Внеклассное мероприятие на тему Мин - бала, мин – кеше

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин - бала, мин - кеше.

Бала хокуклары турындагы конвенция

Танышабыз һәм фикер алышабыз.

1989 елның ноябре - Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциясен кабул иткән көн.

Россиядә Конвенция 1990 елның 15 сентябрендә гамәлгә керде.

Конвенция, 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 маддәдән тора.

Бала үз хокукларын яклый алсын өчен без конвенциянең төп маддәләре белән таныштырырга һәм аларны балаларга җиткерү ысулларын бирергә булдык.

Максат: Балаларны "закон", "бурычлар", "хокук" төшенчәләре белән таныштыру.

Бурычлар: - законга хөрмәт хисе тәрбияләү;

- законнарның төрлелеген күрсәтү;

- хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәнү.


Кичәнең барышы:

"Маугли" әкиятеннән күренешләр, әкияткә ясалган иллюстрацияләр күрсәтелә. Презентация күрсәтелә.

- Мауглиның тормышында иптәшләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чаклары күп була. Исегезгә төшерегез әле, мондый вакытларда ул иптәшләреннән ничек ярдәм сораган?

- Ул , "Без синең белән бер каннан", дип әйтә торган булган һәм аңа барысы да ярдәмгә килгәннәр.

- Бу нинди тылсымлы сүзләр икән соң? Джунглида бу сүзләр нәрсәне аңлаткан?

- Бу сүзләр - "Джунгли Законы"

- Тагын нәрсә өчен Д.З. кирәк икән?

- Д.З. хайваннар тыныч яшәсеннәр өчен, аларны кешеләр үтермәсен өчен һәм барлык җанварлар да үз балаларын үстерә алсыннар өчен.

- Җанварларның Д.З.на карашлары ничек?

- Җанварлар Законга буйсыналар, хөрмәт итәләр, Д.З.нарының сүзләрен тантаналы һәм хөрмәт белән әйтәләр.

- Ә бөтен җанварлар да Д.З.ын хөрмәт итәләрме соң?

- Юк, тигр Шерхан законны боза. Ул кешегә ау уздыра, җанварлар аны хыянәтче дип атыйлар.

- Җанварларның Джунглида үз Законнары бар икән. Ә кешеләр дөньясында законнар бармы соң?

- Әйе, бар. Бу - Конституция, хезмәт турында закон, белем алу турында, җир, салым турында һәм башка бик күп төрле законнар.

Балаларны законнар белән таныштыру.

- Кешеләр тормышында законнар бик күп. Ә нәрсә соң ул - закон?

(тактага "Закон" сүзе язылган карточка эленә)

- Кешенең җәмгыятьтә үз-үзен тоту кагыйдәләре язылган документ- Закон. Законнар Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында языла, Президент тарафыннан расланалар.

- Әйдәгез, Д.З.на кире әйләнеп кайтыйк. Бу Закон буенча бүре, гаилә башлыгы булганнан соң, бүреләр төркеменнән чыгарга хокуклы. Ләкин балалар үсеп җиткәч, ул аларны төркем киңәшенә алып килергә бурычлы. Икенче төрле әйткәндә закон ике өлештән тора. Шуларны әйтеп карыйк әле.

- Хокуклар һәм бурычлар.

(Тактага "Хокуклар һәм бурычлар" дигән язу эленә)

- Нәрсә соң ул кеше хокуклары?

- Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Бу белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы.

- Ә нәрсә соң ул бурычлар?

- Бурычлар - кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр.

Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, салымнарны вакытында түләргә бурычлы.

- Хәзер сезнең хокуклар һәм бурычларны дөрес аңлаганыгызны тикшереп карыйк.

(Класс ике командага бүленә. Һәр командага карточкалар бирелә.)

Бирем: 1 команда хокукларны, 2нче команда бурычларны җыя. Кайсы команда эшне тизрәк башкара, шул җиңүче була.

Хокуклар һәм бурычларның исемлеге:

Яшәү хокукы Башлангыч һәм төп белем алу

Граңданлык хокукы бурычы

Ата-аналар белән яшәү Салымнарны вакытында түләү

Ял хокукы Тирә-юньдәгеләрнең иминле-

Белем алу хокукы генә зыян китермәү

Сүз иреге Алдашмау

Яшәү урынына хокук Тирә-юнь мохитны саклау

Дәүләт органнарына сайлау Урлашмаска

Һәм сайлану Өлкән яшьтәгеләргә һәм авы-

ларга һәрчак ярдәм итү

Ләкин тормышта кеше хокуклары бозылган очраклар еш очрый. Хәзер һәрбер командага, кеше хокуклары бозылу очраклары булган, әкиятләрдән мисаллар табарга кирәк.

(Кайсы команда күбрәк мисал китерә ала, шул җиңүче була.)

Әкиятләрдән түбәндәге мисалларны тәкъдим итәргә була.

Презентация күрсәтелә.

Һәр кешенең иң төп хокукы - ул яшәү хокукы. Кечкенә кеше - бала да яшәргә хокуклы.

Ә менә А.С.Пушкинның "Солтан патша турындагы" әкиятендә яңа туган малайны һәм аның әнисенә үлем карары чыгаралар. Шул әкияттән бер өзек:

"Хатны укып бетерәләр,

Зур бер мичкә китерәләр,

Һәм бикәне шул сәгать,

Улы белән бергәләп

Шул мичкәгә салалар да,

Җибәрәләр диңгезгә -

Патша кушты, дип, безгә"

- Чынлыкта үлем карарын кемнәр чыгара? Син бу явыз кешеләргә нәрсә дип әйтер идең?

Беркем һәм беркайчан да баланы газапларга һәм хурларга тиеш түгел.

А.С.Пушкинның "Патшаның үлгән кызы һәм 7 баһадир турында" әкиятендәге патша кызының нинди гаебе булды икән?

Әкияттән бер өзек:

"Кара урманнар аша

Алып бара патша кызын,

Тереләй бәйләп,бер ялгызын,

Ташларга наратлыкка

Бүреләргә азыкка"

Кызганычка каршы, балаларны бүтән милләттән яки религиядән, тән төсе икенче төрле булганга рәнҗетүче кешеләр бар. Балаларның һәрбер тәртипсезлеге өчен җәзалаучы тәрбиячеләр дә очрый.

Һәрбер дәүләт, Конвенциягә кул куйганнан соң, үзенең кечкенә гражданнарын якларга бурычлы.

Балалар үзләренең әти-әниләре белән яшәргә хокуклы һәм аларны беркем дә аера алмый.

Кайбер очракларга, табигать стихияләренән котылу, сугыш булган урыннардан ераккарак алып китәү максаты белән, балаларны бүтән ерак илләргә күчерәләр. Соңыннан илләр балаларга һәм аларның әти-әниләренә бер-берсен эзләп табарга ярдәм итәргә тиешләр.

- Г.Х.Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятендә баланың нинди хокукы бозылган?

Әкияттән түбәндәге өзекне укып үтәрбез:

"Әбисенең иске, хәерче, кечкенә өеннән Кар патшабикәсе кечкенә Кайны үзенең зур боз сараена алып китә. Ул аңа бөтен дөньяны һәм яңа конькилар бүләк итәргә сүз бирә."

- Кем белә, бәлки, Кар патшабикәсе малайга яхшылык теләгәндер.

Бу очракта аның малайны туган йортыннан алып китәргә хокукы бар идеме?

Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы.

- Димәк, мәктәпкә укырга йөреп, сез илебезгә Конвенцияне тормышка ашырырга ярдәм итәсез икән.

Ә менә А.Толстойның "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары" әкиятендә Папа Карло улына "Азбука" китабы алып бирсә дә, Буратино мәктәпкә барамы соң?

Конвенцияне белсә, ул да бу хатаны ясамас иде!

Бала бөтен кеше төсле булырга тырышырга бурычлы түгел.

Әгәр аның үзенә генә хас сыйфатлары булса да, ул шундый булып калсын! Күп еллар элек Даниядә бер сәер, озын, ямьсез малай яшәгән. Ул ярлы кеше баласы булса да, шагыйрь булырга хыяллана. Калганнарның үзеннән көлгәнен күрмәскә тырышып, хыял диңгезендә йөзүен дәвам итә.

Малай үсә, ләкин шундый сәер булып кала. Хәзер аның исемен бөтен дөньяда беләләр. Ул - Ганс Христиан Андерсен. "Гадкий утенок" әкиятен Андерсен узенең балачагын искә төшереп язган. Әкияттәге үрдәк баласын да шыксыз, ямьсез, чит дип санап гел үзләре яныннан куып, чукып торганнар. Ә аның бер гаебе дә булмаган. Ул бары тик башкаларга гына охшамаган булган.

- Ә үскәч нинди кошка әверелә соң ул?

Авыру бала махсус караш, белем һәм тәрбия алуга хокуклы.

Сәламәт балага тудырылган шартлар авыру бала өчен дә булырга тиеш. Бу маддәне ныгыту өчен Д.Мамин-Сибирякның "Серая шейка" әкиятеннән бер өзек китерергә була:

"Йөзәсеңме, аңгыра? Чумасыңмы? Ярый, йөз, ә мин сине барыбер ашыйм! Үзең чыксаң яхшырак булыр - ди төлке."

Ни өчен бу үрдәк калганнар кебек үк җылы якларга очып китмәгән икән соң? Төлке аны ашый алырмы икән соң?

Дәүләт әти-әнисез калган бала турында кайгыртырга тиеш.

Ятим баланың яшәү урыны, кием, ашау белән тәэмин итү дәүләткә йөкләнә. Тәрбиягә бирелгән балаларның язмышы белән дәүләт кызыксынып торырга тиеш.

С.Маршакның "Унике ай" исемле әкиятеннән бер мисал тәкъдим итәргә мөмкин:

"Декабрь аеның чатнаган суык көнендә үги әни ятим кызны урманга җибәрә.

- Бар, ди- умырзаяларсыз кире кайтасы булма!

Сез бу үги әни турында нәрсә әйтә аласыз?

Баланың ял итәргә, уйнарга һәм күңел ачып алырга хокукы бар.

Кайбер илләрдә балалар авыр эшләрдә эшлиләр. Ә безнең илдә ата-аналар балаларын мәктәптән тыш музыка мәктәбенә йөрергә, чит тел өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Алар баланың Конвенциядә язылган ял итәргә хокукы бар икәнен оныталар.

Ш. Перроның "Золушка" әкиятеннән дә бу очракка бер мисал китерергә була:

"- Әнкәм, туганнарым, миңа бер күз белән генә булса да бәйрәмне карарга рөхсәт итсәгез иде.

- Ха-ха-ха! Сиңа ни калган патша сараенда, пычрак кыз!"

- Үги кызга кем ярдәм кулы суза, һәм әкият ничек бетә?


  • Ә хәзер әйдәгез әле без дә бераз күңел ачып алыйк. Кызлар башкаруында "Тынычлык җыры" җырлана.

Балаларның җаваплары кабул ителә һәм йомгак ясала.




© 2010-2022