Сочинение на тему: Күркәм гаилә

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күркәм гаилә.


Күркәм гаилә... Күпме мәгънә һәм күпме җылы хисләр салынган бу сүзгә.Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Мин дә үземнең язмамны Мөслим районы Ташлыяр авылында гомер итүче, алты балага гомер бирүче Илмира һәм Азат Гафуровлар гаиләсенә багышлыйсым килә. Алар икесе дә Ташлыяр авылында ишле гаиләдә туалар.Кечкенәдән үк эшне, хезмәтне яратып үсәләр. Алар әти-әниләренең зур ярдәмчеләре булалар. Яшьтән үк бергә уйнап үскән егет белән кыз арасында мәхәббәт уты кабынып китә һәм берничә ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр.Аларның бер-бер артлы алты мәхәббәт җимешләре дөньяга килә.

Олы кызлары Алия бүгенге көндә Чаллы педагогия институтының дефектология бүлегенең 1 нче курс студенты. "Алма агачыннан ерак төшми",- диләр, Алия дә әнисе кебек тырыш, акыллы кыз булып үсә. Әти-әнисе эштә чагында барлык өй мәшәкатьләрен Алия хәстәрли: ул апайларын карау дисеңме, өй җыештыру, өйгә су ташу, хәтта апайларына өй эшләрен эшләтү һәм ашарларына пешереп ашату да аның җилкәсенә төшә.Алия барлык кушылган эшләрне намус белән башкара. 2000 елда уллары Азамат туа. Гафуровлар гаиләсе тагын да түгәрәкләнеп китә. Азамат та, апасы сыман, эш сөючән булып үсә. Абзардагы малларны карау, аларга су эчертү, җәй көннәрендә әтисе белән печән чабулар да, малайның яңа гына ныгып килгән беләкләренә көч кертә.Азамат әтисенең уң кулы, ул бүгенге көндә Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. 2003 елда икенче кызлары Айзилә туа.Айзилә дә апасы һәм абыйсыннан калышмый, барлык кушылган эшләрне дә җиренә җиткереп эшли. Айзилә мәктәптә дә гел яхшы укый, бик тырыш бала. Кызчык җыр-биюгә зур өстенлек бирә. Мәктәптә уздырылган кичәләрдә ул һәрдаим катнаша. Айзилә Михайловка урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында белем ала. Айзиләгә 2 яшь тулып киткәч, Илмира апа 2005 елда тупырдап торган малай алып кайта. Аңа Ирек дип исем кушалар. Гаилә бала-чага шау-шуы белән әвәрә килә. Тере һәм шук малай үсеп җиткәч, абыйсына йорт мәшәкатьләрендә олы булышчы була. Алар абыйсы белән бергәләп печәнгә йөриләр, хәтта атка атланып, җәйге ял вакытларында, авыл көтүен дә көтәләр. Бүгенге көндә Ирек Ташлыяр башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныфында укый.2007 елда абый-апаларына кечкенә генә, курчак сыман сеңелкәш алып кайталар. Кызчыкка Инзилә дип исем кушалар. Инзиләне дә абый-апалары эш сөярлек итеп үстерәләр. Инзилә күбрәк кул эшләренә өстенлек бирә. Үзе матур итеп әйберләр чигә, зәвыклы итеп кәгазьләрдән чәчкәләр, аккошлар ясап, өйләрен тагын да ямьләндереп җибәрә. Инзилә Ташлыяр башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем ала.Инде малайларга тагын бер энекәш булсын дип, Гафуровлар 2009 елда Илгиз исемле баһадирдай малай алып кайталар. Әле кечкенә генә булса да, абыйларыннан бердә калышмый: ат белән бергәләп суын да ташыйлар, печәнен дә чабалар. Илгиз Ташлыяр авылындагы "Ләйсән" балалар бакчасына йөри.

Авылда алар- тәртипле, уңган, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Аларда берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Гафуровларның балалары эшкә өйрәнеп үсәләр. Ә эшкә өйрәтергә кирәк! Эш белгән бала бәхетле бала ул. "Синең ничек итеп тормыш алып баруыңны күреп үссеннәр, юрганга карап аяк сузарга өйрәнсеннәр, эшне, хезмәтне яратып үссеннәр. Төрле гамәлләрне бездән күреп үсәләр, без аларны ничек хөрмәтләсәк, тәрбияләсәк, алар да безне шулай хөрмәтләр һәм тәрбияләр",- ди гаилә башлыгы Азат абый.Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр.

Кызлар өй эшләрен әниләре, малайлар әтиләре белән эшләргә яраталар. Буш вакытларында кроссвордлар, сканвордлар чишәләр, телевизордагы телетапшырулар һәм нәфис фильмнарны бергәләп карыйлар, хәтта театр, концертларга да бергәләп йөриләр.Кунакка килгән дусларын, туган-тумачаларын да һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. "Аллага шөкер, балалардан уңдык. Шушы сабыйлар белән уйнап-көлеп яшәү җан рәхәте бит. Балалар әти-әнинең бер-берсенә, олыларга мөнәсәбәтен һәрвакыт тоеп яшәргә тиеш",-ди Илмира апа.

Элек-электән үк борынгы әби-бабайларыбыз балаларны хезмәт, җыр, бию, кул әшләре, спорт аша тәрбияләгәннәр. Шуңа күрәдер, Гафуровлар да хезмәт сөючән, җыр-биюгә, моңга бай гаилә. Илмира апа үзе дә бик актив кеше. Ул авылда һәм районда уздырылган спорт ярышларында һәм үзешчән сәнгать концертларында бик теләп катнаша. Аның төп рольләрне уйнаган спектакльләре барлык тамашачыларны да дулкынландыра,андагы осталыкны театр артистларының осталыгы белән тиңләргә була.Азат абый да Илмира ападан калышмый, ул- авылыбызның балта остасы. Аның матур итеп ясаган тәрәзә рамнары да, үз кулы белән салып чыккан йортлары да моның төп дәлиле булып тора.

Әйе, "Оясында ни күрсә-очканда шуны күрер",- ди халык . Гафуровлар да балаларын эш сөючән, тәрбияле, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.Бүгенге көндә алар тулы һәм бәхетле гаиләдә яшиләр, иншаллаһ, алда да шулай булсын!


Мөслим районы Тойгелде махсус коррекция интернат мәктәбе укытучысы Сәйфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы.


© 2010-2022