Доклад Тәрбия эшендә заманча технологиялар

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Тәрбия эшендә заманча технологияләр"

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тари­хи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-тәрбияченең укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологи­яләр дә нык тәэсир итә. Бүген­ге мәгълүмати технологи­яләргә нигезләнгән мәгариф­нең нәтиҗәлелеге файдаланы­ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе­дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә.

Укыту һәм тәрбия процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым­нарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучы һәм тәрбиячеләргә, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык­сыну уяту, танып-белү актив­лыгын үстерү, аралашу про­цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт­ләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Заман укыту-тәрбия эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучы һәм тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес­ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,"яңарту,яңалык,үзгәртү" дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту -тәрбия процессы субъектларын-укытучы-тәрбияченең дә, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

Хәзерге заман сыйныф җитәкчесенә һәм тәрбиячесенә педагогик технологияләр җыелмасына ия булу бурычы куела. Бу исә балаларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештырып, алар белән аралашу мөмкинлеге тудыру.

Укытучы -тәрбияче укытуның сыйфаты,укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә.

Доклад Тәрбия эшендә заманча технологияларСоңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы һәм тәрбияче профессиясе дә укыту-тәрбия эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә­ре белән уратып алынган.

Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Тәрбия сәгатьләренең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Мин үземнең тәрбия сәгатьләрен кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә укыту-тәрбиянең сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга. мөмкинлек бар,барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән,интернетка тоташтырылган.

Тәрбия сәгатьләрендә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелә.

Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята.Презентацияләр куллану тәрбия сәгатьләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итә.

Мультимедия технологиясе слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә.

Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә

Без тәрбиячеләр тәрбия сәгатьләрендә заманча технологияләрне уз югарылыгында кулланабыз.

Видео-аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга,аны иҗади кабул итәргә,укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.

Презентацияләр киң кулланыла ала.Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз.Анда төрле сүзләр,җөмләләр,рәсемнәр,таблица,схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.

Презентацияләр Power Point программасында эшләнә.Презентацияне тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин.Информацион-коммуникатив технологияләр группаны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин.Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр ,кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның һәм тәрбиянең нигезе булып тора. Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә,күззаллауларын үстерә.Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп,сөенү,куану хисләрен тудыра.

Тәрбия эшендә заманча технологияләр куллану гына тәрбиячене ителлектуаль үсүенә ярдәм итә.Ул аны яңа белемнәр ,яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә.Ә ул үз чиратында үзбелемнең үсүенә һәм инновацион процессларның тизләнүенә сәбәпче була.

Без,тәрбиячеләр узбелемләребезне күтәрү өстендә даими эшлибез,һәрберебез дефектолог белемле.Көндәлек эшебездә куллану өчен "Мәгариф","Гаилә һәм мәктәп","Ачык дәрес" һәм башка газета -журналларга язылабыз.

Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк,без шуны күрәбез: коррекцион мәктәптә укытучы һәм тәрбияченең инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле.Болар педагогик, методик һәм техник чаралар.Ләкин хәлиткеч чара булып ,әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора. Шуннан башка безнең инновацион технологияләр турында сөйләвебез коры сөйләнүдән узмаска мөмкин. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар - безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт тәрбиячеләр һәм укытучылар кирәк.Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.










© 2010-2022