Внеклассное мероприятие. Татар телем-туган телем

Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җыр: Кояшлы ил

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

Балам диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм

"Әнием!" дим әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә

"Туган ил" дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләрне мин

Туган телдә аңлатам

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Туган тел! Һәркем өчен газиз тел бу. Чөнки иң кадерле "әти" "әни" "әби" "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

Мин сөйлим анам телендә

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән

-Мин җирдә кеше - диеп.

Күзләремне ачты минем

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың

Белмәсәң ана телен.

Әткәң-әнкәң телен белсәң

Адашмассың кайда да.

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә

Туган тел бер генә була

Әнкәй кебек бер генә.

Әни кебек газиз күреп

Туган тел дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

Җыр: Татар теле

Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Татар теле - туган телем

Гасырларны кичкән тел ул,

Давылларда өзелмичә,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан калган тел ул.

Байлыгына, муллыгына

Сокландыра алган тел ул.

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул.

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

Җыр:

Нам издавна другом был русский народ.

И разве конец этой дружбе придет?

Да, мы родились и растем в вышину.

Нанизаны словно на нитку одну.

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» ТР Законының 9 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасының ике дәүләт теле республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә тигез күләмдә укытыла;

Если хочешь судьбу переспорить,

Если ищешь отрады цветник,

Если нуждаешься в твердой опоре -

Выучи русский язык!

Он твой наставник великий, могучий,

Он переводчик, он проводник.

Если штурмуешь познания кручи-

Выучи русский язык!

Родной язык. Он впитан с молоком.

Звучит как музыка, нам сердце услаждая

В международный день родного языка

На языке родном тебе мы пожелаем:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка.

(музыка)

Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры 'Туган тел" бу

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе "Туган тел"бу.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде-Тукай

Азатлык, дуслык илендә

һәркемгә кардәш Тукай

һәрчак безнең белән бергә

Безның замандаш Тукай.

Җыр: И туган тел


© 2010-2022