Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен 11 класста үткәрелгән

Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен дәрес конспекты. Татар мәктәпләреннән аермалы буларак, рус мәктәпләрендәге татар балалары белән шигырьгә тулы анализ бирү кыенрак. Шуңа күрә дәрес конспекты рус мәктәпләре өчен яраклаштырылган. Дәрес психологик уңай халәт тудыру белән башланып китә, Муса Җәлилнең "Җырларым" шигыре тыңлана. Укучылар шигырьнең авторын атаганнан соң, дәреснең темасы әйтелә. "Моабит дәфтәрләре" тарихы сөйләнелә. Шулай ук Муса Җәлил утырган төрмәдә безнең якташыбыз Әл...
Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләрен" өйрәнү. "Бүреләр" шигыренә өлешчә анализ ясау.

Максат: -өйрәтелгән норма һәм кагыйдәләр нигезендә үз карашларыңны булдыру, М.Җәлилнең ториышы һәм иҗатына кызыксыну, шәхескә карата гуманистик караш тәрбияләү. Логик фикерләү, әдәби телдә сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Шагыйрь иҗаты аша кешенең рухи ныклыгы турында фикер йөртергә,үз фикереңне әйтергә өйрәнү. Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" буенча алган белемнәрне системага салу.

Җиһазлау: интернет -ресурслар, компьютер презентацияләре, проектор, ноутбук, дәрескә керүче укытучыларга чакыру кәгазе таратыла.

Дәрес барышы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү.

1укучы. Исәнләшкәндә кешеләр,

Олылар һәм кечеләр.

Бер-берсен сәламлиләр -

"Исәннәрмесез", - диләр.

2укучы. Ә бабамның сәламен

Ишетеп белә һәркем,

Сәлам бирә ул һәркөн

"Әссәламәгаләйкем"!

Укытучы: Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик!

Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Сез бүген барыгыз да матур күренәсез. Кәефләрегез, күрәм, бик күтәренке. Димәк, дәресебезне шул ха-ләттә башлап җибәрәбез.

Укучылар, дәресебез башында бер җыр тыңлап үтик.

("Җырларым" җыры тыңланыла)

Укучылар, бу җырның сүзләрен кем язган? (Муса Җәлил)

Дөрес, җыр сүзләренең авторы - Муса Җәлил. Без бүген сезнең белән М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" турында сөйләшербез, "Бүреләр" шигыренә өлешчә анализ ясарбыз, тема буенча алган белемнәрне гомуми-ләштереп "Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә" дигән күңел дәфтәрен ту- тырырбыз.

Слайд1. М.Җәлил портреты+шигырь юллары.

Сынаулары белән сыный тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рухы һәм җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

  • Бу юллар М.Җәлил турында дисәм, ышанырсызмы? Ни өчен? "Йолдыз итеп күккә күтәрә" сүзләрен ничек аңлыйсыз? (Йолдыз- мәңге сүнми торган, күкне балкытып торучы җисем) М.Җәлилне дә без йолдызга тиңлибез. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы чиксез зур хәзинә. Аның үлемсез шигырьләре, замана нинди генә якка үзгәрсә дә, һәрвакыт акту- аль булып кала.

(Слайд

"Моабит дәфтәрләре" язучының үзе куйган исем түгел. Байтак шигырьләре-нең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда кечкенә дәфтәрләргә теркә-лүеннән һәм әлеге төрмәдән чыгып туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән аталып йөртелә.

Муса Җәлилнең туган илгә ике дәфтәре кайта. Беренче дәфтәре -гарәп хәрефләре белән язылган- 1946 елда кайта. Аны 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, ул аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Бу дәфтәрнең беренче битендә Муса Җәлилнең васыяте язылган була. Анда болай диелә: "Моны язды татарның билгеле бер шагыйре Муса Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырда Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләрен дөньяга чыгар, минем васыятем шул". Муса Җәлил, 1943. Декабрь

-Укучылар, өстәп минем тагын шуны әйтәсем килә. М.Җәлил белән бер төр-мәдә утырган һәм аның шигырьләрен туган илгә алып кайтучыларның берсе - Әбдрәшит авылы кешесе Нигъмәтҗанов була. Шигырьләрне ул үзе белән алып кайта. Үзе үләр алдыннан хатынына биреп калдыра шигырьләрне. Бу абзый вафат булгач, аның тормыш иптәше Казанга хәбәр итә һәм Язучылар Союзыннан килеп шигырьләрне алып китәләр.

Шулай итеп, укучылар, М.Җәлил сугышта да, фашист тоткынлыгында да, фашистларның үз өннәрендә дә туган иленә тугрылыгын саклап, каләмен корал итеп сугышкан. Аның шигырьләре 60 телгә тәрҗемә ителгән. Бу бөек татар шагыйрен бөтен Җир шары халкы белә, дисәк тә хата булмас.

(ЯЛ МИНУТЫ. Табигать тавышлары тыңлау)

Ә хәзер без сезнең белән "Моабит дәфтәрләренә" кергән шигырьләрнең берсе белән танышырбыз һәм аңа өлешчә анализ ясарбыз. Башта сезгә аңла-вы авыр булган сүзләргә игътибар итик.

Сүзлек эше.

Сискәнү - вздрогнуть

Яралы -раненый

Ыңгыраша - стонет

Тайпылды - посторонился

Җәфалау - мучить

Гөнаһсыз - невинный, безвинный.

Ерткыч - хищный.

Шигырьне укытучы укуында тыңлау.

Сорауларга җавап:

  1. Шигырьдә кайсы вакыт сурәтләнгән?

  2. Нинди күренеш күз алдыгызга килде?

-Дөрес, укучылар. Шигырьдә сугыш вакыты, сугыш үткән ялан сурәтләнә.

Ә хәзер, әйдәгез, шигырьне берәр куплетлап такта янына чыгып укыйк. Һәр куплетта нәрсә турында сүз баруын белик.

1 куплет. Кешеләр сугыша, гомерләр өзелә, ә якында иснәнеп бүреләр йөри.

2 куплет. Кан, яшь ат итеннән бүреләрнең күзләре ялтырый.

3 куплет. Кан исенә исереп йөргән карт бүре авыр яралы янына туктый.

4 куплет. Яралы ыңгыраша, аны кызганып ак каен да сыкрана.

5 куплет. Егетне кызганып чәчәкләр дә елый.

6 куплет. Карт бүрене яралы күреп сискәнеп китә.

7 куплет. Бүре яралыга тимәде, үз юлына китте.

8 куплет. Таңда егет янына кешеләр килде.

9 куплет. Кешеләр егетне ак каенга асып китәләр.

10 куплет.Бүреләр нинди генә ерткыч җан ияләре булсалар да, фашистларга караганда мәрхәмәтлерәк.

Молодцы, укучылар! Шигырьнең темасын, идеясен билгелик.

Темасы - Бөек Ватан сугышы.

Идеясе - бүреләр, ерткыч җан ияләре, фашистлардан мәрхәмәтлерәк.

Сынландырулар - сыкрана ак каен, елыйлар чәчәкләр.

Чагыштыру - бүреләр белән фашистлар чагыштырыла.


  • Шигырьдә кабатлаулар бармы? Аның әһәмияте нидә?

-Беренче куплет ике тапкыр кабатлана. Фашистларның бүреләрдән дә ерткычрак икәнен күрсәтү өчен.

-Шигырьдә нинди ике күренеш сурәтлән?

1.Яралы егет янына бүреләр килә, аңа тимиләр, үз юллары белән китәләр.

2. Яралы егет янына кешеләр килә, аны җәфалап, ак каенга асып китәләр.

(Бу антитеза)

Укучылар, әйдәгез, нәтиҗә ясыйк.

-Фашистлар бер кемне дә - яшь балаларны да, хатын-кызларны да, яралылар-ны да, карт-корыларны да аямаганнар. Бүреләр, ерткычлыклары белән дан алган җәнлекләр дә, алардан мәрхәмәтлерәк булып чыкканнар. Бу -шагыйрь-нең әйтергә теләгән фикере.

- Укучылар, М.Җәлилнең исемен Җир шарындагы барлык милләр халыклары да белә. Аның исеме үлемсез, безнең аны онытырга хакыбыз юк.

Слайд.

РЕФЛЕКСИЯ.


  • Укучылар, бүгенге дәрестә М.Җәлил иҗаты, тормышы турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы? Ишеткәннәребезне хәтердә яңартып дәрес башында ачылган "М.Җәлил безнең йөрәкләрдә" дигән күңел дәфтәрен тутырып бетереп куйыйк.

Слайдта сораулар:

1 сорау. М.Җәлил кем ул?

2 сорау. Ни өчен без аны герой шагыйрь, дибез.

3 сорау. М.Җәлилнең данын, исемен мәңгеләштерү өчен нинди эшләр башкарылган?

4 сорау. "Бүреләр" шигыре нәрсә турында?

5 сорау. Шигырьләр җыентыгы ни өчен "Моабит дәфтәрләре" дип атала?

ЙОМГАКЛАУ.


  • Билгеләр кую.

  • 2015 елда бөтен Россия халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. 2015 елның 15 февралендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулачак. Бүгенге дәресебез Бөек Җиңүгә мәдхия булып, М.Җәлилнең рухына дога булып яңгырасын иде дигән теләктә калам мин. Муса Җәлил Җиңүнең олы бер өлеше. Без аның батырлыгы алдында баш иябез, аның белән бер милләттән булуыбызга чиксез горурланабыз.










1укучы. Исәнләшкәндә кешеләр,

Олылар һәм кечеләр.

Бер-берсен сәламлиләр -

"Исәннәрмесез", - диләр.


2укучы. Ә бабамның сәламен

Ишетеп белә һәркем,

Сәлам бирә ул һәркөн

"Әссәламәгаләйкем"!












Татар теле һәм әдәбияты

ел укытучысы -2015



© 2010-2022