Сценарий День Знания на татарском языке

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бәйрәм бүген - Белем бәйрәме

Укучылар тантаналы линейкага тезелә.

Монтажда катнашучы балалар алда басып торалар.

Гимн яңгырый:

А.Б. Исәнме, мәктәп, исәнме

Көзнең яфраклы юлы

Саумы, сентябрь таңы-

Өр- яңа уку елы!

1 а.б.Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга, кечегезгә,

Яшегезгә, картыгызга,

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Хөрмәтле укытучыларыбызга.

Кунакларга, дусларга

Һәм инде укучыларга.

Хәерле көн Һәммәбезгә!

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә 1 класс балалары өчен башлап укырга килү көне - зур бәйрәм.

Әйдәгез, бергәләп, алкышлар астында 1 класс укучыларын тантана үзәгенә чакырыйк! Аларны белем иленә беренче адымнарын атлатучы, белем дөньясында гиздерүче беренче укытучылары Бәдертдинова Лүзә Рафаил кызы булачак. Әйдәгез, рәхим итегез!

Музыка яңгырый.

1 а. Әй килә яңа кешеләр,

Юлларны гөлгә күмеп,

Иң кечеләр, беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Бүгенге яңа шәкертләр

Мәктәбебезгә килгән,

Котлый көз барыбызны да

Бүгенге бәйрәм белән.

1 а.б Көзнең бу котлауларына кушылып

Үзебез дә

Хәерле уку еллары

Телибез һәммәгезгә!

1 а.б Көзләрдә ел да яңара

Җиз кыңгырауның чыңы.

Бүгеннән, белем көненнән

Башлана уку елы.

Беренче класслар тезелеп баса.

1 а.б Бүгенге бәйрәм тантанасын башлап җибәрү вакыты җитте, дуслар. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп директоры Әхйәруллина Айгөл Фидаил кызына бирәбез.

А.Б. Хәзер котлау өчен сүзне муниципаль районы вәкиле Шакиров Графит Гаязовичка бирәбез.

А.Б. Хәзер сүз район Советы депутаты Садыйков Айрат Хәниф улына бирелә.

А.Б.Хәзер тәбрикләү өчен сүзне Түреш авыл биләмәсе эшләр управляющие Зиннатуллина Гөлчәчәк Фәнил кызы ала.

Лаеклы ялда булган укытучыларыбыз да бүген безнең бәйрәмдә катнаша. Рәхим итегез сүз Гареева Мәьям Файзылхан кызына бирелә. Әти-әниләр исеменнән Вәлиева Ләйсән Ахметхан кызына сүз бирелә.

(Килгән кунакларга сүз бирелә).

Яхшы теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Ә хәзер сүзне балаларга бирик ( 2-4 сыйныф укучылары чыгышы)

Рената:

1. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

Сары төстә яфраклар да

Чалына инде күзгә.

Хушлаштык ямьле җәй белән,

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм - белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

2. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

3. Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

4. Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.



6. Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң мактау-жыр гына.

7. Укытучы, яктя кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сузе белән юата.

8. Кайгы килгәндә дә "Егет бул", - дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

"Укытучы" белән "Әнкәй" сузе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

9. Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар!

Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән - бүләккә! (Чәчкәләр бирү)

12. Беренчеләр гел алар

Иң беренче булалар

Быел мәктәбебездә

Беренчеләр - балалар!

Бүгенге бәйрәмне 1 нче сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз - 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларыбызның үзләренә сүз бирик әле. Рәхим итегез беренчеләр!

1 нче класс укучылары чыгышы.

1.Әти дә шулай әйтә

Әни дә шулай әйтә

Әби әйтә : - дөрес бу-ди,-

Китап шулай өйрәтә.

2.Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде

Алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем берүк диде.

3.Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык озын юлга

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

4.Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручканы.

5. Әтием дә , әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

6.Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан , - диләр

Күренми бит буегыз.

7.Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

Элнария:

Бүген башлап басасың син

Олы белем юлына.

Белем дөньясына ачкыч-

"Әлифба" ал кулыңа.

"Әлифба"гыз - алтын ачкыч,

Аны ихлас укыгыз.

Белем белән коралланып,

Галәмнәрне байкагыз!
(Әлифбалар таратыла)



1 а.б Дусларым, сезгә күп нәрсәләр таныш түгел, ләкин Белем иленә керү өчен серле ачкыч бар. Ул ачкычны без хәзер сезгә 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Элнариягә бирәбез. Ачкыч сезне Белем иленең иң катлаулы юлларын узарга ярдәм итәр.

Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Иренмичә, ялкаулашмый

Укыгыз фән илендә.

Китапларны ачыр өчен

Ачкыч бирәбез сезгә.

(Ачкыч тапшырыла)

А.Б.:

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!

Бездән сезгә шул теләк:

Белегез укуның кадерен,

Ертмагыз дәфтәр битләрен,

Саклагыз китапны кадерләп.

Пөхтә булсын киемегез, Таза булсын кул һәм битегез!

Аб.

Курыкмагыз һич бер эштән - кыю булыгыз!

Изгелекле булыгыз,

Кешелекле булыгыз!

Олыларны хөрмәтләп,

Гел рәхмәтле булыгыз!

Уку елы сезгә һәрчак

Бары уңыш китерсен,

Диктантлар "биш"кә язылсын,

Мәсьәләләр чишелсен

Мәктәптә күңелле булсын,

Дәресләр җиңел үтсен.

Һәм сезнең өчен ачылсын

Бар могҗизасы җирнең.

А.Б.Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, ата - аналар! Хәзер 2015- 2016 нчы уку елы башлануын белдереп 1нче кыңгырау шалтыраячак. Беренче Кыңгырауны шалтыраталар: 9 нчы класс укучысы Валиев Вилдан , 1нче класс укучылары Валиуллин Ранис, Валиева Азалия Һәм Галимова Азалия.


Музыка:

1 а.б Сабыйларның тәүге адымнары -

Зур тормышка тәүге юл башы!

Котлы булсын тәүге адымың, сабый,

Зур уңышлар булсын юлдашың.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Яңа уку елы.


А.Б.Ә хәзер алкышлар астында 1 класс укучыларын 1 кыңгырау белән 1 дәрескә озатыйк

9 сыйныф укучылары 1 нче сыйныф укучыларындәрескә озаталар.

(музыка яңгырый, укучылар тәрбия дәресенә кер

Барча килгән кунакларга, укытучыларга, укучыларга - Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр генә алып килсен. Балаларга - тырышып уку, әти - әниләргә - балаларны тәрбияләүдә мәктәп белән тыгыз элемтәдә булу, укытучыларга - фидакәрь хезмәт. Бәйрәм белән сезне! 2 А.б. Кадерле кунаклар, шуның белән "Белем бәйрәме" тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

7

© 2010-2022