта. (Мәлихә керә)

Мәлихә: Нәрсә кабак урлыйсыңмы?

Маһи: Мин каракмы? Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, хәзер кабагым сиңа качкан. Әнә минеке түгел диген, я?

Мәлихә: Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада.

Маһи: Хәрәм ризык эчеңне тишмәсме, ахирәткәем?

Мәлихә: Нишләп хәрәм булсын? Үз бакчамның җимеше.

Маһи: И-и-и нәрсә сөйләп торган була? Мин кәнишне бер кабакка калмаган, шулай да минем бакчада, мин су сибеп үстергән ич аны.

Мәлихә:Үстерсәң соң, мин өстерәп чыгармадым, үзе чыккан. Безгә ризык булганга чыккандыр. Хәер, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.

Маһи: Алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк инде син.

Мәлихә: Ал, ал хәзер үк алып чыгып кит, ятмасын минем бакчамда!

(Җитәкләшеп Ниса, Зиннур керәләр.)

Ниса: Бу нинди тавыш? Әни, Мәлихә апа, нишлисез сез?

Маһи Мәлихә икесе бергә: Әнә кабак...

Ниса: Шул гынамы? Бер кабак өчен гомерлек дуслыкны бозасызмы?

Маһи: Эш кабакта түгел. Гаделлектә. Ә син кызый, кит ул малай яныннан.(кызын тарткалый)

Мәлихә: Минем улыма нәрсә булган? Моңа кадәр яраган ярамый башладымы? Улым, кит хәзер үк ул кызый яныннан.

Зиннур: Ярый әни.(читкә китә)

Ниса: Тик тор, Зиннур, кил яныма.

Зиннур: Хәзер Ниса, (кыз янына килә ).

Ниса: Тынычланыгыз зинһар! Иртәгә үзегезгә оят булачак! Әйдәгез өйгә керик. Зиннур, озат әниеңне.

Зиннур: Әйдә, әни, өйгә керик. (Мәлихәне алып кереп китә)

ич, Зиннур белән Ниса керәләр)

Зиннур: Ник чакырдың? Йокы килә. Куркам. Әни ачуланыр.

Ниса: Йокың качмас. Безгә әниләрне дуслаштырырга кирәк.

Зиннур: Ничек?

Ниса: Кабак булмаса, дошманлык та бетә.

Зиннур: Ничек булмасын, әнә ич ул!

Ниса: Без аны урлыйбыз!

Зиннур: Урлыйбыз?.. ю-ю-юк мин куркам.

Ниса: Урлыйбыз да, бәлеш пешереп, әниләрне кунакка чакырабыз.

Зиннур: Менә шәп була бу, мин риза.

(иртә белән бакчага Маһи чыга)

Маһи: Кабаккаемны карыйм әле, өлгерсә, бәлеш пешерергә кирәк. (Кабакның юклыгын күрә) Үләм, урлаганнар, ураганнар.

Мәлихә керә: Нәрсә таң тишегеннән тавыш куптарасың?

Маһи: Кабагым юк, син генә алгансың аны.

Мәлихә: Бик кирәге бар, үзең алып яшергәнсеңдер әле.

(Зиннур белән Ниса керәләр,Ниса бәлеш тоткан)

Ниса: Әни, кабакны беркем урламады, Сезне талаштырган кабак бәлеше эчендә.Сезне кунакка чакырабыз. Тату яшәүгә ни җитә.

Маһи: Талашып дигәч тә, талашканыбыз юк безнең, әйеме ахирәт?

Мәлихә: (көлеп )Мин дә шулай дим шул, ахирәт.

Алып баручы: Алар берсен-берсе кыстый -кыстый тәмләп чәй эчтеләр, дошманлыкка шулай чик куелды.

Сез дә әйбәт күршеләр,

Без дә әйбәт күршеләр,

Ике күрше бергә-бергә

Әвеш- тәвеш килсеннәр

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше бергә-бергә

Әвеш- тәвеш килсеннәр

Син булырсың кодагый,

Мин булырмын кодагый.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр булгалый

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр булгалый

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Күршеләргә рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Күршеләргә рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

Сез дә әйбәт күршеләр,

Без дә әйбәт күршеләр,

Ике күрше бергә-бергә

Әвеш- тәвеш килсеннәр

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше бергә-бергә

Әвеш- тәвеш килсеннәр

Син булырсың кодагый,

Мин булырмын кодагый.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр булгалый

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр булгалый.

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Күршеләргә рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Күршеләргә рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.












Ф.Хөснинең "Кабак"хикәясе буенча язылган сценарий.



Сценарий авторы:

Хафизова Ф.Х.

© 2010-2022