«Ветераннар безнең йөрәкләрдә»

Предлагаю Вашему вниманию сценарий внеклассного мероприятия посвященный к празднованию победы в Великой Отечественной Войне, предназначенный для школьников, классных руководителей, воспитателей. Мероприятие на татарском языке.Максат: яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек   Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану. Җиһазлау: презентация, компьютер, видеопроектор, экран. Чара барышы Укытучы. 1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Спас муниципаль районы

Ямбакты урта гомуми белем бирү мәктәбе



Тема: " Ветераннар безнең йөрәкләрдә".



8 сыйныф җитәкчесе

Сипиева Алия Фирдүс кызының

класстан тыш чара эшкәртмәсе.



2014 ел.



" Ветераннар безнең йөрәкләрдә".

Максат: яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану.

Җиһазлау: презентация, компьютер, видеопроектор, экран.

Чара барышы

Укытучы. 1941-1945 нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерендә газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк. Сл.1-2

Татар халык җыры җырлап парлап егетләр-кызлар чыга.

  • Егетәр-кызлар әйдәгез әле уен уйнап алыйк әле.

  • Әйдәгез, әйдәгез. Нинди уен уйныйбыз соң?

  • Әйдәгез "Капкалы уены".

(бию көе, уенчылар биеп-биеп капка аркылы чыгалар. Берсе эләгә)

  • Зиләгә нинди җәза бирәбез?

  • Җәза бирелә. Беренче җәза биергә, икенчесе әтәч булып кычкырырга, өченчесе җырларга.

Сирена тавышы ишетелә. Укучылар басып калалар. Левитанның сугышны игълан итү тавышы. Сл.3

«Священная война" җырында укучылар акрын гына кереп китәләр. Сл.4

Актык куплетта ике укучы, алып баручылар чыга.

1 алып баручы: 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Авыл халкы сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Сл.5

2 алып баручы: Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрнне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.

1 укучы. Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны.

Канга туймас Гитлер безгә таба

Суза хәзер шакшы кулларын. Сл.6

2 укучы. Явыз дошман килә ил өсенә

Ил байлыгын талап җыярга

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

3 укучы. Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр - авылларны яндырып

Газиз аналарны дарга асып

Балаларны ятим калдырып. Сл.7

4 укучы. Тыныч иде әле таңнарыбыз

Аяз иде әле иртәләр

Дошман басып керде илебезгә

Ир-егетләр яуга китәләр. Сл.8

5 укучы. Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез сөйгәннәр.

6 укучы.Кичке атыш тынган минутларда

Әнкәй сиңа сагынып хат язам

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам. Сл.9

1 алып баручы: Әйе, сугыш кырында хәбәрләрне солдат хатлары аша белдек. Ай, ул кош теледәй солдат хатлары. Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде. Сл.10

2 алып баручы: Әти сүзен әйтеп үсмәдек без

Белимим авыр ни барын

Боекканда җыелып укый идек

Солдат әткәбезнең хатларын.

1 алып баручы: Суык булса безгә, әни тагын

Шул ук сандык төбен актарды.

Җаннар җылынганчы укый идек

Әткәбездән килгән хатларны.

2 алып баручы: озата барды безне гомер буе

Әткәбезнең фронт хатлары.

Алар безне түбән төшүләрдән

Хурлык эчүләрдән саклады,

Бергә: Солдат әткәбезнең хатлары!

Җыр "Герман көе" Сл.11

Җыр тәмамланган да ана керә, һәйкәл янына килә. Сл.12

Ана: Исәнме, улым! Мин тагын синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы: Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим, миңа беркайчан да салкын түгел.

Ана: Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме?-Әнкәем, берлинны гына алып кайтыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез"-дигән идең, -Бәхетле яшәрбез,-дип язган идең.

Улы: Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма, башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Барысы да җитеш , улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан-кунакка йөртәләр. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бшлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балакаем?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!

Ана: йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы: шулайдыр, әнкәй! Ләкин, әни сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!

Ана: Шулай улым, дөрес әйтәсең! (Ана һәйкәлгә чәчәк куя)

Җыр: "Һәйкәлләрдә чәчәк" Сл.13

2 алып баручы: Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары. Сезнең язмыш, сугыш уты белән үрелгән. Сугыш...нинди авыр каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенң гомерен өзгән, балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган!

1 алып баручы: "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, 173 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Сл.14 Бүгенге көнгә авылыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан 1 кеше исән. Сл.15 Сугыш башланган елның көзендә 21 яшьлек егетне Совет Армиясе сафларына алалар. 1-2 ай Саратов шәһәрендә әзерлек үткәннән соң, 1942 елда сугышка озатыла. 2 ай дәвамында Сталинград шәһәрен саклауда катнаша ул. Сугышчан батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз", "Бөек Ватан сыугышы" орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнүче батыр егетебезнең исеме-Насыбуллин Рәүф Насыйбулла улы. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Хөрмәтле өлкән буын кешеләре! Сезнең хөрмәткә шаян татар халык биюен тәкъдим итәбез.

2 алып баручы: Сез әле дә сафта. Яшегез олыгаеп, маңгай сырларыгыз тирәнәйсә дә, сез күңелегез белән һаман да яшь. Шулай яшь күңелле булып, картаймыйча яшәгез әле сез.

Шигырь "Кичерегез безне, ветераннар!" Сл.16

1 алып баручы: Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп

Көчем җитсә, кызыл бронзадан

Һәйкәл куяр идем мин коеп. Сл.17

2 алып баручы: Бу шигыр юллары, Бөек Ватан сугышы чорының тере шаһитлары - тыл ветераннары, сугыш чоры балалары булган хатын кызларыбызга кагыла. Сугыш чорында аларга нибары 10-14 яшь кенә булса да, сугыш китереп чыгарган хәсрәт - михнәтләрне, ачлык-ялангачлыкны, ятимлекне үз җилкәләрендә татыганнар алар. Сл.18-20

1 алып баручы: 2 абыйсын һәм атасын сугышка озатып, ныгып җитмәгән куллары белән комбайн, трактор йөртүче уңган кыз Хәйруллина Оркыя апа. Сл.21

2 алып баручы: Шушы кызларны йомшак, нәфис куллары корыч аргамаклар - комбайн, трактор штурвалларын тотып, көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр бит. Түзем дә, сабыр да, уңган да булганнар бит алар. Хәзерге башкарылачак җыр сезнең өчен.

Җыр "Смуглянка"

1 алып баручы: Сугышның беренче елларында ук 2 абыйсын сугышка алалар. Ә үзен башка хатын кызлар, яшүсмерләр белән беррәттән урман кисәргә, торф чыгарырга җибәрәләр. Салкын, өстә юк, эш азагында көнлек паек - бер телемнең чиреге кадәр ипи кисәге. 1942 елда аларны мәскәүдән 80 км ераклыктагы Долево шәһәре тирәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. 3 ел буе чит җирдә, авыр хезмәттә алҗыган яшь кызлар, сагынуга түзә алмыйча качарга уйлыйлар, ләкин юлда ук кулга алыналар. Шулай итеп яшүсмер кызга Җиңү көнен дә төрмәдә каршыларга туры килә. Ул - Палушева Хәдичә апа. Сл.22

2 алып баручы: Әтиләрен сугышка озатып, 5 бала белән ялгыз калган әнисенең беренче ярдәмчесе, терәге булган, өлкәннәр белән бергә иң авыр хезмәтләрдә эшләүче Мөстәкыймова Сания апа.

1 алып баручы: Әтисе сугышта югалып, әнисе 3 бала белән тол, үзе 10 яшеннән ятим калган, 3 баланы аякка бастыру өчен тырышкан әнисенә ярдәм итәргә теләп урак уручы, болын чабучы, башак җыючы кыз бала Галяутдинова Минхаят апа.

2 алып баручы: 12-13 яшь сука сукалаган, тырма тарткан, урман кискән, ләкин авырлыкларга бирешмәгән, эштән курыкмаган кыз Хөсәенова Халиса апа.

1 алып баручы: Сл.23-24 Сез бүген дә сафта. Һәр кайсыгыз гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, әүлия затлар - сугыш чоры кызлары! Сезгә имин, тату,мул тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез! Тагын бер кат рәхмәт сезгә! Сезнең хөрмәткә «Вальс фронтовой медсестры» җыры яңгырый. Сл.25

Левитан тавышы. Җиңүне игълан итә. Сл.26

2 алып баручы: Сугыш инде күптән бетте.... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урыннарында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар. Сл.27

Ранис: Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Галяутдинова Илүзә башкаруында җыр яңгырый.

1 алып баручы: Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исегезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Сл.28

Адилә: Онытмыйк җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык - илгә тугрылык. Сл.29

Шафигуллина Албина башкаруында "Җиңеп кайт!" җыры.

2 алып баручы:Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек. Сл.30

1 алып баручы: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы узар, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Сл.31

Сүзне 7 класс укучыларына бирәбез. Җыр "Һәрвакыт булсын кояш". Сл.32

2 алып баручы: Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

1 алып баручы: Бөек Җиңү дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр. Сл.33

Җыр "День победы». Сл.34


© 2010-2022